Начальная

Windows Commander

Far
WinNavigator
Frigate
Norton Commander
WinNC
Dos Navigator
Servant Salamander
Turbo Browser

Winamp, Skins, Plugins
Необходимые Утилиты
Текстовые редакторы
Юмор

File managers and best utilites

Эльвира Хәмзә кызы сайты. Казан ханлыгы турында реферат


Казан ханлыгы турында ун мөһим факт

Казанга яу белән килүчеләрнең саны 150 мең кеше булса, татар дәүләтен яклаучылар 33 мең белән исәпләнгән. Көчләр бертигез булмый. Шулай да, сугышта хәлиткеч борылышлар була. Кайда чынбарлык, кайда әкият? Азатлык Хәтер көне алдыннан Казан ханлыгы, аның юкка чыгуы, татарларның дәүләт өчен көрәшне ничек алып барганын барлады.

1. Казан ханлыгы

Казан ханлыгы территориясе көнбатышта Сура елгасына, ә көнчыгышка таба Агыйделнең Чулманга тоташкан урынына кадәр җиткән. Төньякка таба Казан ханлыгы мәйданы бүгенге Пермь крае якларына кадәр җиткән. Анда моны раслаган XIV-XV гасырдагы библиографик ядкәрләр сакланган. Көньякта Казан ханлыгы биләмәләре Зур Чирмешән елгасы башына кадәр сузылган. Аннан ары тарихи ядкәрләр табылмаган.

Казан ханлыгында ярты миллион кеше яшәгән

Әмма Казан ханлыгы мәйданы территориаль чикләр белән билгеләнмәгән. Дәүләт чикләре ханлыкка салым түләүче җирлекләр белән исәпләнгән. Мордва, мари, чуаш, удмуртлар Казан ханлыгына ясак түләгән. Ханлыкның иң зур шәһәрләре – Казан, Арча, Чаллы, Иске Казан. Казан ханлыгында ярты миллион кеше яшәгән.

2. Хан "диваны"

Хан хакимияте чиксез дип саналган, тик аның янында морзалардан торган диван булган, ул күпмедер күләмдә ханның эшчәнлеген күзәткән. Бу диван вәкилләре "караучылар" (урыс чыганакларында – карачи) исемен йөрткән. Мондый шуралар Кырым, Себер, Касыйм дәүләтләрендә дә булган.

Тарихчылар фикеренчә, Казан ханлыгында Кырымдагы кебек үк дүрт караучы булган, ләкин бу тарихи яктан дәлилләнмәгән. Шулай ук тарихчылар ханлыктагы әмирләр шул ук караучылар статусы белән тигез булган дип аңлата.

Казан ханлыгы харитасы Казан ханлыгы харитасы

3. Хәрби хезмәт

Казан ханлыгында 30-50 мең кеше хәрби хезмәттә булган дигән мәгълүмат бар. Кайбер тарихчылар бу санны 7-10 мең сугышчыга кадәр киметә. Яуга барганда яки саклану вакытында Казан ханлыгына Нугай Урдасы сугышчылары ярдәмгә килгән. Татар гаскәриләрнең төп көче – җайдаклар. Казан ханлыгының флоты да көчле була, XV гасырда татар дәүләтенең хәрби кораблары дошманнарга каршы торырга сәләтле була. Бишбалта бистәсе урынында Казан верфе була.Татар гаскәриләре кылыч яки уклар белән генә сугышкан дигән фикерне татар тарихчылары кире кага. Татарлар утлы корал да кулланган.

Казан ханлыгы тарихында унике сугыш була, шуларның дүртесе татарларның һөҗүме була. Тарихчылар фикеренчә, бу сугышлар җир биләмәләрен яулау өчен оештырылмый, ә һөҗүм итәргә уйлаган дошман гаскәриләрен көчсезләндерү максатыннан эшләнә.

4. Урысларның яуга әзерлеге

1552 елда һөҗүм уңышлы булсын өчен, урыс гаскәре ныклап әзерләнә. Алдан ук Зөядә көчле хәрби ныгытма булдырыла. Зөядә ризык һәм корал запаслары саклана. Урыслар көчле артиллерия туплый. Кеше саны ягыннан аерма зур була: Казанны яулап алуга 150 мең кеше килсә, яклаучылар ни бары 33 мең белән исәпләнгән.​

Кол Шәриф шәкертләре белән Казанны яклый Кол Шәриф шәкертләре белән Казанны яклый

5. "Барыбер юк итәчәкләр, сугышып үлик!"

Дошманнар һөҗүменә каршы тору белән Казан ханлыгы сәиде Кол Шәриф тә җитәкчелек итә. "Җәен Казанга ирекле рәвештә Мәскәү воеводасы килеп утырырга тиеш була. Аны ханлыкка өч татар бәге озата килә, ләкин алдан чабып китеп, капкаларны эчтән ябып куялар. Алар: “Урыслар безне барыбер юк итәчәк, сугышып үлик!” дип халыкны сугышка күтәрә", дип сөйли тарихчы Марсель Әхмәтҗанов.

6. Камалыш

Тарихчылар фикеренчә, Казанны саклауга татарлар ныклап әзерләнгән. Ризык, су 2-3 елга җитәрлек итеп хәстәрләнгән. Казан кирмәне эчендә генә 22 мең кеше булган. "Казанны урыс гаскәрләреннән саклау җиде атна дәвам итә. Әмма диварларны шартлату татарларның язмышын хәл итә. Казан кирмәне диварлары Арча ягынннан (бүгенге Ленин бакчасы, КФУ биналары торган урын) шартлатыла. Урыс гаскәрләре бик тиз арада ике биек манара төзеп шуннан казанлыларга һөҗүм итә. Урыслар һөҗүм иткәндә татарлар аларның артиллериясен тар-мар итә. Моңа җавап итеп урыс гаскәрләре кирмән диварлары астын казый һәм шартлата", дип сөйли тарихчы Искәндәр Измайлов.

Кирмән диварларын шартлату татарларның язмышын хәл итә

Татарлар бер төн эчендә диварны яңадан яңартуга ирешә. Тик бу вакытта дошман гаскәре Казан кирмәненә башка яктан һөҗүм итә. Ташаяк, Бауман, Профсоюзная урамнары кисешкән урыннан кирмән диварларын шартлатуга ирешә. Каршы яктан саклану чараларын күргән татарлар икенче якка килеп өлгерми.

Кол Шәриф Кол Шәриф

7. Явыз Иванның Казанга керүе

Явыз Иван яуланган Казанга өч көннән соң килә. Аңа ул вакытта 22 яшь була. Риваятьләр һәм елъязмалар мәгълүматларына караганда, ул килер алдыннан кирмән эче өч көн һәм өч төн дәвамында мәетләрдән чистартылган. Аның килүенә агачтан чиркәү төзелә, ул агач койма белән уратып алынган була. Явыз Иванның бу чиркәүдә вәгазь сөйләве билгеле.

8. Татар дәүләтенең җимерелү сәбәбләре

Казанның капитуляциясе турында бернинди язма документ юк. Ядегәр хан Явыз Иван каршында тезләнеп, аны хан буларак таный. Ул Явыз Иванның гаскәрләре белән идарә итә. Урыс патшасы татарларны үз файдасына кулланган, алар ярдәмендә яңа җирләрне яулау җиңелрәк булачагын аңлаган.

Казанны яулап алуның төп сәбәбе – урыс гаскәрләре тарафыннан туктаусыз һөҗүмнәр дип саный тарихчыларның күпчелеге. "Казан ханлыгының барлыкка килүеннән башлап урыс гаскәре даими хәрби һөҗүмнәр оештырган. Явыз Иван хакимияткә килүгә үк Казанны яулап алу планнарын төзи. Үзенең бер сәяси манифестында ул хәтта "Казан ханлыгы безнең белән тынычлыкта яшәсә дә, аны барыбер яулап алырга кирәк булыр иде" дигән сүзләре билгеле", ди Марсель Әхмәтҗанов.

9. Сугышның дәвамы

Сөембикә белән хушлашу, Фиринат Халиков рәсеме Сөембикә белән хушлашу, Фиринат Халиков рәсеме

Ханлык җимерелә, тик дәүләт өчен көрәш дәвам итә

1552 елда Казан ханлыгы җимерелә. Әмма дәүләт өчен көрәш дәвам итә. Казанлылар яңа хан итеп Сөембикәнең абыйсын Али-Әкърамны сайлый. Казан ханлыгы башкаласы исә вакытлыча Казаннан 160 чакрым ераклыкта урнашкан Чалым шәһәре дип игълан ителә. Али-Әкърамга ярдәм йөзеннән аның әтисе Йосыф 1553 елның көзендә зур гаскәр җыя, Казан ханлыгына яу оештыра. Ярдәмгә Әстерхан ханлыгы да кушыла. Тик Исмаил морзаның Русия белән дустанә мөнәсәбәткә керү сәбәпле бу яу булмый кала.

"Урыс хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алуын дәвам итә. 1553 ел җәендә Идел, Чулман, Нократ буйлап Адашев җитәкчелегендәге оккупацион төркемнәр йөри башлый", дип яза Худяков. Алар казанларны һәм башка милләт вәкилләрен үтерә, әсирлеккә төшерә.

1571-1572, 1580, 1583 елларда зур бәрелешләр була, халык яулап алучыларга каршы чыга. Әмма көчләр бертигез булмый, ир-атлар юкка чыгарылган була. Моннан соң да татарлар 50 ел дәвамында сугыша.

10. Татарларның кысрыкланып чыгарылуы

Казан кирмәне эченә татарларга керү тыела

Казан яулап алынудан соң биредә руслар күпләп урнаша башлый. Тарихчы Михаил Худяков язуынча, Казан кирмәне эчендә татарларга яшәү һәм, хәтта, керү тыела. Яулап алудан соң исән калган татарларга шәһәр читенә күченергә әмер ителә. Аларга Болак елгасы артындагы Кораиш бистәсендә (хәзерге Иске татар бистәсе) урын аерылган.

Күчеш көчләп алып барылган – йортларны сүтү һәм күчерү рөхсәте барысына да бирелмәгән, яхшы йортларга урыс гаскәриләре һәм дәүләт эшлеклеләре күченгән. Исән калган халыкның зур өлеше бөтенләй фәкыйрьлеккә төшкән, авылларга таралырга мәҗбүр булган. 1557 елдан соң Казанның 30-40 меңлек халкыннан бары тик 6 мең татар калган, аларга 7 меңләп урыс кешесе өстәлгән.

Мәҗбүри күченүдән тыш барлык мәчетләрне юкка чыгару әмере дә чыга. Митрополит Макарий тырышлыгы белән Казанда архиепископ кафедрасы төзелә.

www.azatliq.org

казан ханлыгы — с татарского на русский

I перех.

1)

а) кида́ть/ки́нуть, броса́ть/бро́сить , мета́ть/метну́ть, пуска́ть/пусти́ть; пуля́ть/пульну́ть прост.; забра́сывать ; запуска́ть/запусти́ть ; кида́ться, броса́ться ; швыря́ть/швырну́ть || кида́ние, броса́ние, бросо́к, мета́ние; запуска́ние, за́пуск; швыря́ние; граната ату ки́нуть грана́ту

б) набра́сывать/наброса́ть, наки́дывать/накида́ть, намётывать/намета́ть ; нашвы́ривать/нашвыря́ть

в) подки́дывать/подки́нуть, подбра́сывать/подбро́сить ; вски́дывать/вски́нуть ; взбра́сывать/взбро́сить; взмета́ть/взметну́ть || подки́дывание, подбра́сывание

г) забра́сывать/забро́сить , заки́дывать/заки́нуть; зашвы́ривать/зашвырну́ть, зашвыря́ть || забра́сывание

д) переки́дывать/переки́нуть, перебра́сывать/перебро́сить через что ; перешвы́ривать/перешвырну́ть || переки́дывание, переки́дка, перебра́сывание

е) ски́дывать/ски́нуть, сбра́сывать/сбро́сить || ски́дывание, сбра́сывание

ж) отбра́сывать/отбро́сить , отки́дывать/отки́нуть ; отшвы́ривать/ отшвырну́ть || отбра́сывание

кисәүләрне читкә ату — отбра́сывать головёшки в сто́роны

з) поброса́ть; покида́ть, пошвыря́ть

и) выбра́сывать/вы́бросить, выки́дывать/вы́кинуть ; вышвы́ривать/вы́швырнуть || выбра́сывание, вы́брос, вы́броска, выки́дывание, вы́кидка

к) вбра́сывать/вбро́сить, вки́дывать/вки́нуть; вброса́ть/вкида́ть прост.

л) отбра́сывать/отбро́сить, отки́дывать/отки́нуть, забра́сывать/забро́сить; запроки́дывать/запроки́нуть || отбра́сывание

2)

а) стреля́ть, вы́стрелить, производи́ть (поизвести́, дава́ть/дать) вы́стрел (вы́стрелы), бить ; вы́палить, пуля́ть прост.; вести́ ого́нь || вы́стрел, стрельба́ || стрелко́вый

рогатка белән ату — стреля́ть, пуля́ть из рога́тки

басып (баскан килеш) ату — стреля́ть (стрельба́) сто́я

б) отстреля́ть

бер әрҗә патрон ату — отстреля́ть я́щик патро́нов

в) однокр. стрельну́ть, пальну́ть, пульну́ть прост. || вы́стрел

г) пуска́ть/пусти́ть ; выпуска́ть

аткан ук кире кайтмый — посл. пу́щенную стрелу́ не верну́ть

д) обстре́ливать/обстреля́ть ; расстре́ливать/ расстреля́ть || обстре́ливание, обстре́л; расстре́ливание, расстре́л

3)

а) стреля́ть, застре́ливать/застрели́ть, бить, заби́ть охот. || бой

б) настре́ливать/настреля́ть, наби́ть; переби́ть

в) отстре́ливать/отстреля́ть || отстре́л

4) неперех.

а) де́йствовать, быть де́йствующим || де́йствие, изверже́ние

вулканның атуы туктагач — когда́ де́йствие (изверже́ние) вулка́на прекрати́лось

б) бить, изверга́ться/изве́ргнуться || изверже́ние

су фонтаны атканын карап тору — наблюда́ть, как бьёт (изверга́ется) водяно́й фонта́н

в) изверга́ть/изве́ргнуть, выбра́сывать/ вы́бросить || изверже́ние, выбра́сывание, вы́брос, вы́броска

г) стреля́ть/стрельну́ть, вы́стрелить ; выбива́ть/вы́бить безл. ; вышиба́ть/вы́шибить безл.; выбива́ть/вы́бить безл.

5) текст. брать, пуска́ть/пусти́ть

аркауга нәрсә атасың? — что берёшь (возмёшь, пу́стишь) на уто́к?

6) гл. быстрое, поспешное либо полное окончание действия; имеет индивидуальные переводы

чишенеп ату — бы́стро (на́спех) разде́ться; разде́ться догола́ (донага́)

мәсьәләне тиз генә чишеп ату — бы́стро разде́латься с зада́чей (реше́нием зада́чи)

сакалны кырып ату — бы́стро (на́спех) сбрить бо́роду; сбрить бо́роду на́чисто

- ата тору - аткан тавыш - аткан тавышлар - ату тавышы - ату тавышлары - ату урыны - атып алу - атып бәрү - атып бетерү - атып җибәрү - атып карау - атып тору - атып төшерү - атып үтерү - атып яралау

••

аткан ук кебек — стрело́й, как стрела́

атмаган аюның тиресен бүлү (бүлешү) — дели́ть шку́ру неуби́того медве́дя

атмаган куян, асмаган казан — ≈≈ шку́ра неуби́того медве́дя; ви́лами на воде́ пи́сано; ба́бушка на́двое сказа́ла неподстре́ленный за́яц и неподве́шенный котёл)

II ; против.; разг.

а то́

translate.academic.ru

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына күзәтү - Дәрес эшкәртмәләре - Файллар каталогы

Тема: Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәниятенә күзәтү.

 

Максат: Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат бирү;

               Фольклор әсәрләрнең бу чор әдәбиятына карата мөнәсәбәтен ачыклау;

               Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Мультимедиа (презентация), диск "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” . Интерактив китап. Казан, 2008.

Өстәмә материал: Р.Мостафин. "И Казан, серле Казан”. – Казан: Мәгариф, 2004

                               Казан ханлыгы чоры әдипләренең шигырьләре ( http://www.kitap.net.ru/)

Актуальләштерү.

 

Өй эшен тикшерү:

· дастаннар турында әңгәмә;

· "Идегәй” дастаныннан өзек яттан сөйләнә.

Яңа дәрес материалы.

Укытучы сүзе (презентация) (слайд1)

         XV йөзнең урталарына  таба, төрле сәбәпләр аркасында, Алтын Урда таркала. Аның җирлегендә                

Кырым,  Казан, Себер, Олы Урда, Нугай, Әстерхан һәм башка татар ханлыклары барлыкка  килә.

        «Казан ханлыгы чоры әдәбияты»  төшенчәсе вакыт һәм җирлек ягыннан киңрәк төшенчә итеп карала. Ул якынча XV йөзнең урталарыннан алын XVII гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны  үз эченә ала. Әмма аның үзәгендә Казан ханлыгы тора. Чөнки бу дәүләт составына  хәзерге татарлар яши торган күп кенә төбәкләр кергән: хәзерге Сембер, Пенза,  Тамбов өлкәләре, Чувашия, Мари, Удмурт, Мордва Республикаларының җирләре,  Нижгар, Сарытау, Самара, Вятка, Пермь өлкәләренең бер өлеше. Рус профессоры  Михаил Худяков фикеренчә, Иделнең Сура һәм Ветлуга елгалары койган урыныннан  алып Сарычинга (Волгоградка) кадәрге җирләр Казан ханлыгы карамагында булган.  Бу дәүләт хәзерге Татарстанга караганда берничә мәртәбә зуррак була. 

(слайд2-4)

        Тарих китапларында татар ханлыклары арасындагы үзара  каршылыклар, сугышлар хакында күп языла. Чыннан да бу хәл булган. Бердәмлек  җитмәү, ызгыш-талаш, кыен вакытларда бер-берсенә тиешле ярдәм итмәү аларның  берәм-берәм юкка чыгуына да китерә. 

(слайд5)

        Әлбәттә, татар ханлыклары арасында гел каршылыклар гына  булып тормаган. Халык күңелле итеп тә яши белгән. Менә бу рәсемдә оста шигырь укучылар бәйрәмен күрәбез. (слайд 6)

 

        Татар мәмләкәтләрендәге халыкның күпчелеге ислам динен  тота. Шуңа мөнәсәбәттә күп кенә шәһәр-авылларда мәчетләрнең булуы мәгълүм. Безнең көннәргә кадәр сакланган, яңадан торгызылган архитектур истәлекләр һәрберегезгә таныштыр. (слайд 7 - 8) 

Кызганычка каршы, Казан ханлыгы чоры әдипләренең бик аз әсәрләре генә сакланып калган. 

(слайд 9)(Колшәриф тур сүз. слайд 10)

         Казан ханлыгы турында тагын да күбрәк белергә теләсәгез, С. Алишев китабы белән таныша аласыз. (слайд 11)

 

2. Казан ханлыгы чоры әдипләре турында күбрәк белү өчен, филология фәннәре докторы Х.Миңнегулов сөйләгәннәрне тыңлап китик. 

Х.Миңнегулов. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. (видеоязма)

 

 3. Теманы үзлектән өйрәнү, иҗади эшкә тарту максатыннан укучыларның биремнәрне үтәве. (слайд 12) 

Укучылар берничә төркемгә бүленә. Һәр төркем үзенә бирелгән биремне үти.

 

 

 

 

 

 

 

№ Эчтәлек Экспертлар төркеме Биремнәр   

1 Казан ханлыгы чорына тарихи күзәтү Сәясәтчеләр Дәреслектәге һәм өстәмә материал нигезендә Казан ханлыгы турында мәгълүмат әзерләргә   

3 Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр Фольклорчылар Өстәмә әдәбият нигезендә,  риваятьләрне сайлап алып, эчтәлеге белән таныштырырга 

(Р.Мостафин. "И Казан, серле Казан”. – Казан: Мәгариф, 2004)

    

4 Казан ханлыгы чоры әдипләренең шигырьләре Нәфис сүз осталары Бирелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга  

 

 

Ныгыту.

Дәреслектә бирелгән (61 нче бит) һәм укытучы әзерләгән сорауларга җавап бирү.

Өйгә эш 

Казан ханлыгы чоры әдәбияты турында гомуми нәтиҗә чыгарырга.

Кабан күле, Җик Мәргән хакында риваятьләр укып килергә. 

 

 

 

 

 

                                                                                

 

 

                                                                                Дәрес эшкәртмәсен әзерләде һәм үткәрде:

 

                                                                                Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең 

                                                                                татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы 

                                                                                Лизунина Эльвира Хәмзә кызы

elyaliz.ucoz.ru

1.1.2. Казан ханлыгы чоры тарихы

Казан ханлыгы Урта Иделдә зур гына мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан. Көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәелеп киткән һәм анда, әлбәттә, төгәл генә чик булмаган - даланы әле бу, әле теге як файдаланган. Көнбатыш чик тәгаен билгеле: урыс биләмәләре белән ике арада Сура елгасы аккан, ә инде төньяктагы җирләр Нократ һәм Кама елгаларының урта агымы киңлекләрендә тайга яннарына кадәр сузылган булган.

Дәүләтнең үз, төп халкы - татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып күрше чуваш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре - мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы - Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Җөри, Тангачы. Соңыннан, 1552 елда Казан урыс тарафыннан яулап алынгач, Мәскәү соборында тоткан нотыгында Явыз Иван (Иван Грозный) Казан җиренең 30 шәһәр һәм кальга-кирмәнен алганлыгы хакында әйтә. Аларның күбесе шул вакытта җимерелгән, ул урыннарда урыс шәһәрләре һәм авыллары барлыкка килгән (кайберләренең исемнәрен әле генә телгә алдык).

Казан яулап алынып 13-15 ел үткәч, Мәскәү хөкүмәте тарафыннан төзелгән исәпкә алу кенәгәләрендә Казан ханлыгы җирендәге 700 татар авылы теркәп куелган - шуларның иң зур күпчелеге, 500 е, Казан артына кагылышлы, 150 се Тау ягында. Бу җирләрдә, бигрәк тә Ашыт һәм Казан суы буйларында, Казан ханлыгы чорыннан калган язулы ташлар шактый. Бүгенге көнгә сакланган 70 кә якын борынгы каберлектә 150 дән артык шундый таш мәгълүм. Байтагы «олуг солтан» («солтан әл-гали» - ханнар нәселеннән килүче затларны шулай атаганнар), би, морза, бикә, бикәч, шулай ук шәехләр каберенә куелган әлеге ташлар халкыбыз тарихының, аның теле һәм таш кисү-бизәкләү сәнгатенең бәһа биреп бетергесез, кадерле ядкярләре булып саналалар.

Казан ханлыгының, бигрәк тә әлеге шул Казан артының җирләре хакында, аларның гаҗәеп матур, бай булганлыгы, авылларның күплеге, йортларның төзеклеге турында шул җирләрне заманында үз күзләре белән күргән кешеләр таңга калып язганнар Һәм юкка гына урыс дворян идеологы Иван Пересветов Явыз Иванга җибәргән хатларында Казан ханлыгын «җәннәт җире» дип атамаган, юкка гына аны тизрәк яулап алырга чакырмаган.

Әлбәттә, шундый бәрәкәтле җирдә урнашкан Казан ханлыгының икътисады, аның хуҗалык төрләре - игенчелек, терлекчелек, сәүдә һәм һөнәрчелек - зур үсеш алган булган. Җир мул уңыш биргән, урман-дала дөньясына хас булган бөтен культуралар да игелгән. Җир биләүнең, тарханлыкның нигезен Алтын Урда чорыннан килүче сөйүргаллык хокукы тәшкил иткән - бу хакта Ибраһим һәм Сәхибгәрәй ханнарның ярлыкларында ачык әйтелгән.

Мал-туар, терлек асрау, бигрәк тә ат үрчетү, хуҗалыкның өстәмә төрләре, мәсәлән, сунарчылык, бал җыю, Идел, Кама һәм аларга коючы суларда күпләп балык, шул исәптән кыйммәтле мәрсин балыклары тоту, һөнәрчелекнең төзелеш-архитектура, зәркән (ювелир) сәнгате, корал эшләү, гомумән, тимерчелек, агач эше, күн эшкәртү, тукучылык, затлы һәм гади савыт-саба ясау һәм башка күп төрләре - боларның һәммәсенең Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан килүче төпле нигезе, тотрыклы традициясе бар, һәм ул һөнәрчелек яңа үсешкә дә ирешкән булган.

Татар дөньясының зур бер өлеше булган Казан ханлыгын, аның башкаласы Казан шәһәрен шул ук татарның канына сеңгән сәүдәсез, алыш-бирешсез һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Дәүләтнең башлангыч чорыннан, ягъни XV йөз уртасыннан ук инде Казан дөньяның шактый гына илләре белән алып барылган транзит сәүдәсенең үзәге буларак мәгълүм. Итил, Болгар, Сарайлардан килүче бу бай традиция дә бик тотрыклы була һәм дәүләт яшәешенең соңгы елларына кадәр диярлек дәвам итә. Бу халыкара сәүдәнең географиясе шулай ук бик киң: көнбатышта дөньякүләм мәшһүр диңгезчелек һәм сәүдә үзәге булган Фландриядән алып көнчыгышта Фарсыга кадәр.

Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелешнең нигезе Алтын Урдага барып тоташа. Шулук Җучи нәселеннән булган хан, хан карамагындагы диван, аның да иң күренекле һәм Себердән алып Кырымга хәтле булган бөтен татар дөньясы өчен хас атаклы карача-биләр токымы, ягъни Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак кавеме. Бер яктан,Алтын Урда, икенче яктан, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары буенча мәгълүм булган идарәче даирәләр, аларның һәртөрле ярдәмче-хезмәтчеләре бүгенге тел белән әйтсәк, дәүләт чиновниклары, шул ук җыем-салым төрләре. Әлбәттә, кайбер вазифалар, керем белән чыгым, хокук һәм бурыч төрләре гамәлдән төшеп калган, яңалары да туган. Әмма нигез, система сакланган.Шундый ук сүзләрне хәрби эш, гаскәр төре хакында да әйтеп булыр иде. Дөрес, Казан ханлыгында Болгар дәүләте хәрби сәнгатенең мөһим билгеләре дә булган, мәсәлән, крепость-кирмәннәр һәм ныгытмалар төзү эше. Ләкин бу Казан ханлыгының Болгар белән географик якынлыгына, ягъни аларның төньяктагы урман-дала җирләрендә урнашкан булуларына бәйле. Шул ук географик мохиттәге Урыс дәүләтенең крепость-ныгытмалар төзү системасы да Болгар белән Казанныкыннан әллә ни аерылмый.

Урта гасырларга хас булган салкын корал төрләреннән башка, Казан ханлыгында утлы корал куллану хакында хәбәрләр тагын да тулырак. Бу чорда инде туплар гамәлдә була, ләкин аларның, ягъни татар тупларының, 1552 елда гөрселдәмәвенең аянычлы сәбәбе бар - аларны сатлыкҗан Шаһгали Казаннан киткәндә юкка чыгара.

Ханлыкның башкаласы Казан үзенең күренеше белән бик тә үзенчәлекле булган. Тау башына салынган Хан сарае һәм зиннәтле ташпулатлары, биек-биек манаралы Җамигъ вә башка мәчетләре, үзәнлектә яшеллеккә күмелеп утырган бистәләре, шуларның һәммәсен бер шәһәр итеп әйләндереп алган, әле тауга күтәрелеп, әле иңкүлеккә төшеп сузылган шәһәр курасы, ягъни ныгытма-стенасы, аның биек хәрби машлары һәм киң, атаклы капкалары, шулар аркылы узып, еракларга сузылган Кырым, Нугай, Төмән юллары, ул олы юллардан ляган сәүдә кәрваннары Казан каласына, аның тирә-юненә кабатланмас матурлык биргәннәр. Бер яктан - тезелешеп киткән Кабан күлләре, икенче яктан - бормаланып аккан Казан суы, ә арырак җәелеп яткан киң Идел белән әйләндереп алынган борынгы Казан ераклардан бик матур булып күренеп торган.

Казан ханлыгының матди, бигрәк тә рухи мәдәнияте хакында инде шактый язылды. Казан ханлыгы чорыннан Казан шәһәрендә берни дә сакланып калмаган, барлык булган корылма-биналар 1552 елда янып-җимерелеп беткәннәр дигән фикер озак еллар дәвамында фәндә өстенлек итте, гәрчә зур бер даирә урыс һәм татар галимнәре, бу фикер белән килешә алмыйча, Казан Кремлендә сакланып калган берничә архитектур истәлекнең татар чорына караганлыкларын исбат итсәләр дә.

Шуларның берсе - риваять-легендаларга кергән, бәет-мөнәҗәтләрдә әйтелгән, татар халкының ханбикәсе, милли батыры исемен йөртүче мәшһүр Сөембикә манарасы. Үзенең архитектурасы, төзелеш алымнары, бизәкләү ысуллары буенча бу атаклы корылма нәкъ менә милли сәнгатьнең үзенчәлекле дә, ачык та истәлеге, һәйкәле булып санала. 1990 елда бу гүзәл манара өстенә ай куелды, дөресрәге, әүвәлдә булган ай торгызылды, гасырлардан килгән гадәт буенча, татар халкы ел саен манара янына Коръән укырга йөри, шунда җыелып Хәтер көнен үткәрә башлады.

Бүгенге Казан Кремлендә татар чорыннан сакланып калган икенче истәлек - Нурали мәчетенең бинасы. XVI йөзнең атаклы карача-бие, Казан ханнарының якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе, хөкүмәт башлыгы Нурали Ширин исемен йөрткән бу мәчет, Казан яулап алынгач, башта корал склады, аннан «Введение» чиркәвенә әйләндерелә, ә 1854 елда Дворцовая церковь исеме белән урыс-православие архитектурасы стилендә реставрацияләп куела.

1551 елда Сөембикәне әсирлеккә алып киткәндә һәм, бер елдан соң Казанны яулап алгач, яулаучылар тарафыннан бик зур байлык Мәскәүгә сатыла. Болар: бүген Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында сакланучы Казан ханнарының алтын таҗы, тәхете һ. б. регалияләре, бүтән төрле алтын-көмеш хәзинә; Дәүләт Тарихы музеенда (Мәскәү) һәм Рәсәйнең этнография музеенда (Санкт-Петербург) тупланган, шулай ук злтын-көмештән ясалган зәркән сәнгате әсәрләре, кием-салым, затлы мал. Байракны, туплар һәм башка ралларны әле табасы бар. Мәскәүгә алып китеп чукындырылган һәм андагы Кремльнең Архангел соборында урыс патшалары, бөек кенәзләренең кабер-саркофаглары белән янәшә күмелгән Казан ханы Үтәмешгәрәй (Александр) белән Ибраһим хан улы Ходайголның (Петр Ибрагимович) җәсәден алып кайтып, Казан Кремленә, Сөембикә манарасы янына күмелү гаделлек булыр иде.

Казан ханлыгының тышкы сәясәте Евразияне шактый гына илләре белән тыгыз бәйләнешне эченә алса, Урыс дәүләте белән булган мөнәсәбәтләр тарихы аерым урын тота. Бу тарих ае-елы, кайчак-көне-сәгате белән дә билгеле булган өчен генә т үгел, ә иң мөһиме, дөресрәге, иң аянычы - бу мөнәсәбәтләрнең ахыр чиктә татарның дәүләтчелен югалуга китерүдә, халкыбызның язмышын фаҗигагә дучар итүдә. Бу тарих - бик тә катлаулы һәм четрекле, дөньякүләм вакыйгаларга, атаклы шәхесләргә ифрат бай, шул ук вакытта, җан өшеткеч, үзәкләрне өзгеч тарих. Әлбәттә, аның хакында кыска гына язмада тулы мәгълүмат бирү һич тә мөмга. түгел. Шуңа күрә, без ул тарихның төп дәверләренә һәм иң зур вакыйгаларына гына тукталырбыз, иң олуг вә иң фаҗигале шәхесләр белән генә танышырбыз.

Казан ханлыгы яшәвенең башлангыч чоры, Мәхмүтәк идарә иткән 20 ел (1445-1465), нигездә тыныч үткән. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә Мәскәү алдында Казанның абруе зур булган. Хәтта, Василий II нең азат ителүе өчен урыс татарга контрибуция түләп торган. Бөек кенәз белән бер шул чакта Мәскәүгә 500 татар килә, алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идарә эшләренә куелалар. Кайбер урыс шәһәрләрендә мәчетләр дә төзелә башлый. Казан ханлыгының Мәхмүтәк чоры - бу дәүләтнең оешу, ныклап торып аякка басу икътисадының, сәяси һәм хәрби куәтенең нык үсеш чоры ул.

Бу күтәрелеш дәвере Мәхмүтәкнең кече улы Ибраһим тәхеттә утырганда да дәвам итә (1467-1479; ике арада кыска гына вакыт Ибраһимның абыйсы Хәлил хан булып ала, әмма ул үлеп китә). Ибраһим Казанның иң кодрәтле ханнарыннан һәм ул дәүләтнең тотрыклылыгын, көч-куәтен арттыруда зур уңышларга ирешә. Гомумән, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән 35 еллык дәвер татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты чорларның берсе булып кала. Ибраһим хан идарәсенең сонгы елларында Урыс дәүләтенең экспансионистик омтылышлары башланса да, хан аларга лаеклы каршылык күрсәтеп торган. Мәскәүнең андый сәясәте Василий II үлгәч тәхеткә утырган улы Иван III исеме белән бәйле. Урыс дәүләте белән 42 ел идарә иткән бу талантлы дәүләт эшлеклесе, әмма рәхимсез кенәзнең эшчәнлеге башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры тыкшыну юлы белән алып барыла башлый, һәм бу сәясәт Казан ханлыгына карата үзенең бөтен асылы белән гәүдәләнә.

Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештыра, соңгысы, 1487 елдагысы, Казанны вакытлыча алу белән тәмамлана. Бу походларның баштагылары, әле Казан тәхетендә Ибраһим хан утырганда, урыс өчен бик тә уңышсыз тәмамлана. Мәсәлән, 1469 елда Казанга ике юл белән - Идел буйлап һәм төньяктан әйләндереп килгән Мәскәү гаскәрен татарлар бер-бер артлы камап алып тар-мар итәләр. Су юлы белән килгәнен хан үзе флотилиясе белән каршылый һәм урысның тетмәсен тетә.

Ибраһимнан соң хан булып калган олы улы Илһам (1479-1487) әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Моны ошатмаган Иван III Казанга берсе артыннан берсе походлар оештыра. Соңгысы, ягъни 1487 елдагысы нәтиҗәсендә Казан алына, ләкин ханлык бетерелми, аның каравы Илһамны, аның әнисен, хатынын һәм ике энесен - Мәликтаһир белән Ходайголны - әсирлеккә алып китеп, Вологда җиренә сөргенгә сөрәләр. Илһам үзе, әниләре Фатыйма, Мәликтаһир тиздән шунда үләләр, Ходайголны һәм Мәликтаһирның ике улын чукындыралар. Ходайгол Петр Ибрагимович исеме белән Иван III гә хезмәт итәргә мәҗбүр була, хәтта аны бөек кенәзнең сеңлесенә өйләндерәләр. Кабере билгеле - Мәскәү Кремленең Архангел соборында, урысның бөек кенәзләре һәм патшаларының каберләре белән янәшә.

Ибраһим хан белән аның икенче хатыны атаклы Нурсолтанның өч баласы була: уллары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф, кызлары Гәүһәршад. 1487 елда тәхеткә Мөхәммәтәмин утыртыла, ул 1496 елга кадәр идарә итә, һәм шуннан Казан өстеннән Мәскәү протектораты башлана. Бу сәяси бәйлелеккә Казанның Шәрык фиркасе чик куярга тели, Мөхәммәтәминне тәхеттән төшереп, аның урынына Себер ханзадәсе Мамукны чакыралар. Әмма бер ел узуга аннан ваз кичәләр. Шәрык фиркасенең башлыгы Киләхмәт Мәскәү ягына күчә. Аның яңа хуҗалары Казан тәхетенә Габделлатыйфны утырталар, тик ул аларга буйсынмый, мөстәкыйльлек сәясәте башлый. Аңа бу эштә әнисе Нурсолтанның йогынтысы көчле була - Ибраһим хан үлгәч, Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга; Габделлатыйф, Мөхәммәтәминнән үзгә буларак, Кырымда әнисе янында үсә (Мөхәммәтәмин исә, Казан ханы булганчы, Мәскәү янындагы Звенигород шәһәре белән идарә итә).

1502 елда Иван III тарафыннан җибәрелгән урыс илчелеге, сатлык җан Киләхмәт булышлыгы белән, Габделлатыйфны тәхеттән төшереп, Мәскәүгә озата (Киләхмәт Казан хөкүмәтенең башлыгы була). Тәхеткә яңадан Мөхәммәтәмин утыртыла. Менә шуннан соң бу ханның сәяси һәм дәүләт эшчәнлеге бөтенләй үзгәрә, ул Казанның бәйсезлеге өчен көрәш юлына баса. Мөхәммәтәмин бик җентекләп сугышка әзерләнә, моны Мәскәү дә, аның ялчысы Киләхмәт тә сизми калалар. Җитмәсә, авыру Иван Ш соңгы көннәрен кичерә, анда инде Казан кайгысы булмый, һәм ул 1505 елда үлә. Бер елдан соң аның улы, Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III, Казанга флотилиядән һәм коры җир гаскәреннән торган 100 меңлек армия җибәрә, әмма Мөхәммәтәмин аны 25 июнь көнне Казан янында тәмам тар-мар китерә. Кайбер чыганакларда күрсәтелгәнчә, урыс гаскәреннән бары тик 7 мең кеше генә исән кала.

Әмма хан үзенең шундый зур җиңүен ныклап беркетеп куя алмый. Аның шуннан соңгы тормышы чагыштырмача тыныч үтә, һәм ул 1518 елда 48 яшендә үлеп китә. Аның үлеме белән Олуг Мөхәммәт буыны өзелә; шуннан бер генә ел элек сөргендә Габделлатыйфны да үтергән булалар.

Тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе тагын көн тәртибенә килеп баса. Дөрес, әле ул вакытта Ибраһимның кызы Гәүһәршад, хәтта Нурсолтан үзе дә исән булалар, җитмәсә Миңлегәрәй, ягъни Нурсолтанның ире, үлеп китә. Димәк, ханбикә Кырымнан Казанга кайта алган булыр иде. Ләкин татар дөньясында дәүләт башына хатын-кыз җәмәгатен кую гадәте булмаган.

Нурсолтанның Кырымда Миңлегәрәйдән Мөхәммәтгәрәй белән Сәхибгәрәй атлы ике улы була (кайбер тарихчылар аларны ханбикәнең үги уллары дип атыйлар). Олысы үзенең энесен, ягъни Сәхибгәрәйне, Казан ханы итеп куярга дип Василий III гә мөрәҗәгать итә, тик Мәскәү кенәзе моңа риза булмый, Кырым-Казан берлегеннән курка. 1519 елда Казан тәхетенә Мәскәүдә урыс тәрбиясе алган Касыйм ханзадәсе 13 яшьлек Шаһгали утыртыла. Тышкы кыяфәте белән дә бик ямьсез, хәтта җирәнгеч, Мәскәү марионеткасы булган бу адәмне Казан кабул итә алмый - ул монда өч тапкыр хан итеп куела, өчесендә дә татарлар аны куып җибәрәләр. Ул хәтта Мәскәү яклы татарлар өчен дә күңел кайтаргыч бер кеше була.

1521 елдан 1549 елга кадәрге чорда Казан тәхетендә вакыты-вакыты белән шул Шаһгали һәм аның энесе Җангали утыргалап алсалар да (соңгысы, дәүләт эшенә җинаять иткәне өчен, казанлылар тарафыннан җәзалап үтерелә), әмма бу чор - җучилыларның Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхибгәрәй һәм аның туганының улы Сафагәрәй идарә иткән заман. Бу - Казанның Мәскәү йогынтысыннан аерылып, кабат мөстәкыйльлеккә аяк атлаган сонгы бер дәвере. Казан иркенләбрәк сулыш ала, ныгый, көчәя. Бу өлкәдән Сафагәрәй ханның эшчәнлеге бик тә нәтиҗәле була. Ул, мәсәлән, Казанның мәйданын зурайта, аның халкы шактыйга арта, шәһәрнең хәрби ныгытмалары яңартыла, Мәскәүнең 1524, 1530 һәм 1545 елгы походлары кире кагыла.

Сафагәрәй, ни сәбәптәндер, 1549 елда үлеп китә һәм шуннан соңгы фаҗигале вакыйгалар күпләргә мәгълүм: хан итеп Сафагәрәйнең ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар, аның өчен әнисе Сөембикә идарә итеп тора, ләкин аларның икесен дә 1551 елда Мәскәүгә әсирлеккә алып китәләр. Шунда Үтәмеш Александр исеме белән чукындырыла, 1564 елда 18 яшендә үлеп китә; кабере Петр Ибрагимович, ягъни Ходайголныкы, һәм урыс патшаларыныкы белән янәшә - Кремльнең Архангел соборында. Сөембикәне мәҗбүриләп әшәке затка, инде Казаннан соң Касыйм ханы булган Шаһгалигә бирәләр, гомере шунда бәхетсезлектә өзелә, кабере төгәл билгеле түгел.

Урыс гаскәре 1549 һәм 1550 елларның кыш һәм яз айларында яшь патша Иван Грозный җитәкчелегендә Казанга ике поход ясый, ләкин алар уңышсыз тәмамлана. Шуннан соң Казан ханлыгын яулап алуның генераль планы эшләнә, аны төзүдә Мәскәүнең дәүләт һәм хәрби җитәкчеләре, һәртөрле сугыш чукмарлары, чит ил белгечләре-минерлар, хәтта Казанның хәрби-саклану эшләре белән яхшы таныш булган кайбер сатлыкҗан татарлар да катнаша.

1551 елның май-июнь айларында Зөя елгасы тамагында урыс Свияжск крепосте төзеп куя. Бу әйбер Казан өчен көтелмәгәндә, аның "борын төбендә" эшләнә: булачак корылманың һәр корылмасын, һәр бүрәнә һәм тактасын җентекләп эшләп, башта үзләренең Углич шәһәре янында корып карыйлар һәм кире сүтеп, билгеләр куеп, Идел буйлап булачак урынга китереп, 28 көн эчендә корып та куялар. Казан ханлыгының көнбатыш өлеше - Тау ягы шулай итеп, җайлы гына Урыс дәүләтенә буйсындырыла; Казан мөһим бер икътисади өлкәдән, тупланачак гаскәрнең зур гына өлешеннән, уңайлы стратегик ноктадан мәхрүм була. Бер елдан соң, 1552 елның июнь аенда, яңа төзелгән стрелецлар полклары белән тулыландырылган, 150 хәрби туп белән баетылган урыс армичясе Явыз иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Свияжскига тоткарлыксыз килеп җитеп, шунда ярты ай чамасы ял итеп һәм сугышка хәзерлек үтеп, 23 август көнне Явыз Иван гаскәрләре Казанны камап ала.

Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 октябрь көнне Казан шәһәре яулап алына. Рус тарихи чыганакларында, көнбатыш Европаның кайбер сәясәтчеләре, сәяси һәм хәрби эшлеклеләре калдырган истәлекләрдә, халкыбызның сакланып калган тарихи әсәрләрендә һәм әрнүле хәтерендә теркәлгәнчә, шәһәрдә кан елга булып ага, мәетләр арасыннан үтеп йөреп булмый, алар белән шәһәр корылмаларының чокырлары, яр буйлары тула, аларны Кабан күленә һәм Казан суына ыргыталар, аякларыннан бүрәнәгә бәйләп, елга буйлап агызалар.

Дәүләт һәм хөкүмәт оешмалары, илдәге бөтен хакимият юкка чыгарыла, гаскәр тар-мар ителә, бөтен Казан ханлыгы яулап алына.

Дәүләте юкка чыкканнан соң, татарның сәяси тарихы Россия империясе эчендә дәвам итә, бөтенләй икенче төсмер, икенче халәт ала - халык буларак сакланып калу, туган телен, күп гасырлык мәдәниятен һәм динен югалтмау, ниһаять, элекке дәүләтчелеген һәм мөстәкыйльлеген торгызу өчен милли-азатлык хәрәкәтенә әверелә.

XVI йөзнең икенче яртысы һәм XVII йөз тулысы белән милли һәм социаль изүгә каршы көрәштә уза. Казан алынуга ук татарлар, кулларына корал тотып, дәүләтне торгызу өчен көрәшкә күтәреләләр; татарларга чирмешләр, башкортлар, кайбер башка халыклар да кушыла. Рус дәүләте мондый күтәрелешләрне рәхимсез бастырып бара. Татарларны көчләп чукындыру башлана, мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салырга тотыналар. Татарның зур сулар буендагы иң яхшы җирләре тартып алынып, рус алпавтларына һәм күчереп утыртылган рус крестҗяннарына биреләМондый сәясәт татар халкы арасында канәгатьсезлек тудыра. Татарларның Степан Разин һәм Пугачев җитәкчелегендәгевосстанияләрдә катнашулары да нәкъ әнә шул азатлык алу ниятеннән була.

Россиядә үзенең реформалары белән дан алган Петр I дә татарларга карата (һәм барлык төрки халыкларга карата) шовинистик сәясәт алып бара. Аның 1713, 1718, 1722, 1731 елгы указлары шул турыда сөйли. Татарларга бары тик чукынган очракта гына өстенлекләр ышандыру, чукынырга риза булмаганнарын иң авыр эшләргә, мәсәлән лашман хезмәтенә мәҗбүр итү, 10-12 яшьлек малайларны көчләп хәрби хезмәткә беркетеп кую, Петербургны салганда йөзәр мең татарны шунда куып китерү (яшәү шартлары, хезмәтнең чиксез авыр булуы, климатик шартларның кырыслыгы аркасында алар кырылып баралар) һ.б. лар нәкъ менә Петр I алып барган сәясәт нәтиҗәсе булып тора.

Петр I нең кызы Елизавета да шул ук сәясәтне дәвам итә. Алай гына да түгел, татарларны көчләп чукындыру аңарчы булмаган массакүләм төс ала. Ул кара эшне шул заманда оештырылган "Новокрещенская контора" исемле карагруһчы идарә башкара, аның хәтта кораллы отрядлары да була. Татар мәчетләрен җимерүнең 1552 елдан соңгы икенче, тагын да зуррак чоры башлана. 1742 елда гына да Казан архиепископы Лука Конашевичның әмере буенча 546 мәчетнең 418-е җимертелә.

Россия тәхете Екатерина II кулына күчкәннән соң "Новокрещенская школа" яптырыла, Лука Конашевич Казан епархиясеннән алына. Нәкъ менә Екатерина II нең әмере буенча, казанда ике йөз ел эчендә беренче тапкыр мәчет салына (хәзерге Мәрҗәни мәчете), татар морзаларының хокуклары торгызыла, Шәрык илләре белән алыш-биреш итү эшендә татар сәүдәгәрләренә мөмкинлекләр ачыла, 1778 елда "Ислам дине җәмгыяте" ачыла. Әлеге яңарыш милли аңның көчәеп китүенә зур этәргеч була. Яңа мәчетләр салына башлый, мәктәп-мәдрәсәләр ачыла һәм алар халыкның телен һәм динен саклап калуда искиткеч файдалы эш башкаралар.

Шуннан соңгы XIX йөздә татарның рухы яңа күтәрелеш ала. Беренче тапкыр китап басу башланып, тиз арада зур үсешкә ирешә, массакүләм төс ала. Шәһәрләрдә һәм авылларда күпләп мәчет һәм мәдрәсәләр төзү башлана. Казан, Уфа, Оренбург кебек зур шәһәрләрдә югары сыйныфлы мәдрәсәләр барлыкка килә. Тиздән уку-язу белү ягыннан татарлар Россиядәге иң алдынгы халык булып китәләр. Немец этнографы Отто Гетч язып калдырган мәгълүматлар буенча, татарларда 150 кешегә 1 мәчет һәм 1 мулла, 100 җанга 1 мәктәп туры килгән. Татарлардагы укый-яза белүнең, акыл сәләтенең һәм интеллетуаль көчнең югары дәрәҗәдә булганлыгы хакында XIX йөз башындагы Казанда яшәгән һәм эшләгән атаклы немец галиме һәм врачы Карл Фукс, соңга таба немец икътисадчысы барон Август Гакстаузен, рус тарихчылары, этнографлары, инженерлары Г.Рыбаков, В. Рагозин, Н. Бобровников, С. Чичерина һ.б. язып калдырганнар.

Халкыбыз арасында җәдитчелек хәрәкәтенең башлануы һәм шул яңа ысул ("Ысулы җәдид") белән дөньяви белемнәр кертеп укытыла торган уку йортлары барлыкка килүе фән һәм мәгарифәт үсешенә китерә. Татар буржуазиясенең үсеше, аның киң промышленность-сәүдә мәйданына чыга алуы өчен, нәкъ менә дөньяви фәннәрдән (математика, физика, химия, география, тарих һ.б.) җитәрлек мәгълүматлы, заман таләпләренә җитәрлек дәрәҗәдә җавап бирә алырлык урта һәм югары белемле кешеләр кирәк була. Менә шушы зарурлык, шушы олуг социаль-әяси һәм мәдәни ихтыяҗ халык мәгарифен тамырдан үзгәртә башлауга китерә, яңа ысул белән укытыла торган җәдитчелек мәктәп-мәдрәсәләре, фәнгә нигезләнгән мәгърифәт учаклары туа башлый. Яңалык мәгарифтән гомуммәдәният өлкәсенә, халыкның көнкүрешенә, аның дөньяга карашына тарала.

belem.ru

definition of КАЗАНСКОЕ ХАНСТВО and synonyms of КАЗАНСКОЕ ХАНСТВО (Russian)

Материал из Википедии — свободной энциклопедии

Файл:Zilant flag.gif Был ли у ханства свой собственный флаг, все еще неясно. Однако, Голландец Carlus (Carel) Аллард отметил, что в Королевстве Татарии использовалось два флага… Также неясно, подразумевал ли он под Королевством Татария Хана Казани.

Каза́нское ха́нство (тат. Казан ханлыгы, Qazan xanlığı, قزان خانلغى‎) — феодальное государство в Среднем Поволжье (1438—1552), образовавшееся в результате распада Золотой Орды на территории Болгарского, Джукетауского, Казанского и Кашанского княжеств. Главный город — Казань.Основателем династии казанских ханов был Улу-Мухаммед (правил в 1438—1445).

География

Территория ханства

Большинство территории ханства было покрыто лесами, и лишь южная часть примыкала к степям.Основными реками являлись:

Главными городами были Казан, Арск, Жукатау, Кашан, Чаллы, Алат и Жэри.

Языки (по русским источникам)

Этнический состав

Казанское ханство было многонациональным политическим объединением. Население ханства составляли казанские татары, чуваши, марийцы, мордва и башкиры.

Башкиры были наименее тесно связаны с ханским правительством. Тем не менее, ханы периодически посылали в башкирские земли своих наместников, хотя их власть ограничивалась лишь сбором ясака. Помимо этого, башкиры обязаны были также служить в ханском войске.

Значительно более сильной ханская власть была в удмуртских землях, где располагались владения многочисленных представителей казанской знати. Центром удмуртских земель был Арский городок, в котором сидела ханская аристократия.

Чуваши жили преимущественно в окрестностях реки Свияги. В чувашских землях также имелись владения татарской знати, однако власть хана там была менее прочной. Большая часть населения региона лишь выплачивала ясак, который зачастую собирали представители местной знати. Во главе центров расселения чувашей стояли так называемые «сотенные князи», отвечавшие за сбор ясака и набор воинов в ханское войско в случае войны или похода.

Марийцы лишь частично выплачивали ясак, а в их землях не было имений казанской знати. Во главе марийцев, как и чувашей, также стояли «сотенные князья». Тем не менее, марийское ополчение всегда составляло значительную часть ханского войска во время походов, что также отмечал А. М. Курбский.

Социальный состав

В казанском обществе наиболее привилегированные сословия составляли знать и духовенство. Важнейшие особы, входившие в состав дивана («карачи») и эмиры (владетельные князья) обладали наибольшими богатствами и влиянием. В трудах крымского историка Сеида-Мухаммеда Ризы эти два термина (карачи и эмиры) отождествляются. Привилегированное положение занимали также представители мусульманского духовенства. Эмиры, будучи выходцами из знатнейших родов феодальной аристократии, были крайне немногочисленны. У казанских аристократов титул отца передавался лишь к старшему сыну. Остальными группами казанской знати были беки, мурзы и инородческие князья. Беки стояли на ступень нижеэмиров в социальной структуре казанского общества. Младшими сыновьями беков были мурзы (букв. — «сын князя»). Среди инородческих князей наиболее сильные позиции занимали так называемые «князья Арские». В ханстве было много чувашских, вотских и черемисских князей.

Привилегированная группа лиц, владевших земельными участками и освобождённых от податей и повинностей, называлась тарханами. К числу представителей военного сословия принадлежали огланы и казаки. Огланы были командирами конных подразделений и имели право участвовать в курултае. Казаки были простыми воинами. Иногда встречается их подразделение на «дворных» (служивших в столице) и «задворных» (служивших в провинции). Особым привилегированным статусом обладало многочисленное и хорошо организованное чиновничество.

К числу представителей податного непривилегированного сословия относились простые городские и сельские жители: ремесленники, торговцы, крестьяне. В ярлыке Сагиб-Гирея упоминается 13 видов налогов и податей, которые должны были платить в пользу хана эти группы населения. Земли казанских землевладельцев обрабатывались зависимыми от них крепостными крестьянами («киши»). Также для обработки земли помещики привлекали рабов-военнопленных, сажая их на землю. По истечении 6 лет раб становился свободным, но не имел права покидать территорию государства[1]. Военнопленные не привлекались к службе в войсках хана.

Управление

Главой государства был хан-чингизид. Его ближайшие советники (эмиры) были командующими войска. Совет (диван), в котором заседали советники-«карачи», формально ограничивал власть хана. Зачастую ханы оказывались лишь игрушками в руках враждующих партий татарской знати. Диван был законосовещательным органом. Должность «карачей» была наследственной. Высшие посты были наследственными, пожизненными и несменямыми. Это создавало определённую негибкость государственной машины, что в конечном итоге приводило к её слабости. Аристократический строй в Казанском ханстве принял ярко выраженные консервативные формы.

Высшим законодательным и учредительным органом был курултай, созывавшийся в исключительных обстоятельствах. На нём в полном составе присутствовали представители трёх важнейших слоёв населения ханства: духовенства, войска и земледельцев. В русских источниках этот курултай получил характерное название «Вся земля Казанская».

Правящая элита состояла из представителей ордынской знати. Ниже по социальному положению стояли беки и мурзы — правители отдельных «улусов». Они были выходцами из местной или ордынской знати, а позднее также Крымского ханства и Ногайской Орды. Ещё ниже стояли огланы — командиры конных отрядов, командовавшие простыми воинами-«казаками». «Казаки», в отличие от более крупных землевладельцев — эмиров, беков и огланов, — имели лишь небольшие участки земли, которые они обрабатывали самостоятельно. Крупные, а иногда и мелкие владения освобождались от налогов. Главным видом феодального владения в ханстве был «сююргал» — участок земли, выдававшийся владельцу при условии несения службы и не передавашийся по наследству. Несмотря на это, фактически многие владения ханства были наследственными, хотя хан по смерти хозяина имел право передать владение другому лицу. Мусульманское духовенство также играло большую роль в политической жизни ханства и обладало огромным влиянием. Духовенство также располагало крупным имуществом и землями. Для сбора дани-ясака казанское правительство использовало созданную ещё монголами сотенно-десятинную организацию.

Для управлением таким государством, как Казанское ханство, правительству требовался обширный штат чиновников. Чиновническая система здесь была унаследована татарами от монгольского государства. Во всех населённых пунктах или областях имелись лица, отвечавшие за сбор налогов и податей в пользу хана. На территории ханства располагались многочисленные заставы и таможни. С помощью писцов регулярно проводилась перепись населения ханства.

Экономика

Казань до штурма

Основную территорию ханства населяло оседлое население, унаследовавшее традиции земледелия со времён существования Волжской Булгарии. В ханстве получило распространение паровое земледелие. Пахари в хозяйстве использовали деревянный плуг с металлическим лемехом. Жители ханства выращивали рожь, полбу, ячмень и овёс. Земледелие было основным занятием не только болгарского населения, но также чувашей и финских народов (черемисы, вотяки, мордва). Земледелие имело экстенсивный характер. Сельскохозяйственное землевладение основывалось на наследственном имуществе. В лесной зоне, помимо остальных промыслов, получили распространение охота и бортничество. Жители лесной зоны жили в немногочисленных укреплённых поселениях. Власть хана там ограничивалась лишь сбором ясака, осуществлявшимся местными властями. Имения хана и знати были расположены в земледельческих регионах. Помимо татар и чувашей, в ханском хозяйстве трудились и русские пленные. Что касается промыслового хозяйства, то её главным отраслями были охота и рыболовство. В лесах имелись благоприятные условия для развития пчеловодства. Кожевенное дело играло важнейшую роль среди отраслей ремесленного производства.

Другим важнейшим занятием жителей ханства была торговля, чему нимало способствовало удачное географическое положение ханства. Поволжье с древних времён было одним из центров торгового обмена. Поволжские города выступали посредниками в международном товарообмене. Внешняя торговля в ханстве преобладала над внутренней. Центром внешней торговли была столица ханства — Казань. Государство имело тесные и прочные торговые связи с Россией, Персией и Туркестаном. Городское население занималось созданием изделий из глины, рукоделий из дерева и металла, кожи, брони, плуг и драгоценностей; производилась активная торговля людьми из Центральной Азии, Кавказа и России. Особое место в ханстве занимала работорговля. Объектом этой торговли выступали в основном пленные, захваченные во время набегов, в частности, женщины, продававшиеся в гаремы стран Востока. Главными рынками были Ташаяк Базар в Казани и ярмарка на крупном острове на Волге напротив казанского кремля, впоследствии получившем название Маркиз (в настоящее время, в связи с созданием водохранилища, затоплен). Целый ряд ремесел в Казанском ханстве также сильно зависел от наличия большого числа рабов (в основном - христиан). Инородческое население окраин не было вовлечено в товарообмен, так как в этой среде господствовало исключительно натуральное хозяйство. Жители окраин не торговали, а даром отдавали в виде дани продукты, произведённые или добытые ими. Татарское земледельческое население, в отличие от населения окраин, было вовлечено в товарообмен.

Религия

Кул-Шариф и его ученики.

Ислам был господствующей религией в Казанском ханстве. Главой мусульманского духовенства был сеид — высшее должностное лицо, являвшийся потомком пророка Мухаммеда. Сеидов могло быть несколько, в то время как глава духовенства был только один. После хана глава духовенства был главным должностным лицом государства. Одним из самых известных сеидов был имам Кул-Шариф, погибший со своими учениками в бою с во время штурма Казани русскими войсками в 1552 году. Среди лиц духовного звания в ханстве были шейхи (проповедники ислама), муллы, имамы (духовные лица, совершавшие богослужения в мечетях), дервиши (монахи), хаджи (люди, совершившие паломничество в Мекку), хафизы (профессиональные чтецы Корана), а также данишменды (учителя). Помимо этого, были также шейх-заде и мулла-заде — ученики и сыновья шейхов и мулл. Духовенство, помимо всего прочего, занималось также просвещением населения.

Помимо ислама суннитского толка, в ханстве также получил распространение суфизм, занесённый в страну из Туркестана. Одним из принципов религиозной политики Казанского ханства была веротерпимость[2], которая обуславливалась многоконфессиональным характером торгово-ремесленного населения, а также традициями Волжской Булгарии.

Вооружённые силы

Воины Казанского ханства

Военное искусство казанских татар во время существования Казанского ханства находилось в упадке. Этому способствовали как слабость монгольских военных традиций, так и мирный образ жизни большинства населения ханства. Так, во время войн с Россией казанцы ограничивались лишь нападениями на пограничные русские города. Тем не менее, казанцам не раз получалось развить успешное наступление и вторгнуться во внутренние области Московского государства. Основным родом войск была многочисленная конница. Пехотные подразделения были малочисленны. Казанцы не располагали многочисленной артиллерией. Основную массу конницы составляли дружины удельных князей, призываемые в случае необходимости. Тактика казанских воинов сводилась к маневренным и быстрым ударам конницы. Не имея сил для ведения наступательной войны, казанцы постоянно совершенствовали тактику ведения оборонительных войн. Периодически совершались набеги в соседние западные области, находившимся под властью московских князей, для взятия полона (рабов), нападения на поместья и т.п. В частности, казанские воины искусно организовывали засады, нападения с тыла и многие другие военные хитрости. Столица ханства была первоклассной крепостью, защищённой артиллерией.

Взаимоотношения с Московским государством

Внутриполитические распри в Казанском ханстве вели две основные группировки - одна являлась сторонниками мирного сосуществования и торговли с соседним Московским княжеством, вторая состояла из сторонников политики крымского ханства и рассматривала соседей исключительно как источник рабов и объект грабежа. Борьба этих группировок определяла судьбу Казанского ханства на протяжении последних 100 лет его существования.

Московское государство не раз пыталось подчинить Казань своему влиянию. Ещё в 1467 году русские войска совершили поход на Казань, чтобы посадить на казанский престол царевича Касима. В третьей четверти XV века имели место ярко выраженные противоречия между государствами, выраженные в столкновении интересов Москвы и Казани в землях Верхнего Поволжья. В 80-х гг. XV века московское правительство активно вмешивалось в борьбу за казанский престол и часто посылало войска на Казань с целью посадить на казанский трон своего ставленника. Результатом долгой борьбы стало взятие московскими войсками Казани в 1487 году и утверждение на казанском престоле лояльного Москве хана Мухаммед-Эмина. Неугодный московскому правительству хан был свергнут. Тем не менее, за весь относительно мирный период правления московского ставленника Мухаммед-Эмина в ханстве неоднократно имели место выступления знати, поддержанной ногайскими мурзами, с целью посадить на трон тюменского царевича. Иван III вынужден был пойти на уступки казанской знати, разрешив сместить Мухаммед-Эмина и посадить на престол его брата — Абдул-Латифа.

В первой половине XVI века, преимущественно в годы правления ханов из рода Гиреев, Казанское ханство и Московская Русь постоянно воевали. В августе 1521 года силы казанского хана Сахиба Гирея и крымского хана Мехмеда Гирея совершили военные походы на нижегородские, муромские, клинские, мещерские и владимирские земли, и соединились с войском крымского хана у Коломны. Во время этого похода, согласно русским летописям, в полон было уведено около восьмисот тысяч человек.

Всего казанские ханы совершили около сорока походов на русские земли, в основном в районы близ Нижнего Новгорода, Вятки, Владимира, Косторомы, Галича и Мурома.

Однако, стоит заметить, что после 1445 года казанцы, как правило, оборонялись от Москвы. Из 12 войн в 7 случаях войну начинало Московское княжество. Если исключить из перечня войну 1445 года, которую вел Улу-Мухаммед на правах ордынского хана, то казанцы только 4 раза начинали войну.

Завоевание Москвой

Файл:Qazanqamapalu.GIF

Взятие Казани (1552)

После попыток поставить во главе Казани лояльного Москве хана Иван IV предпринял серию военных походов. Первые два не увенчались успехом, и в 1552 году московский царь в третий раз осадил столицу ханства. После взрыва городских стен заложенным в тайно сделанных подкопах порохом, Казань была взята штурмом, значительная часть населения перебита, а сам город сгорел. Казанское ханство прекратило своё существование, и Среднее Поволжье в значительной своей части было присоединено к России. Интересно, что созданная после взятия Казани Казанская архиепископия сразу была назначена третьей по важности в Московском государстве.

Ханы Казани

Захоронения казанских ханов

  • Улу-Мухаммед (Великий) хан, сын Ичкиле Хасан-оглана, хан Казани (1438—1445), бывший хан Золотой орды.
  • Махмуд хан, сын Улу-Мухаммед хана, хан Казани (1445—1466).
  • Халиль хан, сын Махмуд хана, хан Казани (1466—1467).
  • Ибрагим хан, сын Махмуд хана, хан Казани (1467—1479).
  • Ильхам хан, сын Ибрагим хана, хан Казани (1479—1484, 1485—1487).
  • Мухаммед-Амин хан, сын Ибрагим хана, хан Казани (1484—1485, 1487—1496, 1502—1518).
  • Мамук (Тюменский) хан, хан Казани (1496—1497).
  • Абдул-Латиф хан, сын Ибрагим хана, хан Казани (1497—1502).
  • Шах-Али хан, сын касимовского Шейх-Аулияр султана, хан Казани (1519—1521, 1546, 1551—1552).
  • Сахиб-Гирей хан, сын крымского хана Менгли-Гирея, хан Казани (1521—1524).
  • Сафа-Гирей хан, сын крымского хана Фатых-Гирея, хан Казани (1524—1531, 1536—1546, 1546—1549).
  • Джан-Али хан, сын Шейх-Аулияр султана, хан Казани (1532—1535).
  • Утямыш-Гирей хан, сын Сафа-Гирей хана, хан Казани (1549—1551).
  • Ядыгар-Мухаммед хан, сын астраханского хана Касима, хан Казани (1552).
  • Али-Акрам хан (Ногайская династия), хан Казани (1553—1556).

См. также

Примечания

  1. ↑ Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства
  2. ↑ * Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства

Источники

Внешние ссылки

dictionary.sensagent.com

Казан ханлыгы мәдәнияте — Wikipedia

Казан, 16 гасыр (Ф. Хәликов рәсеме) Казан ханлыгының хәритәсе

Казан ханлыгында, беренче нәүбәттә аның башкаласы Казанда, төзелеш эше һәм архитектура, шул исәптән монументаль архитектура зур үсеш алган. Бу шул заманның шаһитлары, XVI йөз уртасында язылган исәп-теркәү кенәгәләре мәгълүматлары, Казан кремлендә сакланып калган кайбер күренекле архитектура истәлекләре, шулай ук археологик тикшерүләр вакытында табылган борынгы корылмаларның нигезләре белән яхшы раслана. Кенәз А. Курбский хан сарае турында:

« ...ул гаять нык, таштан салынган пулатлар һәм мәчетләр уртасында утыра »

,— дип язган.

Татар архитектурасының күренекле тарихчысы, сәнгать фәннәре докторы Ф. X. Вәлиев аның күп санлы колонналар өстенә эшләнгән озын балконлы, Кырым һәм Төркиянең шул заман корылмаларына охшаш ике катлы бина булганлыгын фараз итә. А. Курбскийның «таштан салынган» «бик биек» мәчетләр, ягъни бик биек манаралы мәчетләр турында, анда татарларның үлгән «патшалары»—ханнары күмелгән булуы хакында язган сүзләре күпләргә билгеле. Ә «Казан тарихы»ның авторы, атаклы карачы-би Нурали Шырын төзеткән «Мурали мәчете»нең (анда аталганча) эчке җиһазларын тасвирлап: «падишаларының кыйммәтле энҗе һәм асылташлар ябыштырылган табутлары»,—дип язган.

Нурали мәчете һәм Хан сарае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар гөмбәзле Василий Блаженный чиркәве

1563—1568 еллардагы исәп кенәгәләрендә кремль эчендә Казанны басып алу вакытында җимерелүдән исән калган берничә мәчет булганлыгы теркәп куелган. Алар арасында Нурали мәчете һәм Хан сарае янындагы мәчет тә бар. Сарай янындагы сигез манаралы мәчет, күрәсең, Җамигъ мәчет булгандыр. Шундый мәчет турында, үзе белгән ниндидер милли чыганакларга таянып, узган йөзнең атаклы татар тарихчысы Ш. Мәрҗани язган. Казанның күренекле тарихчысы М. Г. Худяков та бик әһәмиятле фикер әйтеп калдырган. Аныңча, әлеге мәчет Мәскәүнең Кызыл мәйданында Казанны басып алу хөрмәтенә 1555—1560 елларда төзелгән Василий Блаженный храмына үрнәк, прообраз булган. Бу храмның тугызынчы, үзәк гөмбәзе, башка сигезеннән югары күтәрелеп, тәренең айны—1552 елда русларның татарларны җиңүен символлаштырып тора. Хәтта Казанның Җамигъ мәчетеннән сүтелгән сигез гөмбәзнең шул чакта унике олауга төяп Мәскәүгә озатылуы хакында да мәгълүматлар бар.

Көрәеш бистәсе һәм Нурали Шырын пулаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кремльдә генә түгел, ә шәһәрнең үзендә дә һәм аның читтәге бистәләрендә дә, мәсәлән, Көрәеш бистәсендә, хәтта Казан арты авылларында да таш мәчетләр булган. Кайбер исәп кенәгәләренең мәгълүматлары һәм шул корылмаларның бераз соңрак төшерелгән сурәтләре моны раслый. Хан сарае һәм мәчетләрдән тыш, аеруча Казан кремлендә, кирпеч вә таштан салынган тагын башка корылмалар да булганлыгы мәгълүм. Чыганакларда, мәсәлән, пулатлар, ягъни сарайлар, шул исәптән Нурали Шырын пулаты бик еш телгә алына.

Сөембикә манарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханнары төрбәсе Мөххәммәд Әмин хан, шәгыйрь, төзүче, гаскәри

Казан кремле эчендә сакланып калган атаклы Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорындагы корылмаларның күренекле һәйкәле булып тора.

Сөембикә манарасының теге яки бу заманда төзелүен раслый торган, русчамы, татарчамы язылган нинди дә булса документ яисә башка төрле материал юк. Татарча язылганнары шуның өчен юк, чөнки Казан ханлыгы архивы Мәскәүгә алып кителгән һәм аның язмышы бүгенгәчә билгеле түгел. Рус чыганакларында да бу манараның шул рус чорында, ягъни XVI—XVIII йөзләрдә төзелүе турында берни дә язылмаган, ә бит ул дәвердә Казанда төзелгән истәлекле рус корылмалары турында төгәл мәгълүматлар бар, әйтик, Ару хәбәр чиркәве, Спас манарасы һәм кремльнең башка объектлары (XVI йөзнең икенче яртысы), Дряблов йорты (XVII йөз), Петр-Павел соборы (XVIII йөз). Әгәр Сөембикә манарасы да шул заманнарда төзелгән булса, ул да әле саналган истәлекләр кебек үк еллары яки гасырлары белән билгеле булыр иде. Шунысын да истә тотарга кирәк, Казандагы әлеге иң биек һәм мәһабәт корылма руслар идарә иткән теге яки бу чорда төзелгән булса, җәмәгатьчелек моны игътибарсыз калдырмаган булыр иде. Әмма руслар аны беркайчан да үзләренеке дип санамаганнар, аның турында җырлар, риваятьләр чыгармаганнар һәм аңа беркайчан да табынмаганнар.

Узган йөздәге рус тарихчы галимнәренең тулы бер төркеме һәм христиан дине руханилары, мәсәлән, К. И. Невоструев, С. М. Шпилевский, М. Н. Пинегин, Н. П. Загоскин, П. Е. Заринский, П. Невзоров һ. б., Шәрыкны өйрәнүче татар галимнәрен әйтеп тә тормастан, Сөембикә манарасының башка халык түгел, ә нәкъ менә татар халкы тарафыннан һәрвакыт чиксез ихтирам ителеп килүен, нәкъ менә татарларның аңа йөз еллар буена изге итеп карауларын ассызыклап әйткәннәр. Шуны да өстәп китәргә кирәк, ул үз иленең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен инанып һәм җан атып көрәшкән, татар халкының батыр кызы Сөембикә исеме белән юкка гына аталмаган.

Ниһаять, үзенең архитектурасы, стиль үзенчәлекләре, композицион алымнары һәм бизәкләү детальләре белән дә Сөембикә манарасы татар төзелеш сәнгатен ачык гәүдәләндерүче тарихи һәйкәл булып санала. Рус һәм башка милли архитектуралар белгече профессор В. В. Егерев әйткәнчә, Сөембикә манарасы ярусларының кырт кискәндәй баскычланып менүе белән рус дини корылмаларыннан һәм аларның төзелеш стиленнән нык аерылып тора (ул Болгарда XIV йөздә төзелгән Кара пулатның архитектура стиленә якын).

Бу манара элек нинди вазифа үтәгән соң? Кызганыч, әлеге сорауга җавап һаман табылмаган әле. Кайбер тикшеренүчеләр аны аңарга тоташкан Нурали мәчетенең манарасы дип, икенчеләре исә Сөембикә үзенең ире, Казан ханы Сафагәрәй кабере өстенә кордырган истәлек дип әйтәләр. Аның Казан өчен авыр вакытларда—1552 елда һәм аннан соңгы елларда—күзәтү корылмасы сыйфатында файдаланылган булуы да бик мөмкин.

Соңгы елларда берничә тарихчылар ышанычлы теориясе тәкъдим иттеләр: Сөембикә манарасы Мөхәммәд Әмин вакытында төзелгән иде. Дәлилләре буенча: Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус.) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин Мәскәүдә Иван III янында яшәгән иде һәм Италия архитекторлары (ru:Пьетро Антонио Солари) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манарасы — хәрби манарасы буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәртте, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгән өчен халык бу бинаны Сөембикә Манарасы исеме биргән.

Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, 1991 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтенең карары белән Сөембикә манарасы өстендәге ай торгызылды.

Нурали мәчете бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан кремле эчендә татар дини төзелеш сәнгатенең тагын бер истәлеге—Нурали мәчете бинасы сакланган (хәзерге вакытта ул ашханә сыйфатында файдаланыла). Казан басып алынганнан соң бу борынгы мәчет бинасы озак вакытлар әртиллирия склады булып хезмәт иткән, аннары аны чиркәү итеп файдаланганнар, шул чакта аның югарыгы өлешен нык үзгәрткәннәр. Әмма аның бигрәк тә икенче каты фасадындагы милли архитектура элементлары—тәрәзә араларында башлары кыйгачлап тоташкан ярымколонналар системасы—татар заманнарын хәтерләтеп тора.

Археологик тикшерү мәгълүматлары күрсәткәнчә, Казан архитектурасы уеп бизәк ясау, стеналарны чынаяк кирпечләр белән тышлау, кирпеч салганда һәм тышлау плитәләрен ябыштырганда өстәмә бизәкләр төшерү белән баетылган. Казылма табылдыклар татар чоры Казанында махсус рәссам һөнәрчеләр яшәвенә, төрбәләрне һәм башка корылмаларны югарыда әйтелгәнчә матурлап бизәүче осталарның аерым мәктәпләре булганлыгына шик калдырмый.

Ул заманнарда ташны уеп бизәк ясау сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, иң таралган һөнәр булган. Архитектурадан тыш, ул XV йөзнең икенче яртысында һәм аеруча XVI йөзнең беренче яртысында эпиграфик истәлекләрне—кабер ташларын сәнгатьчә эшләгәндә дә киң кулланылган. Бу истәлекләр бизәкләренең байлыгы һәм төрлелеге белән борынгырак чордан, әйтик, болгар эпитафияләреннән аерылалар. Нәфис үсемлек бизәкләре һәм кабарынкы итеп эшләнгән зәвыклы язмалар гади тамашачыда гына түгел, хәтта урта гасырның ташны чокып бизәкләү сәнгатен яхшы белүче кешедә дә соклану тудыралар.

Казан ханнары таҗы

Зәркән сәнгате, затлы металлардан асылташлар белән матурлап төрле бизәнү әйберләре ясау югары дәрәҗәгә ирешкән. Татарларның алтын-көмешче осталары ясаган әйберләр «Казан тарихы» авторын да таң калдырган. Ул Мөхәммәт-Әмин ханның эшчәнлеге турында язганда болай дигән: «Падиша узенә бик кыйммәтле таҗ, көмештән һәм алтыннан савыт-саба һәм бик тә бай кием-салым эшләтте». Аннан соңгырак вакыйгаларны тасвирлаганда да ул Казан ханнары һәм бай түрәләрнең гаять кыйммәтле зур хәзинәләре булуына еш игътибар иткән. Хан казнасында бик тә зиннәтле ювелир әйберләр булган. 1551 елда кенәз Василий Серебряный Сөембикәне әсир иткәндә казнадагы байлыкны исәпкә ала: «Падишаның бөтен казнасын һәм дарысын язып алып һәм самодержавие мөһере белән беркетеп, алтын һәм көмеш белән һәм дә алтын-көмеш савытлар белән, зиннәтле урын-җир, затлы киемнәр һәм дә төрле-төрле падиша һәм сугышчы кораллары белән бастырыклап тутырылган унике зур каек, алдагысына шул воевода белән ханбикә утырып, Казаннан яңа шәһәр (Зөя) тарафына чыгып китте». Аннан алар Мәскәүгә озатылалар. Кызганычка каршы, шул вакытта Казаннан төяп алып кителгән бу хәзинәнең кайдалыгы әлегәчә билгесез. Аның бер өлеше соңрак Мәскәүнең һәм Санкт-Петербургның мәгълүм музейларына: Мәскәү кремленең Кораллар палатасына, Кызыл мәйдандагы дәүләт тарих музеена, элекке Ленинградтагы СССР халыкларының этнографиясе музеена (хәзер Россия этнография музее) эләккән. Аларда саклана торган әйберләрдән аеруча әһәмиятлеләре—Казан ханнары таҗы— асылташлар белән бизәп, алтыннан ясалган, чите зиннәтле кеш тиресеннән тегелеп, гомумән, югары дәрәҗәдәге ювелирлык техникасы белән эшләнгән мәгълүм «Казан шапкасы»; алтыннан билбау каптырмалары һәм кырлау ысулы белән көмештән ясалган тартма. Татарстан Дәүләт музеенда алтын җеп белән чигү үрнәкләре һәм алтын төймәләр саклана. Шунда ук — җимерелгән йорт астыннан чыгарганда бераз яньчелгән бизәкле җиз кувшин.

Казан ханлыгының ювелирлык сәнгате Казан татарларының соңгырак чор сәнгатендә тагын да үскән, кайбер үрнәкләре чын-чынлап дөнья күләмендә танылган. Мәсәлән, күпертмә һәм яссы нәкыш, төерчекле нәкыш, каю, бөртекләү, кырлау, басма, каралау кебек ювелирлык техникасының иң алга киткән ысуллары белән алтын-көмештән, фирәзә кебек асылташлар һәм төсле бәллүр пыяладан эшләнгән әйберләр— атаклы яка чылбырлары һәм хәситәләр, беләзекләр һәм алкалар, чулпылар һәм муенсалар, аеллар һәм каптырмалар, догалык һәм коръән тартмалары халык сәнгатенең кабатланмас хәзинәләрен тәшкил итәләр һәм татар халкының сәнгати вә шигъри фикерләү сәләтенең гаҗәеп бер чагылышы булып торалар.

Казан ханлыгында гарәп графикасына нигезләнгән язу киң кулланылган. Ул язу Болгарның башлангыч чорында ук килеп кергән һәм Алтын Урдада уку-язуның нигезен тәшкил иткән.

Әүвәлдәге кебек үк мәктәп-мәдрәсәләрдә укыганнар; югары сыйныфлы мәдрәсәләр дә булган дип уйларга нигез бар, мәсәлән, Кол Шәриф мәдрәсәсе. Укый-яза белү беренче чиратта идарә һәм дин әһелләре өчен кирәк булган, әмма гади халык та аңа теләп өйрәнгән. Гарәп графикасында рәсми документлар, эш кәгазьләре, ярлыклар, шулай ук эпитафияләр, хатлар һәм поэмалар язылган.

Казанда һәм гомумән Казан җирендә Шәрык шигърияте яратып укылган. Фарсының Рудаки һәм Фирдәүси, Гомәр Хәйәм һәм Мәһди, Низами һәм Сәгъдинең танылган әсәрләрен, Баласагуни һәм Әхмәд Ясәви, Бакырганый һәм Кол Гали, Котб һәм Сәйф Сараи, Харәзми һәм Рабгузи кебек татар шагыйрьләренең әсәрләрен кулдан-кулга йөрткәннәр. Казан ханлыгының үз шагыйрьләре дә үсеп чыккан. Алар арасында Мөхәммәт-Әмин(хан, XV йөз ахыры—XVI йөз башы), Мөхәммәдьяр, Өммикамал, Гарифбәк, Максуди, Кол Шәриф (Казанның мәшһүр сәете, татар халкының милли каһарманы—XVI йөзнең беренче яртысы) һәм башкалар хакында әйтергә кирәк. Казанда сарай шагыйрьләре һәм халык җыру осталары да күп булган.

Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке»—1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» —1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә чакырган:

« Йахшылык кыйл, йахшылыкда бар мәза (тәм),

Кем йаманлык кыйлса, ул табгай җәза.

Кем йыгылганда кулын тот бер моңлының,

Ул тәкъи тоткай кулың бер көн сәнең...

»

Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрь теле аһәңле һәм матур:

« Йармөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,—

Бу фәләк (язмыш) багыстанының былбылы.

»

Язма әдәбияттан тыш, халык авыз иҗаты да зур үсешкә ирешкән. Иске һәм Яңа Казанның барлыкка килүе турындагы риваять-легендалар нигездә шушы чорда туган. Әдәбият галимнәре эпик жанрдагы «Алпамыш», «Чурабатыр», «Җикмәргән», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләрне дә шул заман иҗаты итеп саныйлар. Казан ханлыгы чорында героик «Идегәй» эпосы киң таралган булган.

Югары катлау кешеләре һәм гади халык арасында да пентатоникага (биш тоннан торган гамма) нигезләнгән һәм инструменталь музыканы яратканнар. Татар халык җырлары ерак заманнарга барып тоташа һәм, сүз дә юк, шул тарихи чорның да моң-авазы булып яңгырый. Казан елъязмачысы казанлыларның камалышта вакытта да үзләренең моңлы озын көйләренә җырлаулары һәм уйнаулары турында язган. Әмма ул элек татарларның «шатланып күңел ачуларын» да, «гүзәл җырлар җырлауларын» да, «гөсләләрдә һәм кубызларда уйнаганнарын» да күргән.

Казан янындагы Хан болынында (Арча кыры) үткәрелә торган халык бәйрәмнәрендә дә шулай биегәннәр һәм җырлаганнар. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр авылларда да гөрләп үткән. Бүген безгә билгеле җыеннар һәм сабан туе бәйрәмнәре булган ул.

  • Татарская энциклопедия: В 6 т. — Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. — Т.3
  • Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства
  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.

tt.wikipedia.org

Казан ханлыгы — Wikipedia

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казан ханлыгы – 1438–1552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг Мөхәммәд хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән чирмеш халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә чирмешләр татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.

Ханлык территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар булып Идел, Чулман, Нократ саналган.

Шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп калалар:

Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, чирмешләр, мордвалар һәм башкортлар булган.

Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә көрәшергә тиеш булганнар.

Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.

Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.

Ярлык.jpg

Казан җәмгыятендә зур көчкә руханилар һәм аксөякләр ия булган. Диван составына кергән карачылар һәм әмирләр зур биләмәләр, байлык хуҗалары булган. Казан аксөякләренең калган төркемнәренә бәкләр һәм морзалар кергән.

Зур җир биләмәләре белән бүләкләнгән һәм кайбер ясаклардан азат ителгән кешеләрне тарханнар дип атаганнар.

Калган төркемнәргә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм игенче-терлекчеләр кергән.

Han.gif

Дәүләт җитәкчесе булып Чыңгыз нәселеннән булган хан торган. Аның якын киңәшчеләре – әмирләр гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Шура (диван) ханның хакимиятен рәсми рәвештә генә булса да тыеп торган. Еш кына ханнар дошманлашып торган татар фиркаләре кулларында бары уенчык булып кына торганнар. Диван киңәшмә оешма булып торган. Карача вазыйфасы нәселдән-нәселгә күчкән. Казан ханлыгында 4 нәсел әгъзалары карача була алганнар.

Шулай ук корылтай да булган. Ул иң авыр вакытларда гына җыелган. Анда 3 төп катлау катнашкан: руханият, гаскәриләр һәм гади халык.

Олыслар белән бәкләр һәм морзалар идарә иткән. Казан ханлыгында монгол дәүләтеннән үк калган дәүләт төзелеше яшәгән, күп санлы җитәкчеләр катламы булган.

Дәүләт эшендә руханият та актив катнашкан. Алар зур җир биләмәләренә ия булганнар.

Казан ханлыгының төп дине булып Ислам саналган. Мөселманнар белән сәид җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәидләрнең берсе – Кол-Шәриф, ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда, Казан ханлыгын яклап һәлак булган.

Казан ханлыгында муллалар, хафизлар, имамнар, дәрвишләр булган.

Ханлыкта авыл хуҗалыгы зур үсеш алган булган. Аның халкы бодай, тары, карабодай үстергән. Урманлы якларда аучылык, сулыкларда балыкчылык таралган була. Урманнарда умартачылык зур уңышка ирешкән булган. Шулай ук осталар тире эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Ханлык халкының икенче төп эше булып сәүдә торган. Идел буе борынгы заманнардан ук сәүдә белән шөгыльләнгән һәм илнең географик урыны да моңа ярдәм иткән. Дәүләт Русия, Фарсы иле, Төркестан белән зур сәүдә эшләре алып барган. Шәһәр халкы балчыктан, агачтан төрле әйберләр ясап, аларны Үзәк Азия һәм башка ил халыкларына саткан.

Казан ханлыгы сугышчылары.jpg

Казан ханлыгы төзелгәнче казан татарларының хәрби көчләре начар хәлдә була. Русия белән сугышларда татарлар, тыныч халык булу сәбәпле, вакыт-вакыт, ниндидер бәрелешләр белән генә чикләнгәннәр. Шулай да Казан ханлыгында көчле атлы гаскәр булган. Татарлар засадалар эшләргә оста булганнар. Соңга таба ханлыкның артиллериясе дә булдырыла.

Мәскәү дәүләте еш кына Казан ханлыгы эшләренә тыкшынган. Мәскәү тәхеткә Касыйм ханының утыруын теләгән, чөнки ул Мәскәү яклы булган, һәм аның тәхеткә бераз хокукы да булган. Берничә тапкыр бу эш килеп чыккан, ләкин татарлар ул ханны гел тәхеттән бәреп төшергәннәр. Ахыр чиктә, ханлыкның соңгы елларында Касыймның оныгы Шаһ-Галины хан итергә теләгәннәр, ләкин аны да халык Казаннан куган.

Казанны саклау01.jpeg

Казан ханлыгы эшләренә тыкшынып караганнан соң, Явыз Иван Казанны яулап алырга була, һәм бер-бератлы 3 сугыш башлый. Өченчесендә, 1552 нче елда, Казан ханлыгы 1 ай камалганнан соң, җиңелә һәм дәүләт буларак юк ителә.

tt.wikipedia.org


Смотрите также

 

..:::Новинки:::..

Windows Commander 5.11 Свежая версия.

Новая версия
IrfanView 3.75 (рус)

Обновление текстового редактора TextEd, уже 1.75a

System mechanic 3.7f
Новая версия

Обновление плагинов для WC, смотрим :-)

Весь Winamp
Посетите новый сайт.

WinRaR 3.00
Релиз уже здесь

PowerDesk 4.0 free
Просто - напросто сильный upgrade проводника.

..:::Счетчики:::..

 

     

 

 

.