Чиканас авылының исеме турында кайбер риваятьләр. Бәетләр турында реферат


Адәмнәрнең үзе үлсә, моңы кала

Моңы булса, илләрендә ташлар сулыш ала.

Сезнең концерт карарга килгән зал тулы кешенең елап утырганын күргәнегез бармы? Ә минем бар. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып, аны тетрәндергән гаҗәеп күренеш иде бу. Ярты сәгать буе, тын да алмыйча, бәет, мөнәҗәтләр тыңлаган зал, аягүрә басып, тын гына яшь агызып, үзенең күңелен кузгаткан кешене алкышлый. Залны елатучы – композитор Мәсгудә Шәмсетдинова. Актерлар йорты күптән түгел генә күренекле сәнгать эшлеклеләре, җырчылар, композитор, шагыйрьләр белән очрашучылар циклы башлап җибәрде. Менә шуның чираттагысы – үзенчәлекле композитор М.Шәмсетдинова иҗатына багышланган иде.Залга Мәсгудәнең иҗаты белән кызыксынган, аның иҗатын аңлаган һәм яраткан тамашачы гына җыелган. Галимнәр, язучылар, журналистлар, артистлар, сәнгать һәм культура эшлеклеләре. Алар арасында Айрат Арслановны, Зиля Сунгатуллинаны, Әмирхан Еникины күрәм. Ни тартып китергән аларны бу кичәгә? Композиторлар арасына кечерәк күләмле әсәрләр, җыр, этюд, пьесалар белән беррәттән, зур күләмле катлаулы әсәрләр – берничә симфоник поэма язып шаулап-гөрләп килеп кергән Мәсгудәнең иҗаты турында без җитәрлек хәбардәр түгел әле. Бәлки, моңа аның баштарак гади халык авыр кабул итә торган инструменталь әсәрләр иҗат итүе сәбәптер. Һәрхәлдә, бер ел гына элек аның “Әни кирәк”, “Гомер” дигән популяр җырларыннан башка әсәрләрен белми идек диярлек. Быел инде аның исеме әби-бабайлар теленнән дә төшми. Ул фольклорның иң борынгы үрнәкләре – бәет-мөнәҗәтләре, Коръән сүрәләренә мәкамнәрне эшкәртеп, яңартып, үз аһәңе белән баетып, аларны халыкка бүләк итә башлады.Башкортстандагы татар авылында туган, 10 яшеннән Караганда өлкәсендә яшәүче апасында тәрбияләнгән, музыка мәктәбендә музыка серләрен рус теле, рус музыкасы аша үзләштергән Мәсгудә ни өчен ата-бабаларыбыздан калган мираска мөрәҗагать итә соң?

Буыннан-буынга күчеп килүче рухи элемтәләребез өзелү алдында. Бүген безнең буын шуны аңламаса, без тарихта, исемсез манкортларга әйләнәчәкбез, - дип аңлата ул моны үзе.

Концертта Мәсгудә үзе саз чиртеп, җан ачысы белән башкарган “Сөембикә бәете” композиторның хисле, матур тавышлы гына түгел, кыю фикерле булуын да күрсәтте. Моңа кадәр әле берәүнеңдә сәхнәдән Алла исемен кушып җыр башкарырга, бисмилла белән башлап мөнәҗәт әйтергә батырчылык иткәне юк иде. Беренче булып моңа Мәсгудә алынды. Бөек Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулган көннәрендә үткәрелгән “Изге Болгар дастаны” дигән шоу-концертта без беренче тапкыр Мәсгудә белән Альберт Әсәдуллин ярдәмендә татар халкының визит карточкасы булган “Туган тел” җырының дүртенче куплеты барлыгын белсәк, әлеге кичәдә Сөембикә патшабикәнең бик тә тирән мәгънәле бәетен ишеттек. Бу безнең тарих. Ватылып-җимерелеп, канга батырылып, чукындырылып үз-үзеннән мәхрүм ителергә, онытылырга дучар ителгән фаҗигале тарихыбыз. Без аны белергә тиеш.

Әмма тарихыңны белү, халкыңны ярату гына җитми бүген. Аңа һәръяклап ярдәм итәргә кирәк. Үзенең олылыгын аңларга, хокуклары өчен көрәшергә өйрәтергә кирәк, - дип ачынып халыкка мөрәҗагать итә Мәсгудә сәхнәдән.Безнең бөек Тукаебыз, олуг Сәйдәшебез, Кол Гали, Мәрҗани, Риза Фәхретдинебез, ниһаять Сөембикәбез бар. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез килеп бер генә мәртәбә баш ияргә хыялланган Казаныбызда бармы аларга һәйкәл? Тукаебызның бер һәйкәле Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры артына поскан. Икенчесен – Куйбышев мәйданындагысын – агачлар каплаган. Сөембикә манарасы һаман айсыз. Уянырга, уйланырга вакыт безгә.

Кичәдә композиторның күпкырлы иҗаты тулы яктыртылды. Георгий Ибушевның “Мәхәббәтнамә”не, виолончельдә Дамир Хамидуллинның “Шәркы”ны, Шамил Монасыйпов белән пианистка Мөнирә Хәбибуллинаның “Нәсер”не, “Сорнай” ансамбленең “Нуры -Содур” әсәрләрен башкаруы композиторның киң колачлы, үзенчәлекле иҗатка ия булуын дәлилли. Сәнагать осталары нечкәлек белән тамашачыга композиторның иҗатын җиткерсәләр, Мәсгудә үзе дә залны бу иҗат осталары белән җентекләбрәк таныштырып барды.

Милли уен коралларыбызны яңартып, халкыбызга бүләк итүче бу фидакарь коллективның, профессиональ татар милли фольклор ансамбле исеме алып, чит илләрдә милләтебез йолдызы булып балкыячагына ышанычым зур, - ди ул “Cорнай” турында.

Композиторның халык иҗатына нигезләнгән иҗат үзенчәлегенә Мәскәү композиторлары да игътибар иттеләр. Аны әледән-әле башка шәһәрләргә, союздаш республикаларга иҗади сөйләшүләргә чакырып торалар. Соңгы елда гына ул, илебезнең башка композиторлары белән бергә “Варшава көзе” фестивалендә катнашты. Төркиядә, Мисырда йөреп кайтты.

Польшада дөньяның мәшһүр композиторлары белән очрашкач, аларга халкыбызның җырларын тыңлаткач, мин татар теленең теләсә нинди милләт кешесенең күңеленә үтеп керерлек йомшаклыгын, ирләрне дә елатырлык моңын тоеп, шул милләт кызы булуым белән горурландым, - ди ул. Швеция, Аргентина композиторлары шундый күңел гәүһәрләре тудырырга сәләтле халыкны күрү өчен Казанга килергә теләк белдерделәр.

Әйе, Мәсгудә кай тарафларга гына барып чыкмасын, бөртекләп халык җәүһәрләрен – бәетләр, мәнәҗәтләр, онытылып баручы бишек җырлары җыя. Хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребез арасыннан да ул рухи байлыгын эзли. Шушы көннәрдә генә Төркиядән килеп Казанда һәм Чаллыда концертлар биргән “Тумата” татар ансамбле белән Мәсгудә Төркиядә танышып кайтты, алар белән элемтә урнаштырырга булышты.Озак та үтмәс, композитор безгә чираттагы иҗат җимешен – “Сак –Сок” балетын бүләк итәр. Мәсгудә кебек кызлары булган халык үлми ул!

Люция Фаршатова. Социалистик Татарстан, 1990, 7 январь.

sub.tatars.com

Татар халык иҗатының бүгенге көндәге роле

ТАТАРСРАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА ШӘҺӘРЕ МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “М. М. ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ГИМНАЗИЯ”

Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигый иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары

Татар халык иҗатының бүгенге көндәге роле

Эшне башкарды: 11 нчы сыйныф укучысы

Галиуллина Гүзәл Әнвәр кызы

Җитәкче: 1нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Низамиева Рузинә Һади кызы

2009

Эчтәлек

  1. Кереш........................................................................................................... 3
  2. Төп өлеш
  1. Борын-борын заманда.................................................................................4
2) Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар.......................................................................7

3) Табышмак әйтәм, табыгыз..........................................................................10

4) Җырлыйм йөрәгем янганга.........................................................................11

5) Көлсәң, көл...................................................................................................12

6) Без әйтәбез, сез тыңлагыз............................................................................14

  1. Йомгаклау....................................................................................................15
  2. Әдәбият исемлеге........................................................................................16

Кереш

Теләсә нинди әдәбиятның нигезен кеше тормышы, реаль чынбарлык, тарих тәшкил итә. Язма әдәбият үзенең барлыкка килүендә, үсешендә һәм, гомумән, яшәешендә, реаль чынбарлыктан тыш, мифологиягә һәм аеруча сүз сәнгатенең аерым мөһим тармагы –фольклорга бурычлы. Чөнки матур әдәбият алар нигезендә туган, үскән, күп материалларны һәм сәнгатьчә фикерләүнең шактый гына ысулларын, чараларын алардан алган.

Матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Әмма Борынгы һәм Урта гасырларда алар арасында багланыш аеруча көчле булган. Үз чиратында язма әдәбият та фольклорга йогынты ясаган. Аерым сюжет-мотивларның, образларның, шигъри сурәтләрнең язма әдәбияттан халык авыз иҗатына күчеп, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп яшәүләре мүгълүм. Мәсәлән, Кол Гали әсәрендәге строфа, үлчәм үрнәгендә бәетләр, җырлар туа.

Үз халкыңның баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап чыгарганнар. Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә тарих чагыла.

Татар халык иҗаты бүгенге көндә нинди роль уйный соң? Әлеге өлкәгә караган дәреслекләр, җыентыклар басылып тора, таралып та бетә. “Татар халык иҗаты” дип аталган теоретик курс югары уку йортларының татар факультетларында, төрле колледж-лицейларда укытыла, мәктәпләрдә өйрәнелә. Әлбәттә, халык иҗатын һәрьяклап өйрәнү өчен теоретик характердагы дәреслек кенә җитми. Һәрбер укучыдан фольклор әсәрләренең үзләрен, җыр-бәет-дастаннарның текстларын белү һәм аларның эчтәлеген, милли-тарихи-этнографик һәм мифологик нигезләрен, үзенчәлекләрен аңлау таләп ителә. Бу максатка ирешү өчен һәрбер әсәрне, ә аларның кайберләрен кат-кат укып чыгу кирәк.

Мин Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиянең 11нче сыйныфында үз телемдә белем алам. Хыялым – журналист булу. Моңа инде күптән әзерләнәм. Әдәби китаплар укырга яратам, татар әдәбияты буенча үткәрелгән бәйгеләрдә катнашам, “Фантазия” бию төркемендә чыгыш ясыйм (“Әннә-гей, геннә-гей” көенә башкарылган биюебез үзе генә дә ни тора!), халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынам, аларның эчтәлеген, мәгънәләрен аңларга тырышам. Һәр елны диярлек Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрендә катнашам. Халкымның милли биюләрен башкарганда, әлбәттә, фольклорын белмәү, аңламау мәгънәсезлек булыр иде. Татар халкының фольклорында төрле йолалар белән бәйләнгән әсәрләр җитди урын алып тора. Алар шактый бай һәм катлаулы. Бу төр әсәрләр арасында ел фасыллары белән бәйләнгәннәре дә, көндәлек тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре белән бергә яңгырый торганнары да бар. Ел фасыллары белән бәйле әсәрләрдән Нәүрүз бәйрәменә кагылышлыларын атап үтәргә була. Алар Борынгы Шәрекъ мәдәниятеннән үсеп чыккан булса кирәк. Бу хакта шактый бай мәгълүматлар да сөйли. Язгы сабан эшләре белән бергә яңгыраган, шул эшләрне тәмамлау вакытларында аеруча бер әһәмият алган мәшһүр сабантуй белән бәйле йолалар, уен-бию җырлары...

Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәрләрен укыганда, татар халкының бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән очрашабыз. Фикерне ныгыту, әсәр эчтәлеген яхшырак аңлау өчен, 2000 нче елда чыккан “Балалар фольклоры”, “Татар халык җырлары” китапларын кулыма алам.

Минем уйлавымча, теге яки бу халыкның зирәклеге, акылы күбрәк авыз иҗатында тупланган, һәм ул буыннаннардан буыннарга күчеп сакланып килә. Татар халык иҗатының бик ерактан килгән һәм гаять тә үзенчәлекле тарихы бар. Моннан мең ярым еллар элек үк татар халык иҗатының аерым үрнәкләре яки аларның “кыйпылчыклары” төрле галим-сәяхәтче-елъязмачылар игътибарыннан читтә калмаган. Шул еллар күзлегеннән караганда, кирәк дәрәҗәдә, бик матур рәвештә ташка яки кәгазьгә теркәлгәннәр. Татар халкы иҗаты шул заманнарда ук җитди игътибарга лаек икән, димәк, аның эчтәлеге, җәмгыять тормышында тоткан урыны да мөһим булган.

Әлеге хезмәтне язарга алынгач та, халкымның фольклор мирасын барларга тырыштым. Кайберләрен кабат укыдым, кайберләре белән яңа таныштым, ачышлар ясагандай булдым. Күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать иттем. “Энҗе чәчтем-энҗе җыям” сериясендә дөнья күргән китаплар аеруча әһәмиятле булды, ”Татар халык иҗаты. Хрестоматия” (2004) китабы зур ярдәм итте. Мәктәп дәреслекләрендә бирелгән материалларны да яңадан җентекләп укып чыктым. Безнең фольклорда саф милли жанрлар да бар икән. Мәсәлән, мөнәҗәтләр. Күп еллар буе, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Янәсе, аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек ала. Әмма изге һәм нечкә хисләр белән сугарылган шигъри әсәрләрне халык күңел түрендә гасырлар буе кадерләп түкми- чәчми саклап килгән, халкым үзенең рухи байлыгыннан баш тартмаган.

Җыеп әйткәндә, язмамда татар халык авыз иҗаты әсәләренең кайбер төрләренә үземчә күзәтү ясарга, халык авыз иҗатының бүгенге көндәге ролен ачыкларга тырыштым.

^

Халык авыз иҗаты әсәрләренең киң таралган һәм мавыктыргыч төрләреннән берсе - әкиятләр. Аларның нигезендә халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, өмет-хыяллары чагылыш тапкан уйдырма ята. Әкиятләрдә начарлык, явызлык гаепләнә, гаделлек, дөреслек яклана. Уңай геройлар идеаллаштырып бирелә һәм һәрвакыт, явызлыкны җиңеп чыгып, үз теләкләренә ирешә.

Әкиятләр нинди төрле булмасын, аларның эчтәлеге һәркемгә ачык һәм аңлаешлы, ә идеясе гади, әмма үтә дә кыйммәтле. Аларда халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Әнә шундый хәзинә булганлыктан, әкият иң элек гаиләдә сөйләнә, ә соңрак мәктәптә өйрәнелә. Төрле яшьтәге өлкән кешеләр арасында да әкият сөйләүчеләр, әкият китапларын яратып укучылар бар. Алар буенча кинофильмнар, радио һәм телевизион тапшырулар, драма, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителә. Димәк, халык авыз иҗатының әкиятләр дигән бу гүзәл күренеше кешенең гомере буена игелекле юлдашы булып бара.

Халык иҗаты традицияләрен файдаланып, әкиятләрне аерым язучылар да иҗат итә. Г. Тукай, А. Алиш, Н. Исәнбәт, Ф. Яруллин, якташыбыз Ш. Әхмәдулла әкиятләрен әдәби әкиятләр дип йөртәләр.

Күрәбез, балалар өчен матур-матур әкиятләр язучы татар әдипләре шактый. Әдәбият галиме Р. Сверигин хаклы рәвештә: ”А. Алиш, Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзиләр заманында бик матур әкиятләр иҗат иткәннәр иде. Һәм менә бүген шул юнәлешнең бер тарафдары буларак – Ф. Яруллин!”1 – дип яза. Аның “Зәңгәр күлдә Ай коена”(1990), “Биюче бака” (1996), “Серле дөнья” китапларына бик күп әкиятләр тупланган. Алар шигъри теле, образлы сөйләмгә бай булулары белән аерылып торалар.

^

Картлар сүзендә хикмәт бар.

Мәкаль һәм әйтемнәр –халкыбызның киң таралган хөрмәтле җимеше, җәүһәре. Фольклорның бу төре иң борынгы ыруглык җәмгыятендә үк булган. Ерак гасырлардан башлап, мәкаль халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килә. “Татар халык мәкальләре” китабының керешендә Н. Исәнбәт мәкальләрне хикмәтләр дип атый һәм болай ди: “Күп кенә мәкальләр турыдан – туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Өстән караганда бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың, ә ул сиңа ирония белән әйтеп, киресенчә аңларга кирәк икәнен үзе дә сиздермичә тапшырган булып чыга”.2

Аларда тормышның төрле яклары, төрле өлкәләре чагылыш таба. Мәсәлән, кешеләрнең аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала:

^

Күчелек кайда – көч шунда.

Безнең татар халкы тапкыр сүзе, бай теле, нурлы йөзе белән аерылып тора:

Тел белән сөйләнә кешенең сүзе

Сүзе яхшы булса, нурлана йөзе.

Шул ук вакытта мәкаль кисәтә дә:

^

Бертуктаусыз сөйләлмә.

Сөйләгәндә авызыңны үлчәп ач.

Хуҗа Бәдигый үзенең бер җыентыгы тышында “Мәкальләр” дигәч, шуның астына ук “Борынгылар әйткән сүз” дип куйган. “Халыкның үзендә дә “Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел” дигән мәкаль йөри. Ягъни “Мәкальне китапка язылмаган дип, җиңелгә санама, читләтеп үтмә, барыбер ул мөкатдәс китап сүзе хөкемендә”3 (Н. Исәнбәт). Аның китапка язылмаганы да кеше күңеленә языла, күңел байлыгына әйләнә бара.

^ дигән мәкаль бар. Моны ишетү белән, без табигатьнең хозур, серле, матур дөньясын күз алдына китерәбез. Бер якта –яшел шәлен ябынган калын урман тын гына йокымсырый. Колагы бар. Тыңлый. Кемнәр бар? Нәрсә серләшәләр? Икенче якта – дала. Очсыз –кырыйсыз. Ул да тын. Аның күзе бар. Күзәтә.Кемнәр таптый аның күкрәген? Нинди кешеләр? Даланың шуны беләсе килә. Урман да, дала да җанлы. Чыннан да, бер китапка сыярлык акыл һәм хис бар бит бу мәкальнең эчке мәгънәсендә. Ә күпме җанлы картина! Искиткеч! Әмма ашыкма, тукта! Уйлан: ни өчен йөрдек соң бу иксез-чиксез далада? Ә ни өчен кердек урманга? Менә мәкаль безне хөкем итә. Урманга кердеңме, анда берәү дә юк дип, теләсә ни сөйләмә. Үзеңне әдәпле тот. Урманның колагы бар. Ул ишетсә, соңыннан үзеңә уңайсыз булачак. Киң далада ярамаганны эшләмә. Кеше күрмәсә, дала үзе күрә.Әлеге мәкаль урманда һәм далада гына түгел, ә үзеңне бөтен җирдә дә әдәпле, тәртипле тотарга өнди, матурлыкның кадерен белергә, табигатьне сакларга, кешелекле булырга өйрәтә. Мәкальләр кеше күңелен тирән фикер, мәгънәле төшенчә, матур хис-тойгы, күркәм сыйфатлар белән баета баралар. Аларның эстетикасы шундадыр, мөгаен.

Матур гаилә - бәхетебезнең нигезе. Сөйгән ярны кайдан табарга? Гаилә корып, ничек ялгышмаска? Өйләнү, гаилә кору – тормышыбызның иң мөһим адымнарыннан берсе. Безнең халык бу адымның гаять зур әһәмиятен белдереп: ”Ир-атны кеше иткән дә хатын, хур иткән дә хатын”, - ди. Мин гаиләләр тормышын күзәтеп, еш кына ирләрнең юньсез хатыннары аркасында эчүчелеккә бирелүен күрәм. Акыллы хатын-кыз кулында ул эшчән ир алтын куллы оста, мөхтәрәм зат булырга мөмкин. Ләкин мәкальнең мондые да бар: “Ир какканны мир кага”.

Мәкаль һәм әйтемнәр сөйләмдә күп кулланыла. Сөйләүче фикерен мәкаль белән ныгытып барса, ул үзенең тел сәнгатен яхшы үзләштерүче культуралы, белемле, сүз җаен белүче кеше икәнлеген таныта. Дөрес, аны укымышлы булмаган кеше дә әйтә. Бу аның да сүз остасы булуын раслый. Чөнки ул кешенең сөйләменә игътибар иткән, халыкның күп гасырлар буе тудырган афоризмнарын, бала чакта ук ишетеп, күңеленә сеңдерә барган.

Сөйләмдә мәкаль һәм әйтемнәр эчтәлек белән тыгыз мөнәсәбәттә килеп, зур тәрбияви көчкә ия булып торалар.

Язма әдәбият барлыкка килгәч, хикмәтле сүз әйткән акыл ияләренең исемнәре дә теркәлеп бара. Татар халык авыз иҗаты кыска формаларда мәкаль һәм әйтемнәр булып китапларда тупланса да, аерым шәхесләрнең зирәк сүзләре бергә җыелмаган. Ә алар бик күп...

Һ. Такташ

Мәхәббәт

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин

Һәрбер йөрәк аны яңарта.

Ә. Еники.

Картлыкка ияреп ялгызлык килә

Ш. Галиев.

Һәр сукмак та юлга әверелми.

Кыңгыр эш кыңгыраулы.

Т. Миңнуллин.

Үзеннән кйөләргә һәркемнең хакы бар.

Җңелүләр дә җиңүгә илтә ала.

Ф. Яруллин.

Акча бәясен

Алтын билгели.

Кеше бәясен

Халкы билгели

Р. Харис.

Бу дөньяда иң авыр таш-

Кабер ташы.

“Табышмак әйтәм, табыгыз”

Әйтемнәр кешенең борчу-мәшәкате ни дәрәҗәдә икәнен билгелиләр. Мәкальләр шул борчуларны киметү өчен файдалы киңәшләр әзерләп куялар. Ләкин дөнья катлаулы, алдыңа күз күрмәгән киртәләр әзерләп куя. Әнә шундый киртәләрдән чыгу өчен, үзбаш уйларга өйрәтү нияте белән, халкыбыз махсус жанр – табышмаклар иҗат итә. Кеше әйткәнне генә үтәп йөрмә, кыелыкларны үз уең белән дә җиңә бел, ди.

- Аяксыз-кулсыз капка ача

Ача да капка артына кача. (Җил)

- Өй түрендә бүре улый. (Җил)

- Тавышы бар, үзе юк,

Сөйләшергә сүзе юк. (Җил)

- Яз килсә - кия, көз килсә - чишенә(Агач)

Табышмаклар күптөрле булалар. Кайсылары бер әйберне икенчесенә турыдан-туры охшату юлы белән (метафорик) иҗат ителгәннәр. Мәсәлән, “Бәләкәй генә эт, өрми дә, җибәрми дә” (йозак). Икенче төр табышмаклар сорау рәвешендә булалар. “Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә - ул нәрсә?” (яңгыр, җир, үсемлек). Хисаплау-санау белән бәйләнешле табышмаклар да була: “Ике сигез – уналты, тагы сигез, тагы алты” (утыз)

Табышмаклар тормышны танып белергә, зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр. Алар кыска, җыйнак, рифмалы булалар. Кешенең уйлау, фикрләү сәләтен, зиһенне сыныйлар. Аны әйтүче дә, җавабын табучы да үзен зирәк итеп күрсәтәсе килә. Табышмак җавабы уйлау-фикрләү, чагыштыру-охшату аша табыла. Мәсәлән, “Таяк, таяк өстендә табак, табак өстендә кибет, кибет эчендә мең егет” (Көнбагыш)

Җырлыйм йөрәгем янганга...

^ дигән мәкаль бар. Язмыш тудырган борчу-хәсрәтләрне әйләнеп тә үтә алмыйсың, тапкырлыгың белән дә җиңә алмыйсың. Аңа каршы көрәшеп тә булмый. Онытылмый, бетми торган борчу ул хәсрәт.

Хәсрәт кешенең гомерен кыскарта. Аны җиңеп булмый, ләкин җиңеләйтеп була. Җиңеләйтү чарасы итеп, халкыбыз җыр иҗат итә.

Хәсрәт дәрәҗәсе төрле кешедә төрлечә була. Шуңа күрә, хис дәрәҗәләренә бәя бирү өчен, халык махсус дүртьюллыклар иҗат итә. Бик күп иҗат итә. Күңелеңә кайсы хуш килә - шунысын сайлап ал. Сайларга җиңел булсын дип, дүртьюллыкларны үзара бәйләми. Әлеге бәйсез дүртьюллыклар арасыннан кеше үзенә кулай өчесен-дүртесен сайлап ала. Шул рәвешле, әзер строфалардан булса да, үз җырын иҗат итә. Уйлап карыйк, Җир шарындагы тагы кайсы милләттә, безнеке кебек, һәркемнең үз җыры бар?

Җырында кеше үз хәсрәтен үзенә-үзе сөйләп юана. Татар җырлары күбесенчә аерылу-кавышуга багышланганнар. Аерылуның күптәнгесе, әлегесе һәм көтелгәне була. Кеше туганнарыннан аерыла, сөйгәненнән, туган иленнән... Бу темага халык күп иҗат итә.

^

Җепләргә тезәсеңме,

Өзелгән алмалар кебек,

Аерылдык, сизәсеңме? – дип җырлый татар халкы. Җырлаучы алманың өзелүендә үзенең яраткан кешесеннән аерылу вакыйгасын күреп ала. Өзелгән алма үз ботагы белән бер вакытта да очраша алмый. Җырчы шуны үз язмышы итеп җырлый. Хәер, ул алма кебек кибә, картая, ямьсезләнә генә ала.

Аерылышып йөргән авыр көннәрдә ата-анага, туганнарга таянырга, алар янында булырга чакыра җыр.

^

Уртасында җил – давыл;

Кил, уртаклаш хәсрәтемне,

Ялгызыма бик авыр, -

диярлек чаклар була бит ул тормышта.

Әйе, халкыбыз җырлары искиткеч мәгънәгә ия. Җырдагы сүзләр мәгънә өстенә мәгънә тудырырга сәләтле. Безнең әби-бабаларбыз хисне өчкә бүлгәннәр. Ә хәсрәтнең (шатлыкның) дәрәҗәсе була, сәбәбе була, юану була, дигәннәр. Кайбер җырга шуларның өчесен дә керткәннәр. Шул рәвешле җырның структурасын уйлап тапканнар. Шуларга мисаллар китерәм.

^

Ай югары, ай югары,

Ай югары салкынга;

Агач булса янар иде

Эчемдәге ялкынга.

Хис сәбәбе.

Иртә торып тышка чыктым,

Кошлар кунган миләшкә;

Мин моңаймый, кем моңайсын,

Бер кешем юк киңәшкә.

Юану.

Ай янында якты йолдыз

Бер генә түгел әле;

Илдә бәхетсез кешеләр

Без генә түгел әле.

Көлсәң, көл...

Әйтем, мәкаль, табышмак, җыр белән кешеләр тормышка җайлашырга, яраклашырга өйрәнгәннәр. Ләкин шулай да тормышны алар бөтенләй башкача итеп күрергә телиләр һәм, нигә без генә мескен булырга һәм тормышка яраклашырга тиеш, әйдә тормыш үзе безгә яраклашсын, диләр һәм мәзәкләр иҗат итәләр. Мәзәкләрдә уй моңа кадәр бер жанрдада ирешелмәгән югарылыкка менә. Мәзәкнең эчтәлеген аңлау – андагы уй матурлыгын күрү ул. Татар халкы, мәкаль белән мәзәк жанрларына охшатып, мәзәкчәләр жанры иҗат итә. Н. Исәнбәт “Мәкальләр” исемле китапларына күп санлы мәзәкчәләр керткән. “Мәзәкчә” дип исем бирүче дә Нәкый Исәнбәт.

Мәзәк һәм мәзәкчәләрнең һәркайсы тормыштан алынган. Алар көлдерәләр дә, елаталар да. Мисалга тормышның катлаулы булуына ишарә иткән бер мәзәк китерәм.

^

Балта остасы, гаҗәпләнеп, ни өчен алай эшләргә кирәк, дип сорагач, Хуҗа:Димәк, өйләнү мәсьәләсендә ашыгып эш итмә, өйләнгәндә уйларың төпле булсын. Соңыннан Хуҗа Насретдин мәзәгендәге сыман, йорт-җирең, тормышыңның асты өскә килмәсен.

Мәзәкнең эчтәлеге һәм персонажлары халык тормышының һәрбер тармагына кагылып, һәртөрле кимчелекләрдән көлүләре белән күңелне җәлеп итәләр. Бәлки шуңа күрәдер, мәзәкләр татар халык иҗатының бүген дә актуаль һәм тормышчан төрләре рәтендә калалар. XX гасырның дөнья тетрәтердәй вакыйгалары да мәзәкләрнең язмышын үзгәртмәделәр кебек. Алар, үзләренең тормышчанлыкларын саклап, гаять актуаль жанрларның берсе булып калалар.

^

Балалар өчен татар халык авыз иҗаты әсәрләре тупланган “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” сериясендә җиде китап чыгарылды. Аларның беренчесе – “Яшәгән, ди, булган, ди” дип аталганы әкиятләргә багышланган. Сериянең икенче китабында балалар фольклоры урын алган. Ул китапта балалр өчен өлкәннәр иҗат иткән әсәрләр белән бергә балаларның үзләре тарафыннан “уйлап чыгарылган” әкият-мәзәкләр, такмак-такмазалар, тизәйткечләр, санамыш-сынамышлар һәм башка шундый мавыктыргыч әсәрләр урын алган. ”Тарих мең дә сигез йөз дә” дип аталган өченче китапка халык арасында киң таралган бәетләр һәм мөнәҗәтләр тупланган.

“Бәет” сүзе гарәп теленнән алынган. Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Аларда гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхесләргә - прототипларга нигезләнгән. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Төп урынны трагик яки киеренке драматик эчтәлекле әсәрләр алып торса да, сатирик һәм юмористик бәетләр дә очрый. Жанрның уңай традицияләре хәзер дә уңышлы дәвам итә. Алар туа торалар. Күбесе аерм гаиләләрдә барлыкка килеп, шул гаилә истәлеге буларак яшиләр. Мәсәлән, Каенлык авылында яшәүче Фариз абый белән Сәвия апаның уллары Азат, армиягә китеп, Чечня сугышында хәбәрсез югалды. Бу фаҗигагә карата әнисе бәет чыгарды.

Бик бәхетле ана идем, Кемгә кирәк бу үтереш?

Улым, сине тапканда. Нигә кирәк сугышлар,

Азат, улым, ник кайтмыйсың?- Газиз балам юкка чыкты-

Ике күзем капкада. Ничек түзсен бу башлар?..

Әлеге бәет, бер яктан, ана өчен газиз улының истәлеге булса, икенче яктан, заман фаҗигасен искәртеп торучы да ...

Йомгаклау

Бүгенге җәмгыятьнең гомумкешелек һәм милли мәдәни хәзинәләр берлегенә нигезләнгән эстетик ихтыяҗы фәнни җәмәгатьчелекнең фикерләү көчен әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә юнәлтә. Туган тел турында кайгырту, татар әдәбияты, театры һәм җыр-музыка сәнгатенең гүзәл традицияләрен дәвам иттерү, югала барган гуманитар мирасны кире кайтару көчле социаль процесска әверелде. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнми, белми торып, моңа ирешеп булмый.

Әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һ.б. безгә акыллы, тапкыр булырга, туган телебезнең образлылыгын, нәфислеген тоярга, фикеребезне тулы һәм ачык итеп әйтергә ярдәм итә.

Әдәбият исемлеге

  1. Әкиятләр. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000
  2. Әхмәдулла Ш. Замана авазлары. Казан, 1997
  3. Балалар фольклоры. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000
  4. Бәетләр, мөнәҗәтләр. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000
  5. Дәүбаш Ф. Без бәхет өчен яратылган. Казан, “Слово”, 2005
  6. Исламов Ф.Ф. Закирҗанов Ә. М. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен). Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  7. Миңнуллин Ким. Һәр чорның үз җыры. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003
  8. Риваятьләр һәм легендалар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001
  9. Татар акылы. – Казан: Мәгариф, 2002.- 208 б.
  10. Татар халык җырлары. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000
  11. Татар халык иҗаты. Хрестоматия. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004 Хәкимова. С. Г. Фәнис Яруллин: Тормыш һәм иҗат батырлыгы. – Казан, “Идел-Пресс”. 2007. -192 б.

uch.znate.ru

Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле — реферат

       Ләкин мәкаль белән әйтем арасында шактый җитди аерма да бар. Бу аерма аларның эчтәлегендә дә, төзелешендә дә, шулай ук вазифа – функцияләрендә дә чагыла. Шуңа күрә дә алар икесе ике жанр булып исәпләнә дә.

      Мәкальләрдән аермалы буларак, әйтемнәрдә фәлсәфи – дидактик хөкем чыгару, нәсыйхәт – киңәш бирү функциясе дә юк. Шушыңа бәйле рәвештә, әйтем жанрына аерымлык, хосусыйлык, конкретлылык хас булса, мәкаль жанрына, киресенчә, гомумилек, ягъни йомгакланган фикер белдерү яки күп охшаш күренешләр өчен уртак нәтиҗә чыгару характерлы.

        Теге яки бу факт, яки ситуация белән очрашканда, кеше, гадәттә, шуның белән үзен таныш мәкаль - әйтемнәр арасында чагыштыру яки үзара тәңгәллек үткәрә һәм, тиешле текстка таянып, аңа бәя бирә, берәр сыйфатын калкытып чыгара. Мәсәлән, нинди дә булса гафу итәрлек хата ясаган берәүгә карата яки аның  кимчелекле сыйфатына мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк, ди. Мондый чакта, әлбәттә, «Дүрт аяклы ат та абына», «Кояшта да тап бар», «Бәндә хатадан хали түгел», «Алай гына мулла кызында да була»,   «Үткән эшкә салават», «Энәдән дөя ясамыйк»,«Беребез дә әүлия түгел» кебек мәкаль һәм әйтемнәр күңелгә килә. Ә менә теге яки бу эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген түбәндәге мәкальләр искәртеп тора: «Калган эшкә кар ява »,«Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма », «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Татарның акылы төштән соң».

       Татар фольклорындагы мәкаль, әйтемнәр арасында башка халыклардан тәрҗемә-калька рәвешендә кергәннәре яки этник культура бәйләнешләрое йогынтысында туганнары да шактый. Андый текстларның бер өлеше шәрык фольклорына бәйләнешле: «Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд тауга килә», «Хәя (оят) барда иман бар», «Мәхәббәт җамал (матурлык) теләми»,«утырган ботагыңны кисү» һ.б.     Халыкның күп гасырлык тәҗрибә һәм хәтер берәмлеге булган мәкаль-әйтемнәр – искерми торган жанрлар. Аларның заман рухына туры килә торган үрнәкләре халыкның сөйләм телендә, матбугат һәм радио-телевидение тапшыруларында, шулай ук язма әдәбиятта бүген дә даими һәм актив кулланышта. Мондый текстлар хәзер дә аерым социаль төркемнәргә яки шәхесләргә төрле уңай һәм кире ситуацияләрдә иң дөрес һәм иң кулай фикер-нәтиҗәгә килүдә ориентир яки норматив өлге, үлчәм хезмәтен үтиләр, шул юл белән тормышта ипле тәртип һәм гармония урнаштырырга ярдәм итәләр.

                                  Табышмаклар.

        Мәкаль-әйтемнәр кебек үк, табышмаклар да афористик жанр булып исәпләнәләр, чөнки аларның текстларын төзүдә дә җорлык-тапкырлык һәм үткен акыллылык сорала. Бер үк вакытта әлеге жанрларның үрнәкләре, конкрет әсәрләре кечкенә күләмле булулары һәм шигырь-ритм төзелешләренең уртаклыгы буенча да бер-беренә якын торалар. Ахыр килеп күпчелек текстлары кинаялелеккә, читләтеп әйтүгә корылулары ягыннан да алар үзара охшаш. Табышмак кара-каршы әйтешүне ягъни диалогик сөйләшүне һәм кимендә ике кеше (табышмак әйтүче һәм чишүче) булуын күздә тота. Мәкаль исә һәрчак монологка корыла, аерым кеше сөйләме составында гәүдәләнә.

    Табышмак ул – предмет яки күренешне читләтеп, кинаяле итеп сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләүгә исәп ителгән образлы гыйбарә яки үзенчәлекле башваткыч.

      Табышмак жанрының бүгенге торышына яки язмышына да тукталып китәргә кирәк. Табигый ки, яңа чор һәм алгарышлар заманы табышмак жанрының яшәү һәм кулланылу өлкәсендә дә яңа үзгәрешләр тууга китерде. Әгәр элек татарларда табышмак әйтешү гадәте яки йоласы мәдрәсә шәкертләре арасында, аулак өй репертуарында, утырмаларда, Нәүрәз һәм Нардуган бәйрәмнәрендә, күмәк рәвештә оештырыла торган төрле уеннарда киң кулланылган булса, соңыннан инде бу традиция, өлешчә булса да, мәктәп шартларында, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларында, фольклор кичәләрендә, туй йолаларында, матбугат битләрендә яшәүгә күчте һәм хәтта профессиональ артистлар башкаруында эстрада сәхнәсенә менде. Әлеге жанрга хас четерекле сорау алымының үзенчәлекле трансформациясен һәм үстерелешен без шулай ук әдәби викториналарда һәм бүгенге КВН уеннарында да күрәбез. Һәм тагын бер яңа үзгәреш: киләчәк буынны тәрбияләүнең үтемле бер дидактик чарасы буларак, табышмак ярдәмендә баланы логик һәм поэтик-ассоциатив фикерләүгә өйрәтү мәктәпкәчә педагогикага да үтеп керде һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең зирәклеген, тапкырлыгын үстерүнең мөһим бер алымына әверелде. Бу инде, димәк, әлеге жанр, яңа шартларга ярашып, бүген дә яшәвен дәвам итә дигән сүз.

                                         Әкиятләр.

     Әкият – халык иҗатының бик борынгы жанры, шул ук вакытта әлеге жанрга караучы тылсым һәм могҗизалы уйдырмага нигезләнгән, яки маҗаралы һәм гадәттән тыш хәлләргә - вакыйгаларга корылган фантастик әсәр. Әкиятләр мифологик фикерләү һәм дөньяга мифологик карашның акрынлап кимүе һәм юкка чыгуына бәйле рәвештә барлыкка килә башлаганнар.

      Соңыннан өлешчә ыруглык чорыннан ук килә торган мондый ышанулар баштагы  мәгънәләрен саклап яки үзгәргән  формада тылсымлы әккиятләр составына кереп киткән һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

       Бүгенге көндә бу жанр киң кулланыла. Бала карында чакта ук хатын-кызлар туачак сабыйларына әкиятләр сөйлиләр. Һәр гаиләдә балалар йоклар алдыннан әкиятләр сөйләтә. Мәктәп яшендә, балалар бакчаларында әкиятләрне сәхнәләштерү һаман да дәвам итә.

                       Риваятьләр һәм легендалар.

      Риваять (гарәпчәдән «хәбәр», «хикәят» мәгънәсендә) – прозаик һәм эпик характердагы жанр, реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә яки вакыйгаларга барып тоташучы, узган ерак заман истәлекләр турында сөйләүче хикәят. Аларга нәкъ менә башкалар өчен дә кызыклы яки кирәкле булган информацияләрне саклау һәм җиткерү, гомумхалык, я булмаса билгеле бер төбәктә яшәүчеләр өчен  әһәмиятле тематиканы чагылдыру хас. Риваятъләр – халыкның хәтер, тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланап калган елъязмасы.

    Легенда (латинчадан, «укылырга тиешле нәрсә» мәгънәсендә) – эпик һәм прозаик жанр, могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят. Димәк, легендалар риваятьләрдән чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи информацияне, реальлекне чагылдыру дәрәҗәләре белән аерылалар.

      Бүгенге көндә халык тарафыннан яңа риваять һәм легендалар иҗат ителмәсә дә, “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән дигән гомуми исем астында тупланган татар фольклорының гүзәл җәүһәрләре мәктәпләрдә, гимназияләрдә кулланыла. Алар фәнни һәм тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки татар халкының төрле чорлардагы социаль карашларын. әдәби-эстетик идеалларын гәүдәләндерәләр.

                                                  Мәзәкләр.

        «Мәзәк» төшенчәсе күп кенә халыклар теленә, шул исәптән русларга грек теленнән кергән «анекдот» дигән жанр атамасына туры килә һәм хәзерге татар фольклор фәнендә нәкъ шул мәгънәдә кулланыла. Шул ук вакытта сөйләм телебездә һәм башка халыклар иҗаты турында сүз барганда , фольклористикада, җирле атамага синоним буларак, «анекдот» дигән интернациональ төшенчәнең дә кулланылуын танырга кирәктер.

      Хәзерге вакытта мәзәкләр күпчелек радиода кулланыла. “Яңа гасыр” радиосында көн саен мәзәкләр ишетергә, телевизордан “Көлкеханә”, “ Шаян-шоу” тапшыруларын карарга мөмкин. Заманыбызның һәм җәмгыятебезнең тискәре якларын фаш итеп, ул бүген дә социаль гаделлек, кешеләр арасында мораль-әхлакый камиллек өчен көрәшә.

      Безнең районның Кирлегәч авылы турында китап басылды. Авторлары Ә.Бәдретдинов, Н.Галимов  шушы авылның мәзәкләрен  әлеге китапларында укучыларга тәкъдим иткәннәр.

                                                        Бәетләр.

.                                                                                                                                                                                                                                         

        Бәет – «китап культурасы» белән бәйләнешле, язма поэзия белән фольклор арасында торучы лиро-эпик жанр. «Бәет» атамасы гарәп телендә ике юллык строфа төрен белдерүче «бәйт» сүзеннән алынган дип исәпләнелә. Бәет жанры фаҗигале һәм героик вакыйгалар, шулай ук гыйбрәтле һәм гадәттән тыш хәлләр уңае белән чыгарылган әсәрләрне берләштерә. Аларның тексты шигъри формада була һәм телдән әйтелә яки көйләп башкарыла. Хәзерге көндә халык бик күп бәетләр иҗат итә, аларны “Юлдаш”, һәр районның газета битләреннән табарга мөмкин. Безнең “Заман сулышы” район газетасында да ”Сәет Карлыгач бәете”

(1998ел, 27 нче август саны), И.Фәхриевның  “Каеннар сере” бәетләре  басылып

( 2009ел, 28 нче март саны)  чыкты.                                         

                                        Балалар фольклоры.

         Балалар фольклоры – шактый күләмле һәм күпкырлы иҗат. Ул зурлар тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала.

          Бала багу фольклорында иң тәүге һәм иң популяр жанр, әлбәттә, бишек җырлары. Аларның төп вазифасы – баланы йоклату, йокыга талдыру. Бишек җырларында баланы явыз көчләрдән саклау, сау-сәламәт булып үсүенә, киләчәгенә бәйләнешле теләкләр ачык чагыла. Бүгенге көндә дә әниләр бу жанрдан киң куллана.  Мавыктыргычлар, юаткычлар да хәзер дә кулланыла. Балалар тормышында иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләрне куллану бүген дә очрый.

     Балалар иҗатының тагын бер төре  --хәрәкәтле уен фольклоры. Монда сүз – текст хәрәкәтле уеннар белән үзара үрелеп килә. Мәсәлән,”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек яшереш”, “Әйлән-бәйлән” уеннары. Хәзерге көндә бу уеннарны балалар яратып уйный. Алар санамышларны бик яхшы беләләр, үз уеннарында еш файдаланалар.

                                                   Йола фольклоры.

     Татар халык календаре, башка халыклардагы кебек, ел фасылларына һәм хуҗалыктагы эшләренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шуларга бәйле рәвештә йола фольклоры да туган. Кыш көнендә уздырылган Нардуган уңаеннан нардуган җырлары башкарылган. Бу бәйрәм вакытында муллык һәм уңышлы ел килүен теләп, камыр ашлары пешергәннәр, төрлечә күрәзәлек иткәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.

       Яз көннәрендә үткәрелгән йола- бәйрәм – Нәүрүз.  Бөйрәм вакытында авыл яшьләре йорттан йортка кереп, теләкләр теләгәннәр, бүләкләр җыйганнар, хуҗаларга төрле мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.

        Көзге бәйрәмдә уздырылган Сөмбелә бәйрәмендә халык мул сый-ризык әзерләп урамга чыккан, төрле уен-тамашалар уздырган. Октябрь инкыйлабыннан соң бу уеннар күпме вакытлар  онытылып торса да, бүгенге көндә безгә кире әйләнеп кайтты. Халык, хәзер бу йолаларны тиешенчә үтәп, күңелле ял итә, күңел ача.

        Ә  Сабан туе йолалары борын заманнан хәзергә кадәр үтәлеп килә.

        Гаилә-көнкүреш йолалары, туй йолалары авыл җирендә сакланып калган. Авылларда бу йолаларга аеруча игътибар итәләр.

                                                          Йомгаклау.

        Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.

          Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.                             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     Файдаланылган   әдәбият:

 

1.Акберова А.Г.Мәкальләр.-Алабуга, 2003

 

2.Бакиров М.Х. Татар фольклоры.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008

 

3. Миңнуллин К.М., Кәлимуллин Җ.Х., Урманче Ф.И. Риваятьләр һәм легендалар.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

 

4. Миңнуллин К.М., Кәлимуллин Җ.Х., Урманче Ф.И. Халык афоризмнары.-Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

 

5.Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар әдәбияты, 9 нчы сыйныф.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

 

6.Ярми Х.Х. Татар халкының поэтик иҗаты.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

student.zoomru.ru

Чиканас авылының исеме турында кайбер риваятьләр / Татарские рефераты / Образование в Татарстане

Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе була.Чиканас төбәгенең дә бай тарихы бар. Тарихи язмаларда Чиканас атамасы телгә алынмый, чөнки риваятьләргә караганда, безнең авылның исеме элек Алыс Тархан булган. XIX гасыр башларында зур янгын булып, авыллар турындагы язмалар юкка чыккан. Шул сәбәпле авылның иң борынгы тарихы сакланмаган. Чиканас атамасына килгәндә, бу турыда төрле риваятьләр яши. Шундый риваятьләрнең берсе Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Билгеле булганча, 1552 елда Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынгач, татарларны көчләп чукындыру сәясәте башлана. Шул максаттан чыгып, 1555 елда Казан епархиясе төзелә. Бу епархиянең башында торучы архиепископка Мәскәү патшасы тарафыннан зур вәкаләтләр бирелә. Җирле халыкны христианлаштыру сәясәтендә төрле ысуллар кулланыла. Ул ысуллар арасында чукынган очракта жинаять жаваплылыгыннан азат итү дә; җир, акча бирү дә, кешеләрне көч кулланып чукынырга мәҗбүр итү дә һ.б.да була. Җыеп әйткәндә, христианлаштыру сәясәте ут һәм кылыч ярдәмендә уздырыла. Шушы сәясәтнең башында христиан дин әһелләре торган. Христианлаштыру шаукымы безнең як халкын дә читләтеп узмаган. 1565-1568 нче еллар тирәсендә Арча ягының Әзәк, Иске Иябаш авыллары халкы да чукынганнар рәтендә йөргән. Бу ике авыл безнең Чиканас белән күрше авыллар гына. Чукындыручылар отряды әлеге авылларда үзләренең кара эшләрен башкарулары турындагы хәбәр Чиканас халкына да килеп ирешкән. Риваятьләргә караганда, әлеге отрядны җитәкләүче рус воеводасы башлыгы атлар ярата торган кеше булган. Безнең авылдан биш кенә чакрым ераклыкта Яңа Иябаш дигән авыл бар. Шул авылда Ибраһим исемле байның бик яхшы яшь аты булган. Ә безнең Чиканас авылында Көмешче Әнәс исемле кеше яшәгән. Ул көмеш остасы булган, бик матур бизәнү әйберләре ясап тирә-юньгә даны таралган. Авыл халкы отряд башлыгының атка булган мәхәббәте турында ишеткәч, Ибраһим байга киңәшкә килгәннәр. Ул үзенең яхшы атын бирергә риза була. Әнәс оста әлеге атка көмештән бик матур бизәкләр белән ияр ясап бирә. Отряд безнең авылга якынлашкач, шушы ияр киертелгән атны русларньң отряд башлыгына буләк итәләр. Ат аңа бик ошый, ә ияргә булган соклануын ул яшерә алмый. Авыл халкы шунда аңар үзләренең шартларын әйтәләр: «Без Сезгә Әнәс оста эшләгән көмеш ияр белән бу акбүз атны бүләк итәбез. Шуның бәрабәренә син бу якын-тирә авылларга тимичә үт». Отрядны зурлап кунак итәләр. Шушы кадер-хөрмәттән соң, руслар якын-тирә авылларны зыян күрсәтмичә читләтеп үтәләр. Шуның белән Арча төбәгендәге бик күп авыллар чукындыру сәясәтеннән читтә кала. Ә көмешче Әнәс исеме, легенда рәвешендә, бүгенге буыннарга кадәр килеп җиткән. Аның хөрмәтенә авылның Алыс Тархан исеме Чигү остасы Әнәс авылы дип йөртелә башлый. — Чик, Әнәс! -Чигүче Әнәс! Шуннан Чикәнәс атамасы килеп чыккан дип саный безнең авылның өлкәннәре. Әлеге риваять нигезендә, авылдашыбыз (хәзер инде гүр иясе) шагыйрь Радик Мөхәммәт «Көмеш ияр» дигән поэма иҗат итте. Бу поэма «Идел» журналының 1991 нче елның 3 нче санында дөнья күрде. Авылыбызның исеме турында халык телендә икенче риваять тә яшәп килә. Имеш, безнең авылның тирә-ягы кара урман булган. Ә урманда чаган агачлары күпчелекне тәшкил иткән, шуннан чыгып бу авылны чаган астындагы авыл — чаган асты — Чаганас-Чиканас исеме килеп чыккан диләр. Өченче риваятькә тукталсак, әйтеп үткәнебезчә, безнең авылның тирә-ягын урман чолгап алган. Чытырманлык-чытырман асты-шуннан Чиканас ясалган имеш. Ләкин бу риваять дөреслеккә туры килеп бетми кебек. Авылыбызда телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән, бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән, дөреслеккә якын риваять — беренче варианты. Мәчет тарихы. Авылыбызның тарихи истәлеге булып мәчет сакланып калган. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган агач бинасы 1889 елда төзелгән. Таҗетдин Мостафин (1798-1845) 1834 нче елга кадәр имам булган, аннан Тбилисига китеп анда Кавказ мөфтие итеп билгеләнгән. XX гасыр башында мәхәлләне Фәйзерахман Ибраһимов (туган елы — 1845) житәкләгән. Ул имам булып 1863 елныц 23 февралендә расланган. 1900 нче елның 8 маенда аның улы Ширъяздан (туган елы — 1876) икенче мулла булып сайланган. Совет власте елларында дингә каршы көрәш ачалар. Шул шаукым белән авылларда мәчет манараларын кисү башлана. Безнең авылга да бер көтү казахлар авыл мәчетенең манарасын кисәргә килгәннәр. Авылда бер җор сүзле абзый була — Каюм исемле (кушаматы – Чүркә). Ул алар каршысына чыгып: «Сезне бөтен авыл халкы җыелып, сәнәкләр, күсәкләр күтәреп көтеп тора» – дигән. Шуннан тегеләр куркып кире борылып киткәннәр. Шулай итеп, безнең авыл мәчетенең манарасы киселми кала. Бу мәчет әле дә авылга ямь биреп тора. Мәчетнең хәзерге бинасы

Авылдагы елга, болын, урман, тыкрык, урман аланы атамалары, күпер,чишмә һәм кое исемнәре.Чиканас авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан.Авылыбыз чишмәләргә бай. Кое, чишмәләр — аларны казучы, карап һәм чистартып торучы кешеләрнең исемнәре белән аталып йөртелә. Мәсәлән: Шәпи чишмәсе, Гаделша чишмәсе, Җәләли коесы, Кавилар, Тау асты коесы (тау астында булганга күрәдер инде), Өянкеле чишмә, Кырынды чишмәсе, Борынсыз чишмә (ягъни, улагы юк). Хәзерге көндә дә авыл халкы чишмәләрне карап, чистартып тора.Зур су чыганаклары, күл, сазлыклар бездә бөтенләй юк. Тукай әйткәнчә,… Халыкньң эчкән суы даБик кечкенә, инеш кенә…Безнең якта табигый болынлыклар, көтүлек, үзәнлек, үр һәм урман атамалары әдәби телдә кулланылганча әйтелеп йөртелә. Ә таулар бездә, гомумән юк.Торак пункт атамалары исемнәрендә дә жирле аталыш сизелми. Авылыбыз урамнары элек-электән түбәндәге исемнәр белән аталып йөртелгән: Ахирәт, Аргы як, Югары оч, Түбән оч, Кишет очы, Өчиле очы һ.б. Бу урам исемнәре Радик Мөхәммәтнең «Авылыма кайткач» исемле шигырендә дә телгә алына. Урам борылышлары Чат сүзе белән атап йөртелә. Мәсәлән: Кибет чаты, Мәчет чаты, Паравай чаты.Авыл эчендәге тыкрыклар шул тыкрык буенда яшәүче кешеләрнең исемнәрен йөртә. Ул кешеләрнең кайберләре инде бу дөньядан киткән. Мәсәлән: Исмай тыкрыгы, Паравай тыкрыгы, Кавилар тыкрыгы, Пәпелләр тыкрыгы, Әхәтләр тыкрыгы, Зыят тыкрыгы, Әхмиләр тыкрыгы, Зират тыкрыгы һ.б.Авылыбыздан ерак түгел урман бар. Аны Чиканас урманы дип йөртәләр. Заманында ул шактый зур калын урман булган. Урман аланнарының исемнәре шактый күп нәрсәләр турында сөйли: Арыслан аланы, Аю чокыры, Түгәрәк алан, Тавык аланы, Сагылдырык, Миләш аланы, Шипай аланлыгы, Баланлык, Шәрәфи форталы, Корт бакчасы, Кишет аланлыгы, Куралык аланы кебек исемнәр әле кулланылышта йөри.Авылның тирә-ягындагы басу һәм кырлар да кызыклы гына исемнәр белән аталып йөртелә. Мәсәлән: Тугәрәк кыр, Абдулла җир башы, Кырынды басуы, Шипай култыгы, Кәҗүнни жире, Сагылдырык почмагы, Мулла болыны, Сәгъди печәнлеге, Коры елга һ.б.Авылны икегә бүлеп Субаш елгасы ага. Авыл урамнары шушы елганың ике як ярына урнашкан. Елга аша салынган күперләр дә аерым исемнәр белән аталып йөртелә: Шәдик күпере, Кибет күпере, Шәрәфи күпере, Күпер тавы.Безнеү авылда иң күп кулланыла торган кеше исемнәре түбәндәгеләр: Гомәр, Васил, Зиннур, Фәрхәт, Фәнис, Әмир, Зөфәр, Рөстәм, Фаил, Айрат, Рәдис, Рәисә, Гөлфия, Әминә, Гүзәл, Лилия, Данис, Сания, Гөлшат һ.б. Шулай ук сирәк очрый торган кеше исемнәре һәм фамилияләр дә бар: Закуан, Минзин, Ануат, Мауа һ.б.Авылда берничэ кеше бер исемдә булса, аларны аеру өчен кушамат тагалар: Бүре Җәләй, Кыек Җәләй; Атлас Хәким, Шүрәй Хәким; Чеби Рифаты, Шәпә Рөстәме, Бәдәр Саниясе, Мөхәммәтша Фаиле, Сапый Лилиясе, Паравай Фәнисе, Чеби Рәдисе, Пәсәй Рөстәме, Сафа Рөстәме, Миннехан Рөстәме, Куян Раиле, Бата Равиле һ.б. Гомумән, кушаматлар бик куп.

Авылдагы гореф-гадәтләр һәм йолалар.Авылыбызда әле дә борынгыдан калган йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап һәм үтәп киләләр. Шундыйлардан — Яңа елны каршылау, кышны озату бәйрәме –Нәүрүз, Сабантуй, Балалар сабан туе, Уңыш бәйрәме, туй йолалары, яңа туган балага исем кушу йоласы, ураза һәм гает бәйрәме йоласы, кешеләрне соңгы юлга озату йоласы да җиренә житкереп эшләнелә. Шуньң белән бергә календарьдагы истәлекле көннәр дә бездә бәйрәм рухында күңелле уздырыла. Безнең авылда, башка авыллардан аермалы буларак, Искечә яңа елны каршы алу гадәте сакланып калган. Бу төндә берничә малай йорт саен кереп, Яңа ел белән тәбрик итәләр, хуҗаларга исәнлек-саулык, йортка бәрәкәт, мал-туарларның ишле булуын телиләр. Үз чиратында хуҗалар аларга, рәхмәт йөзеннэн, алдан ук әзерләп куелган бүләк-күчтәнәчләрен бирәләр. Ә инде көндез балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә, аны Ясмилә ханым оештыра. Бу бәйрәмне балалар бик зур түземсезлек белән көтеп алалар. Башка бәйрәмнәрне дә халык көтеп ала һәм бик күңелле ял итәләр.Авыл халкы язган бәетләр.Авылыбызда талантлы шәхесләр, күренекле кешеләр дә юк тугел. Төрле фаҗигале хәлләр уңаеннан шунда ук бәет чыгаручылар да бар. Шундый бәетләрдән: «Зиннур бәете», «Гөлсинә бәете», «Габделнур бәете», «Илгиз бәете» һ.б. (Бу бәетләрне Сибгатуллина Гөлия иҗат итте)Гөлсинә бәетеАлмагачлар чәчәк атты Көн дә елый, әйтерсең лә,Шау чәчәккә күмелеп Сезнең кайгыны күреп.Мин ятам соңгы көнемне Әнкәй бәгърем, аргансыңдыр,Кәфенлеккә төренеп. Яннарымда утырып.Исә җилләр, исә җилләр, Сулар ага, сулар ага,Исә җилләр туктамый, Сулар ага ургылып. Күршеләрем тындыгызмы Туганнарым, күмегез сезТаладыгыз туктамый. Мине бергә җыелып.Сезнең белән әйткәләшкәч Апаларым, сеңелләрем, Башларыма кан сауды, Энеләрем хушыгыз.Якты дөньялардан мин китәм Сезнең арагыздан киттем,Газиз кызкаем калды. Зинһар бәхил булыгыз!Майның матур бер көнендәШомыртлар чәчәк аткан, 2001 ел, 17 майКызым, бәгърем, мин булмамСин өебезгә кайтсаң.Гомеркәйләрем өзелде,Кырык ике яшемдә,Әнкәем бик еламаКалмый бит күз яшең дә.Сезнең елаганны күргәч,Килә елыйсыларымТөшләремә дә кермәде,Болай буласыларым.Соңгы юлга озатыргаКилде барлык дусларымСоңгы тапкыр күрешер идемСузылмый шул кулларым.Туганнарым, сезгэ әйтәм:«Калды минем кызкаем,Язмыш кочагына салмагызАньң газиз башкаен.»Сау бул, кызым, йөрәк парәм,Әнием, бәгърем елама.Нишлисең бит иртә китәмМин бу якты дөньядан.Күренекле шәхесләр.Авылның төп байлыгы — аның уңган кешеләре дип саныйм мин. Чиканас –хезмәт сөюче, тырыш игенчеләр, уңган терлекчеләргә дә бай авыл ул. Безнең авыл кешеләре бик зур хезмәт уңышларына да ирешкәннәр. Шундыйлардан: атказанган тракторчы Гыйльмиҗанов Абдуллаҗан, Сираҗиев Рәшит, шоферлардан Сабиров Котдус, Бөек Ватан сугышы ветераны Камалиев Шәйхелислам, сыер савучы булып эшләгән Сәетова Минхәбирә, Фазылҗанова Мөнирә, комбайнчы Әхмәтов Гомәрләрне әйтеп үтәргә кирәк һ.б.Авылыбыздан бик күп күренекле кешеләр, язучылар чыккан. Шулардан озак еллар Өчиле мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул мәктәпкә нигез салган Вафин Билал Вафа улы, генерал-майор Низамов Һади Низам улы, Өчиле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Зыятов Фәрхәт Гани улы, техник фәннәр кандидаты Вафин Данил Билал улын, КХТИ да (хәзерге КГТУ) укытучы, фәннәр кандидаты Фәсхетдинов Камил Фәсхетдин улын, Чиканас авылында туып үскән, шагыйрь Радик Мөхәммәтне әйтеп үтәргә кирәк. Иртә безнең арадан китсә дә, аның шигырьләре мәңгелек.

Вафин Билал Вафа улы (1920-1984)

Вафин Билал Вафа улы гади крестьян гаиләсендә туган. Үзенең тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы аркасында урта һәм югары белем ала. Югары Партия мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Партоешма секретаре, җирле үзидарә рәисе булып эшли.Лаеклы ялга чыкканчы Өчиле урта мәктәбе директоры булып эшли. Хәзерге мәктәпне төзетү өчен Мәскәүгә кадәр барып җитә. Бердәм, тату коллектив туплый.Гыйльмиҗанов ГабдуллаҗанГыйльмиҗанов Габдуллаҗан абый озак еллар механизатор булып эшләгән. 1954 нче елны МТС бетереп, 1990 нчы ел башында аңа Атказанган колхозчы исеме бирелә. Аңарчы карточкасы Арчада Мактау тактасында торган. Бүләкләре:— 1963 елда — КПСС Арча партия комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты тарафыннан бүләкләнә «Трактордан югары җитештерүчән файдалануда ирешкән уңышлары өчен»;— 1966 нчы елда Коммунистик хезмәт өчен көрәштә алган йөкләмәләрен уңышлы үтәгән өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем;— 1964 нче елда социалистик ярышта ирешкән зур уңышлары өчен Мактау китабына кертелгән;— 1985 елда Диплом белән бүләкләнә;— 1987 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә;— 1974 елнын 6 нчы маенда аның хөрмәтенә Флаг күтәрелә — язгы чәчү вакытында көнлек норманы 145% итеп үтәгәне өчен;— 1985 елның 11 октябрендә аңа «Районның иц яхшы тракторчысы» дигән мактаулы исем бирелә — 1985 нче ел соц.ярыш нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен.Вафин Данил Билал улы1952 елның 1 нче январендә Чиканас авылында укытучылар гаиләсендә туа.1967 елны Өчиле сигезьеллык мәктәбен, 1969 елны Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны КАИга укырга керә. 1975 елны институтны тәмамлый, аспирантурада укый. 1979 елны кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елга кадәр КАИда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елдан Түбән Кама химия-технология институтында эшли. Хәзерге вакытта физика-математика кафедрасы җитәкчесе. 60 тан артык фәнни һәм методик басма хезмәтләр авторы, ике фәнни уйлап табу авторы. «Радиоционный теплообмен в двигателях летательных аппаратов» дигән уку дәреслеге авторы. Аньң җитәкчелегендә ике кандидатлык диссертациясе әзерләнгән. Фәнни-тикшеренү эшләренең фәнни җитәкчесе булып тора. Эшнең нәтиҗәләре промышленностьта гамәлгә кертелгәннәр.Түбән Камада яши. Гаиләле. Бер кыз, ул үстерә. Икесе дә югары белем алганнар.Зыятов Фәрхәт Гани улы1947 елның 25 январендә Чиканас авылында колхозчы гаиләсендә туа. — Беренче педагогик адымнарын Өчиле мәктәбе каршында оештырылган мәктәп интернатында тәрбияче булып башлый. Вакытлыча география һәм җыр укытучысы вазифаларын башкара. 1966-80 елларда Өчиле мәктәбендә башлангыч классларда укыта. 14 ел эчендә мәктәп бусагасын яңа атлап кергән бик күп сабыйларның беренче укытучысы була. Шушы чорда Казан Дәүләт Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.1980 елдан Фәрхәт Ганиевич Өчиле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Ул үзен тел һәм әдәбиятны тирәнтен белүче педагог буларак танытты. Аңа белем бирүдәге хезмәтләре өчен Халык Мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы дигән исемнәр бирелде. Республика күләмендә үткәрелгән «Укытучы-92» конкурсында җиңүче булды.Иптәше Мәрьям апа белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Фәрхәт Гани улы лаеклы ялда.Радик Мөхәммәт (1958-1997)Радик Мөхәммәтҗановның тормыш юлын, иҗатын мин һич икеләнүләрсез батырлык дип саныйм. Әйе, батырлык. Чөнки кеше рухының бөеклеге теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга торган ныклыгы турындагы сүзләр һич кенә дә буш сүзләр тугел. Җырла, кеше, җырла һәр көн,Җырлап яшә тормышта,Җырдан көчле көч табылмас,Җырлар көчле тумыштан.Кайгыдан да аера ул,Шатлыкларны да арттыра.Өметсезләнеп йөргәндәКүңелдә таң, аттыра.Җырла, кеше, җырла һәр көн,Җиңелүләр белмәссеңАлга килгән борчуларгаБилләреңне бирмәссең.Киң болыннарда йөргәндәҖырлап иңлә болынныБишек янына килгәч тәҖырлап юат улыңны.Җырла, кеше, җырла һәр көн,Җырлау — үзе шатлык ул. Җырга булган мәхәббәтең –Күңелдәге аклык ул. Менә бу тирән мәгънәле, эчтәлекле, тормышның ямен, матурлыгын тоеп яшәргә өйрәткән юлларны ничә еллар буе урын естендә яткан, аяк-куллары бөтенләй йөрмәгән кеше язган.Ай, бу язмыш дигән нәрсәне! Радик Мөхәммәткә язмышның бигрәк ачысын язган шул. Ул да 1958 нче елның 30 мартында анадан сау-сәламәт, матур, көтелгән беренче бала булып дөньяга килә. Уйный-көлә, шук малай булып үсә ул. Һәр кеше бәхеткә омтыла. Әмма язмыш һич уйламаган рәхимсез сынаулар әзерләп куя ана.Әнисе Рәйсә апа — укытучы, әтисе Малик абый -колхозчы. Алар хезмәт сөючән, ачык күңелле, туган җанлы кешеләр. Гаиләдә тагын бер ул һәм бер кыз туа. Радик аларга үрнәк, ярдәмчел абый була. Авылның башка балалары кебек, артык иркәләүләрне белмичә, авылның яшел чирәмендә бәбкә саклап, тәгәрәп уйнап үсә ул, урманында печән дә чаба, утынын да кисә…Бала чактан ук кызыксынучан, зирәк, максатка ирешүчән була Радик, Өчиле сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан элемтә техникумына укырга керә. Анда да сынатмый, үзен яхшы яктан күрсәтә, техникумны яхшы билгеләргә тәмамлый.Шайтан таягына кырау тими,Мин үзем дә шайтан таягы,Сынып аудым, әмма сыгылмадым…дип яза ул үзенең шуклыгы, зур сынаулар алдында бирешмәве хакында, ә сынауньң бит әле ачысы алдарак булган.Техникумнан соң — армия. Армия… Чита каласы, Байкал артының ачы суыклары. Бәла аны шунда көтеп торган да инде, ул котылгысыз булып килә. Анны башта Радик абый үзе генә сизә. Сафта берни уйламый төз атлап барганда, кисәк кенә аньң аяклары хәлсезләнеп, тоткарланып китә. Әлбәттә, егет бүтәннәрдән калышмаска, сафта атлап барырга тырыша. Никадәр генә тырышса да, спорт залларында никадәр кунегүләр ясаса да, чир табибларга кадәр барып житә. Алар егетне бик яхшылап тикшерәләр һәм хәзерге вакытта әле дәвалап булмый торган, тора-бара тагын да көчәйгән авыру табалар. Комиссия аша үткәреп, егетне өенә кайтарып җибәрергә булалар. Менә шуннан егетнең рухи батырлыгы башланып китә.— Юк, — ди ул. «Армия хезмәте срогым тулмыйча, мин өйгә кайтмыйм. Бүтәннәрбелән беррәттән хезмәт итәм!» — ди. Никадәр кыен булса да, тешләрен кысып түзә.Беркемгә дә зарланмый, үзен кызгануларын теләми. Хәтта әти-әнисенә авыруыхакында әйтми.Әле армиядән кайткач та, берничә ел бирешми ул авыруга. Гәрчә инвалидлык алып, тик угыру мөмкинлеге булса да, төрле урыннарда эшли. Әнисе дә аның авыруының нинди рәхимсез икәнен дәвалаучы врачыннан гына белә алган. Яшь йөрәк, кайнар күңел, озын-төз гәүдәнең алай тиз генә бирешәсе килми.Казан шәһәренә китеп авиация заводына эшкә керә. Инде шәһәрдә ялгыз яшәве бик кыенлашып кына, туган авылына, әти-әнисе нигезенә кайта. Анда да тик утырырга жыенмый. Клуб мөдире, кино күрсәтүче механик булып эшли. Йөрергә, хәрәкәт итәргә мөмкин булганга кешеләр арасында булырга тырыша. Инде аяклары йөри алмый башлагач, иҗат эшенә чумып, язмышы белән көрәшә башлый.Радик абый кече яшьтән үк шигырьләр, мәкальләр язарга ярата. Шигырьләре балалар газетасы һәм журналларында басылып бара. Ә инде бөтенләй йөри алмый башлагач, ул тулысы белән шигырьләр, поэмалар, мәкальләр язарга керешә, алар Бер-бер артлы район газетасында, соңрак «Идел», «Аҗаган» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газетасында басыла башлый.Килегез сез, Арча якларына,Һәрчак шат без килгән кунакка.Күңелебез җылы, яшәсәк тәТатарстан чиге – төньякта.Радик Мөхәммәтнең «Арча якларына килегез!» дигән шигыренә үзешчәнкомпозитор Марсель Фәйзрахманов көй язды. Бу җыр күп тапкырлар сәхнәдәяңгырады. Аның шулай ук «Бәхетлеме син, иркәм?» дигән шигыренә башкорткомпозиторы Салават Әхмәдуллин, «Чиканасым» дигән шигыренә авылдашыбызВагыйзь Әһуллин көй язды.Кара урман горурлыгымТуып үскән төбәгем.Куанычым, юанычым,Авыр чакта терәгем…Радик Мөхәммәтнең иҗади сәләте, осталыгы көннән-көн үсә бара, тик менәСәламәтлеге генә начарая. Радик абый язмыш һөҗүменә каршы үзенең талантын куя,яңадан-яңа шигырьлә яза Иңнәремне авыр кайгы баскач,Уйларымнан канлы яшь аттыТик шигырьләр мине кеше итте,Тик шигырьләр мине яшәтте.Яшь гомерен авыру карап уздырмасын дип, сөйгән ярына өйләнми, ә бит сөйгәне барысына да риза була. Бик сагынса да, саргайса да ул сөйгәне белән очрашмый. Куңелендә төз, матур Радик булып каласы килә аның. Һәм шушы мәхэәббәтенә тугры кала.Аякларым йөрми минем,Кулларым да эшләми.Бер эшли башлар әле,Булмас диеп яшәмим, — дип, язса да, рәхимсез үлем аны 38 яшендә безнең арадан алып китте.Бүгенге көндә Радик Мөхәммәтнең 3 китабы дөнья күрде. Халык аның шигырьләрен яратып укый. Укучылар кичәләрдә сөйлиләр, укыйлар. Мондый иҗат һич онытылырга тиеш тугел.

Күмәк хуҗалыклар тарихыЧиканас авылы 20 нче гасыр башларында 100 хуҗалыктан артыграк кына авыл булып, якын-тирә авыллардагы халыклар кебек, аның халкы да аз җирлектән газап чиккәннәр.Авылда бер кечкенә генә җил һәм бер су тегермәне булган. 1924-25 елларда беренче совет мәктәбе ачыла. 1930 нчы елларда беренчеләрдән булып 16 хуҗалык колхозге керә. Колхозга «Субаш» исеме бирелә. Субаш — су чыганагы, елга башыннан алынган.Колхоз рәисе итеп 25 меңче рәвешендә Баку шәһәреннән килгән Биккинин сайлана. 1935 елда сыер фермасы оеша. Хуҗалыктан 50 бозау җыеп алына. Шул ук елны амбар салына. 1934 елда колхозга беренче машина — полуторка кайтарыла. Ибраһимов Ваһап беренче шофер булып эшли.1932 елларда колхоз «Субаш Аты» колхозы дип үзгәртелә һәм аннан сон «Чиканас» исеме белән алыштырыла.Бу елларда колхоз рәисе булып Масра авылы кешесе Котдус абый эшли. Аннан соң 1934-38 елларда Чиканас авылыннан Заһидуллин Кәлимулла рәис була. 1933-35 елларда колхоз рәисе булып Миңнуллин Госман эшләгән. Ә инде иң авыр елларда, сугыш вакытында колхоз белән Иске Йорт авылыннан Нигъмәтуллин Шәйхел, Чиканастан Вафин Хангәрәй, Кадыйров Гыйльмиләр җитәкчелек иткәннәр. Бу елларда колхоз белән җитәкчелек иту бик зур тырышлык, сабырлык сораган. Ләкин бу фидакарь кешеләр Туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.1947-50 елларда «Чиканас» колхозын Лотфуллин Абдулла җитәкләгән. Сугыштан соңгы хуҗалыкны аякка бастыру, алга җибәрү өчен үзеннән күп көч керткән ул.1953 елда колхозлар берләшкәч, аның рәисләре булып Субаш Атыдан Садыйков Әхми, Урта Пошалымнан Җамалиев Сәләхләр эшли. Аннан соңгы елларда колхоз белән Ильясов Әнвәр, Әхмәтҗанов Габделфәт җитәкчелек итә. 1974-84 елларда рәис булып Зиятдинов Илдус Сәлих улы эшли. Бу еллар зур күтәрелеш еллары була. Дуңгызчылыкка зур игътибар бирелә башлый. Колхоз «Свердлов» исеме белән йөртелә.

ЙомгакМенә шундый бай тарихы бар безнеә авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

edutatar.ru

Доклад Милли трбия

Доклад: “Милли тәрбия”

Һәр чәчәкнең-үз исе

Һәр халыкның-үз төсе

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

Халык педагогикасы-зур акыл, сәләмәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардн буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралры искиткеч күптөрле. Төп һәм иң күп таралган чарларга без түбәндәгеләрне кертә алабыз:

*ана теле;

*халыкка файдалы хезмәт;

Җырлар:бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар һ.б

*биюләр;

*уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар (узышу, йөгерешү һ.б.) яки аларның җыелмасы: мәсәлән, сабан туе;

*бәетләр, дастаннар, әкиятләр;

*әйтемнәр, мәкалҗләр, табышмаклар;

*тормыш-көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре

*халыкның йола бәйрәмнәре;

*календарь бәйрәмнәр.

Тел өйрәтү белән беррәттән, балларны татар халкының тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үз өстемә төп бурыч итеп алдым.

Халык йолаларын икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә тормышына һәм ел фасылларына караган йолалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә дә мин балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәклерәк, отышлырак дип таптым. Беренчедән, инде алдарак әйтелгәнчә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. “Ана сөте белән керә торган” тәрбиянең, халык педагогикасының нигзендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяларне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.

Икенче яктан, халык бәйрәмнәре-шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиөия рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә. Бәйрәм “вазифалары” теләп, шатланып үтелә. Шулай итеп һәр кеше, үзе дә сизмәстән, узара аралашу,үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә бала. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, үз, үз төбәгенә тартып тора.

Шуның белән бергә, халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук халык йола бәйрәмнәре белән таныштырып, татар халкының – укымышлы, моңлы, биюле, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген блаларга аңлатып була.

Менә шуңа күрә дә мин, халык педагогикасының тәрбия һәм белем бирү чаралрына таянып, халык авыз иҗатының кече жанрлары аркылы халык йола бәйрәмнәре белән таныштыруны, татар халкының тормышы, көнкүреше, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үземә бурыч итеп алдым.

Шулай ук халык йола бәйрәмнәре аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак каркш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә.

Нәүрүз бөйрәме 19 гасырдан калган мәгълүматларга караганда, атна- ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган.Нәүрүз такмагын әйтеп,хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Яшләрнең – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була.Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану,авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган.

Нәүрүз бәйрәме-ел фасылына караган бәйрәм булганлыктан, балаларны ул бәйрәм белән таныштыруны язгы ел фасылына багышлап, аның белән танышудан башлап җибәрергә була.

sundekor.ru

Укучыларның рефератлары | Социальная сеть работников образования

Мәскәү районы

99нчы урта мәктәбе

РЕФЕРАТ:

“Татар халкының миф һәм риваятьләрендә табигать күренешләре”

Башкарды: 11 А сыйныфы укучысы

Сәләхова Гөлнур

Җитәкчесе: Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шәрәфеева Г.Р

Казан 2015.

Эчтәлек

  1. Кереш.............................................................................
  2. Тәңречелек тәгълимәте.................................................
  3. Җирдә ничә тәңре бар?..................................................
  4. Кояш Бабай (Кояш Тәңре).............................................
  5. Ай тәңресе......................................................................
  6. Ут тәңресе.......................................................................
  7. Кыш тәңресе, Җәй тәңресе............................................
  8. Яңгыр тәңресе................................................................
  9. Җил (Һава) тәңресе.........................................................
  10.  Йомгаклау.......................................................................
  11.  Кулланылган әдәбият.....................................................

Кереш

        Борынгы кешенең  һәр гамәле, һәр адымы дини- мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Бу карашларны, ышануларны, йолаларны дөрес аңлаганда, борынгы дәверләрдә гомер сөргән ата-бабаларыбызның уй - фикерләренә, яшәеш серләренә төшенү кыен түгел. Бары тик һәр ышану - мифның, сихер - тылсымның ачкычын, ырымын, ымын табарга һәм, әлбәттә аны куллана белергә кирәк.

Әйе, мифологиянең ике йөзе бар: текст һәм йола, сүз һәм гамәл, ышану һәм табыну. Фольклордан ул шуның белән аерыла да. Әкият тә, дастан да, җыр да, хәтта, табышмак, мәкаль дә борынгы ышану мифлардан үсеп чыккан. Әмма фольклорда хыялый уйдырма, әдәби шартлылык, образлылык өстәлә.

     Әйтүебезчә, миф нигезендә ышану һәм табыну ята. Борынгы кеше мифтагы һәр вакыйганың булуына, һәр затның яшәвенә ышанган һәм аңа җаны - тәне белән яшәештәге бөтен гамәлләре белән табынган...

    Фәндә, мифлар борынгы кешенең табигать көчләре каршында көчсезлеге нәтиҗәсендә туа, дигән караш яшәп килә. Әмма мәсьәләне алай ук катлауландырырга кирәк түгел, ахры. Кеше үзенең балачак чорында, табигать яшәгән дәверләрендә башкача булдыра да алмаган. Ягъни ул, Галәм һәм Табигать көчләреннән куркып, әфсен-догаларын укып кына утырмаган, бәлки, бу Галәмгә, Табигатькә берегеп, керешеп, буйсынып дөресрәге, алар янында үз урынын белеп һәм, иң мөһиме, шушы дәрәҗәсе белән килешеп яшәгән. Шуңа күрә, мифлар, ышанулар нигезендә курку түгел, иң элек хөрмәт һәм компромисс яткан.

      Төрки-татар мифологик системасы безнең көннәргә бөтен килеш килеп җитмәгән. Әмма сакланган кимәленнән дә күрергә, һич югы, сиземләргә мөмкин: ул рухи мирас, үзаң формалашканда үтелә торган барлык этапларны да үткән. Әйтик, борынгы төрки баба баштарак һәр  табигать күренешеннән, һәр үсемлектән яки киектән мәгънә эзләгән, бу тереклек ияләрен үзенең тиңдәше итеп күргән. Тора-бара ул аларны сынландырып, хәтта, җанландырып кабул итә башлаган. Ул гына да түгел, бу үсемлекләр, киекләр, сулар, таулар, көн-төн, ут, җил белән, хәтта, үлем-китем белән, туу белән дә ниндидер серле көчләр идарә итүенә ышанган. Аннары ул бу серле-тылсымлы көчләрне, аллаларны, кешенең үзен, аның асылын, җаның, уй -фикерләрен, хис-тойгыларын үз ихтыярында тота ала торган Югары Көчне – Бердәнбер һәм Мәңгелек Алланы уйлап тапкан. Борынгы кеше бу илаһи көчне Җирдән алмаган, бәлки, гаҗәеп серле һәм үтә дә шомлы Күтән тапкан.

    Һәр мифологиянең нигез ташларын берничә “багана” күтәреп тора. Менә алар – Галәм һәм Дөнья яратылышы , төзелеше хакындагы мифлар, ышанулар (космогоник мифлар), тереклек дөньясы, хайваннар һәм үсемлекләр белән бәйле ышанулар (анимистик, тотемистик, зооморф мифлар), кеше яратылышы хакындыгы ышанулар (анторпогоник мифлар) һ.б.

   Шулай да, һәрбер мифологик системаны тотып торучы мөһим бер үзәк, “умыртка сөяге” бар. Ул – Галәм һәм Табигать, Тереклек һәм Кешелек дөньялары белән идарә итүче, Кешенең яшәешен, рухиятен үз ихтыярында тотучы аллалар сыйныфы, аларның Күктәге, Җирдәге, Һавадагы, Судагы иярченнәре белән бәйле ышанулар.

   Татарларның мифологик мирасында боларның барысы да бар. Шунысы кызык: мәҗүсиләрнең борынгырак дәверендә барлыкка килгән ышанулар әйбәтрәк сакланган. Соңгырак дәверләрдә туган һәм аллалар, илаһи затлар белән бәйләнгән мифлар шактый зәгыйфь хәлдә сакланганнар яисә бөтенләй дә юкка чыкканнар. Шул сәбәпле татар мифларындагы илаһи иерархияне күз алдында китерү шактый кыенлашкан.

  Мифологик мирас күләме миф - риваятьләрен дә, магик әйтемнәрне, “тел яшерү” элементларын да үз эченә ала. Жанрларның олысы, кечесе юк. Аларның барысы да мөһим. Кайчакта кечкенә генә миф бөртеге дә бөтен бер ышанулар системасына ачкыч булып тора ала. Мифологик жанрлар системасы өйрәнелмәгән. Шулай да, им-томнар, әфсен-төфсеннәр, саклагычлар, фаллар, арбаулар, магик йолалар, мәҗүси догалар, магик әйтемнәр, тел яшерүләр, тыюлар, сынаулар, сынамышлар, теләүләр, төш юраулар һ.б. – мифологик яссылыкта карала.

Тәңречелек тәгълимәте

    Мифлар – борынгылар өчен тормышны, чынбарлыкны, табигатьне кабул итү, танып белә һәм аңларга тырышу чарасы булып хезмәт иткәннәр. Борынгы мифологик күзаллаулар нигезендә аминизм (һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип тану), тотемизм (хайваннарны аллалаштыру) һәм фитишизм (әйберләргә табыну) тәгълиматлары ята.

     Борынгырак дәверләрендә кеше һәр табигать күренешен бөек сер, тылсым итеп кабул итә һәм бу сер-тылсымнан илаһилык эзли, аны изгеләштерә, аллалаштыра. Шул рәвешле башта берәр нәрсәгә, утка, суга яисә гади генә агачка, куакка, хәтта үләнгә табына, аннары кош-җанварларны, хайваннарны аллалаштыра башлый.

   Кеше үзенең табигатькә, тереклек дөньясында хаятта тоткан урыны хакында күбрәк уйланган саен, үзенең өстенлегенә ныграк ышана барган саен үз аллаларын да шулкадәр күбрәк сынландыра, җанландыра, кешеләштерә бара. Һәм аның рухи дөньясына табигатьтән дә аерылып бетмәгән, әмма инде кеше сыйфатларына да ия булган аллалар, ияләр, рухлар, мифик затлар килеп керә.

   Шул рәвешле, кеше үзаңда өр-яңа баскычка күтәрелә: элегрәк табынган агач - (урман)ның яисә елга - (су)ның иясе барлыгына ышана башлый. Әмма аның аңы ярым адәми, ярым табигый затлар дәрәҗәсендә генә калса, гаҗәп тоелыр иде. Бәхеткә каршы, кеше үз күңеле һәм акылы белән бөтен җир тормышын, җир асты һәм күк дөньяларын илаһи ихтыярына буйсындырып торган затны – Бердәнбер Алланы сизенә, тоя алган. Ул – Бөек Тәңре.

   Тәңречелек дәвере – Җирнең Күк белән иң тыгыз бәйләнешле дәвере. Җир – Күкнең чагылышы, кояш та, йолдызлар да җирдә кабатлана, дигән ышануга нигезләнгән дәвер. Күктә якты кояш бар, Җирдә тере Кояш – патша бар. Кешеләр бар – аларның да үз кояшлары, галәмнәре бар. Кеше үлгәч кабат яшәешкә – Галәмгә кайта. Аның үле гәүдәсе өстенә сибелгән асылташлар – әнә шуның магик билгесе.

   Тәңречелекнең төп нигезе – кеше кабат Күккә аша, туа, дип, ягъни, ул Тәңренең, Күкнең, Галәмнең йолдызларның тылсымлы көче ярдәмендә кабат дөньяга туа, дип ышануда.

    Татарлар элек-электән балаларын: “Качыгыз, Күк Тәңресе ачулана” яки “Кычкырышмагыз, Күк Тәңресе каргышы төшәр”, - дип тиргәгәннәр.

Шул янәшәлек юлы белән “Күк уллары”  һәм “җир уллары” дигән төшенчәләр барлыкка килә, туа алган: Күктән һәм Җирдән.

Җир яралу

   Болгар бабаларыбыз уйлавынча, Җир океан төбеннән чыккан балчыктан ярылган.

   Бик борынгы заманнарда, әле Җир дә, Кеше дә булмаган вакытларда, хәзерге Җир шары гел судан гына торган, ди. Кая гына бакма, бар җирдә дәрья-су булган, давыллар уйнаган, дулкыннар күккә бәйләнгән...

   Дәрьяда мәһабәт кош-үрдәкләр йөзеп йөргән. Алар су төбенә төшеп азык эзлиләр икән. Тәңре Җирне яратмакчы булган. Шунда бер үрдәк дәрья төбенә чумган да томшыгына азык алырга теләгән. Томшыгын тирәнгәрәк батырганмы, ул су төбеннән бик күп ләм-җир күтәреп алып чыккан. Бу ләм шулкадәр күп булган ки, хәтта, әлеге үрдәкнең томшыгыннан коелып, су өстендә Җир-утрау булып өелеп калган. Имеш, коры Җир әнә шулай барлыкка килгән.

                                        Җирдә ничә тәңре бар?

     Төрки мифологиядә, Югары Алладан (Баш Тәңредән) кала, тагын ике олуг, өлкән тәңренең булуы ачыкланган. Аларның берсе (Умай) кешенең рухи дөньясы белән идарә итсә, икенчесе (Җир-Су) аның материаль (матди) тормышы, мохите өстеннән хакимлек итә.

  Тәңречелек дине буенча аллаларның өченче баскычы – кече (түбән) тәңреләр сыйныфы. Бу яңалык түгел. Галәмдәге, шул исәптән Җир асты, Җир өсте, Күк дөньяларындагы һәр нәрсәнең, күренешнең үз тәңресе булуы хакында халык ышануларында да, язма әдәбиятта да җитәрлек мәгълумат сакланып калган.

  Нинди тәңреләр булган? Күпме булган? Дини – мифологик системада аларның һәрберсенең тоткан урыны, дәрәҗәсе ничек?

Баш Тәңре (Күк Тәңре), Кояш тәңресе, Ут тәңресе,                                                               Көн (Кояш) тәңресе, Агач (Урман) тәңресе, Һава (Җил) тәңресе, Күкрәү тәңресе, Яңгыр тәңресе, Тереклек (Яшәү) тәңресе, Ай тәңресе, Су тәңресе, Төн (ай) тәңресе, Кош-корт (Җәнлек-хайван) тәңресе, Җир тәңресе, Яшен тәңресе, Корылык тәңресе, Үлем тәңресе.

Кояш Бабай (Кояш-Тәңре)

   Башкортостан татарларында очрый. Аның икенче исеме – Көн иясе (Кояш иясе). Илаһи затларның берсе буларак ул җир өстенә яктылык, җылылык, муллык китерә.

    Борынгылар кояшны төрле кыяфәттә күз алдына китергәннәр. Үгез, сыер, бозау, әтәч, ат, арыслан, кош кебек җан ияләре Кояш - Тәңренең схематик сурәтен тудырырга булышканнар.

   Кояш символларының берсе – бөркет. Кавказ, алтай, себер төркиләрендә очраган ышанулар буенча, бөркет күкәйне ватып чыккан һәр баласын Кояшка алып менеп төшә, ягъни, Кояшның фатихасын ала. Икенче бер ышану – риваятьтә бөркетнең Кояшка күзләрен йоммыйча туры карый ала торган бердәнбер җан иясе булуы хакында сөйләнелә.

 Әтәч – дөнья халыклары мифологиясендә Кояшны символлаштыручы җан иясе. Аларның асыл мифик мәгънәләре бер үк – вакыт санау.

   Март аенда уздырыла торган Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә Кояш-тәңре – үзәк фигураларның берсе. Әмма идея башка: туып килүче Яңа Кояшны, Яңа Көнне, Яңа Елны сәламләү, тәбрикләү.

   Борынгы миф буенча, кояшның атасы – Күк, анасы – Җир. Ул шулай атасы белән анасы арасында йөреп гомер кичерә. Төнне ул җирдә, ягъни анасы карынында уздыра, таңда күккә күтәрелә.

    Билгеле бер вакытта Кояш белән Айның, Көн белән Төннең көчләре тигезләшә. Галәмдә гармония (тәңгәллек) урнаша. Җир өстендә Нәүрүз тантанасы башлана... Бу бәйрәм нәкъ шушы ике якның килешүе, ярашуы, дуслыгы уңае белән уздырыла да.

Ай тәңресе

   Көнне Төнсез күз алдына китереп булмаган кебек, Кояшны да Айсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Аларның даими алмашланып торуы, серле-тылсымлы багланышы борынгылыкта бик күп уйдырма-ышанулар, риваятьләр тууга сәбәп булган.

  Айның кызлар яклаучысы булуы хакында Ай үзенә алган Зөхрә кыз хакындагы халык легендаларында да сөйләнелә. Искә төшерик: үги анасы кушуы буенча төпсез чиләк белән төне буе су ташыган кызны, кызганып, Ай үзенә ала һәм мәңгелеккә үзенә калдыра.

   Ай – Төн хакиме. Ул мифларда аеруча серле, шомлы, хәтта куркыныч кыяфәттә сурәтләнә. Хәтта, җирдәге сихер-бозымнарның таралуын да Айдан күрүчеләр бар.

   Ай тәңресе түбән рухлар белән нинди мөнәсәбәттә тора соң? Бу уңайдан берничә халык мифы искә төшә.

Айдагы көянтәле кыз

   Айсылу атлы бер бик матур кыз булган. Беркөнне кич көянтә-чиләкләрен иңбашына аскан да Агыйделгә су алырга төшкән. Ул кичне тулган Ай әллә кайчан күтәрелеп, Агыйделгә төшкән булган. Айсылу су буена килгәндә, бер Ай ике булып, берсе күктән, берсе судан ялт итеп аңа карап торалар икән. Төн шулкадәр якты, су буендагы төрле-төрле матур ташлар, бака кашыклар һәркайсы үзенә аерым ялтырап яталар икән.

    Менә шунда, ялт итеп, кул яссуы кадәр көмеш тактамы – бер нәрсә күренгән. Айсылу аны кулына алса – кипкән калак сөяге. Яхшылап карагач, бу ат сөяге дә түгел, башканыкы да түгел, мөгаен бу берәр кешенең калак сөяге; әмма ләкин кеше булганда да бу бик киң, шулай булгач бу бик көчле, зур гәүдәле берәр Алып сөягедер, дип күңеленә килгән. Аннары кыз, бу шундый сөяк булгач, монда аяк астында тапталып ятмасын, дип Агыйделгә аткан. Аткан чакта: “И, үзең дә бер батыр тапсаң, дөньяга шундый бер, Алып китерсәң иде!” – дип уйлаган. Сөяк шунда Агыйдел өстендә уйнаган Ай шәүләсенә барып тигән, Ай ялт итеп айкалып киткән. Шул вакыт яр буена Ай тәңресе үзе килеп чыккан да Айсылуга: “Мин синең теләгеңне ишеттем, Айсылу, мин сине бик ошаттым”, - дигән һәм аны үз иленә – күккә алып менеп киткән.

Әнә шуннан бирле көянтәле кыз Ай йөзендә басып тора, ди.

Яшен һәм күк күкрәү тәңреләре

   Яшен һәм күк күкрәү борынгылар өчен табигатьтәге иң серле-тылсымлы галәмәт булып тоелган. Борынгы болгарларда, йортны яшен сукса сүндерергә кушмаганнар, хәтта, аңа якын килергә дә ярамаган. Янгын чыккан йортның янып беткәнен карап торганнар һәм Тәңредән мәрхәмәт сораганнар, гөнаһлары өчен кичерүен үтенгәннәр. Яшен суккан мондый йортларга Тәңренең “ачыгысы” төшкән дип уйлаганнар. Тәңре ихтыяры белән “көйдерелгән” бу йортлардан бер әйбер дә алырга кушмаганнар, – алардагы бөтен нәрсә дә Тәңре каршына дучар булган дип уйлаганнар. Яшен суккан йортның калдыкларын таратырга, чистартырга ярамаган; бу урынга йорт салу да начарга юралган. Гадәттә, мондый зәһмәтле урыннан бөтенләй күчеп киткәннәр.

    Яшен тимәсен, сукмасын өчен татарлар кайчакта, яшенгә төбәп, кеше буе җәеп яки әле генә өстән салынган күлмәк ыргытканнар. Бу җеп һәм киемнәр кешене алыштыра һәм яшен уты кешегә тими китә, дип уйлаганнар.

Ут тәңрәсе

    Төркиләрдә утның мифологик мәгънәләре берничә: ут – куркыныч стихия; ут – чистарыну, дәвалау чарасы, ут – җылы, йорт җылысы; ут – гаилә символы, яклаучысы; ут – афәт, янгын, һәлакәт билгесе.

   Борынгылар утны (дөресрәге – Утны!) Күк оныгы, Кояш улы, Яшен туганы дип белгәннәр. Шуңа күрә дә Ут алиһәсенең рухы, җаны үлгәннән соң (һәр кешеләштерелгән мифик зат кебек, ут та туа, яши һәм үлә), мич-учактан чыккан төтен булып, кабат күккә – Баш Тәңре катына, кабат туып, кабат Җиргә кайту өчен күтәрелә, дип уйлаганнар алар. Уттан шикләнгәннәр, хәтта курыкканнар да:

Үзе ялтырый,

Үзе калтырый,

Күрергә куркам,

Тотарга куркам...

Менә шушы куркыныч зат дөрләп яна-яна да төтенгә әверелә:

Күк ат менгән,

Күк итек кигән,

Күккә менеп бара...

     Ут алиһәсенең кодрәте хакында тагын бер ышану хәбәр итә. Имеш, Баш Тәңрәнең (Югары Алланың) тәне уттан тора. Бу ышану фарсы мифологиясеннән килгән булырга тиеш.

   Халык мифологиясендә утны, янгынны символлаштырган, сынландырган, димәк, Ут тәңрәсенең Җирдәге иярченнәре булып йөргән мифик образлар бар. Аларны төрлечә атыйлар: Кызыл сыер, Кызыл үгез, Кызыл әтәч, һ.б.

    Бу мифик персонажлар халык теленә каян килеп кергән соң? Ут төсендә булган өчен генәме? Күрәсең, бу гыйбарәләрнең мәгънәләрен борынгы мифлардан, эзләргә кирәк.

   Мәгълүм булганча, Җир йөзендәге утның мифик атасы – Кояш. Шуңа күрә Җирдә ут белән бәйле барлык ышанулар да, ахыр чиктә, Кояшны күз уңында тоталар.

    Үлән-үсемлекләрнең ут белән багланышы хакында сүз алып брганда төрки халыкларга “ут ташы” дигән исем астында билгеле үләнне телгә алырга кирәктер. Аны “хаҗәреннар” дип тә йөртәләр. Бу үлән күбрәк күк төстә була. Кайчакта утлы күмер төсендә яки кара төстә очрый. Ул сугылганда, бәрелгәндә ут чагыла, бу вакытта авыр ис чыга. Ут ташының магик көче, илаһи егәрлеге хакында бик күп риваять-ышанулар йөри. Мәсәлән, бу ут ташын, бер чүпрәккә бәйләп, бала табып яткан хатынның ботына бәйләсәләр, Тәңренең (Аллаһы тәгаләнең) әмере белән ул хатын баланы жиңел тудырыр, имеш. Мондый үләнне соңыннан да ташларга кушмаганнар. Бала китергән хатын ботындагы үләнне тиз генә чишеп алып, аны бик вак итеп төеп,  төзәлми торган җәрәхәтләргә сипсәң – ул җәрәхәтләрнең авырту-сызлавы бетәр, яра бик тиз төзәлер, имеш.

Кыш тәңрәсе, Җәй тәңрәсе

    Борынгылар кышны көздән, җәйне яздан аерып карамаганнар. Шуңа күрә көз дә, яз да әлеге ике тәңре карамагында булган.

   Төрки-татарлар элек-электән Кыш илендә, Кар дөньясында яшәгәннәр. Шуңа күрә кыш белән бәйле мифологик күзаллаулар күп булган. Әмма безнең көннәргә “кышкы ышанулар” да, мифлар да бик аз килеп җиткән. Әлбәттә, төп сәбәп ислам тәгълиматында. Ислам динендә һәм мифологиясендә кыш белән бәйле мотивлар һәм образлар бөтенләй дә юк бит.

   Шулай да борынгы миф кыйпылчыкларын эзләп карыйк, менә табышмаклар:

Ишектән керер, түргә менеп утырыр.

                                                     (Кыш, суык)

Корт та түгел,

Эт тә түгел, ә үзе тешли.

                             (Кыш, суык)

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

                              ( Кыш)

Ак юрганын кем теккән?

Ап-ак онны кем сипкән?

                                 ( Кыш, кар)

   Кыш белән Язны (төрекләрдә яз җәй мәгънәсендә кулланыла) сынландыручы мәкаль-әйтемнәр дә шактый: “Кыш – үги ана, Яз – үз ана”, “Кыш бавыры бик озын” һ.б.

   Кыш тәңресенең халык мифологиясендә тагын бер исеме бар – Челлә бабай. Ул күбрәк “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре уңае белән телгә алына.

   Челлә бабай “Нардуган” вакытында (декабрь ахры) иң түрдә утыра, чөнки бу вакытта кыш тантана итә. Язгы кояш нурларын сибә башлагач, “Нәүрүз” (март ахры) җиткәч, Челлә бабай картаеп хәлсезләнә, Нәүрүз керүгә, эреп бетә. Бу мифик зат, кышны символлаштырса да, зәһәр суыкларны тереклек, кешеләр өстенә җибәрмичә тора.

   Нәүрүзбикә исә, киресенчә, язны (җәйне), җылыны, Кояшны символлаштыра. Аны Язбикә, Җәйбикә, Кояшбикә дип тә йөртәләр. “Нәүрүз” бәйрәме вакытында (21 – 23 мартларда) элегрәк заманнарда авылларда кызларның иң сылуын Нәүрүзбикә итеп сайлап куя торган булганнар. Аңа багышлап җырлар җырлаганнар, әйтешләр әйткәннәр:

Кыш җитте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Нәүрүз килде, яз булды,

Аз булса да сал булды,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Нәүрүзбикәне  җигүле атка утыртып мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар.

   Яз (Җәй) тәңрәсе, Нәүрүзбикә белән бу магик йолалар ислам диненә кадәр үк халыкта популяр булганнар. Яңа ел, Яңа көн игълан итүче бу бәйрәм табында илаһи-магик көчкә ия әйберләр – шәм, шараб, сөт, шикәр, татлы ризыклар, яшелчәләр, алсу төстәге тәмле сулар куелган.

Бу очракта шәм – яктылык символы, ягъни яхшылыкның явызлыкны җиңуе, шәраб – күңел ачу, сөт – чисталык, татлы ризыклар, сулар – яңа елда яхшы тормышка өметләнү билгесе булып саналган. Ә инде ислам дине кабул ителгәч, табынга шәм кую рөхсәт ителмәгән.

Яңгыр тәңрәсе

(Бөркет-баба, Бөркет-дивана, Яңгыр иясе)

   Исламга кадәргә төрки мифологиядән үк килүче илаһи зат. Аны күбрәк бөркет-баба исеме белән атап йөртәләр.

   Имеш, Бөркет-баба камчысын шартлата-шартлата (күк күкрәү, яшен яшьнәү шул була инде), болытларны куып алып килә, Баш Тәңре ихтыяры белән Җир тәңресенә бүләк бирә – яңгыр белән сугара. Әлбәттә, бу тәңре дә, һәр илаһи зат кебек үк, Баш Тәңрегә буйсына һәм Күк катында яши. Аның туганнары Яшен һәм Күк күкрәү аллалары. Шулай ук су тәңреләре, су рухлары да аңа туганлык мөнәсәбәтендә торалар.

   Бер очракта кырда корбан чалып, икенче очракта ботка пешереп яңгыр сораганнар. Чөнки кырдагы игеннең муллыгы тулысынча Яңгыр тәңресенең ихтыярыннан торган.

    Халыкта шәүлегәнне (иволга) “яңгыр теләнчесе” дип йөртәләр. Шуңа күрәдерме, ул изге-илаһи кошлардан саналган, Яңгыр тәңресенең Җирдәге хәбәрчесе булып йөргән. Шомлылык хасиятләре дә шуннан ягылып калган.

   Шәүлегәнне рәңҗетергә, үтерергә ярамый. Тереклеккә яңгыр сорап алучы бу кошны рәңҗеткән кешеләрне бәхетсез язмыш көтә, дигәннәр. Урманда, әрәмәлектә, елга буйларында шәүлегән тавышы ишетелсә, шауларга, кычкырырга, тавышланырга ярамаган, пышылдап кына, ымлап кына сөйләшкәннәр.

   Шулай да, Яңгыр тәңресе белән тагын да серлерәк бәйләнештә торган мифик персонажлар бар. Шуларның берсе – Ләйсән.

   Ләйсән – язның (яңа елның) иң беренче җылы, шифалы яңгыры. Халыкта бу яңгыр белән бәйле ышанулар, юраулар, сынамышлар күп.

   “Ләйсән – рәхмәт яңгыры”, “Ләйсәндә яланбаш йөрсәң, тиз үсәсең”, “Ләйсән суы сасымый” һ.б. Күрүебезчә, бу яңгыр шактый изгеләштерелеп, илаһилаштырып йөртелгән. Кайбер төбәкләрдә ләйсән яңгырын, аның җыелган суын дәва итеп тә, им-том вакытында да кулланганнар. Авыруларны, яңа туган сабыйларны ләйсән яңгыр астына алып чыкканнар яисә тәннәренә шул яңгыр тамчыларын бөркегәннәр. Ләйсән яңгыры суын җыеп, өшкереп, таң алдыннан авыруларга эчергәннәр, - чире бетәр дип ышанганнар.

   Ләйсән яңгыр белән бәйле тагын бер ышану: “Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә”, дигәннәр борынгылар. Әлбәттә, җиде ел саклаучылар да булган. Ул су мәрҗәнгә әверелмәгәндер дә, әмма моңа карап кына ләйсәннең тылсымлы мәгънәсе, сихәте-көче кимемәгән. Эш бит энҗедә түгел, бәлки, хыялда, күңел көрлегендә, күңел тынычлыгында.

Җил (Һава) тәңресе

    Дөнья мифларында җил алласын еш кына Һава алласы белән бәйләп карыйлар, хәтта, аларны тиңдәш куялар. Шул да мәгълум: күпчелек халыкларда бу аллалар иреклек башлангычын символлаштырганнар. Ягъни, Һава – җиңел, рухи, тиз күчүчән, ә аңа каршы куела торган Җир – хатын-кыз башлангычын символлаштыручы як – авыр, материаль, тотрыклы... Һаваның мифологик портретын өч сүз белән шәрехләргә мөмкин: сулыш, өрү, җил.

   Төрки-болгар мифологиясендә Җил (Һава) тәңресе хакында хәбәрләр бик аз.

   Борынгы төркиләрнең Җил тәңресе ир-ат нәселеннән булган. Ул, хәтта, күпмедер дәрәҗәдә Җир тәңресе белән Су тәңресенә каршы куела. Алары инде хатын-кыз җенесеннән. Җил тәңресе бу ике тәңре белән бертуктаусыз ызгышып тора, аларның тормышын тынгысыз итә.

   Җил тәңресенең кыяфәте хакында ни дә булса әйтү кыен. Татар халык иҗатында гына аның елгыр атка охшаган булуына ишарәләр бар – “Җилдегәй җитез ат”, “Җилле ат”, “Җилдән туган айгыр” һ.б.

   Татарда Җил тәңресенең исеме төгәл сакланып калмаган. Әлбәттә, Ерт кебегрәк исемне дә фараз итәргә мөмкин булыр иде. Чөнки “ерту” сүзендәге “ерт” (шуннан “ер-тык”, “ерт-кыч”, “ерт-лач” һ.б.) сүзе борынгы – алла исемендә (Ерд) бик аваздаш бит. Ерту, ерткалау, ертышу кебегрәк сүзләр, чыннан да, җил-давылның дуамаллыгын, кырыс холкын тулы күзалларга ярдәм итә кебек.

   Телебездәге “юртак” сүзе дә тамыры белән борынгы җил алласына барып тоташа ахры. Җилне (Җил ияссен) атка-айгырга тиңләү татарлар арасында хәзер дә бар бит... Йырт-ак (Ерд-ак) – борынгы төрки-татарларның Җил алласын сиволлаштыручы, ат, чабышкы. Шуңа күрә, борынгылыктан килүче һәр сүзгә игътибарлы булырга кирәк; бу сүзләр мәҗүсилек тәгълиматы хөкем сөргән борынгы дәверләрдән мең төрле үзгәреп, әлбәттә, нык кына гадиләшеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

    Татар халык мифологиясендә җил тәңресенең тагын бер исеме бар икән әле. Казан арты татарлары аны Ялман дип тә атыйлар. Карагыз: “Ялман ялан гизә”, “Яланда Ялман чәчен тарый”, “Урамда Ялман, тузына яман”, “Өй түбәсендә Ялман, сызгырадыр яман” һ.б. Менә берничә әйтем: “Ялманга ялынма!”, “Ялман ялгыз калдырыр”, “Ялман ялкау булмый” һ.б. Ялману, ялмап алу мәгънәсендә килгән бу атама белән ир-ат җенесендәге илаһи затны атап йөрткәннәр. Ул Җиргә, Суга һәм кайчакта Утка каршы куелган. Өзек-өзек кенә килеп җиткән хәбәрләргә караганда Җил тәңресе, бу очракта – Ялман, тискәре (“кара”) тәңреләр сыйныфына керә, чөнки ул Җиргә, Суга, Утка файдага караганда күбрәк зыян сала.

Менә аның табышмакларга төшеп калган тасвирламасы:

Йөгәнсез ат,

Үлемсез карт;

Килә дә китә,

Күп зарар итә. (Җил)

Тагын бер мифик образ – Җилбегән. Төрле төрки халыклар аны төрлечә атап йөртәләр – Елбегән, Елбәгән, Елбәгәй, Челбәгәй, Челбегән, Чылбыга һ.б.

Бу явыз рух хакында галимнәр бүгенгә кадәр төпле бер фикергә килә алганнары юк. Без бу түбән рухны җил-гарасат белән бәйле мифик затлар төркеменә кертеп карыйбыз. Давыл кебек очып-дулап йөри алуы, канатлы яисә канат кебек киң колаклы булуы, кешеләргә суык җилләр, карлы бураннар китерүе – боларның барысы да аның кайчандыр турыдан-туры җил гарасат көчләре белән бәйләнгән булуы хакында сөйли.

“Ай тотылу” ның сәбәбе.

   Бервакыт дөньяда мәһабәт Җилбегән яшәгән, ди. Ул бертуктаусыз җәнлек-хайваннарны, кешеләрне йотып тора икән. Тагын бераздан ул җир өстендә бер генә дә тереклек затын да калдырмаячак, имеш.

   Күк Тәңресе кешеләрне, җирдәге тереклекне кызганган һәм ярдәм итәргә булган. Ул Җилбегәнне алырга Айны җибәргән. Ай бу хәшәрәтне үзенә тартып алган да, казык кагып, чылбыр белән бәйләп куйган. Унбиш көнгә бер мәртәбә генә иреккә чыгарып ала икән. Шул вакытта Ай бөтенләй кимеп күренә, хәтта, юкка чыккан кебек була икән. Кайчакта Җилбегән иреккә чыкмакчы булып тавыш-гауга куптара һәм Айга шактый гына зыян китерә икән. Җилбегәннең өстенлек алган вакытларын җир өстендә яшәгән кешеләр “Ай тотылу” дип атаганнар да инде. Иң мөһиме, бу көнне үлмиләр. Бу көнне җан ияләрен үтерергә ярамый. Бу көнне хәтта ит ашарга да ярамый.

Йомгаклау

    Шулай итеп, татар халкы элек-электәнн үзенең һәр адымын, һәр эш гамәлен дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга, риваятьләргә нигезләнеп башкарган.

   Татар мифологиясендәге табигать күренешләре белән бәйле риваятьләр, мифлар гаять күп. Бу хезмәттә без аларның кайберләренә генә тукталып киттек. Әлбәттә, бер реферат кысаларында борынгыдан килгән мифологиядәге табигать күренешләрен чагылдырган мифларны, риваятьләрне сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

Бу хезмәттә без татар мифологиясендә зур урын алып торган, тәңречелек жанрларына тукталып, бу жанрларны ачып бирергә тырыштык.

Кулланылган әдәбият

  1. Гыйльманов Г. “Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар”. Татар китап нәшр. 388 бит, Казан – 1996 ел
  2. Исәнбәт Н. “Татар халык табышмаклары” Казан – 1970 ел
  3. Исәнбәт Н. “Татар халык мәкальләре” 1 том, Казан – 1965 ел
  4. “Татар халык иҗаты. Табышмаклар” Казан – 1977 ел

nsportal.ru

“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” (Әдәби кичә) / Татарские рефераты / Образование в Татарстане

Кичә XIX йөзнең бөек әдипләре һәм мәгърифәтчеләре Г. Кандалый, Ш. Мәрҗани, М. Акмулла иҗатларына багышлап үткәрелә. Максат: IX-X сыйныф укучыларын бу әдипләрнең тормышы һәм иҗатлары белән тирәнрәк таныштыру һәм аларда шул чор әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Әдәби кичә “ Әгәр шагыйрьләр очрашса...” девизы астында бу өч әдипнең җомга кичендә очрашып күрешүе рәвешендә үткәрелә. Әлбәттә, очрашу шартлы рәвештә булган дип кабул ителергә тиеш. Шагыйрьләр ролен укучылар үзләре башкаралар. Сәхнәне бизәү катлаулы түгел. XIX гасырда яшәгән татар зыялысының өе. Диварларда чигүле сөлгеләр, догалыклар, намазлыклар эленеп тора. Уртада самовар, чәй эчү приборлары, милли ризыклар куелган өстәл, кәнәфиләр, урындыклар. Сәхнә кырыендагы өстәлдә китаплар, кулъязмалар. Зал стеналарына кичәнең исеме язылган плакат, әдипләрнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган газеталар эленергә мөмкин. Кичәнең кереш өлешендә ике алып баручы сәхнә алдында чыгыш ясыйлар. Аннан соң пәрдә ачылып, уен башлана. Кичәнең барышы.

1нче алып баручы. XIX гасырда патша хакимияте урыс булмаган милләтләргә карата элек-электән үк килгән колониаль сәясәтен дәвам иттергән. “Халкыбыз ат кебек эшләп, юлбарыстай сугышып”, Россиянең байлыгын арттыруга зур өлеш кертсә дә, патша хөкүмәте татар халкының мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән.2 нче алып баручы. Шуңа да карамастан халкым милли йөзен саклап кала алган. Мәктәп-мәдрәсәләр саны арта торган. Татар халкы укымышлы, белемгә омтылучан милләт буларак билгеле булган. Төрле телләрне белүе башка милләтләр белән аралашу мөмкинлеген ачкан. Бу чорда әдәбият тарихына бөек шагыйрь һәм мәгърифәтчеләр булып кереп калган Г. Кандалый, Ш. Мәрҗани, М. Акмулла кебек шәхесләр үсеп чыккан.1 нче алып баручы. Алар – милләтебезнең йөзек кашлары, аны мәгърифәтле, алдынгы итәргә теләүче, әдәбиятка яңалык алып килүче шәхесләр буларак билгеле.2 нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне шул шәхесләребезнең иҗатына багышлыйбыз.1 нче алып баручы. Бу өч әдип җомга кичендә бергә очраштылар. Нинди уйлар, нинди сораулар борчый аларны? Әйдәгез, алар яшәгән чорны күз алдына китерергә тырышыйк әле.Пәрдә ачыла. Сәхнәдә Ш. Мәрҗани. Аңа 40 яшьләр тирәсе. Китаплар карый, уйланып утыра. Г. Кандалый (аңа 60 яшьләр) килеп керә.Г. Кандалый. Татар дөньясының иң затлы, иң хөрмәтле һәм мәшһүр затларыннан берсе булган Мәрҗани хәзрәтләренә сәламемне җиткерәм. Әссәләмәгаләйкем, хәзрәт. Нәрсәгәдер борчылгансыз, ахры?Ш. Мәрҗани. (Ике куллап күрешә) Вәгаләйкемәссәләм. Хәзер генә Каюм әфәнде белән сөйләшеп утырган идем. Милләт язмышы борчый аны да. Әле менә халык авыз иҗаты әсәрләрен җыярга дип, тагын авылларга чыгып китәргә исәбе. Җыйган әйберләрне китап итеп бастырып чыгарасы иде, ди. Булган байлыгыбызны – халыкның күңел җәүһәрләрен туплап калдырырга иде шул. Синең турында да сүз булды. Каюм әфәнде шигырьләрең турында бик әйбәт фикердә. Ул аларны бер җыентыгына да кертергә уйлый, ахры.Г. Кандалый. Рәхмәт, хәзрәт. Дошманнарыма караганда дусларымның күбрәк булуы мине сөендерә. Шигырьләремә хөрмәт белән караулары аеруча дулкынландыра.Ш. Мәрҗани. Тик менә синең “язу-каләмгә сәләтле, бәет-мөнаҗәт чыгаруга да маһир” булган улың Садретдин солдатка алынгач, һаман да йөзеңнән кайгы сөреме китмәве генә безне бик борчый, Габделҗәббар хәзрәт. Ә бит “дошманнарың әләге аркасында” төрмәдә утырып чыкканда да, син көчле булып кала алган идең.Г. Кандалый. Бала кайгысыннан да авыр хәсрәт юк икән бу дөньяда, Шиһабетдин хәзрәт.Бу бала хәсрәте түкдеКара сачләрем башымдин,Инешләр ташуы йәшемдин, –Җитешмәсме әҗәлләргә?!Пароходлар төшкән чакта,Газиз балам, сәне көттем;Әткәң-әнкәңне калдырып,Туган илдән ерак китдең.Ш. Мәрҗани. Тынычлан, хәзрәт. Мәдрәсәләрдә синең шигырьләреңне кулдан төшерми укыйлар, “мәхәббәт җырчысы” дигән исемең бар. Башыңны югары тот, хәсрәт җиңмәсен, дошман сөенмәсен. Тиздән монда яшь шагыйрь Акмулла да килеп җитәр. Ул да синең иҗатыңа хөрмәт белән караучылардан.Г. Кандалый. Ишетеп беләм. Ул нәкъ Утыз Имәни кебек бик яшьли әти-әнисез калган икән шул. Ә хәзер казах, башкорт, татар халкының яраткан шагыйре булып санала. Туры һәм үткен телле, кыю фикерле шәхес икәнен дә беләм. (Ишек шакыйлар, 26 яшьләр тирәсендәге М.Акмулла килеп керә)Ш. Мәрҗани. Хуш киләсең, Акмулла. Таныш бул. Бу – Кандалый хәзрәт, синең шикелле үк шагыйрь.Г. Кандалый. Хуш, үзең белән таныштырсаң иде, кем дип белик сезләрне?М. Акмулла. Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,Кайда бер хаклык күрсәм куанамын.Аз гына дәресем бар кыш вакытда, –Китап карау – гадәтемез буш вакытда.Ш. Мәрҗани. Акмулла бер минутын да әрәм итмәс: үзе дә гел гыйлем алу юлында булыр, халыкны да укытыр.Г. Кандалый. Әйе шул.Якутлар табыладыр вакыт берлән,Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.Ш. Мәрҗани. Күрәм: сез икегез дә хикмәтле сүзләр белән генә сөйлисез, галимнәрдән дә уздырасыз.М. Акмулла. Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!Г. Кандалый. Акмулланың аз сүзләр белән тирән һәм тапкыр мәгънә белдерү остасы икәненә тагын бер кат инандым.М. Акмулла.Акмулла дип исем алдым,Бу исем бүләк булмый тугрылыкка.Ш. Мәрҗани. Килешәм, Акмулла. Син тугры дус булуыңны расладың инде. Миңа каршы көрәшүче Нургали хәзрәтне ничек тәнкыйтьләвеңне әле дә хәтерлим.… Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар.Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,Арслан айга сикереп, аягы сынар.М. Акмулла. Нургали хәзрәт алдынгы мәгърифәтчелеккә каршы чыкты шул. Кадимче муллалар беркайчан да милләт файдасына эшләмәячәкләр, Шиһабетдин хәзрәт кебек укымышлылардан көнләшеп, мәгърифәт эшенә зыян гына китерәчәкләр.Ш. Мәрҗани. Бик рәхмәтлемен сиңа, Акмулла мөгаллим. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: Акмулла, син үзең дә, Габделҗәббар хәзрәт тә милләткә гыйлем бирүне беренче урынга куясыз, татар халкы моның өчен сезне онытмас. (Хезмәтче кереп, әкрен генә өстәл әзерли. Мәрҗани кунакларны өстәл янына чакыра, әңгәмә дәвам итә)Ш. Мәрҗани. Мин бүгенге мәҗлесебезгә мәдрәсә шәкертләрен дә чакырткан идем. Тиздән килеп тә җитәрләр. Тел чарларга бик оста алар. Бәхәстә, шигырь әйтешүдә сездән калышмыйлар. Оттыра күрмәгез, шагыйрь әфәнделәр. (Ишектән, шаулашып, шәкертләр керә. Исәнләшәләр, күрешәләр)1 нче шәкерт. Милләтебезнең мөхтәрәм шагыйрьләре белән очрашуыбызга без бик шатланабыз. Сезнең иҗатыгыз күптәннән күңел түрләребездә урын алды.Г. Кандалый. Иҗатыбыз кайсы ягы белән ошый соң сезгә? Сез бит “Кыйссаи Йосыф”ны укып үскән шәкертләр, Зөләйха-Йосыф мәхәббәтенә сокланучылар.2 нче шәкерт. Дөрес, ләкин сез дә бит, Габделҗәббар хәзрәт, әдәбиятка олы яңалык алып килдегез. Сезнең шигырьләрегездә сурәтләнгән “сөйгән ярлар Ләйләләр, Зөһрә, Зөләйхалар түгел, ә татар авылларындагы Гөлестаннар, Сәхибҗәмаллар, Җәмиләләр, Бәдигалар, Фәрхиләр”. Гап-гади авыл кызларының бөеклеген, олы җанлылыгын күрсәтә белү сезнең тиңсез осталыгыгызны күрсәтмимени?!Г. Кандалый. Мине олылавың өчен, ходай үзеңне зурласын, шәкерт. Рәхмәт сиңа.Ш. Мәрҗани. Мәдрәсәдәге шигырь уку кичәләрендә бу шәкертләр башкаларны авызларына гына каратып тоталар. Кандалыйның шигырьләрен дә укып күрсәтегез инде сез, шәкертләр.3 нче шәкерт. (“Сагыну” шигыреннән өзек укый)… Кара кашың, зифа буең камышдыр,Сәүмәк өчен эчем тулы сагышдыр.… Сәне сәүдем ике күзем нуры тик,Күренәсең миңа оҗмах хуры тик.1 нче шәкерт. (“Фәрхи”дән өзек укый)Тулган айдик йөзең матур икәндер,Ике битең кояшдик нур икәндер....Җанкаем ла, аппагым ла, җанашым!Ташламаса, алтыным ла, көмешем.… Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,Ташламаса, беләсең лә, сер генәм!..М. Акмулла. Искитмәле гүзәллек. Дәртсез кешенең йөрәгендә дә дәрман кабызырлык шигырьләр бит бу! Мәхәббәт нинди керсез, чиста итеп сурәтләнгән. Кандалыйның бөеклеге дә әнә шундадыр, мөгаен.2 нче шәкерт. Акмулла мөгаллим, сез бит үзегез дә сүзнең энҗедәй кыйммәтен тоеп иҗат итәсез. Әгәр дә Габделҗәббар хәзрәт “гәүһәр, җәүһәр, якутларны сылу кызның бит-кыяфәт күркәмлеген күз алдына китерү өчен кулланса”, сездә “әлеге гәүһәр-җәүһәрләр ярдәмендә гакыллы сүз, хикмәтле фикер төшенчәләре гәүдәләнә” бит.Ш. Мәрҗани. Шәкерт, син бик дөрес фикер йөртәсең. Акмулла – гаҗәеп талантлы шәхес. Аның һәр әйткәне хикмәтле сүз буларак яңгырый.4 нче шәкерт. Әйе, без аларны тиешле урында кулланабыз да әле. Менә тыңлагыз. (4 нче һәм 3 нче шәкертләр берничә афоризмны яттан әйтәләр)Җүкәне майлау белән каеш булмас.3 нче шәкерт. Сандугач козгын белән бергә тормас.4 нче шәкерт. Яхшыны сүккән илән аты китмәс,Яман сүзнең күңелдән табы китмәс.3 нче шәкерт. Саф алтынны нәҗескә буяу иләнНәҗес китәр, алтынның заты китмәс!Г. Кандалый. Афәрин, шәкертләр! Акмулланың “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” дигән сүзләренең мәгънәсен аңлаттыгыз да бирдегез. Никадәр тирән мәгънә бар аларда. Татарлар да, казах һәм башкортлар да аны үз шагыйрьләре дип хисаплыйлар икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк: һәр халыкның күңелдәгесен әйтеп биргән ул.М. Акмулла. Милли горурлыгыбыз саклансын өчен көрәшү – минем иң бөек максатымдыр.Ш. Мәрҗани. Мине шагыйрьләрнең мәгърифәтне үстерергә омтылулары, милләтне белем алырга чакырып өндәүләре бигрәк тә сокландыра. Шәкертләр дә шул турыда еш бәхәсләшәләр.1 нче шәкерт. Чыннан да, шагыйрьләр мәгърифәт нурын халыкка җиткерүдә башлап йөриләр. Дөресме, Габделҗәббар хәзрәт?Г. Кандалый. Дөрес, шәкерт. Мин әле үзем мәдрәсәдә укыганда ук наданлыктан качарга, гыйлем өйрәнергә өндәп язган идем.Җәһаләтлек – яманлыкдыр,Бере аның наданлыкдыр.Ки, зинһар, калмагыл надан,Дога алгыл ата-анадан…Укый күргел кичә-көндез,Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз…2 нче шәкерт. Хәзрәт, рөхсәт итсәгез, мин сезнең тагын бер шигырегезне искә төшерер идем. Шәкертләр аны еш кабатлыйлар.Гыйлемлек нурани җәүһәрКи мөэминләр содурында;Гыйлем сахибе (хуҗасы) һичбер дәЧеремәс – үлсә дә — гүрдә,Тереклекдә җире – түрдә,Булыр мәҗлес хозурында.1 нче шәкерт. Ә миңа сезнең менә бу шигырегез ошый. Тыңлагыз әле.Надан кеше көтү көтәр,Галим кеше Бохар китәр…Бәнем гомрем шулай үтәр, – Иляһи, бир сабырлыкны!Г. Кандалый. Рәхмәт, шәкерт. Минем әйтергә теләгәнем шул: гыйлемле кеше генә тормыш ваклыкларыннан өстен тора, кешеләргә яманлык та кылмаячак.М. Акмулла. Мин үзем дә шул фикердә. Шуңа күрә дә җай чыккан саен балаларны җыеп укытам, гыйлемгә, мәгърифәткә омтылыш тәрбияләргә телим.Хәл килсә, төрле фәнне күргән яхшы.Камилләр катарына (укымышлылар сафына) кергән яхшы;Урысча укып кына түгел белмәс – Хәл килсә, французча белгән яхшы!Ш. Мәрҗани. Дөрес, Акмулла. “… Европа мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы. Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (укырга) кирәк.” Безнең мәдрәсәләребездә дөньяви белемнәр бирелүнең дә максаты шулдыр. Шәкертләр хөр фикерле, ирекле, белемле булырга тиешләр.3 нче шәкерт. Нәкъ шуңа күрә дә башка мәдрәсә шәкертләре сезгә күчәргә тырышалар. Алар искелеккә ябышып ятучы муллаларның наданлыгыннан туйганнар инде.4 нче шәкерт. Безнең мәдрәсәнең җор телле шәкертләре Габделҗәббар хәзрәтнең:Нәчә еллар гомер сөрдем,Даим мәдрәсәдә тордым,Җаһиллегем (наданлыгым) бүген белдем, – дигән шигырен кычкырып сөйләп тә йөриләр.2 нче шәкерт. Мәрҗани хәзрәт, бүген монда килер алдыннан без “Мәдрәсәдә” дигән бию өйрәндек. Анда иске мәдрәсә тәртипләре күренә, шундый кызык. Без биеп тә күрсәтер идек. (Шәкертләр хәер җыючы мулланы, Таз һәм шәкертләрне сурәтләгән бию башкаралар)Ш. Мәрҗани. Шагыйрь әфәнделәр, күрдегезме? Шәкертләрнең күпчелеге белемгә сусаган, мәгърифәткә омтылалар. Сезнең шигырьләрегез аларның йөрәгенә тирән үтеп кергән. Искелеккә ябышып ятуга алар ризасызлык белдерәләр.М. Акмулла. Ни генә булмасын, аларга чын белем бирүче, дөреслекне күрсәтүче кеше – сез, Мәрҗани хәзрәт.Г. Кандалый. Дөрес, Акмулла. Милләтебезнең киләчәге турында Шиһабетдин хәзрәт кебек кайгыртучылар булганда, татар милләте яшәр, үсәр һәм чәчәк атар.М. Акмулла.Күзең сал: Мәрҗани ул – Тимер казык (Поляр йолдыз)!Булмаса, кыйбла тапмый адашырсың.3 нче шәкерт. Мәрҗани хәзрәтләре – безнең өчен тиңсез остаз да, бөек мәгърифәтче дә.4 нче шәкерт. Без дә мәгърифәт нурын сүндермичә, киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тырышырбыз. Сез безгә ышана аласыз, хәзрәтләр.Ш. Мәрҗани. Рәхмәт, шәкертләр. Бүгенге очрашудан без барыбыз да канәгать калдык дип уйлыйм. Килүегез өчен рәхмәт. (Шәкертләр саубуллашып чыгып китәләр) Ә сез, дусларым, бу шәкертләрнең күңел түрендә милләтебезнең бөек шәхесләре буларак урын алдыгыз, аларның киләчәккә булган ышанычларын ныгыттыгыз.М. Акмулла. Бу очрашу безнең күңелләребезгә дә канат куйды, кылган гамәлләребезнең, ниятләребезнең дөреслегенә ышандырды. Рәхмәт сиңа, Шиһабетдин хәзрәт. (Берәр моңлы көй яңгырый. Шагыйрьләр саубуллашалар. Пәрдә төшә.)

Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты

edutatar.ru


Смотрите также