Начальная

Windows Commander

Far
WinNavigator
Frigate
Norton Commander
WinNC
Dos Navigator
Servant Salamander
Turbo Browser

Winamp, Skins, Plugins
Необходимые Утилиты
Текстовые редакторы
Юмор

File managers and best utilites

Пәйгамбәрләр тарихы. Пәйгамбәрләр тарихы реферат


Пәйгамбәрләр тарихы — Сайт села Верхняя Каменка

24 января 2014

Рейтинг: 0Голосов: 0Просмотров: 3429

 Пәйгамбәрләр тарихы.

Россия Ислам университеты

Басма өчен җаваплы:Россия Ислам университетының ректоры, мөфти Госман хәзрәт Исхакый

Пәйгамбәрләр тарихы.

Китапны әзерләде:Нурислам Ибраһим

Техник мөхәррир: Рамил Ильяс

Бу китап Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте каршындагы «Галимнәр шурасы» карары нигезендә бастырыла.

Казан – 2003

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Тарих гыйлеме

Үткән заманда яшәгән кешеләрнең тормышлары, яшәешләре һәм ничек һәлак булулары хакында эзләнүләр алып бара һәм аларның һәлак булуларының сәбәпләрен тикшерә торган фән «тарих фәне» яки «тарих гыйлеме» дип атала.

Тарих гаять файдалы бер фән. Тарихка күңел куеп, гыйбрәт күзе белән карап укыган кеше, әлбәттә, аннан үзенә файда алачак. Тарихның иң зур файдасы - холыкны төзәтү һәм фикерне ачу. Тарихны укыган кеше, элек яшәгән бер яхшы кешенең күркәм эшләре хакында укып, үзе дә шуның кебек булырга тырыша, начар һәм кабәхәт бер кеше турында укый да, аңа нәфрәтләнә һәм аның кылган эшләреннән бизә. Бер милләтнең алга китүенә һәм дәвамына сәбәп булган эшләрне үзенең милләттәшләренә дә аңлата. Башка бер милләтнең һәлак булуларына сәбәп булган эшләрне үз милләте арасына кертүдән саклана, әгәр керә башлаган булса, бетерергә тырыша һәм шуны кавеменә дә аңлата.

Тарихның: гомуми тарих, махсус тарих һәм дин тарихы дигән бүлекләре бар.

Әгәр бер халык һәм милләтне аермыйча, кешеләрнең җәмгыять хәлендә яши башлаган вакытларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тормыш хәлләрен аңлатса, аңа «гомуми тарих» диелә.

Әгәр бер хөкүмәт, яки бер милләтнең хәленнән генә сөйләнсә, аңа «махсус тарих» диелә.

Пәйгамбәрләрнең хәлләрен бәян иткән тарихка «дин тарихы» диелә.

Тарих гыйлеме өчен ярдәмче фәннәр дә бар. Алар арасында иң мөһиме – география белән хронология. География тарихта искә алынгән кавемнәрнең торган җирләреннән хәбәр бирсә, хронология исә тарихта булган бер вакыйганың кайсы заманда булганлыгы һәм аннан соң ничә ел үткәнлеге хакында хәбәр бирә.

Дөньяның яратылышы

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны юктан бар иткән. Ул иң элек җир белән күкләрне, аннан соң дөньядагы башка мәхлүкъларны яратып, иң ахырда Адәм галәйһиссәләмне яраткан. Бу дөньядагы бөтен кешеләр Адәм галәйһиссәләмнең балалары.

Адәм галәйһиссәләм

Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне туфрактан яратып, аңа җан өрә һәм акыл бирә. Фәрештәләргә: «Аңа сәҗдә итегез!» – дип боергач, барысы бердән сәҗдә кылалар, бары Иблис кенә үзенең тәкәбберлеге һәм көнчелеге белән Адәм галәйһиссәләмгә сәҗдә кылырга гарьләнә һәм шуның өчен ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәңгегә сөрелеп, мәлгун була һәм аңа «шайтан раҗим» диелә. Шул вакыттан башлап, ул адәм балаларына дошман була.

Бөтен җанлы мәхлүкълар парлы итеп яратылсалар да, Адәм галәйһиссәләм парсыз яратыла. Соңыннан, аңа иптәш итеп, Аллаһы Тәгалә Хава анабызны яратып, икесен дә җәннәткә кертә. «Ашагыз, эчегез, ләкин шул агачка якынлашмагыз!» – дип, Җәнап Хакның Үзенә мәгълүм бер агачның җимешеннән башка бөтен җәннәт нигъмәте аларга рөхсәт ителә.

Ләкин шайтан бер юл табып, җәннәткә керә дә, Адәм белән Хаваны вәсвәсә кыла: «Хуҗагыз сезне ни өчен ул агачка якын бармаска боерганын, беләсезме? Чөнки, аның җимешен ашасагыз, сез үлемсез булачаксыз һәм җәннәттә мәңге калачаксыз!» – ди. Ул шул рәвешчә Хаваны, аннан соң Адәмне алдап, икесенә дә шул тыелган агачның җимешен ашата. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә өчесен дә җәннәттән сөрә.

Шуннан соң алар җир йөзенә төшеп, күпмедер вакыт берберсеннән аерылышып йөргәч, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән янә кавышып, бергә яшәп, бик күп балалар дөньяга китерәләр. Риваятьләрдән күренгәнчә: Хава анабыз берсе – кыз, берсе ир бала итеп, кырык игез бала тудыра, бары Шис галәйһиссәләм генә игезәк сыңарсыз дөньяга килә.

Адәм галәйһиссәләм үзенең балаларына һәм оныкларына пәйгамбәр була. Аллаһы Тәгалә аңа ун сәхифә (бит) дин кануннары бирә. Ул мең ел яшәп, үзенең нәселе кырык мең кешегә җиткәндә, җомга көнне вафат була. Хава анабыз да бер елдан соң вафат була.

Кабил белән Һабил

Игезәк сыңары булмаган кызга өйләнү – Адәм галәйһиссәләмнең шәригате була. Тормыш шул рәвештә дәвам иткән хәлдә, Адәм галәйһиссәләмнең ике улы – Кабил белән Һабил арасында түбәндәге низаглы вакыйга була: Кабил үзе белән бергә туган Әкълимә исемле кыз кардәшен алырга тели, ләкин Адәм галәйһиссәләмнең шәригате буенча Әкълимә Һабилгә никахланырга тиеш була. Шулай араларында низаг туа. Низагны чишү өчен Адәм галәйһиссәләм аларга корбан китерергә боера. «Кайсыгызның корбанын Аллаһ кабул итә, Әкълимәне шул алыр», – ди. Һабилнең корбаны кабул булып, Әкълимә Һабилгә тиешле булып кала. Кабил көнләшеп һәм шайтанның вәсвәсәсенә бирелеп, Һабилне үтерә. Ул үзенең шул явыз эше белән Аллаһы Тәгаләгә һәм атасына гөнаһлы була. Шулай итеп, җир йөзендә иң беренче кан түгүче һәм кеше үтерүче Кабил булып, иң беренче мәет Һабил була.

Шис галәйһиссәләм

Шис галәйһиссәләм Адәм галәйһиссәләмнең балалары арасында иң изгесе һәм иң гүзәле булганы өчен аны Адәм галәйһиссәләм вафат булганнан соң баш итеп куялар. Соңыннан Аллаһы Тәгалә аны пәйгамбәр итеп, аңа илле бит дини кануннар иңдерә. Кәгъбәне таш һәм балчыктан иң беренче Шис галәйһиссәләм төзи.

Идрис галәйһиссәләм

Идрис галәйһиссәләм – Шис галәйһиссәләмнең оныгы. Исеме асылда башкача булып, бик күп вакыт дәрес белән мәшгуль булганлыгы өчен Идрис дип йөртелә. Ул Шис галәйһиссәләмнән соң пәйгамбәр була. Аңа бәндәләрне хак юлга чакыру өчен утыз бит дин кануннары иңдерелә. Идрис галәйһиссәләм заманында кешеләр хак юлдан тайпылып, потларга табына башлаган булалар. Идрис галәйһиссәләмгә күкләрнең ишеге ачыла һәм ул сәламәт хәлдә күккә күтәрелә.

Иң беренче каләм белән язу язган һәм кием тегеп кигән кеше Идрис галәйһиссәләм була. Аңа кадәр кешеләр хайван тиреләре ябынып йөргәннәр.

Нух галәйһиссәләм

Идрис галәйһиссәләм күккә ашканнан соң, балалары туры юлдан адашып, араларында потларга табыну кебек көферлек һәм имансызлык эшләре тагын да күбәя. Шул вакытта аларга хак юлны күрсәтү өчен Нух галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә. Ләкин Нух галәйһиссәләм аларны никадәр тырышып һәм ничә еллар гомер уздырып хак юлга чакырса да, үзенең өч улы һәм алардан кала берничә кеше генә иман китерәләр. Башкалар һаман көферлектә калалар. Хәтта Нух галәйһиссәләмгә күп төрле җәфалар кылалар. Ниһаять, Нух галәйһиссәләм аларның иманга килүләреннән өметен өзеп аларга бәддога кыла. Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итеп, адашкан, азган халыкны туфан (су басу) белән һәлак итә.

Нух галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмере белән зур бер көймә ясый. Ул шул көймәдә иман китергән кешеләр белән бергә исән кала. Риваятьләргә караганда, туфан алты ай дәвам итә. Туфаннан соң иман китергән кешеләр дә вафат булып, ирләрдән бары Нух галәйһиссәләм һәм аның Хәм, Сәм, Яфәс исемле өч улы гына исән калалар. Бөтен кеше Нух галәйһиссәләмнең шул өч улыннан тарала. Шуның өчен Нух галәйһиссәләмне «икенче ата» дип атыйлар.

Кара гарәпләр, хәбәшиләр – Хәм нәселеннән, ак гарәпләр, фарсы белән румнар – Сәм нәселеннән, һәм пәйгамбәрләр дә аның нәселеннән килделәр. Төрек, монгол, татар, манчҗүр кавемнәре Яфәс нәселеннән булалар.

Нух галәйһиссәләм мең елга якын гомер сөргәч туфаннан соң өч йөз илленче елда вафат була.

Нух галәйһиссәләмнең балалары һәм оныклары

Хәм улы Күшнең Нәмрут исемле бер улы Бабил шәһәрен төзи. Шуңа бәйле рәвештә Бабилдә булган патшаларның бөтенесе дә Нәмрут дип йөртеләләр. Шул нәмрутларның берсе тәңрелек дәгъвасына керешеп, бик зур гөнаһлар кыла. Моны үзе дә аңлап, яңадан берәр туфан була калса дип, бик биек бер манара төзетә башлый. Ул туфан була калса, шуның башына менеп котылырмын дип уйлый. Ләкин беркөнне Аллаһы Тәгаләнең әмере белән төзүчеләрнең телләре үзгәреп, максатларын берберләренә аңлатудан гаҗиз калалар. Шуңа күрә манараны төзеп бетерә алмыйча төрлесе төрле тарафка таралалар. Шул вакыйгадан соң җир йөзендә күп төрле телләр барлыкка килгән имеш.

Һүд галәйһиссәләм

Туфаннан соң Ямәндә гад кавеме хак юлдан адашып потларга табына башлый. Аларны иманга чакыру өчен Аллаһы Тәгалә Һүд галәйһиссәләмне җибәрә. Һүд галәйһиссәләм аларны никадәр тырышып хак юлга өндәсә дә, бик аз гына кеше иман китереп, башкалары һаман көферлектә һәм адашуда калалар. Соңыннан аларга Аллаһы Тәгалә гаять көчле җил җибәреп, һәммәсен дә һәлак итә. Һүд галәйһиссәләм белән аңа иман китерүчеләр генә исән калалар.

Салих галәйһиссәләм

Гад кавеменнән соң Шам белән Хиҗаз арасындагы бер урында сәмүд кавеме яши. Алар да гад кавеме кебек хак юлдан адашкан булалар. Аларны дингә чакыру өчен Аллаһы Тәгалә Салих галәйһиссәләмне җибәрә. Ләкин ул никадәр тырышса да, кавеменең бик азы гына иман китерә. Алар Салих галәйһиссәләмгә: «Шул ташның эченнән бер дөя чыгар, карынында баласы да булсын! Шуннан соң без сиңа иман китерербез», – диләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән шул күрсәтелгән таштан бер дөя чыга һәм бала тудыра. Бу хәлне күргәч, беразы иман китерсә дә калганнары һаман азгынлыкларын дәвам итәләр, хәтта суярга рөхсәт булмауга карамастан, дөяне бугазлап ташлыйлар. Соңыннан күктән бер куркыныч тавыш чыгып, бөтенесе дә һәлак ителәләр. Кавеме һәлак булганнан соң Салих галәйһиссәләм Мәккәгә күчеп, калган гомерен шунда үткәрә.

Ибраһим галәйһиссәләм

Ибраһим галәйһиссәләм Бабил шәһәрендә туа. Ул вакытта Бабилда йолдызларга табынучы кавем яшәгән була. Аларны хак юлга өндәү өчен Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмне җибәрә. Ул аларны хак дингә никадәр өндәсә дә, инанмыйлар. Моннан тыш Бабил хөкемдары Нәмрут аны утка салдыра. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны утта яндырмыйча саклап кала. Бу могҗизаны күреп беркадәр кеше иман китерә. Ибраһим галәйһиссәләм мөэминнәр белән бергә Шамга һәм аннан соң Мәккәгә һиҗрәт кыла. Мәккәдә улы Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Кәгъбәне төзиләр. Мосафирларга хөрмәт күрсәтү Ибраһим галәйһиссәләмнең иң мактаулы гадәтләренең берсе була.

Лут галәйһиссәләм

Лут галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләм белән бертуган Һарунның улы. Ул Ибраһим галәйһиссәләмгә иман китерүчеләрдән булып, Бабилдан аның белән бергә һиҗрәт кыла. Сәдүм халкына пәйгамбәр итеп җибәрелә. Сәдүм халкы ул көнгә кадәр кылынмаган яман эшләрне кыла башлаган булалар. Аллаһ Тәгалә ирләргә хатын-кызлар белән никахлашып яшәргә бора. Сәдүм халкы бу әмерне бозып, бер җенес кешеләре үзара җенси мөнәсәбәткә керә. Лут галәйһиссәләм аларны иманга чакырып, шул яман эшләреннән биздерергә никадәр тырышса да, алар аның сүзләренә колак салмыйлар. Аллаһы Тәгалә аларның өстенә таш яудырып шәһәрләренең астын өскә әйләндереп, һәлак итә. Лут галәйһиссәләм үзенең өй җәмәгатьләре белән араларыннан чыгып котыла. Бары тик хатыны гына бозык халык белән бергә һәлак була, чөнки ул шул халыкның хезмәтчесе була.

Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Исхак галәйһиссәләм

Ибраһим галәйһиссәләмнең хатыны Сара анабыздан бала булмау сәбәпле, Ибраһим галәйһиссәләмнең сиксән яшендә дә бер баласы да булмый. Шуңа күрә ул хатынының рөхсәтен алып, Һәҗәр анабызны никахлап ала. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Һәҗәр анабыз бер ир бала тудыра. Аңа Исмәгыйль дип исем кушалар. Сара анабыз моны күреп шатланса да, үзенең баласыз булуыннан бик кайгыра. Һәм Аллаһы Тәгалә аңа мәрхәмәт итеп картлык көнендә бер бала бирә, исемен Исхак дип куялар.

Сара анабыз пәйгамбәр хатыны булса да, Һәҗәр анабызга каршы ачу һәм көнчелек күрсәтә. Ибраһим галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Һәҗәр анабызны Хиҗаз тарафына илтеп куярга әмер була. Исмәгыйль галәйһиссәләм шунда Җүрһәм исемле гарәп кабиләсе белән аралашып үсә һәм алардан кыз алып, бик күп балалары була. Исмәгыйль галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундагы халыкларга әтисе Ибраһим галәйһиссәләмнең шәригатен өйрәтергә әмер бирелә.

Исмәгыйль галәйһиссәләм асылда гибрани булганы өчен аның нәселе мүстәгърабә (гарәпләшкән) дип атала.

Ибраһим галәйһиссәләмнең вафатыннан соң аның урынына Исхак галәйһиссәләм пәйгамбәр була. Аның Гайс һәм Ягъкуб исемле ике улы була. Гайс пәйгамбәр булмый, Ягъкуб исә әтисе Исхак галәйһиссәләм урынына пәйгамбәр була. Аннан соң барлык пәйгамбәрләр дә Исхак галәйһиссәләм оныкларыннан була. Бары тик Аллаһның соңгы пәйгамбәре Мөхәммәт галәйһиссәләмнең генә нәселнәсәбе Исмәгыйль галәйһиссәләмнән була.

Бәнү Исраил һәм Мөкаддәс җир

Әгәр Азия картасына карасак, Урта диңгезнең көнчыгыш ярында Шам шәриф, Коддүс шәриф, Лут күле (Үле диңгез) дигән сүзләрне күрербез. Лут күле бик зур күл. Элек аның урынында Лут кавеме яшәгән. Алар һәлак булганнан соң шул күлнең пәйда булуы риваять кылына. Шул җирләрнең төньяк яртысы – Фәләстын җирләре. Бу җирләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан Ибраһим галәйһиссәләмнең нәселенә вәгъдә кылынган була. Шуңа күрә, бу җирләргә Мөкаддәс (Изге) җир дигән исем бирелә. Бу җирләрдә Ибраһим галәйһиссәләм нәселеннән Ягъкуб галәйһиссәләмнең уллары һәм аларның нәселләре яшәгән.

Ягъкуб галәйһиссәләмнең кушаматы Исраил булып, аның нәселе Бәнү Исраил дип атала. Дин тарихында иң мәшһүр булган кавем – Бәнү Исраил. Аларга бик күп пәйгамбәрләр җибәрелә. Алар белән бик күп төрле вакыйгалар була.

Ягъкуб галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләм белән бертуган кешенең нәселеннән Лиян исемле кешенең Ләя һәм Рахилә исемле кызларына никахлана.

Ягъкуб галәйһиссәләм балалары

Ягъкуб галәйһиссәләмнең Ләядән – алты, Ләянең җариясе Зәлфәдән – ике, Рахиләнең җариясе Бәлһәдән – ике һәм Рахиләнең үзеннән – Йосыф һәм Бинямин исемле ике улы – бөтенесе бергә унике углы була.

Ягъкуб галәйһиссәләмнең уллары, һәм аларның да балалары күп булып, Бәнү Исраил үзләре генә дә байтак җыелалар. Барысына да аталары Ягъкуб галәйһиссләм пәйгамбәр булып, Мөкаддәс җирендә торганнар. Соңыннан алар Мөкаддәс җиреннән Мисырга һиҗрәт кылып, анда ике йөз унбиш ел торганнан соң янә кире Кәнганга кайталар. Мисырга һиҗрәтләренә Йосыф галәйһиссәләм сәбәпче булса, аннан янә кире Кәнганга кайтуларына Муса галәйһиссәләм сәбәпче була.

Әюп галәйһиссәләм

Әюп галәйһиссәләм Исхак галәйһиссәләмнең Гайс исемле улының нәселеннән. Нәсел-нәсәбе: Әюп ибне Муса ибне Зурах ибне Гайс ибне Исхак ибне Ибраһим галәйһиссәләм. Әюп галәйһиссәләм күп мал һәм балалар иясе була. Сания һәм Румлә кавемнәренә пәйгамбәр итеп җибәрелә. Хатыны Ягъкуб галәйһиссәләмнең кызы Рәхмәт иде, дип риваять ителә. Шулай итеп Әюп галәйһиссләм Ягъкуб галәйһиссәләм белән гасырдаш пәйгамбәр була. Кайбер риваятьләрдә Әюп галәйһиссәләмнең хатыны Йосыф галәйһиссәләмнең Ибраһим атлы улының кызы имеш. Ничек булса да булгандыр, Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне бөтен малын юк итеп һәм аңа яман тире авыруын биреп сыный. Тәне кортлап, янына кеше бара алмаслык хәлгә килә, ашарларына ризыклары бетә. Ләкин ул барысына да сабыр итеп һаман Аллаһыга шөкер итә, зекер әйтә. Хатыны бернигә карамастан аңа тугрылык белән хезмәт итә, аны ашата, эчертә торган була. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне чиреннән азат итә, аларга сабырлыклары өчен мал һәм дәүләтләрен әүвәлгедән дә артык итеп бирә, балалары да күбәя. Нәтиҗәдә, икесе дә дөньяда һәм ахирәттә уңышка ирешәләр.

Шогаеп галәйһиссәләм

Шогаеп галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләмгә иман китереп, аның белән Бабилдән Шам тарафына һиҗрәт иткән бер кабиләдән, әбисе Лут галәйһиссәләмнең кызы. Шогаеп галәйһиссәләм татлы телле һәм сөйләгән сүзе тәэсирле бер пәйгамбәр булганы өчен үзенә «Хатибүл-әнбия» (Пәйгамбәрләрнең иң оста теллесе) кушаматы бирелә.

Шогаеп галәйһиссәләм һәртөрле бозыклыклар кылып яшәүче Әйкә белән Мәдьян халкын хак юлга өндәр өчен пәйгамбәр итеп җибәрелә. Ләкин аларга шул сүзгә оста пәйгамбәрнең дә вәгазь-нәсыйхәтләре тәэсир итми, алар һаман үзләренең азгынлыкларында дәвам итәләр. Ахырда Аллаһы Тәгалә Әйкә үзәненә бик каты эсселек җибәрә һәм ул эсселек бер атна дәвам итеп елгалардагы суларны кайната. Соңыннан Аллаһы Тәгалә бер болыт җибәреп, шул болыттан өсләренә ут яудыра, барысы да шуның белән янып һәлак булалар. Мәдьян әһелләре дә бер куркыныч тавыш белән һәлак ителәләр.

Соңыннан Шогаеп галәйһиссәләм үзенә иман китергән мөэминнәр белән бергә Мәккәгә һиҗрәт кыла һәм шунда гомеренең ахырына кадәр гыйбадәт кыла. Шогаеп галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм белән гасырдаш пәйгабәр була.

Йосыф галәйһиссәләм

Ягъкуб галәйһиссәләм үзенең балалары арасында Йосыф галәйһиссәләмне иң нык сөя торган була, чөнки Йосыф галәйһиссәләм кешеләрнең иң гүзәле булу белән бергә да бик күркәм әхлаклы була. Бу нәрсәләр Йосыф галәйһиссәләмнең кардәшләрендә көнчелек хисе уята. Беркөнне Йосыф галәйһиссәләм төшендә унбер йолдыз, кояш һәм айның сәҗдә кылуларын күрә. Шул төшне әтисе Ягъкуб галәйһиссәләм аның зур дәрәҗәле бер кеше булачагы һәм унбер кардәше аның хезмәтендә булачагына юралгач, Йосыф галәйһиссәләмнең кардәшләренең хөсетлекләре һәм дошманлыклары тагын да арта.

Беркөнне кардәшләре Йосыф галәйһиссәләмне әтисеннән алдап алып чыгып, бер коега ташлыйлар да, күлмәгенә ялган кан буяп, «Энебез Йосыфны бүре ашады», – дип, әтиләре Ягъкуб галәйһиссәләмне елый-елый ышандырмакчы булалар.

Йосыф галәйһиссәләм бераз вакыт коеда ята. Аңа кардәшләреннән берсе ашарына китерә торган була. Беркөнне кардәше, гадәттәгечә, ашарга алып килгәч, Йосыф галәйһиссәләмнең коедан чыгарылган һәм Мисырга китәсе бер кәраван эчендә утыра икәнен күрә. Шуннан соң кайтып, ул башка кардәшләрен дә алып килә. Алар: «Бу безнең колыбыз иде, качты», – дип, аны кәраван ияләренә бик очсыз бәягә генә сатып җибәрәләр.

Йосыф галәйһиссәләм Мисырда Мисыр падишаһының вәзиренә сатыла. Берникадәр вакыттан соң вәзирнең хатыны Зөләйха Йосыф галәйһиссәләмгә гашыйк була. Йосыф галәйһиссәләм ул теләгән гөнаһка – никахсыз мөнәсәбәтләргә – риза булмагач, яла ягып, Йосыф галәйһиссәләмне зинданга салдыра.

Йосыф галәйһиссәләм төшләр юрый һәм юраганы рас килә торган була. Зинданда бергә булган Мисыр падишаһының ширбәтчесе үзенең төшен зинданнан чыгуга юратканнан соң, ул чыннан да зинданнан чыгып, янә ширбәтче була.

Бервакыт Мисыр падишаһы төшендә җиде симез сыерны җиде арык сыер ашавын һәм җиде коры башак белән җиде яшел башак күрә. Ул төшне һичкем юрый алмый. Ниһаять, беркөнне ширбәтченең исенә Йосыф галәйһиссәләм төшә һәм аңа барып төшнең юралышын сорый. Йосыф галәйһиссәләм төшне җиде ел икмәк нык уңачак, соңыннан җиде ел ачлык һәм кытлык булачак, дип юрый. Мисыр падишаһы моны ишеткәч, бик шат булып Йосыф галәйһиссәләмне зинданнан чыгара. Һәм аны үзенә авыл хуҗалыгы вәзире итеп билгели. Йосыф галәйһиссәләм бик күп игеннәр иктерә, бик күп ашлыклар әзерләтә һәм хисапсыз амбарларын икмәк белән тутыра. Тупланган ашлык коры килгән җиде елда бөтен Мисыр халкын ачлыктан саклап, башка чит мәмләкәтләргә дә бик күп сатыла. Нәтиҗәдә, Мисыр казнасы акча белән тула.

Ул вакытта Кәнганда да ачлык булып, Ягъкуб галәйһиссәләм ун улын Мисырга ашлык алырга җибәрә. Алар Мисырга килгәч, Йосыф галәйһиссәләм аларны таный, ләкин үзен аларга таныттырмый. Йосыф галәйһиссәләм кардәшләренә бик күп илтифат күрсәтә. Хәл-әхвәлләрен сорашып, икенче мәртәбә килүләрендә өйдә калган Биняминне дә үзләре белән алып килергә куша. Алар икенче килүләрендә Биняминне дә алып киләләр. Йосыф галәйһиссәләм аны хәйлә белән алып кала. Өченче килүләрендә Йосыф галәйһиссәләм аларга үзенең кем икәнен әйткәч, кардәшләре бик куркышып, аптырашта калалар. Йосыф галәйһиссәләм аларның элеккеге кабәхәтлекләрен гафу итеп, аларны әтиләре Ягъкуб галәйһиссәләм һәм башка якыннары белән бергә Мисырга чакыра. Алар Мисырга килеп, бөтенесе бергә рәхәт тора башлыйлар.

Ягъкуб галәйһиссәләм унҗиде ел гыйбадәт һәм шатлык белән гомер кичереп, Мисырда вафат була. Васыяте буенча Кәнган җиренә кайтарылып, әтисе Исхак галәйһиссәләм янына күмелә. Ягъкуб галәйһиссәләм вафат булганда Йосыф галәйһиссәләмгә илле алты яшь була. Аннан соң ул янә илле дүрт ел гомер сөрә.

Бәнү Исраилнең Мисырдан чыгулары

Бабил шәһәренең хөкемдарларына Нәмрут кушаматы бирелгән кебек, гомумән, Мисыр хөкемдарларына Фиргавен кушаматы бирелә. Йосыф галәйһиссәләм хезмәт иткән Фиргавен Мисыр Фиргавене булып, һиксүс дип аталган гарәпләрдән бер кеше була. Бу вакытта Мисырның халкы да һиксүсләр була. Бәнү Исраил белән тугандаш халык булганлыклары өчен Бәнү Исраилгә карата ихтирамлы булалар. Соңыннан Мисыр хөкүмәтенә кыйбтыйлар һөҗүм итеп, һиксүсләрне Мисырдан чыгаралар. Әмма Бәнү Исраилләр Мисырда калалар. Ахырда кыйбтыйлар аларга да дошманлык күрсәтеп, һәртөрле җәбер-золым кыла башлыйлар. Иң авыр һәм пычрак эшләргә, куркыныч җирләргә Бәнү Исраилләрне җибәрәләр. Фиргавеннәр Бәнү Исраил кавеменең куәтләнүе һәм үзләрен җиңүеннән, яңадан Мисырда хөрмәтле һәм игътибарлы бер кавем булуларыннан, Мисыр хөкүмәтенә Бәнү Исраилләр хуҗа булуыннан куркалар. Чөнки ул вакытта Бәнү Исраилләр бик күп булалар һәм алар унике зур җәмәгатькә бүленсәләр дә, барысына да Бәнү Исраил диелгән. Һәр җәмәгать Ягъкуб галәйһиссәләмнең бер улының исеме белән аталган, Ләвит җәмәгате, Яһүдә җәмәгате дигән кебек һәр ике җәмәгатьнең үзенә күрә бер шәйхе, ягъни баш кешесе була. Әгәр шул унике җәмәгать бер җиргә җыелып, барысы да бер сүздә булсалар, яхшы гына куәт хасил булыр иде. Ләкин Фиргавеннең золымыннан котылу өчен барысына да бер җитәкче кирәк була. Менә шул вазифа Муса галәйһиссәләмгә йөкләнә. Мисырга һиҗрәт кылганнарына ике йөз унбиш ел булганда аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан Муса галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә.

Муса галәйһиссәләм белән Һарун галәйһиссәләм

Күрәзәчеләрнең берсе Фиргавенгә: «Бәнү Исраилдән бер угыл бала туачак һәм шул бала синең дәүләтеңнең юкка чыгуына сәбәп булачак», – дип хәбәр бирә. Фиргавен куркып кала һәм Бәнү Исраил эчендә туган ир балаларны үтертә башлый. Җәллатлар Бәнү Исраилнең һәрбер өен актарып, яңа туган ир балаларны үтерә барган заманда Ләви җәмәгатендә Муса галәйһиссәләм дөньяга килә. Әтисенең исеме Гыймран, әнисенең исеме Юхәб булуы тарихларда күренә.

Әнисе Муса галәйһиссәләмне беркадәр вакыт яшереп торса да, аны гел коткару мөмкин булмаганлыктан, Җәнап Хакның кушуы белән Аның саклавына тапшырып, баланы бер сандык эченә салып Нил елгасына агыза. Муса галәйһиссәләм сандык белән агып барганда, Фиргавеннең хатыны Асия күреп, аны судан чыгарта һәм эчендә булган Муса галәйһиссәләмне күреп аны бик ярата. Шул вакыттан алып, Муса галәйһиссәләм патша сараенда тәрбияләнә башлый. Әнисе сөт анасы буларак, сарайга килеп, үзенең хакыйкый ана булуын һичкемгә белдермичә, Мусаны имезеп китә торган була.

Муса галәйһиссәләм менә шулай Фиргавен сараенда үсеп, әнисе аркылы үзенең Бәнү Исраил милләтеннән булуын белә һәм милләттәшләрен кыйбтыйлардан коткару юлын эзли башлый. Ниһаять, бер сәбәп белән Мисырдан Мәдьян шәһәренә Шогаеп галәйһиссәләм янына китә һәм анда Шогаеп галәйһиссәләмнең Сафра исемле кызына никахлана. Мәдьянда беркадәр торганнан соң хатыны белән янә Мисырга кайту нияте белән юлга чыга. Юлда, Тур тавына җиткәч, Аллаһы Тәгаләнең мөрәҗәгатен ишетә. Аңа таяк һәм ак кул кебек могҗизалар бирелә һәм ул пәйгамбәр була. Аллаһы Тәгалә аңа Фиргавенне дингә өндәргә һәм Бәнү Исраилне Мисырдан чыгарырга боера.

Шунда, бер үк вакытта Һарун галәйһиссәләмгә дә пәйгамбәрлек бирелеп, Мисырда аллалык дәгъвасын кылучы Фиргавен янына икесе бергә киләләр. Аны хак дингә чакыралар һәм: «Бәнү Исраилне бир, аларны Мисырдан бабаларыбызның ватаны булган Кәнганга алып китәбез», – диләр. Фиргавен аларның бер сүзләрен дә игътибарга алмый, Муса галәйһиссәләм никадәр могъҗизалар күрсәтсә дә, иман китерми.

Ниһаять, Муса галәйһиссәләмнең могҗизасы белән Нил суының канга әйләнүен, бөтен җирне һәртөрле бөҗәк-хәшәрәтләр тутыруын, һәр өйдән җеназа чыккан вакытта Бәнү Исраилдән һичкем вафат булмавын күргән Фиргавен Бәнү Исраилгә Мисырдан чыгарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Алар Мисырдан чыгып киткәннән соң Фиргавен үкенечкә төшеп, гаскәр белән артларыннан чыга. Диңгез янында артларыннан куып җитсә дә, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән диңгез ачылып Муса галәйһиссәләм үзенең кавеме белән Азия тарафына чыгып котыла. Фиргавен дә үзенең гаскәре белән алар артыннан шул диңгез юлына керә, ләкин су янә бер-берсе белән кушылып, барысы да шунда батып үләләр. Шулай итеп Бәнү Исраилләр Фиргавеннең золымыннан котылалар. Ләкин үзләренең кирелекләре аркасында Мөкаддәс җиргә керә алмыйча кырык ел сахрада йөриләр.

Бәнү Исраилнең каршылыгы

Бәнү Исраилләргә Мөкаддәс җирне алыр өчен шул тарафта яши торган бер халык белән сугышырга, яки аларны аннан чыгарырга кирәк була. Ләкин аларны Муса галәйһиссәләм шул эшкә никадәр чакырса да, тыңламыйлар: «Без аларга каршы сугышмыйбыз. Раббың белән үзең сугыш!» – диләр. Бәнү Исраилләр Мисырда Фиргавен алдында кол хәлендә яшәгәнгә күрә бик куркак булалар, сугышырга гайрәтләре җитәрлек булмый. Муса галәйһиссәләмнең бу нәрсәгә бик кәефе китә, алар бер тарафка да юл тота алмас булып, һаман шул сахрада аптырап йөриләр. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән килгән ризыклар белән тукланып яшиләр. Беркөнне ул ризыклардан туеп: «Безгә җирдә үскән нәрсәләр, суган, сарымсак, кыяр, борчак кебек нәрсәләр кирәк», – дип, Муса галәйһиссәләмне аптыраталар. Муса галәйһиссәләм аларга: «Мисырга барыгыз! Теләгән нәрсәләрегезне шунда табарсыз», – дип, сорауларын кире кага.

Беркөнне Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Тур тавына китә. Кавемен Һарун галәйһиссәләмгә тапшырып калдыра. Муса галәйһиссәләм тауда кырык көн гыйбадәт кыла, бернинди арадашсыз Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Аңа шунда Тәурат китабы иңдерелә.

Һарун галәйһиссәләм белән калган кавем Муса галәйһиссәләмнең кайтуыннан өметләрен кисеп, көферлеккә керешәләр. Араларыннан Сәмири исемле бер монафыйк Исраилләрнең Мисырдан алып чыккан алтыннарыннан бер бозау сынын ясый да: «Күзгә күренмәгән илаһкә гыйбадәт кылалармыни? Сезнең һәм Мусаның илаһы менә шул, шуны эзләп табар өчен Муса тауга менеп китте. Килегез, шуңа гыйбадәт кылыгыз!» – дип, аларны бозауга табынырга чакыра. Алар шул бозау сынына табына башлыйлар. Һарун галәйһиссәләм никадәр нәсыйхәт кылса да, аны тыңламыйлар. «Муса кайтканчы без бозауга табынуны ташламыйбыз», – дип, Һарун галәйһиссәләмгә каршы киләләр.

Муса галәйһиссәләм Тәүрат белән Турдан тавыннан кайткач, кавеме бозауга табынганны күрә. Муса галәйһиссәләмнең моңа бик ачуы килә, Сәмиригә ләгънәт кыла, бозауны юк итә, «Кавемемне якшы карамагансың», – дип, Һарун галәйһиссәләмнең сакалына ябыша. Һарун галәйһиссәләм: «Мин ни эшлим, аларны ул эштән никадәр туктатырга тырышсам да тыңламадылар, хәтта үземне үтерә яздылар», – ди.

Соңыннан бозауга табынучылар кылган эшләренә үкенеп тәүбә итәләр. Муса галәйһиссәләмнең дә ачуы басыла. Ул аларга Тәүратны укый. Бәнү Исраил шул Тәүрат белән гамәл итә башлый, Аллаһы Тәгаләнең берлеген, авырлык белән булса да, күңелләренә урнаштыра. Бу вакытта Мисырдан килгән куркак йөрәкле кешеләрнең күбесе вафат булып, алар урынына сахрада үскән батыр йөрәкле егетләр үсеп җитә. Шулай итеп, Бәнү Исраилләр дошман каршысына барып сугышыр хәлгә киләләр. Моңа өстәп Муса галәйһиссәләм аларны Лут күленең көньяк тарафына алып килгәннән соң андагы кавемнәр белән сугышалар. Дошманны җиңеп, Шәрига елгасы буйларына кадәр баралар. Шул җирдә Муса галәйһиссәләм вафат булып, аның урынына Юшәгъ галәйһиссәләм пәйгамбәр булып кала. Һарун галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләмгә кадәр вафат була. Муса галәйһиссәләмнең вафаты вакытында Бәнү Исраилнең сахрада йөрүләренә кырык ел була. Тәүратның хөкеме Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗил килгәнче хокукый көчтә була. Бу ике арада килгән пәйгамбәрләрнең барысы да Тәүрат белән гамәл итәргә боерылалар. Муса галәйһиссәләмнең вафатыннан соң биш йөз ел Исраилләрнең эшләре белән «Бәнү Исраил хакимнәре» дип аталган хакимнәр идарә итәләр, аларның иң әүвәлгесе Юшәгъ галәйһиссәләм, иң соңгысы Ишмуил галәйһиссәләм була.

Хакимнәр дәвере

Бәнү Исраилнең иң беренче хакиме булган Юшәгъ галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләмнән соң Бәнү Исраилләргә пәйгамбәр була. Бәнү Исраилләрне сахрадан Шәрига елгасы аркылы кичереп, алга таба барып Кәнган җирләрен бөтенләй диярлек ача. Юшәгъ галәйһиссәләм ачкан җирләрне Бәнү Исраилләр унбер җәмәгатькә бүләләр. Ләви җәмәгате рухани булганлыклары өчен аларга җир бирелми. Җир алган җәмәгатьләр хасил булган уңыштан гошер бирергә тиеш булалар. Бу җәмәгатьләрнең Мисырдагы кебек һәркайсының берәр шәйхе була, ләкин ул шәехләрнең барысы да бер хакимнең кул астында булалар. Зәйтүн исемле корылманы үзләренә рухи мәркәз итеп, бәйрәм көннәрендә шунда җыелып гыйбадәт кылалар һәм шунда корбан китерәләр. Аларга бу корылма-идарәне Юшәгъ галәйһиссәләм корып калдыра. Үзе шунда егерме сигез ел хөкем итә. Тарихтан мәгълүм булганча, Юшәгъ галәйһиссәләмнән соң янә ун хаким килеп китә, иң соңгысы Ишмуил галәйһиссәләм була. Ул унбер ел хакимлек итә. Шул унбер елның ахырында Муса галәйһиссәләмнең вафатыннан дүрт йөз туксан өч ел вакыт үткән була. Ишмуил галәйһиссәләмнән соң патшалар дәвере башлана.

Бәнү Исраил патшалары

Ишмуил галәйһиссәләм заманында Бәнү Исраил эчендә бераз тынычсызлык күренә башлый һәм Гамәләкадан бер кавем аларны җиңә. Исраилләр аларга каршы сугышу өчен Ишмуил галәйһиссәләмнән араларыннан берәр патша билгеләвен үтенәләр. Ишмуил галәйһиссәләм кайберәүләрнең каршылыгына карамастан, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Талут исемле кешене патша итеп сайлый. Гаскәр Талут кул астына җыелып, Гамәләкага каршы сугыша. Гамәләканың Җалут исемле гаскәр башлыгы гаять көчле, озын буйлы һәм гайрәтле бер кеше була. Ике гаскәр кара-каршы килеп сугыша башлыйлар. Талут гаскәреннән Давыт исемле бер кеше Җалутка каршы чыгып, Җалутны үтерә. Шуннан соң, Гамәләка гаскәре җиңелә. Бәнү Исраил арасында Давыт зур шөһрәт казана. Давыт Ягъкуб галәйһиссәләмнең Яһүдә исемле улының нәселеннән булып, Ишмуил галәйһиссәләмнән соң килгән пәйгамбәр, Талуттан соң патша була.

Бәнү Исраилләргә беренче патша – Талут, икенчесе – Давыт галәйһиссәләм һәм өченче Сөләйман галәйһиссәләм була.

Давыт галәйһиссәләм

Ишмуил галәйһиссәләмнән соң Давыт галәйһиссәләм пәйгамбәр була. Үзенә Забур исемле китап иңдерелә. Ләкин Забур китабы нәсыйхәтләр һәм бертөрле тәэсирле вәгазьләрдән генә гыйбарәт булып, шәригать хөкемнәрен бәян кылмый. Шуңа күрә шәригать хөкемнәрендә Таүрат белән гамәл кылынган. Аның өстенә Давыт галәйһиссәләм һәм башка бөтен пәйгамбәрләр Тәүрат белән гамәл иткәннәр. Давыт галәйһиссәләм гаять гүзәл тавышлы булган. Аның Зәбурны укуын ишетүчеләр шулкадәр тәэсирләнеп, хушсыз калып тыңлаганнар. Аллаһы Тәгалә Давыт галәйһиссәләмгә тимерче һөнәрен өйрәтә. Аның кулында тимер балавыз кебек йомшак була иде, дигән риваятьләр бар. Давыт галәйһиссәләм пәйгамбәр һәм патша була. Коддүс шәриф, Хәләб, Гамман шәһәрләрен кул астына ала. Башкала-шәһәр Коддүс шәриф була. Коддүстә «Бәйтел-мөкаддәс» исемле мәчетне төзетә башлый. Ләкин азагына кадәр гомере җитми, кырык ел хакимлек иткәннән соң дөньядан китә. Үзенең урынына улы Сөләйман галәйһиссәләм пәйгамбәр һәм патша булып кала.

Сөләйман галәйһиссәләм

Сөләйман галәйһиссәләм дә әтисе кебек патша һәм пәйгамбәр була. Әтисеннән унике яшендә калып, хөкүмәт башында кырык сигез ел гаять осталык белән патшалык итеп, алтмыш яшендә вафат була. Әтисенең васыяте буенча Бәйтел-мөкаддәсне төзетүне дәвам итеп, җиде елда тәмамлый. Аннан соң Коддүстә гаять зур бер хөкүмәт сарае төзетә башлап, унөч елдан соң ул да әзер була. Сөләйман галәйһиссәләм дә әтисе Давыт галәйһиссәләм кебек бик күп җирләрне ала. Аңа көнчыгыш һәм көнбатыштагы бик күп патшалар итагать күрсәтәләр һәм бик күп бүләкләр җибәрәләр.

Давыт галәйһиссәләм белән Сөләйман галәйһиссәләмнәр вакытында Бәнү Исраилләр көчле бер дәүләт булып гомер кичергән булсалар да, соңыннан көчләре кими. Көчсезләнүләренә, башлыча, үзләренең бүлгәләнүләре һәм бердәмсезлекләре сәбәп була

Бәнү Исраилнең көчсезләнүе

Сөләйман галәйһиссәләмнән соң фетнәчеләр чыгып, мәмләкәтне икегә бүләләр. Беренчесе – «Яһүдия дәүләте», икенчесе – «Исраилия дәүләте» дип йөртелә башлый.

Яһүдия дәүләтенең башкаласы Коддүс шәриф булып, патшалар Сөләйман галәйһиссәләм нәселеннән булалар. Аларның эчендә Бәнү Исраилнең хезмәтчеләре һәм олуглары күп булуыннан, Тәүрат һәм Муса галәйһиссәләмнең таягы кебек мөкаддәс һәм мөбарәк амәнәтләр дә аларда кала һәм гомум Бәнү Исраилнең зиярат кыла торган Бәйтел-мөкаддәс тә алар кулында була. Шуңа күрә алар Ислам хәлифәләре җирендә кебек булалар, үзләренең дин һәм гыйбадәтләрен онытмыйлар.

Исраилия дәүләтенең башкаласы әүвәл Нәбилис булып, соңыннан Сәмрия шәһәре була. Бу дәүләткә нигез салучы кеше бер бозык кеше булу сәбәпле идарәсе шәригать ягыннан да, сәясәт ягыннан да, бөтенләй тиешсез бер рәвештә була. Исраилләр яһүдия дәүләтендәге кардәшләренә әҗнәби һәм дошман карашы белән караый башлыйлар. Алар Коддүс шәриф зияратын да ташлыйлар, галимнәрнең вәгазь һәм нәсыйхәтләреннән аерылалар, хәтта Тәүратны да онытып бетерәләр. Тора бара араларыннан шәригать бөтенләй бетеп, аның урынына исраилләр Бәгыль исемле потка табына башлыйлар. Бу вакытта аларга Ильяс галәйһиссәләм белән әл-Ясәгъ галәйһиссәләм җибәрелә.

Ильяс галәйһиссәләм белән әл-Ясәгъ галәйһиссәләм

Ильяс галәйһиссәләмне пәйгамбәр итеп җибәрелгәндә Бәнү Исраилләр Бәгыль исемле потка табынганнар. Ильяс галәйһиссәләм аларны: «Бу эшне ташлагыз! Бөтен дөньяның яратучысы булган бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт итегез! Юкса Аллаһы Тәгалә сезгә бик зур бәлаләр җибәрер», – дип, никадәр вәгазь-нәсыйхәт кылса да, алар бу файдалы нәсыйхәтләрне кабул кылмыйлар, хәтта Ильяс галәйһиссәләмне шәһәрләреннән куып чыгаралар.

Аллаһы Тәгалә аларны Үзенең берәкәтененнән мәхрүм итә. Яңгырлар яумас була, ачлыктан үләксәләр ашый башлыйлар. Ниһаять, Ильяс галәйһиссәләмне эзләп табып, аның нәсыйхәтләре белән гамәл кыла башлыйлар. Аллаһы Тәгалә бәлаләрен бетерә.

Ләкин алар бераз вакыттан соң янә әүвәлгечә бозык юлга керәләр. Ильяс галәйһиссәләм дә аларның иманга килүләреннән өметен өзеп, Аллаһы Тәгаләдән рөхсәте белән араларыннан китеп, ялгыз торуны сайлый.

Аның урынына әл-Ясәгъ галәйһиссәләм калып, вәгазь-нәсыйхәт кыла. Соңыннан аңа да пәйгамбәрлек килә. Ул да Ильяс галәйһиссәләм кебек Бәнү Исраилнең хәлләрен төзәтергә никадәр тырышса да, алар һаман бозыклыкларын арттыра гына баралар. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә алар өстенә Юныс галәйһиссәләм яшәгән Нину шәһәренең патшасын җибәрә.

Юныс галәйһиссәләм

Юныс галәйһиссәләм Нину шәһәре әһелләренә пәйгамбәр итеп җибәрелә. Нину исә Асурья дәүләтенең башкаласы була. Юныс галәйһиссәләм потларга табынучы Нину әһелләрен хак дингә һәм Аллаһы Тәгаләнең берлеген тануга өндәсә дә, араларында иман китерүчеләр булмый. Ул аларны: « Әгәр шулай дәвам итсәгез, сезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан газап киләчәк, шәһәрегез җиргә батачак», – дип никадәр куркытса да, аңа колак салмыйлар.

Ниһаять, Юныс галәйһиссәләм аларның иманга килүләреннән өметен өзеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт булмаса да, ачуланып алар яныннан китә. Дәҗлә (Тигр) елгасына килә һәм бер көймәгә утыра. Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтеннән башка һичбер пәйгамбәр үзенең кавемен ташлап китәргә тиеш булмый. Ләкин көймә урыныннан кузгалмый. Көймә башлыгы: «Арабызда гөнаһлы бер кеше булырга тиеш, шобага салабыз. Кемгә чыкса, шуны суга атабыз», – ди. Шобага Юныс галәйһиссәләмгә чыга. Ул: «Мин гөнаһлы кеше», – дип, үзен суга ата. Шунда ук аны бер зур балык йота. Юныс галәйһиссәләм балык карнында кылган эшенә үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кыла. Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итә. Балык аны чыгарып бер читкә ташлый. Аллаһы Тәгалә аны янә Нину әһелләренә җибәрә. Шәһәр халкы үзләренә Аллаһы Тәгалә тарафыннан газап киләчәген аңлап, тәүбә-истигъфар кылган булалар. Юныс галәйһиссәләмне шәһәрләренә алып кайтып, беркадәр вакыт ул өйрәткән юл белән баралар.

Зәкәрия галәйһиссәләм белән Яхья галәйһиссәләм

Зәкәрия галәйһиссәләм Сөләйман галәйһиссәләм нәселеннән булып, Коддүс шәһәрендә Бәйтел-мөкаддәстә корбан чалу һәм Тәүратны язу кебек хезмәтләр белән шөгыльләнгән. Аллаһы Тәгалә аңа да пәйгамбәрлек бирә. Хатыны белән икесе дә картаеп, бала булудан өметләрен өзгән вакытта, Аллаһы Тәгалә аларга бер бала бирә, исемен Яхья дип куялар. Аллаһы Тәгалә Яхья галәйһиссәләмгә дә пәйгамбәрлекне насыйп итә.

Гайсә галәйһиссәләм

Бәнү Исраилдә Гыймран исемле бер кешенең хатыны балалары булмаган өчен: «Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бала бирсә, мин аны Бәйтел-мөкаддәс хезмәтенә вакыф итәр (бирер) идем», – дип нәзер әйтә. Ул вакытта ир балаларны Бәйтел-мөкаддәс хезмәтенә вакыф итү гадәте була. Ләкин кыз бала туа, исемен Мәрьям дип куялар. Ана кеше: «Йә, Рабби, ни эшлим? Кыз тудырдым бит, син аны кабул итеп ал инде!» – дип Аллаһы Тәгаләгә ялвараҺәм баланы Бәйтел-мөкаддәскә илтеп тапшыра. Шундагы хезмәткәрләрдән Зәкәрия галәйһиссәләм аны алып хатыны янына китерә. Соңыннан аңа Зәкәрия галәйһиссәләм Бәйтел-мөкаддәстә махсус бер бүлмә ясата. Шунда Мәрьям гел гыйбадәт белән мәшгуль була. Янына Зәкәрия галәйһиссәләмнән башка беркем дә кереп йөрми.

Гомерен Бәйтел-мөкаддәстә гыйбадәт белән үткәргән Мәрьям анабыз һичкемгә кияүгә чыкмастан, Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте һәм хикмәте белән Гайсә галәйһиссәләмне тудыра.

Ни гаҗәп, яһүдләр Адәм галәйһиссәләмнең атасыз, анасыз барлыкка килүенә инанган хәлдә, Гайсә галәйһиссәләмнең атасыз барлыкка килүенә инанмыйлар, Мәрьям анабызны: «Атаң да, анаң да яман кешеләр түгел иде. Ни өчен син шундый яман эш кылдың?» – дип шелтәлиләр. Мәрьям анабыз: «Сез аннан сорагыз», – дип кулы белән Гайсә галәйһиссәләмгә күрсәтә. Алар: «Без бишектәге бала белән ничек сөйләшик?» – дип җавап бирәләр. Гайсә галәйһиссәләм үзе сүзгә керешеп: «Мин Аллаһы Тәгаләнең колы, Ул миңа китап бирде, мине пәйгамбәр кылды, кайда булсам да мине мөбарәк итте», – ди. Моны ишеткәч, яһүдләр бик гаҗепләнәләр һәм Мәрьям анабызга тимиләр. Ләкин алар арасында һаман: Атасыз бала буламы? Кыз кеше бала табамы? Кебек сүзләр күбәя. Ахырда, Зәкәрия галәйһиссәләм хакында начар уйлап, аны үтерәләр.

Шуннан соң Мәрьям анабыз яһүдләрнең явызлыкларыннан котылу өчен, улы Гайсәне алып, Мисырга китә. Анда унике ел торгач, янә Коддүс шәриф тарафындагы бер авылга кайталар. Шунда Гайсә галәйһиссәләм утыз яшенә җиткәнче яшиләр. Соңыннан Гайсә галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлек килә һәм Инҗил китабы бирелә. Аңа шул китап белән Бәнү Исраилләрне дингә өндәрү боерыла. Шулай итеп, Инҗил иңү белән Тәүратның хөкеме хокукый көчен югалта. Гайсә галәйһиссәләм өч ел бәндәләрне иманга чакыра, үлекләрне терелтү, сукырларны күзле итү, су өстендә йөрү кебек күп төрле могҗизалар күрсәтә. Ләкин аңа бары тик унике кеше генә иман китерәләр. Бу унике кешене «хаварийлар» диләр. Шул унике кешедән башка һичбер яһүд иманга килми, хәтта Гайсә галәйһиссәләмне да үтерергә карар кылалар. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны да, Идрис галәйһиссәләм кебек, күккә ашыра. Хаварийлар Гайсә галәйһиссәләмнең васыяте буенча динне һәр тарафка тарата башлыйлар. Ләкин бик озак вакыт дин яшерен таратыла. Шул вакытларда Инҗил дип бик күп китаплар чыга. Ләкин аларның берсе икенчесенә туры килми. Християн башлыклары моны аңлап, язылган инҗилләрнең барысын да күздән кичереп, арадан дүртесен сайлап алалар. Бүген христианнар арасында шул дүрт инҗил йөри.

Мөхәммәт галәйһиссәләм

Мөхәммәт галәйһиссәләмгә кырык яшь булганда Коръән иңә башлаганчы, Гайсә галәйһиссәләмнең тууыннан алты йөз ел вакыт үтә. Бу вакыт эчендә һичбер пәйгамбәр килми, халык тәмам туры юлдан яза, көферлек бөтен дөньяны баса. Ниһаять, караңгылык басып киткән дөньяга яктылык һәм нур биреп, милади белән 621-нче елда Мөхәммәт галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә.

Мөхәммәт галәйһиссәләм гарәпләр арасында иң кадерле булган корәеш нәселеннән. Әтисе Габдулла исемле. Габдулла Габделмотталип улы, Габделмотталиб Һашим улы, Һашим Габдеманнаф улыдыр.

Әнисе дә корәеш нәселеннән булып, Ваһеб кызы Әминәдер. Мөхәммәт галәйһиссәләм 571-нче елның 20-нче апрелендә, рабигуниль-әүвәл аеның 12-нче көнендә, дүшәмбе көнгә каршы таң алдыннан дөньяга килә. Ул, дөньяның иң мөбарәк шәһәре булган һәм бу көндә дә хаҗилар шунда барып хаҗ кыла торган, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә туган һәм шул шәһәрдә үскән.

Әтисе Габдулла Мөхәммәт галәйһиссәләм туганчы сәүдә эшләре белән Шамга барганда Мәдинә шәһәрендә үлеп кала. Шулай итеп, Мөхәммәт галәйһиссәләм ятим булып дөньяга килә. Ул вакытта яшь балаларны шәһәрдән читтә ачык, иркен кырларда тора торган гарәпләр арасында тәрбияләү гадәте булган. Мөхәммәт галәйһиссәләмне дә шулай, Хәлимә исемле бер хатынга биреп тәрбия кылдырганнар. Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне сөт имезеп үстергәнлектән, ул аның сөт анасы була.

Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне тәрбияләр өчен үз йортына алып кайткач, аларның йортларында бәрәкәт арткан, маллары күбәеп, яшәешләре алга киткән. Шунлыктан, ул Мөхәммәт галәйһиссәләмне бик яратып, үз балаларыннан да артык күреп, биш яшенәчә тәрбияләп үстергән. Аннан соң аны үз анасы Әминәгә китереп тапшырган.

Хәлимә йортында Мөхәммәт галәйһиссәләм бик тиз үсеп, алтынчы айда – йөри һәм тугыз айлык булганда бик ачык сөйләшә башлаган. Мөхәммәт галәйһиссәләм алты яшенә җиткәндә аның анасы Әминә дә вафат булганлыктан, ул алты яшендә анасыз да, атасыз да – бөтенәй ятим калган. Аннан соң аны ул вакытта Мәккә шәһәренең һәм бөтен корәеш нәселенең башлыгы булган бабасы Габделмотталип үз кулына алып, тәрбия итә башлаган. Бабасы аны бик яратып, кадерләп үстергән вакытта гына, Мөхәммәт галәйһиссәләмгә сигез яшь булганда, ул да үлеп киткән. Аннан соң аны үзенең атасы Габдулла белән бертуган абзыйсы Әбү Талип үз тәрбиясенә алып үстергән.

Рәсүлүллаһ бала чагыннан ук бик әдәпле булып үскән. Һичбер вакыт ялган сөйләмәгән, вәгъдәсендә торучы һәм бик тугры булган. Үзеннән олыларга хөрмәт итеп, кечкенәләргә, мохтаҗларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итеп үскән. Аны бөтен корәеш нәселе яраткан, араларында кадерләп йөрткәннәр. «Балаң булса, менә шундый булсын!» – дип, һәркем баласын аның кебек яхшы итәргә тырышкан, һәрбер эшләрендә аны үрнәк итеп тотканнар.

Рәсүлүллаһ Әбү Талип йортында шул рәвешчә үсеп, егерме биш яшенә җиткәч, корәешләр арасында иң бай булган Хәдичә исемле бер тол хатынга өйләнгән. Ул вакытта Хадичә анабыз кырык яшендәге бик акыллы бер хатын булган. Мөхәммәт галәйһиссәләм Хадичә анабыз белән бик тыныч һәм бер-берсеннән разый булып гомер иткәннәр.

Рәсүлүллаһ сүзне уйлап кына һәм аз сөйләп, сөйләгәндә дә андый-мондый юк-бар сүзләр белән вакыт үткәрмәгәнгә күрә, аны һәркем олылап, һәрбер эштә аның белән киңәшләшә торган булганнар.

Рәсүлүллаһ халык каршында ышанычлы һәм кадерле булып, кырык яшенә кадәр шул рәвешчә гомер иткән. Рәсүлүллаһ кырык яшенә җиткәч, аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрлек килгән. Рәсүлүллаһка иң элек пәйгамбәрлек килгәндә, ул ялгызы тауда йөргәндә янына Җәбраил фәрештә килеп, аның пәйгамбәр булганлыгын һәм аңа Аллаһы Тәгалә бәндәләрне Ислам диненә өндәргә кушканлыгын сөйләп, Рәсүлүллаһка Коръәннән «Галәкъ» сүрәсенең әүвәлге биш аятен укып киткән. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенә пәйгамбәрлек килгәнне Хәдичә анабызга кайтып сөйләгән. Хәдичә анабыз акыллы хатын булганлыктан, синең кебек тугры һәм яхшы холыклы бер кешенең пәйгамбәр булуы гаҗәп түгел дип, иман китергән һәм Рәсүлүллаһка Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик зур хезмәт кушылганга кайгырмаска, һичкемнән курыкмаска кушып, юаткан. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр булганлыгын бик якын дус кешеләренә генә сөйли башлаган, аларны иман китерергә өндәгән. Рәсүлүллаһның пәйгамбәр икәнен белгәч тә, якын дусты Әбү Бәкер белән Әбү Талипның улы Гали һәм тагын берничә кеше иман китереп, Рәсүлүллаһка ярдәм итә башлаганнар. Алар да үзләренең сүзләре үтәрдәй кешеләрне иманга өнди башлаганнар. Шулай итеп, унлап кеше иман китергән.

Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр икәнен баштарак яшерен генә тотып, дус-ишләре арасында гына иманга өндәп йөрсә дә, ул хәбәр халык арасына бик тиз таралып киткән. «Мөхәммәт яңа дин чыгарган икән, безнең ата-бабадан калган динебезне дөрес түгел дип әйтә икән, андый нәрсәләргә гыйбадәт кылмагыз, дип, безне потларыбызга гыйбадәт кылудан тыярга тели икән», – дип, гөр купканнар. Ул хәбәр таралганнан соң кайбер кешеләр: «Мөхәммәт бик яхшы кеше иде, ул андый нәрсәне үзеннән генә уйлап чыгармас. Аның пәйгамбәр булуы дөрестер», – дип, иман китерә башласалар да, халыкның күбесе бер дә ышанырга теләмәгән. «Ул Мөхәммәт саташкандыр, саташмаса андый тузга язмаган нәрсәләр чыгармас иде», – дип, Рәсүлүллаһтан көлгәннәр. Рәсүлүллаһ, бернәрсәгә карамастан, һаман акрын гына үз эшен дәвам иткән. Җәбраил галәйһиссәләм дә вакыт-вакыт килеп, Рәсүлүллаһка Коръәннән берничә аять укып, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын сөйләп, вәхи китерә торган.

Рәсүлүллаһ, шул рәвешчә, яшерен генә өч ел дус-ишләрен иманга өндәгән. Өч елдан соң Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрлекне бөтен халыкка белгертеп, ныклап эшкә керешергә кушкан. Аннан соң Рәсүлүллаһ халык җыелган җирләргә барып, базарларга чыгып, иманга өнди башлаган. Халыкка Коръән укып, аларны туры юлга керергә, ялган диннәрен ташларга, бөтен нәрсәне яраткан бер генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга өнди башлаган. Моны ишетеп, халык гөр купкан. «Ник ул безнең динебезне мыскыл итә, ул кем булган?» – дип, ачулана башлаганнар. Мөселманнарны саташкан кешеләр дип, төрлечә мыскыл итә башлаганнар: аларны тиргәгәннәр, кыйнаганнар. Рәсүлүллаһны төрлечә мыскыл итә башлаганнар. Араларыннан Әбү Җаһил белән Әбү Ләһәбнең Рәсүлүллаһка әйтмәгән сүзләре калмаган. Рәсүлүллаһны үгетләп тә караганнар, бик күп маллар бирмәкче дә булганнар, куркытып та караганнар, ләкин аны иманга өндәүдән һич туктата алмаганнар. Рәсүлүллаһ никадәр җәфалар күрсә дә, никадәр сүзләр ишетсә дә, бер дә ачуланмыйча һаман үз эшендә булган, һаман акрын-акрын гына халыкны иманга өндәгән. Мөселманнар да акрынлап күбәя барганнар.

Әбү Талип үзе иман китермәсә дә, Рәсүлүллаһны бик яратканга, аны һәрвакыт кяферләрдән саклаган, зыян иттермәскә тырышкан, һичбер вакыт: «Мөхәммәт, син юк эш белән йөрисең», – димәгән, бары: «Мөхәммәт, мин синең пәйгамбәрлегеңә ышанам, син ялган сөйли торган кеше түгел. Корәешләр миннән көлмәсәләр, мин сиңа иман китерер идем, алар көлүдән гарьләнәм», – дип әйтә торган булган. Рәсүлүллаһ шулай бик тырышып халыкны иманга өндәгән. Мөселманнар да көннәнкөн арта барган. Кяферләр бу эшкә бер дә чыдамаганнар. Көннәнкөн Рәсүлүллаһка дошманлыкларын арттырып, кулларыннан килгән кадәр мөселманнарга золым иткәннәр, «Мөхәммәтнең диненнән кайт!» – дип, кыйнаганнар, җәфалаганнар. Мөселманнарның беразы түзә алмыйча, качып читкә киткәннәр.

Әбү Талип Мәккәнең башлыгы булып, бик абруйлы кеше булганга күрә, аннан куркып Рәсүлүллаһка кул суза алмасалар да, очраганда әйтмәгән сүзләре калмаган. Әбү Талипка килеп: «Мөхәммәтне саклама, аны йортыңнан куып чыгар, яки аны ул эшеннән туктат, халыкны аздырып, динебезне мыскыл итеп йөрмәсен!» – дигәннәр. Әбү Талип аларның сүзен тыңламагач, кяферләрнең ачуы тагын да арткан. Мөселманнарны никадәр җәфаласалар да, Рәсүлүллаһны ничаклы мыскыл итсәләр дә, Рәсүлүллаһ һаман халыкны Ислам диненә өндәүдән туктамаган. Мөселманнарның саны көннән-көн арта барган. Шуннан соң кяферләр ни эшләргә белми аптыраганнар. «Болай булса, Мөхәммәд барыбызны да аздырып бетерер, ул сихерчедер, аны үтермичә бу бәладән котыла алмабыз», – дип, Рәсүлүллаһны үтермәкче булганнар.

Кяферләр арасында иң атаклы булган һәм бик кыю булып, бөтен халыкның котын алып тора торган Гомәр исемле кеше Рәсүлүллаһны үтермәкче булып аның янына барганда Коръән укыганны ишетеп, аның мәгънәсенә күңеле йомшарып, иман китергән. Шул көннәрдә генә кяферләр арасында атаклы булган Рәсүлүллаһның атасы белән бертуган – Хәмзә дә иман китергән. Алар иман китергәч, мөселманнар бик шатланганнар, куанганнар. Кяферләрнең ачуы тагын да арткан. Алар мөселманнарны тагын ныграк җәфалый башлаганнар, Рәсулүллаһны тагын да ныграк рәнҗетергә керешкәннәр.

Рәсүлүллаһның пәйгамбәр булуына ун ел дигәндә, Әбү Талип белән Рәсүлүллаһның бик күп эшләрендә ярдәмчесе булган акыллы хатыны Хәдичә анабыз икесе дә бер-бер артлы вафат булганнар. Аларның вафат булуларына Рәсүлүллаһ бик нык кайгырган. Кяферләр исә, Мөхәммәд ярдәмчесез калды дип, аны тагын ныграк җәфаларга керешкәннәр. Мөселманнарга Мәккә шәһәрендә көн калмаган, алар урамга да чыгып йөри алмый башлаганнар. Рәсүлүллаһ та Мәккә халкының иманга килүеннән өмет өзеп, Мәккәдән чыгып, халыкны дингә өнди башлаган. Мәккәнең һәр елны була торган зур ярминкәсенә тирә-яктан килә торган халык каршына чыгып, аларны дингә өндәгән. Шул вакытта Рәсүлүллаһка Мәдинә шәһәреннән килүчеләр очрап, аңа иман китергәннәр һәм Мәдинәгә кайтып, халыкны иман китерергә чакырганнар. Шуннан соң Мәдинә халкы бары да диярлек иман китереп, Ислам диненә кергәннәр. Икенче елны Мәккә ярминкәсенә Мәдинәдән бик күп халык килеп, Рәсүлүллаһны Мәдинәгә күчеп барырга чакырганнар. Рәсүлүллаһны да, башка күчкән мөселманнарны да сакларга вәгъдә биргәннәр.

Рәсүлүллаһ никадәр могҗизалар китереп тә, аның пәйгамбәрлегенә ышанмыйча, көннәнкөн дошманлыкларын гына арттырып, мөселманнарга һәртөрле җәфалар күрсәтә торган кяферләр һаман Рәсүлүллаһны үтереп, иркенләп калырга юл эзләп йөргәндә, Рәсүлүллаһ мөселманнарга Мәдинәгә күчәргә кушкан. Кяферләр җәфасыннан котылырга юл таба алмый торган мөселманнар шатлана-шатлана Мәдинәгә күчә башлаганнар. Рәсүлүллаһ үзе Аллаһы Тәгаләдән рөхсәт көтеп, Мәдинәгә китми торган. Кяферләр мөселманнарның Мәдинәгә күчкәннәрен күргәч, аларның анда җыелып, көчәеп үзләреннән үч алуларыннан куркып киңәшкә җыелганнар. «Мөхәммәтне юк итмичә, без дөнья игелеге күрә алмабыз. Аны үтерергә кирәк», – дип, шунда киңәшкәннәр дә, кич белән җыелып барып, Рәсүлүллаһның өен чолгап алганнар. Шул чакта Җәбраил килеп, Рәсүлүллаһка Мәдинәгә китәргә кушкан. Шуннан соң Рәсүлүллаһ өеннән чыгып, Әбү Бәкер янына барган. Кяферләр аның өеннән чыкканын, йортны урап көтеп торсалар да, күрми калганнар.

Рәсүлүллаһ шул төнне, пәйгамбәрлекнең унөченче елында, Әбү Бәкер белән Мәдинәгә киткәннәр. Юлда кяферләр килеп тотмасын өчен бер тау тишегенә кереп, берничә көн качып торганнар. Кяферләр Рәсүлүллаһның өеннән чыгып киткәнен белгәч, гөр кубып бөтен Мәккәне актарганнар. Атка атланып, тирә-якларга чабып, берничә көн эзләсәләр дә, таба алмагач, аптырап, туктаганнар. Рәсүлүллаһ белән Әбү Бәкер кяферләрнең эзләүдән туктаганнарын белгәч, тау тишегеннән чыгып Мәдинәгә киткәннәр. Мәдинә халкы Рәсүлүллаһны бик зурлап каршы алганнар. Бала-чага, хатын-кыз барысы шатлыкларыннан нишләргә белмичә, Рәсүлүллаһ килде дип куанганнар.

Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчкәч, мөселманнар иркен сулыш алганнар. Тирә-яктан бик күп кешеләр килеп һаман иман китерә торгач, Мәдинә тирәсендә мөселманнар көннәнкөн күбәйгән.

Рәсүлүллаһ армый-талмый һаман халыкны дингә өндәгән, аларга шәригать хөкемнәрен өйрәткән. Коръәннең һәрбер иңгән аятен аларга укый барган. Рәсүлүллаһны һәм Ислам динен җаннарыннан артык күргән мөселманнар, һичбер нәрсәләрне кызганмыйча, Ислам дине өчен тырышып, тирә-якка мөселманлыкны таратырга тотынганнар. Шулай итеп, мөселманнар Рәсүлүллаһ ни кушса, шуны җаннары-тәннәре белән риза булып үтәп, бер сүздә булып тереклек итә башлаганнар. Кяферләрнең җәфаларыннан котылганнарына шатланып, Аллаһы Тәгаләгә шөкраналар кылганнар.

Мәккә кяферләре ни эшләргә, ни кыланырга белмичә аптырап һәм мөселманнарның көчәеп китүләреннән куркып, ничек кенә булса да аларны бетерергә юл эзләгәннәр. Тирә-якка чыгып, бик күбен: «Ислам диненә кереп, азмагыз!» – дип, үгетләп, аларга маллар таратып йөргәннәр. Алай итеп тә халыкны тыя алмагач, аптырап бик нык коралланып мөселманнар белән сугышырга керешкәннәр һәм әллә ничә мәртәбә гаскәр җыеп, Мәдинә шәһәренең көлен күккә очырабыз дип барып, мөселманнар белән сугышканнар. Ләкин һәркайсы сугышларда Ислам дине өчен җаннарын, малларын кызганмый торган мөселманар Аллаһының ярдәме белән сугышларда кяферләрне җиңә барганнар. Кяферләр җиңелүгә карамыйча, һаман җыелып-җыелып килеп сугышканнар, мөселманнарны борчый торганнар. Сугышларда кяферләр җиңелсәләр дә, мөселманнарга байтак зыян китергәннәр. Күп кенә атаклы мөселманнарны үтергәннәр. Хәтта бер сугышта Рәсүлүллаһның яңакларын, тешләрен сындырганнар.

Рәсүлүллаһ һичбер нәрсәгә карамыйча кяферләргә каршы торган. Шулай итә торгач, кяферләр байтак көчсезләнгәннәр. Мөселманнар исә көннән-көн артып, бөтен дөньяга исемнәре тарала башлаган.

Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә сигезенче ел булганда ун меңләп мөселманны коралландырып, Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән Мәккә шәһәрен кяферләрдән арындырырга киткән. Мәккә кяферләре мөселман гаскәренең киләсен белми дә калганнар. Мөселман гаскәре Мәккә янына килгәч, өсләренә ябырылып килгән гаскәрне күреп, аптырашка калганнар. Рәсүлүллаһ үзенең гаскәре белән Мәккә янында кунып, иртәгесен гаскәрне саф-саф тезеп, төрле яктан Мәккә шәһәренә кергән. Кяферләр, җиңә алмаслыкларын белгәнгә күрә, каршы торып та маташмаганнар. Бер генә җирдә йөзләп кяфер җыелып, сугышып карасалар да, бик тиз кырылып беткәннәр. Рәсүлүллаһ: «Әгәр кяферләр үзләре корал күтәреп сугышмасалар, аларга тимәгез!» – дип мөселманнарны үгетләгәнлектән, Мәккәгә кергәч, мөселманнар бер кешегә дә тимәгәннәр. Рәсүлүллаһ Мәккәгә кергәч тә, Кәгъбәтулланы таваф кылган һәм аны эчендәге потлардан арындырган. Кяферләр Мөхәммәд барыбызны да үтереп бетерер инде, безнең элгәрге кылган золымнарыбызның үчен алыр дип, бик куркып торганнар. Рәсүлүллаһ аларның берсенә дә тимәячәген сөйләгәч, шатлыкларыннан нишләргә белмәгәннәр, һәм Рәсүлүллаһка элгәре шулкадәр золымнар кылып та, аның үзләренә тимәгәнлегеннән күңелләре йомшап, барысы да диярлек мөселман булганнар. Рәсүлүллаһ Мәккәдә берничә көн торгач, андагы мөселманнарга дин өйрәтергә берничә кеше калдырып, яңадан Мәдинәгә кайтып киткән.

Рәсүлүллаһ Мәккә шәһәрен алганнан соң калдык-постык кяферләр бер җирдә җыелып тагын сугышырга әзерләнсәләр да, мөселманнар барып аларны да туздырганнар. Шуннан соң Рәсүлүллаһ вафат булганчы телгә алырлык зур сугышлар булмаган. Мәккә алынгач, корәешләрнең дә мөселман булмаганнары калмаган. Араларында иң кадерле санала торган корәеш нәселе мөселман булгач, «Мөхәммәд ялганчы булса, корәешләр аның диненә кермәсләр иде», – дип Мәккә, Мәдинә тирәсендә булган бөтен гарәпләр төркем-төркем Мәдинә шәһәренә килеп, Рәсүлүллаһка иман китерә башлаганнар. Шулай итеп, мөселманнар җир йөзендә күбәйгәннән-күбәя барганнар. Мәккәне алырга барыр алдыннан Рәсүлүллаһ тирә-яктагы зур патшаларга хатлар язып, аларны иманга өндәп, илчеләр җибәргән. Аларның да, кайсылары мөселман булып, Рәсүлүллаһка бүләкләр җибәргәннәр. Ул замандагы Мисыр патшасы Рәсүлүллаһка бүләк итеп «Дөл-дел» исемле бер ат җибәргән. Шуннан соң Рәсүлүллаһка тирә-яктагы патшалардан төрле җирләрдәге төрле-төрле халыклардан илчеләр килеп, мөселман була башлаганнар, һәм бик тиз арада Ислам дине бөтен дөньяга таралган.

Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә ун ел булганда туксан мең кадәр мөселман белән Мәккәгә хаҗ кылыр өчен киткән. Рәсүлүллаһның хаҗга килүен ишетеп, тирә-яктан да әллә никадәр мөселман җыелган.

Рәсүлүллаһ хаҗга җыелган мөселманнарга бик күп вәгазьләр сөйләгән. Ислам диненең хөкемнәрен өйрәткән. Үзеннән соң тату булып Ислам динен саклап, аннан кыл кадәр дә аерылмаска кушып, мөселманнарны үгетләгән. Мөселманнар бу вәгазь Рәсүлүллаһның актык сүзләре икәнен аңлап, елаганнар, кайгырганнар. Рәсүлүллаһ хаҗ гамәлләрен тәмам иткәннән соң ун көн Мәккәдә торгач, Мәдинәгә кайтып киткән. Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчүенә унберенче ел башлангач авырый башлап, пәйгамбәрлекнең 23-нче елында, алтмыш өч яшендә дөньядан киткән. Мөселманнар Рәсүлүллаһны Мәдинә мәчете эчендә күмгәннәр.

Файдаланылган китаплар:

Х. Зәбиринең «Мухтасар тарих мөкаддәс»

һәм Әхмәд Җәүдәтнең «Кыйсас әнбия»

исемле пәйгамбәрләр тарихы китаплары.

 

vkamenka.ru

Реферат "Татарларда язу тарихы"

Реферат:

Татарларда язу тарихы

Түбән Кама 2017

Эчтәлек

Кереш

I.Татарларда кулланылган алфавитлар

1.Рун язуы

2.Гарәпязуы

3.Латин язуы

4.Кириллица

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият

Приложение

КЕРЕШ

Һәр телнен гасырлар буена үсеп, үзгәреп, камилләшеп килгән язу системасы була. Язу (билгеләр) системасын, авазларның хәреф белән белдерелү узенчәлекләрен графика өйрәнә. Язу тарихының гаять дәвамлы, үткәнозын юлы бар. Язу, сөйләү кебек үк аралашу чарасы. Сөйләмне үзеңнән башка кешеләргә дә җиткерерлек һәм билгеле бер вакыт дәвамында сакланырлык итеп махсус билгеләр белән берәр әйбергә төшерү язу дип атала. Язуның килеп чыгышы һәм үсеше иҗтимагый тормыш таләпләренә бәйле. Язу - шартлы билгеләр системасы. Бу система башта бик элементар булып, тора-бара камилләшкән. Бер үк вакытта язу коралы һәм материалы да алышынган, агач, таш яки балчык такталар, очлы таяклар тора-бара кәгазь һәм каләм, типография станоклары белән алышынган. Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе - язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк тә ялгыш булмас. Соңгы утыз ел эчендә генә дә татар халкы өч төрле алфавит һәм орфография кулланган, төрле сәбәпләр һәм максатлар нәтиҗәсендә ул язуларның берсе икенчесе белән алыштырылган.Татарларда кулланылган дүрт алфавит күрсәтелә: рун язуы, гарәп язуы, латин язуы, кириллица.

3

I.ТАТАРЛАРДА КУЛЛАНЫЛГАН АЛФАВИТЛАР

4

1.Рун язуы

Татар халкының язу тарихы бик борынгыдан килә. Галимнәр фикеренчә, татарларның ерак бабалары борынгы болгарларның VII–VIII гасырларда хәзерге Татарстан җирләренә күчеп утырганда ук инде үз алфавитлары булган. Бу алфавит фәнни әдәбиятта рун язуы дип йөртелә. Рун - Скадинавия халыкларында «серле» дигән мәгънәгә туры килә. Төрки рун язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда - балчык чүлмәк, таш диварлар, савыт-сабаларда табыла. Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба язалар. Хәрефләр һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Алга таба рун язуы гарәп графикасы белән алыштырыла.

Борынгы төрки рун язуы. Фәндә борынгы төрки рун язуының барлыкка килү вакытын һәм географик яктан таралыш ареалын Үзәк Азиядәге борынгы төркиләрнең дәүләте (VI–Х г.) белән бәйләп карыйлар. Шул ук вакытта әлеге язуның күпкә иртәрәк барлыкка килүе турында да фикерләр әйтелә [Кононов, с. 7]. Себер һәм Үзәк Азиядәге борынгы төрки язма истәлекләре турында беренче хәбәрләр XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларында барлыкка килә. Алардагы тамгаларның Европа галимнәренә күптәннән таныш булган Гот һәм Скандинавия руналарына (run сүзе борынгы Скандинавия халыклары телен- дә «сер», «серле» дигән мәгънәгә туры килә) охшашлыгы фәнни әдәбиятта «борынгы төрки рун язуы» терминының берегүенә китерә [Малов, с. 11–12]. Әлеге язуның килеп чыгышын галимнәр төрлечә аңлата. Бер төркем галимнәр борынгы төрки рун язуы пиктографик билгеләрдән барлыкка килгән дип саныйлар. Алар, мондый билгеләргә үрнәк итеп, күчмә төрки кабиләләрдә билгеле бер ыруга, яисә нәселгә беркетелгән һәм буыннан буынга, атадан улга тапшырылып килгән тамгаларны китерәләр. Ләкин күпчелек галимнәр рун язуын төркиләр үзләренең күршеләре сәгъдиләрдән кабул иткәннәр һәм ул үзенең тамырлары белән Якын Көнчыгышка барып тоташа дигән фикердә торалар

5

[Кононов, с. 23]. Борынгы төрки рун алфавиты морфонологик нигезгә ко

рылган язу төре санала һәм ул фонемаларны түгел, ә аларның дифференциаль билгеләр системасын чагылдыра, ягъни руналар борынгы төрки телнең тартык фонемаларын түгел, ә бәлки аларның калын һәм нечкә сузыклар янында кулланылган комбинатор вариантларын белдергәннәр. Сузыклар күпчелек очракта язуда күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле рун язулы текстларны хәрефләп, яисә иҗекләп укып булмый. Моның өчен һәрбер сүз- не борынгы төрки телдәге сузык һәм тартык авазлар гармониясе яссылыгында тулаем күзаллау сорала [Кононов, с. 5759]. VIII–X гасырларда рун язуы хәзерге Монголия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Төркестан, Урта Азия, Казахстан, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көнчыгыш Европа җирләрендә көн күргән төрки кабиләләр тарафыннан кулланылган. Идел-Урал буйларына ул борынгы төрки-болгар кабиләләре белән бергә үтеп кергән дип санала. Аның бу җирләрдә кулланылганлыгын археологик мате- риаллар дәлилли. Хәзерге көндә фәндә бу территориядә табылган унбер рун язулы табылдык билгеле. [Курбатов, б. 13–31]. Алга таба рун язуын кулланылыштан гарәп алфавиты кысрыклап чыгара.

6

2. Гарәп язуы

Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары- болгарлар тарафыннан тугызынчы гасырда- ислам дине белән бергә кабул ителә.(922) Шулай ук бу алфавитның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Гарәпләр уңнан сулга язалар. Алфавитта барлыгы 28 хәреф. Шуларның егерме бише тартык авазларны, өчесе сузыкларны һәм ярымсузыкларны белдерә. Идел буе төркиләрендә табылган язма истәлекләрнең күбесе гарәп хәрефләре белән язылган. Әлеге язу татарларга 1929 нчы елга кадәр хезмәт итә.  Татар халыклар дөньясында укымышлы кешеләр күп булган, чөнки белемле булу ислам дине белән хуплана. Белемсез кешенең абруе булмаган, халык та укымышлы кешеләрне хөрмәт иткән. Ә алар гарәп, фарсы, иске төрки телләрне яхшы белгәннәр.

Алтын Урда дәүләте чорында билгеле бер даирәләрдә, гарәп язуы белән белән бергә, иске уйгыр язуы да кулланылган. Гарәп язуы татарларда мең ел буе гамәлдә булып, үзенең соңгы көннәрендә – XX гасыр башларында берничә мәртәбә үзгәртүләр кичерә. XX гасырның 20 нче елларында гарәп хәрефләре латин, ә берникадәр вакыттан соң ул кирилл язуы белән алыштырыла [Курбатов, б. 134].

Иске уйгыр язуы. Уйгырлар – Үзәк Азиядә яшәүче борынгы халыкларның берсе. VIII–IX гасырларда алар үзләренең беренче дәүләтләрен төзиләр, соңрак Караханлылар (IX–XIII гг.), Алтын Урда (XIII–XV гг.) дәүләтләренең идарә һәм мәгариф эшләрендә мөһим роль уйныйлар. Галимнәр фикеренчә, уйгырлар тарафыннан барлыкка китерелгән алфавит үзенең тамырлары белән борынгы сәгъди язуына барып тоташа, ләкин аннан аермалы буларак, уйгыр текстлары уңнан сулга түгел, ә өстән аска язылганнар. Сәгъди алфавитындагы кебек үк, иске уйгыр язуындагы

күпчелек хәрефләрнең формасы аларның сүздә кайсы урында (башта, уртада һәм ахырда) килүенә бәйле рәвештә үзгәргән [Малов, с. 105–106].

7

Уйгыр язуы Идел-Урал төбәгендә яшәгән төрки халыклар тарафыннан да кулланылган. Аерым алганда, Алтын Урда чорында хан сараенда уйгыр хәрефләре белән рәсми документлар һәм хатлар төзелгән. Мәсәлән, безнең көннәргә кадәр Алтын Урда ханнары Туктамыш һәм Тимер Котлыгның ярлыклары килеп җиткән, ягъни хәзерге татарларның борынгы бабаларында уйгыр Татар язуы тарихыннан 27 язуының кулланылышта булганлыгы тарихи документлар белән раслана [Курбатов, б. 13]. Гарәп графикасы нигезендә иске татар язуы. Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары саналган Идел болгарлары тарафыннан IX гасырда Ислам дине белән бергә кабул ителә. Шулай ук бу язуның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар [Курбатов, б. 33]. 28 хәрефтән торган гарәп алфавитында 25 хәреф тартык, 3 хәреф сузык авазларны белдерә. Хәреф өстенә яисә астына куелган өстәмә билгеләр (хәрәкәләр) ярдәмендә кыска сузыклар күрсәтелә. Хәрефләр, аерым, сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында килүләренә карап, ике яисә дүрт шәкелдә уңнан сулга язылганнар. Эчтәлеге, язылу максаты, язу материалы һәм язучының зәвыгына бәйле рәвештә, гарәп графикасындагы текстлар төрле стильләрдә (куфи, нәсех, сөлс, тәгълик һ.б.) эшләнгән. Гарәп язуын татарлар рәсми эш кәгазьләрендә һәм әдәби әсәрләр иҗат иткәндә файдаланганнар. Алда әйтеп үткәнчә, XIII– XIV гасырларда Алтын Урда дәүләтендә кайбер мөһим актларны теркәү өчен уйгыр алфавиты да кулланылган, ләкин алга таба ул рәсми статуска ия булган гарәп язуы белән алыштырыла. XVI гасырның урталарыннан соң, Казан ханлыгы җимерелгәч, рәсми статусын югалткан гарәп язуы бары тик дин, мәгариф, әдәбият һәм фән өлкәләрендә генә кулланыла. Фонетик һәм грамматик төзелеше ягыннан бөтенләй башка системадагы телгә – төрки телгә килеп кергән гарәп язуы татарлар тарафыннан, аерым хәрефләр

өстәүне исәпкә алмаганда, XIX гасыр ахырларына кадәр бернинди

8

үзгәртүләрсез диярлек кулланыла. Тарихка ул «Иске имля» («Иске

орфография») исеме белән кереп калган. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татарлар арасында имля төзәтү хәрәкәте көчәя. Бу вакытта әлифба китапларына татар теленең моңарчы язуда чагылыш тапмаган сузык авазлары өчен өстәмә хәрефләр кертелә башлый. 1899 елда Уфа шәһәрендә алфавит һәм орфография мәсьәләләренә багышланган беренче конференция үтә. Анда яңа чор мәктәпләре өчен программалар төзү һәм имля берләштерү турында карар кабул ителә [Курбатов, б. 43]. Октябрь революциясеннән соң имля мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә: 1920 елның 19 декабрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә татар телендә гарәп язуын куллануга үзгәрешләр кертелә. Үзгәртелгән алфавит «Яңа имля» («Яңа орфография») дип атала башлый һәм ул татар телендә латин графикасын кабул иткәнгә кадәр (1927) кулланылышта була.

9

3.Латин язуы

Татарларда латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм Насыйри була. Ул татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген фәнни рәвештә күтәреп чыга. Ләкин  К.Насыйриның бу яңалыгы ул заманнарда әле тормышка ашырылмый кала. Латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-1912 елларда – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә башлый, ул латин хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне беренчеләрдән булып кертә. 1926 елда Казанда латинга нигезләнгән «Яңалиф» җәмгыяте оеша. Латин графикасына күчү Татарстан Өлкә комитеты тарафыннан контрольгә алына: «Латин дусты» җәмгыяте төзелә, газеталарда фикер алышулар башлана, барысы да революция белән бәйләнә. 1927 елның  3 июленьдә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Урта һәм югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре алга куела.  Бу- зур җиңү була, бу форсаттан, хәтта киножурнал да төшерелә. Ә татар авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе бик популярлаша. Латинча язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр хезмәт итә.

Латин графикасы нигезен дә татар язуы («Яңалиф»). Гарәп хәрефләренең төрки телләрнең фонетик үзенчәлекләрен язуда тулысынча чагылдыра ал- мавы һәм аны башка алфавит белән алыштырырга кирәклеге турындагы фикерне төрки зыялылары арасында беренчеләрдән булып XIX йөз урталарында бөек азәрбайҗан язучысы һәм драматургы Мирза Фатали Ахундов күтәреп чыга. Татарларда латинчылык хәрәкәтенең башында ша- гыйрь Сәгыйть Рәмиев торган. 1908–1909 елларда ул үзенең әсәрләрен латин хәрефләрен кулланып яза башлый һәм әлеге графика нигезендә татар

10

теле өчен алфавит проектын төзи, ләкин бу чорда ул киң җәмәгатьчелектә

яклау тапмый [Курбатов, б. 74]. 1920 елда Казанда татар- башкорт журналистлары конференциясе үтә. Конференциядә имля-хәреф мәсьәләләре турында да сүз кузгала, гарәп хәрефләрен бер шәкелгә калдыру белән генә тынычланмаска, латин алфавитына күчәргә кирәклеге әйтелә. Алга таба 1924 елда Мәскәүдә төрле төрки халыкларның вәкилләре катнашлыгында яңалиф комитеты төзелә. Комитет латин хәрефләре нигезендә алфавит проекты хәзерли һәм әлеге проект «Татар-башкорт телендә яңа әлифба» исеме астында матбугатта да басылып чыга [Курбатов, б. 76, 79]. Латин мәсьәләсе 1926 елда Бакуда булып үткән Беренче Тюркология съездында да күтәрелә һәм яңа алфавитның төрки телләр өчен һәрьяклап уңай икәнлеге билгеләп үтелә. Съезддан соң Казанда «Яңалиф» җәмгыяте оештырыла. Җәмгыять яңа алфавит һәм орфография проектын төзи һәм шул проект нигезендә әлифба китабы, махсус брошюралар бастырып тарата. Яңа алфавитны халыкка җиткерүдә 1927 елда чыга башлаган «Яңалиф» журналы да зур роль уйный [Курбатов, б. 81–82]. 1927 елның июнь башларында Бакуда төрки алфавитларны берләштерү (унификацияләү) буенча махсус конференция үткәрелә. Конференциядә Татарстан алфавиты проектына зур гына үзгәрешләр кертелә, кайбер хәреф- ләр яңалары белән алыштырыла. Нәтиҗәдә латин алфавиты түбәндәге рәвешкә керә: Аа Вв Сс Çç Dd Ее Ээ Ff Gg Ƣƣ Hh Ii Jj Kk LI Mm Nn Ŋŋ Oo Өө Pp Qq Rr Ss Şş Yy Tt Uu Vv Xx Zz Ƶƶ Ьь Ьj ьj [Курбатов, б. 88–90]. 1927 елның 3 июлендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы үзенең махсус карары белән латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты, дип игълан итә. Барлык мәктәп, матбугат һәм нәшрият 1930 елның 1 январена тулысынча яңалифкә күчеп бетә [Курбатов, б. 85, 100]. Яңалифкә соңгы өстәмәләр 1928 елда кертелә. Шуннан соң ул, кирилл графикасы нигезендә яңа алфавит кабул ителгәнгә кадәр, 12 ел кулланылышта була. 1990 елларда Татарстанда латинга күчү мәсьәләсе

11

яңадан күтәрелә. Күпсанлы бәхәсләрдән соң, 1999 елда татар алфавитының латин графикасы нигезендә

яңа варианты кабул ителә, ләкин 2002 елда Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә кириллицадан кала башка язу системасына нигезләнгән алфавитларны рәсми рәвештә куллануны тыя торган канун кабул ителә.

12

4. Кириллица

1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә, кириллица язуына күчелә. Болар барысы да халык белән бернинди сөйләшү-киңәшүләрсез ашык-пошык эшләнә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Өлкән галимнәр сөйләвенә караганда, яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә көн генә вакыт биргәннәр. Рус алфавитында безнең авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешми, төрле тәкъдимнәр була: өстәмә хәрефләр алырга, рус хәрефләренең йә өсләренә, йә асларына өстәмә билгеләр куярга. Нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән алфавитта хәрефсез кала. Бу исә сүзләрнең язылышын кыенлаштыра (къ, гъ, w, хәмзә), дөрес язылышны аңлатыр өчен кагыйдәләр кирәк була. Әлбәттә, камил орфография бер телдә дә юк. Ләкин кириллицаның кимчелекләре галимнәребезне борчый. Латин графикасына күчү өчен дә бик күп эшләр эшләнгән иде, ләкин алар әлегә тормышка ашмый калды. Кирилл графикасы нигезендә татар язуы. Татар язуы тарихыннан 29 авазларын язуда кирилл графикасы ярдәмендә бирүнең беренче тәҗрибәләре XIX гасыр урталарына карый. Бу чорда профессор Н.И. Ильминский үзенең фикердәшләре белән татар теле өчен кирилл графикасы нигезендә беренче алфавитны төзи. Ләкин әлеге эшнең асылында мөселман халыклары арасында христиан динен тарату омтылышы ятканлыктан, татарлар аны кулланудан баш тартканнар һәм ул керәшен татарлары арасында гына таралыш ала [Курбатов, б. 107, 108]. Кирилл графикасына күчү мәсьәләсе татарлар арасында XX гасырның утызынчы еллары ахырында күтәрелә һәм аның кирәклеге рус теленнән яңа кергән сүзләрне аның үзендәгечә язарга, рус һәм татар телләрен өйрәнгәндә төрле язу системаларын үзләштерүдән котылырга мөмкинлек

13

бирү белән аңлатыла.

Кирилл графикасы нигезендә яңа татар алфавитының беренче проекты 1938 елның августында игълан ителә. Анда татар теленең үзенчәлекле авазлары өчен бернинди дә өстәмә хәрефләр алынмый. Алар язуда кирилл хәрефләре һәм ъ, ь билгеләреннән торган диграфлар, яисә рус телендәге охшаш яңгырашлы авазларны белдерүче хәрефләр белән бирелергә тиеш булган- нар. Мәсәлән, әни, үс, үсү, үсә, тәрәзә, өчен сүзләрен аьни, усь, усю, уся, тярязя, оьчен рәвешендә язарга тәкъдим ителә. Проект җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми һәм ул кире кагыла [Курбатов, б. 108–112]. Шуннан соң алфавитка татар теленең үз авазлары өчен ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре өстәлә. Яңа алфавит һәм орфография 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә куела [Курбатов, б. 113]. Кулланылыш барышында кертелгән кайбер орфографик аныклаулар 1941 елның 10 январенда раслана [Курбатов, б. 116]. Татар язуын камилләштерү омтылышлары 1950 елларда да дәвам итә. Аерым алганда, татар теленең [қ], [ғ] һәм [w] авазларын язуда бирү өчен, алфавитка Ққ, Ғғ, Ўў хәрефләрен өстәргә тәкъдим ителә. 1955 елда яңа орфография проекты төзелә. Ул 1958 елда киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә, ләкин хөкүмәт комиссиясе аны, җитешсезлекләре булу сәбәпле, гамәлгә ашырырлык дип тапмый [Курбатов, б. 132–133]. Әлеге мәсьәләгә кабат 1980 елларда әйләнеп кайтыла. 1989 елда ТАССР Югары Советы Президиумы указы белән татар алфавитына [қ], [ғ] һәм [w] авазлары өчен өстәмә хәрефләр кертелә, әмма җәмәгатьчелек арасында бу юлы «Яңалиф»кә кайту омтылышлары көчәйгән була. Кирилл нигезендәге татар алфавитына соңгы үзгәрешләр 1997 елның январендә кертелә. Нәтиҗәдә ул түбәндәге рәвешкә керә: Аа Әә Бб Вв Гг Дд Ее Ёё Жж Җҗ Зз Ии Йй Кк Лл Мм Нн Ңң Оо Өө Пп Рр Сс Тт Уу Үү Фф Хх Һһ Цц Чч Шш Щщ ъ Ыы ь Ээ Юю Яя.

14

hello_html_4b637bdf.jpg

15

ЙОМГАКЛАУ

ЮгарыдасанапүтелгәнязутөрләреһәмаларныңүзенчәлекләреВ. Томсен (1894), В. Радлов (1888, 1895), С.Е. Малов (1951, 1952, 1959), Г. Айдаров (1966, 1971), А.Н. Кононов (1980), Х.Р. Курбатов (1999), М.З. Зәкиев (2005), Ф.Ш. Нуриева (2007) һ.б. галимнәрнеңхезмәтләрендәҗентеклерәвештәөйрәнелгән. Буреферат эшендәтатарязуытарихынаһәманыңбүгенгеторышынакыскачакүзәтүясаумаксатитепкуелды.

Югарыдаәйтелгәннәрдәнкүренгәнчә, татарязуыүзенеңикемеңеллыктарихыдәвамындаһәмаеручасоңгыдәвердәкүпсанлыүзгәреш-яңартуларкичергән.Галимнәрфикеренчә, аларязылышбеләнәйтелешарасындагыаерымлыкларнымөмкинкадәрбетерү, дөресязукагыйдәләренфәннинигезгәсалуһәмкамилләштерүнекүздәтотыптормышкаашырылган [Курбатов, б. 134]. Шуңадакарамастан, татарязуыбеләнбәйлебәхәсләрҗәмгыятьтәәлебүгендәдәвамитә.

16

Кулланылганәдәбият

1. ВәлиеваФ.С. Уртамәктәпһәмгимназияләрдәтатартелеукытуметодикасы.

Казан, Раннур. 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Латинчага ничек күчәбез?// Татарстан.-1998-№7.

3. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы // «Фикер»-Казан, 1998.

4. Кәримуллин Ә. Китап дөньясына сәяхәт. Казан, 1979.

5. Курбатов Х. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 2001.

6. Миңнеголов Х. Урта гасыр әдәбияты // Казан Утлары.-2003 №7.

7. Сөнгатов Г. Алфавит алмаштыруның тел үсешенә тәэсире// Мәгариф.- 2000 №10.

8. Тимергалин А. Әлифба, имла, фәнни истилах // Казан Утлары

9. Хаков В. ХХ гасыр татар әдәби теленә кыскача күзәтү // Мирас.-2001 №9.

10.Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников VII– IX вв. Л.: Наука, 1980. 255 с.

11.Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан: Татар.кит. нәшр., 1999. 139 б.

12. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1951. 451 с.

17

Приложение

hello_html_m3fd9065a.jpg

18

hello_html_6c858a4.jpg

19

hello_html_2a91422d.jpg

20

hello_html_m6e779681.jpg

21

infourok.ru

Мечеть Гаиля. » ДӨНЬЯНЫҢ АСЫЛ ТАРИХЫ

ДӨНЬЯНЫҢ АСЫЛ ТАРИХЫ

 

Иң башта без яшәгән дөнья булмаган. Ләкин иң Бөек, Камил һәм иң Кодрәтле зат – Аллаһы Тәгалә һәрвакытта да булган. Ул үзенең көч-кодрәте белән җиһаныбызны һәм анда булган бар нәрсәне барлыкка китергән. Кеше дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. Адәм галәйһиссәлам дөньяда беренче кеше булган. Алай гына да түгел, ул Аллаһының Барлыгына һәм Берлегенә табынган һәм башкаларны да шуңа өндәгән беренче Ислам дине пәйгамбәре булган.

Вакытлар узган, буыннар алмашынган. Тора-бара Адәм галәйһис сәламнең нәселе камил иманнарын югалта башлаган: табигать, әйбер һәм кешеләрне илаһиләштерә, Аллаһыны тиеш булмаганча тасвирлый, динне үзләренең теләкләренә яраклаштыра башлаганнар. Шуннан Аллаһы Тәгалә Ислам юлына күндерү максатыннан, халыкка яңа пәйгамбәрләр һәм илчеләр җибәрә башлаган. Алар кешеләргә Аллаһының Берлеген аңлаткан. Ә инде күпаллалыктан ваз кичмәгән гөнаһлы затларны Аллаһы Тәгалә җәзалаган. Мисалга Нух галәйһиссәлам халкын китерергә була. Алар күп еллар дәвамында, пәйгамбәрнең өндәүләренә колак салмыйча, бозык диннәреннән чигенергә теләмичә, аны мыскыл иткәннәр. Нәтиҗәдә бу халык корылык һәм су басу белән җәзаланган. Таш потларга табынучы Сәмуд кабиләсе кешеләренә Салих галәйһиссәлам җибәрелгән була. Бу халык тәкәбберлекләре һәм бозыклыклары өчен җир астыннан чыккан кискен ачы тавыш белән юк ителгән. Ышанмаулары, гөнаһлары һәм пәйгамбәрләрне җәберләүләре — бик күп кабиләләр һәм шәһәрләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан җәза күрүенә төп сәбәп.

Кешеләр ялгышларга һәм күпаллалыкка чумган саен, Аллаһы Тәгалә аларга Исламның туры юлына өндәүче пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр җибәрә торган. Тугъры юлга басу мөмкинлеге барлык кабиләләргә һәм халыкларга да бирелгән була, ләкин барысы да бу форсаттан файдаланырга теләмәгәннәр.

Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам – кешеләргә җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Аннан соң башка пәйгамбәрләр булмаячак. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең кабиләсенә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына Ислам динен тарату өчен җибәрелә. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламгә егерме өч ел дәвамында аз-азлап Илаһи китап – Коръәни Кәримне иңдерә. Әлеге китапта кешеләргә Ахирәт көненә кадәр яшәрлек кулланма бирелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламнең яшәү рәвешен Раббыбыз барлык кешелек өчен дә үрнәк булырлык иткән. Мөселманнар Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам сөйләгәннәрне язып алып, бик нык саклаганнар һәм яшәү рәвешенә әйләндергәннәр. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламнең сөйләгәннәре һәм эш-гамәлләре безгә хәдисләр – аның васыятьләре, эшләнгән эшләре һәм сыйфатлары рәвешендә килеп иреште.

Аллаһы Тәгалә кешелеккә тормышын тәртипкә салучы, яшәешнең мәгънәсе турында белемнәр бирүче, дөньялыкта һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә ярдәм итүче дин биргән. Диннең нигезе Иман, Ислам һәм Ихсаннан гыйбарәт.

Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: “Бервакыт, без Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам янында булганда, безнең янга ап-ак киемнәр кигән, чем-кара чәчле таныш булмаган бер кеше килеп басты. Кыяфәтенә караганда, ул юлчыга охшамаган иде. Бу кеше Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәламгә тез башлары орынып торырлык якынлыкта килеп утырды да: “Әй, Мөхәммәд, миңа Ислам турында сөйлә әле,” – диде. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам: “Исламның мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнең Барлыгына һәм Берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһы илчесе булуына иман китерү, намаз уку, зәкәт бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм, мөмкинлегең булса, Хаҗ кылудан гыйбарәт,” – диде. Әлеге кеше: ”Син дөресен сөйлисең,” – диде. Ә без аның сорау бирүенә һәм Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәламнең сүзләрен раславына гаҗәпләндек. Аннан оң ул: “Ә хәзер миңа Иман турында сөйлә инде,” – диде. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам: “Иманның асылы кешенең Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, илчеләренә һәм Ахирәт көненә, яхшының да, яманның да тәкъдирдә билгеләнүенә ышанудан тора,” – диде. Бу кеше тагын: “Син дөресен әйттең,” – диде. Бераздан ул: “Ихсан турында да сөйлә инде,” – диде. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам болай диде: “Ихсанның асылы: Аллаһы Тәгаләгә табынуың Аны күргәндәгедәй булсын, ә инде Аны күрмисең икән, дөреслектә Раббыбызның сине һәрвакытта күрүен истә тотарга кирәк”. Шуннан бу кеше: “Ахирәт көне турында да аңлат инде,” – дип сорады. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам болай диде: “Бу хакта соралучы сораучыдан артык белми”. “Алайса миңа аның галәмәтләре турында сөйлә,” – диде ул. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам аңа: “Кол хатын үзенең хуҗабикәсен тудырыр,  яланаяклы ач-ялангач көтүчеләр бер-берсе белән өйләренең биеклекләре өчен узышырлар,” – дип җавап бирде.

Әлеге кеше китеп барды. Аллаһы илчесе саләллаһу галәйһи вәссәлам бераздан: “Әй, Гомәр, бу сорауларны биргән затның кем икәнлеген беләсеңме?” – дип сорады. “Раббыбыз һәм Аның илчесе бу хакта бездән яхшырак беләләр,” – дидем мин. Шунда ул: “Чынбарлыкта сезгә динегезне өйрәтү өчен яныгызга килгән Җәбраил иде бу,” – дип җавап кайтарды.

Динебезнең шушы өч төп юнәлешен Исламның аерым фәннәре өйрәнә. Иманны — гакыйдә (дин белеме) фәне, Исламны – фикх (Ислам хокукы) фәне, Ихсанны тәсәууф (калебләрне пакъләү) фәне өйрәнә.

gailya.ru

Кәгъбә тарихы | «Яңарыш» газетасы, газета «Янарыш»

6.10.2014

Бу көннәрдә дөньяның бар почмакларында яшәүче мөселманнар туганнарын, кардәшләрен изге Хаҗ сәфәренә озатачаклар. Быел Удмуртиядән 70кә якын мөселман хаҗ кылырга ниятли. Алар изге сәфәргә сентябрь ахырында кузгалачаклар, иншәАлла. Без аларга сабырлык, Аллаһы Тәгалә тарафында кылыначак гыйбадәтне кабул булырдай дәрәҗәдә үтәп кайтуларын теләп калабыз. Туганнары, якыннары белән исән-сау, шатланышып күрешергә язсын аларга.

Кәгъбә тарихы

Изге җирләрдә кайчандыр Аллаһының ахыр китабы Коръән иңгән, ахыр Пәйгамбәре мөбарәк аяк­лары белән атлап йөргән, изгелек юлында күпме хәсрәт, күпме михнәт күргән. Мәккә шәһәренең, хаҗ гыйбадәтенең, Корбан бәйрәменең тамырлары пәйгамбәребез Мөхәммәт яшәгән 7-8нче гасырларга гына түгел, бәлки моннан 4000 еллар элек булган Ибраһим заманнарына барып тоташа.

Мәккәгә нигез салуБез белгән Мәккә шәһәренә нигез салучы Ибраһим пәйгамбәр булды. Мәккә үзе, тарихчылар әйтүенчә, җир өстендә төзелгән иң борынгы шәһәрләрнең берсе булып тора. Бу хакта Аллаһы Тәгалә: “Хактыр, адәмнәр өчен җир өстендә иң беренче салынган Йорт — ул Мәккәдәге Кәгъбәдер”, — дип әйтә. (Әл Гыймран сүрәсе, 96нчы аять).Әмма без белгән Мәккә шәһәре нәкъ Ибраһим яшәгән чорда барлыкка килә. Ибраһим Пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль тугач, Аллаһ аңа улы белән хатыны Һаҗәрне билгеле бер урында калдырып китәргә әмер итә. Һаҗәр кечкенә бала белән беркем яшәмәгән җирдә ялгыз каласын аңлап, Ибраһимнан: “Сиңа бу эшне Аллаһ куштымы?” — дип сорый. Ибраһим: “Әйе”, — дигәч, аның күңеле тынычлана. Шулай итеп, үзләренә күпмедер хөрмә һәм су калдырып, Ибраһим гаиләсен тау-таш арасында калдырып китә. Әлбәттә, бу эштә Бөек Раббының зур хикмәте ята. Ничәдер көннән соң аларның эчәргә сулары, ашарга ризыклары бетә. Ана хәлсезләнеп беткән баласы өчен кайгырып, янәшәдәге кечкенә тау өстенә менеп, тирә-якка күз сала, юлчылар булса да чыкмасмы дип өметләнә. Аннан соң икенче яктагы калкулыкка ашыга, анда менеп икенче тарафка карый. Шулай итеп бичара ана бер таудан икенчесенә 7 мәртәбә күчә. Ул калкулыклар Сафа белән Мәрва дип атала. Бүгенге көндә дә хаҗиларыбыз Һаҗәр ана мисалында шушы ике тау арасында 7 мәртәбә йөреп, нәкъ шул тауларга басып, үзләре, якыннары өчен кат-кат догалар кылалар. Хаҗның бу гамәле сәгый (тиз атлау) дип атала. Баласы өчен янучы газиз ана хисләрен зурлап, аның кебек ике тау арасында йөрүне Аллаһы Тәгалә безгә динебезнең бер йоласы итеп билгеләгән.Тарихчылар Мәккә шә­һәренең утыздан артык исеме бар, диләр. Иң таралганнары — Мәккә, Бәккә, Өммел-кура.

Күбәй-күбәй Зәм-зәм суы

Элгәре заманнарда ук кешеләр шәһәр һәм авылларны елгалар буенда төзегәннәр. Изге шәһәрнең дә башлангычы су белән бәйле. Кечкенә Исмәгыйль сусыз һәм ризыксыз иза чиккәндә, анасы ике тау арасында йөреп, юлчылар көткәндә, Аллаһ аларга ярдәмгә Җәбраил фәрештәсен җи­бәрә. Фәрештә аягы белән җиргә баса һәм ул урыннан су бәреп чыга. Һаҗәр шатлыгыннан су янына йөгерә һәм як-якка таралып баручы суны бер җиргә туплау өчен тирә юньдәге ком-ташларны җыештырып куя. “Зәм-зәм” күбәй, җыел мәгьнәсен аңлата. Шулай ук “зәм-зәм” сүзен җирдән чыккан суның челтерәве белән дә бәйлиләр. Гарәп телендә су зәм-зәмәсе дип су чылтыравын атыйлар.Бүген зәм-зәм коесы 30 метр тирәнлектә, кәгъбәдән 20 метр ераклыкта урнашкан. Ничә мең еллар үтсә дә, аның муллыгы кимеми. Ел әйләнесендә Мәккәгә килүче дистәләрчә миллион кешеләр ул суны туйганчы эчәләр, һәркайсысы үзе белән 10 литр булса да, ватаннарына алып кайталар. Кечкенә йотымнар белән туганнарына, күршеләренә эчертәләр. Сөекле Пәйгамбәребез: “Җир өстендә булган суларның иң хәерлесе — зәм-зәм суы. Ул — ачыккан кешегә ризык, авыруга шифадыр”, — дигән (“Сахих” дәрәҗәсендәге хә­дис).Бүген күпләребезнең зәм-зәм суын эчкәннәре бар. Ләкин, әби-бабайларыбызга изге сулар тансык булган. Әбиемә хаҗдан 1 литр су алып кайткач, ул аның зәм-зәм булына ышанмады. Ул кечкенә вакытта авылларында өйдән-өйгә бер касә, йөргән. Балалар авырганда ул касәгә су салып, догалар кылып эчерткәннәр. Баксаң, кайчандыр ул савыт Мәккәдән кайтып, кемдер аннан зәм-зәм суы эчкән икән.

Мәккәнең бәрәкәте

Мәккәнең тарихы белән кызыксынган, үз күзләре белән ул шәһәрне күреп кайткан һәркем андагы бәрәкәтне күреп гаҗәпләнә. Мәккә шәһәренә бәрәкәт һәм иминлек килүнең дә сәбәбе Ибраһимның догасы белән булды. Ул Аллаһка: “Раббым, бу җиргә иминлек бир! Анда яшәүче иман ияләренә киң ризыклар насыйп ит!” -диде (Бәкара сүрәсе, 126нчы аять). Аллаһ яраткан бәндәсенең догасын кабул итте. 4 мең ел элек кылынган дога белән Мәккә бүген дә бәрәкәттә яши. Таш белән тау арасында яшәсәләр дә, ашау, яшәү өчен бар нәрсәләре мулдан, барысына да җитә.Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә килгәндә, Мәдинәнең климаты начар, эчәрдәй сулары аз иде. Шулвакыт ул Мәдинә өчен бәрәкәт сорап дога кылды, догасында Ибраһимның Мәккә өчен кылган ялваруын да искә алды: “Ибраһим Синең бәндәң, яраткан дустың һәм Пәйгамбәрең булды. Ул Сиңа Мәккә өчен дога белән мөрәҗәгать итте. Мин дә Синең бәндәң һәм Пәйгамбәрең, Синнән Мәдинә өчен дога белән сорыйм: Мәккәгә биргәнне Мәдинәгә дә насыйп итсәң иде, ике өлеш күбрәк бирсәң иде”.

Кәгъбәгә нигез салу

Мәккәнең уртасында изге йорт Кәгъбә урнашкан. Иң элек, Кәгъбәне Адәм җиргә төшкәнче фәрештәләр сала. Аннан соң Адәм үз куллары белән яңарта. Соңыннан ул эшне Адәмнең улы Шис башкара. Шисзаманнарыннан аның диварлары җимерелеп, нигез ташлары җир астында кала. Аллаһ Ибраһимны Кәгъбә торган урынга юнәлтә һәм мәчет күтәрергә куша. Ибраһим улы Исмәгыйль белән мәчет саласы урынны казый башлый. Ком астыннан мәчетнең борынгы нигезләре чыга (“Бәкара” сүрәсе, 127нче аять). Ул нигезләр өстенә алар яңа бина коралар.Ибраһим вакытында Кәгъбә бераз озынчарак була. Аның ишеге дә бүгенге кебек берәү генә түгел, бәлки ике яктан икәү булып, кешеләр берсеннән кереп, икенчесеннән чы­гып йөргәннәр. Әмма мә­четнең Ибраһимнан калган нигезе бүгенге көндә дә саклана. Мәчет тирәсендәге ярымтүгәрәк таш койма кебек нәрсә шул нигез булып тора. Намазны анда кереп уку, кәгъбә эченә кереп уку дәрәҗәсендәдер. Кәгъбә тирәли 7 мәртәбә әйләнү таваф дип атала. Ул да борынгыдан калган йола һәм башка биналар, мәчетләр, ташлар яки баганалар тирәли таваф кылу ярамый.

Мәкам ИбраһимИбраһим Пәйгамбәр Кәгъ­бә диварының ташларын күтәргәндә, буе җитмәү сәбәпле, аяк астына таш куеп, шуның өстенә баса. Аллаһының хикмәте белән, аның аяк эзе шул таш­та уелып кала. Бүгенге көндә дә ул ташны саклыйлар һәм ул урын “мәкам Ибраһим” (Ибраһимның баскан урыны) дип атала. Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлифә булганда ул таваф кылучыларга җиңеллек йөзеннән Ибраһимның эзен берничә метрга читкәрәк күчерә. Бүген дә хаҗилар Кәгъбә тирәли 7 мәртәбә әйләнгәннән соң, шул урынга барып ике рәкәгать намаз укыйлар. Бу хакта Аллаһы Тәгалә: “Ибраһимның урынын намаз уку урыны итегез”, — дип әйтте (“Бәкара” сүрәсе, 125нче аять).Кәгъбә — “шакмак” дигәнне аңлата. Чөнки аның шәкеле чыннан да шакмаклы. Элек Мәккәдә яшәүчеләр Кәгъбәгә хөр­мәт йөзеннән, өйләрен түгәрәк итеп салганнар.Тарихчы әл-Әзракый әйтүенчә: Кәгъбә бинасы 12 мәртәбә яңартыла. Моннан тыш, 1629 елда Госманлылар вакытында мәчетне төзекләндерәләр. Соңгы мәртәбә Кәгъбәбездә 1996 елда зур яңарту була. Хәрам мәчете елдан-ел үзгәрә, хаҗилар өчен яңа уңайлыклар тудырыла. Соң­гы елларда өлкән буынга һәм инвалидларга зур игътибар бирелә.

Кара таш

Ибраһим Кәгъбәне бина кылгач, Җәбраил фәрештә аның кулына җәннәт бакчасыннан бер таш тоттыра. Ибраһим ул ташны Кәгъбәнең бер почмагына урнаштыра. Кара таш үзе җәннәт бакчасыннан җиргә төшерелгән җәннәтнең бер кисәге булып тора. Пәйгамбәребез: “Кара таш җәннәттән иң­де. Ул сөттән дә ак иде. Әмма Адәм балаларының кылган гөнаһлары аны каралтты”, — диде (Тирмизи, Әхмәд, Ибне Хузайма риваятьләре).Кәгъбә мәчете бөтен дөнья мөселманнарының кыйбласы булып тора. Аның бинасының бер өлеше җәннәттән иңгән Кара таш булганга, без максатыбыз, юнәлешебез җәннәт икәненә ишарәләп, намазларыбызны шул тарафка карап укыйбыз. Иң элек, Пәйгамбәребез намазын Кудс мәчетенә (Иерусалим) юнәлеп укыды, ләкин күңеле Мәккәне тели иде. Ел ярым шул рәвешчә укыгач, Пәйгамбәр намаз укып торганда Аллаһ Тәгалә аңа Мәккәгә юнәлергә кушты. Ул урында хәзер “Кыйблатәйн” — ике кыйбла мәчете урнашкан. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Йөзеңне Хәрам мәчетенә таба юнәлт. Кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне шул тарафка юнәлтегез”(“Бәкара” сүрәсе, 144нче аять).Дөнья беткәнче мөсел­маннар Мәккәгә карап намаз укырлар, мәчетләрен дә шул тарафка юнәлтеп салырлар.Мөселманнар өчен кара ташны үбү яки кул белән тоту Пәйгамбәребез өйрәткән изге эш булып тора. Башка урыннарны, ташларны, дивар-биналарны гыйбадәт яки бәрәкәт алу максаты белән шулай сыпырырга, үбәргә һич тә ярамый. Барча мөселманнар кара ташка карап намаз укыгач, аны үбәргә, кулы белән тотарга тырышкач, кайбер кешеләр мөселманнар кара ташка табына дип уйлыйлар. Кара таш иляһ түгел. Ул юнәлеш кенә. Һичкемгә аңа табынырга, аннан ярдәм сорарга ярамый. Кара ташка иляһи сыйфатлар бирү мөшриклек була. Шуңа күрә Гомәр: “Син һичбер файда һәм зыян китерә алмыйсың. Әгәр пәйгамбәрнең сине үбүен күрмәсәм, мин сине үпмәс идем”, — диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

Хәрам мәчет, хәрам җирләр

Кәгъбә тирәли зур мәчет комплексы “Хәрам” мәчете дип атала. Ни өчен “хәрам”, хәрам — гөнаһ, начарлык бит ул, диярсез. “Хәрам” тыелган дигәнне аңлата. Аллаһ изге Мәккә-Мәдинә җирләрен Кыямәткә кадәр хәрам җирләр дип атады. Татардагы “хөрмәт”, “ихтирам”, “мөхтәрәм” сүзләре гарәп теленнән кергән. Аларның һәркайсының тамырында нәкъ “хәрам” сүзе ята. Хәрам җирләр безнең өчен аеруча хөрмәткә лаек урыннар һәм анда гөнаһ кылу башка җирләрдә гөнаһ кылудан куркынычрак һәм гөнаһасы күбрәктер. Изге җиргә аяк баскан үзенең хәрам, ягъни хөрмәтле, “заповедный” җирдә йөрүен онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә анда агач яфрагын өзү дә тыела.Изге җирдә явыз эшләр кылуның гөнаһасы күбрәк булган кебек, изгелекнең дә савабы күбрәк языла. Сөекле пәйгамбәребез: “Мәккәдәге хә­рамда укылган бер намаз 100 меңгә, Мәдинәдәге минем мәчетемдә укылган намаз 1000 намазга тора”, — диде.Уйлап карагыз: кеше кәгъбә янына басып ике рәкәгать намаз укыса, 200 мең рәкәгать намаз савабын ала. Кеше көн саен биш намаз белән бәйле сөннәт намазларын укып барса, көненә 12 рәкәгать килеп чыга. Ел буе калдырмыйча укыса 4380 була. 200 мең рәкәгать намаз җыяр өчен 46 ел укырга кирәк. Димәк, Хәрам мәчетендә укылган ике рәкәгать 46 ел укыганга тора.Хәрам мәчете 1 млн кешене сыйдыра, анда 3 мең кеше хезмәт күрсәтә. 12 мөәззин эшли. 664 тавыш динамигы куелган. Китап киштәләрендә 12 млн Коръән тора. 30 мең келәм җәелгән. Авыруларга 10 мең инвалид коляскасы куелган. (Хәрам мәчетенең рәсми сайты. 2011нче елгы саннар).

Хаҗ башы

Ибраһим Кәгъбәне төзеп, кара ташны урнаштыргач, Аллаһ аңа кешеләргә хаҗ турында хәбәр бирергә әмер итте: “Кешеләрне хаҗга дәш, җәяүләп тә, арык дөяләргә атланып та һәр төрле ерак җирләрдән килерләр” (Хаҗ сүрәсе, 27нче аять).Әмма бер Ибраһимның тавышы кая кадәр ирешер, аны кем генә ишетер? Аллаһ: “Син чакыр, Мин ирештерермен”, — диде. Ибраһим тау башына менде һәм тавыш белән халыкны хаҗга чакырды. Аллаһының код­рәте белән Ибраһимның тавышы ерак җирләргә барып, күпме халыкларга, күпме милләтләргә иреште. Кешеләр кем җәяү, кем нәрсәгә утырып, Аллаһының изге җирләренә юнәлделәр: “ЛәббәйкәЛлаһүммә ләб­бәйк”, — Әй, Аллаһ, без Синең каршыңда. Юктыр Синең тиңдәшең”, — дип Кәгъбә янына килделәр.Штабс-капитан Габдел­га­зиз Дәүләтшин үзенең хөкүмәткә биргән хисап кәгазендә, 1897 елда хаҗда 200 000 кеше булган дип язса, 1997 елда хаҗилар саны ике миллионга якыная, ә 2012 елда, рәсми мәгълүматларга караганда, 3 161 573 кеше хаҗ кылган. Рәсми булмаган саннар 5 миллион, диләр.

Ә син Мәккәдә булдыңмы?

Аллаһка шөкер, чакыру безнең халкыбызга да иреште. Ата-бабаларыбыз җәяүләп Хаҗ сәфәренә киткәннәр. Сәфәр мих­нәтләрен кичереп, яртышар ел йөреп кайтканнар. Бүген дә кардәшләребез Ал­лаһының чакыруын ишетеп изге сәфәргә киттеләр. Шөкер, яртышар ел юлда йөрисе юк. Тимер кошлар ничәдер сәгать эчендә 7-8 мең чакрым юлны үтәләр. Кунаклар матур кунакханәләрдә яшиләр, ашханәләрдә ашыйлар. Тырышса акчасын җыя алган, саулыгы булган күпме милләттәшләребез изге сәфәр турында уйламыйлар. Олы хаҗга чыгарга “әзер булмаган” кардәшләребезгә бәлки Гомрә (халыкта “ке­че хаҗ” дип кергән) гамәлен үтәп булса да кайтырга кирәк. Кайбер татар җитәкчеләре гаиләләре белән елына ничә илдә ял итәргә булдыралар. Картада алар бармаган, күрмәгән ил юк. Ата-бабалары хыяллана да алмаган, төшләрендә дә күрмәгән изге Мәккә-Мәдинә җирләренә барып кайтырга ашыкмыйлар. Бүгенге көндә “кече хаҗ” гамәлен елның теләсә кайсы вакытында, хәтта 5-6 көн эчендә кылып кайтырга мөмкин. Шунысы күңелгә тия: кайвакыт рус милләтеннән булган җитәкчеләргә баргач, алар күкрәк киереп: “Хазрат, а я в Иерусалиме был. Гроб Господня посетил” дип мактаналар. Алар өчен үзләренең изге җирләренә бару горурлык санала. Кайчан безнең татар түрәләре үзебезнең изге җирләребезгә барып, Коръән иңгән мәгарәләрне күреп, кара таш янында дога кылып, пәйгамбәребезнең кабере янына килгәч, аңа сәлам биреп, шуны куанып сөйли башларлар икән?Раббым, һәркайсыбызга их­ласлык, изге тормыш бир­­­­сен. Хаҗиларыбызга исән-имин туган җирләренә кайтып җитәргә насыйп итсен. Әмин.

Йосыф Дәүләтшин,Түбән Кама шәһәре.

yanarysh.ru

Мөбарәк, Җәгъфәр - Кыйссасел-әнбия, ягъни пәйгамбәрләр тарихы

Поиск по определенным полям
Чтобы сузить результаты поисковой выдачи, можно уточнить запрос, указав поля, по которым производить поиск. Список полей представлен выше. Например:

author:иванов

Можно искать по нескольким полям одновременно:

author:иванов title:исследование

Логически операторы
По умолчанию используется оператор AND. Оператор AND означает, что документ должен соответствовать всем элементам в группе:

исследование разработка

author:иванов title:разработка

оператор OR означает, что документ должен соответствовать одному из значений в группе:

исследование OR разработка

author:иванов OR title:разработка

оператор NOT исключает документы, содержащие данный элемент:

исследование NOT разработка

author:иванов NOT title:разработка

Тип поиска
При написании запроса можно указывать способ, по которому фраза будет искаться. Поддерживается четыре метода: поиск с учетом морфологии, без морфологии, поиск префикса, поиск фразы. По-умолчанию, поиск производится с учетом морфологии. Для поиска без морфологии, перед словами в фразе достаточно поставить знак "доллар":

$исследование $развития

Для поиска префикса нужно поставить звездочку после запроса:

исследование*

Для поиска фразы нужно заключить запрос в двойные кавычки:

"исследование и разработка"

Поиск по синонимам
Для включения в результаты поиска синонимов слова нужно поставить решётку "#" перед словом или перед выражением в скобках. В применении к одному слову для него будет найдено до трёх синонимов. В применении к выражению в скобках к каждому слову будет добавлен синоним, если он был найден. Не сочетается с поиском без морфологии, поиском по префиксу или поиском по фразе.

#исследование

Группировка
Для того, чтобы сгруппировать поисковые фразы нужно использовать скобки. Это позволяет управлять булевой логикой запроса. Например, нужно составить запрос: найти документы у которых автор Иванов или Петров, и заглавие содержит слова исследование или разработка:

author:(иванов OR петров) title:(исследование OR разработка)

Приблизительный поиск слова
Для приблизительного поиска нужно поставить тильду "~" в конце слова из фразы. Например:

бром~

При поиске будут найдены такие слова, как "бром", "ром", "пром" и т.д. Можно дополнительно указать максимальное количество возможных правок: 0, 1 или 2. Например:

бром~1

По умолчанию допускается 2 правки.
Критерий близости
Для поиска по критерию близости, нужно поставить тильду "~" в конце фразы. Например, для того, чтобы найти документы со словами исследование и разработка в пределах 2 слов, используйте следующий запрос:

"исследование разработка"~2

Релевантность выражений
Для изменения релевантности отдельных выражений в поиске используйте знак "^" в конце выражения, после чего укажите уровень релевантности этого выражения по отношению к остальным. Чем выше уровень, тем более релевантно данное выражение. Например, в данном выражении слово "исследование" в четыре раза релевантнее слова "разработка":

исследование^4 разработка

По умолчанию, уровень равен 1. Допустимые значения - положительное вещественное число.
Поиск в интервале
Для указания интервала, в котором должно находиться значение какого-то поля, следует указать в скобках граничные значения, разделенные оператором TO. Будет произведена лексикографическая сортировка.

author:[Иванов TO Петров]

Будут возвращены результаты с автором, начиная от Иванова и заканчивая Петровым, Иванов и Петров будут включены в результат.

author:{Иванов TO Петров}

Такой запрос вернёт результаты с автором, начиная от Иванова и заканчивая Петровым, но Иванов и Петров не будут включены в результат. Для того, чтобы включить значение в интервал, используйте квадратные скобки. Для исключения значения используйте фигурные скобки.

search.rsl.ru


Смотрите также

 

..:::Новинки:::..

Windows Commander 5.11 Свежая версия.

Новая версия
IrfanView 3.75 (рус)

Обновление текстового редактора TextEd, уже 1.75a

System mechanic 3.7f
Новая версия

Обновление плагинов для WC, смотрим :-)

Весь Winamp
Посетите новый сайт.

WinRaR 3.00
Релиз уже здесь

PowerDesk 4.0 free
Просто - напросто сильный upgrade проводника.

..:::Счетчики:::..

 

     

 

 

.