|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
ФАНТАТ[фантастика - татарча]. Реферат на тему фатих амирхан на татарском языкеФАНТАСТИКА Татарча - ФАТИХ ӘМИРХАН(1886—1926) Татар әдәбияты классигы — күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 январенда яңа стиль белән — 1 январьда) Казанның Яна Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, аның җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы схоластик тәртипләрне тәнкыйтьләгән «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук РСДРПның Казан комитеты члены С. Н. Гассар (1877—1918), беренче татар большевигы X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек революционерлар белән якыннан аралашуы һәм аларның яшерен эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф. Әмирханның иҗтимагый-политик карашлары формалашуына көчле йогынты ясый. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905—1907 елларда, Ф. Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга торган «Әл-гасрел җәдит» журналында (№ 6) яшь каләмнең беренче басма әсәре —Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багышланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның январенда ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә секретарь булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр характердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ. б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.-Х. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра. Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф. Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф. Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әльислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп, ачык төстә чыга башлый. Ф. Әмирхан бу газетаның секретаре саналса да, чынлыкта аның фактик редакторы була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 санында «Дамелла» имзасы белән Ф. Әмирханның беренче оригиналь әдәби әсәре—«Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла. «Әльислах» чоры (1907—1909) Ф. Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әльислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф. Әмирханны шул чор татар революцион-демократик әдәбиятның алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әльислах»та эшләгәндә Ф. Әмирхан чорның күренекле шәхесләре — Г. Тукай, Г. Камал белән якынлаша. Г. Тукайның Казанга килгәч, 1907—1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әльислах» газетасында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче дөрес билгеләүче дә Ф. Әмирхан була. 1909 елның җәендә «Әльислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф. Әмирхан фикердәшләре Г. Тукай, Г. Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми редакторы — Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912—1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1910—1917 еллар арасында Ф. Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, заман тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр яки рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Сәлихҗан кари» (1916) кебек, буржуа-мещан дөньясының тискәре күренешләрен тәнкыйтьләгән көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күп санлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы» исемле хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, революциягә кадәр Ф. Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга. Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан үзенең бөтен көчен, язучылык талантын революция казанышларын яклауга, Совет властена чын күңелдән хезмәт итүгә, социалистик эчтәлекле татар культурасын үстерүгә багышлый. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарын чыгарышуда актив катнаша, көндәлек матбугатта социалистик төзелеш, милли культура, интернационализм, Кызыл Армияне ныгыту, әдәбият-сәнгать, уку-укыту мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары белән чыгышлар ясый. Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: 1923—1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты1 укыта, беренче баскыч эш мәктәпләре өчен, карт педагог Г. Рәфыйков белән берлектә, «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссиясендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү Һәм рецензияләүдә якыннан катнаша. Ф. Әмирханның совет чорындагы әдәби әсәрләреннән гражданнар сугышында дошманны җиңеп кайтучы кызылармияче батырларны данлаган «Чәчәкләр китерегез миңа!» (1921) исемле шигъри хикәясен (нәсерен) һәм «Фәтхулла хәзрәт» повестеның сәхнә вариантын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Соңгысы 1922 елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан Казанда спектакль итеп тә куела. 1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф. Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә туры килми: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф. Әмирхан вафат була. 1985—1986 елларда Татарстан китап нәшрияты әдипнең дүрт томлык. әсәрләр җыелмасын бастырып чыгарды. БИБЛИОГРАФИЯСайланма әсәрләр. X. Хәйри кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1941, 381 б., портр. 10 070. Сайланма әсәрләр. 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1957.—1958. Т. 1. Повестьлар, хикәяләр. [X. Хисмәтуллин кереш сүзе]. 1957. 600 б портр. 14 000. Т. 2. Сәхнә әсәрләре һәм публицистика. 1958. 615 б., портр. 10 000. Сайланма әсәрләр: Хикәяләр һәм пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1969 — 140 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 17 000. Урталыкта: Татар яшьләре тормышыннан роман. Беренче басма.— Казан: Мәгариф, [елы юк. Сайганов китабында: 1912].— 64 б. Көлке вә һөҗүи хикәяләре: 1-мәҗмуга.— Уфа; Шәрык, 1918.— 68 б.— Кит. авт.: Ташмөхәммәд. Балалар атавы: Хикәя.—Казан: Мәгариф. 1919.—19 б. Шул ук.—Казан: Мәгариф, 1921. 20 000. Шул ук: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 57 б.— (Мәкт. к-ханәсе) 7000. Ул үксез бала шул: Хикәя.—Казан: Мәгариф, 1921.—15 б. 20 000. Тигезсезләр. Татар кызы. Халык кызлары: Пьеса, хикәяләр.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.— 92 б. (Татар әдәбияты к-ханәсе .№ 17). 3000. Фәтхулла хәзрәт: Хикәя.—Казан: Яңалиф, 1928. [Тышл. 1929].—110 б. Тышл. авт.: Ташмөхәммәт. Нәҗип: Хикәя.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 20 б. (Мәкт. к-ханәсе). 10 000. Избранное: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой. [Вступ. статья Л. Климовича].—М.: Худож. лит., 1975.—320 с, ил. 50 000. Первый цветок: (Назип): Рассказ/Пер. Ю. Карева.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—20 с, ил. 23 000. Татарка: Избр. произведения. [Послесл. М. Гайнуллина].— М.: Гослитиздат, 1959.-270 с, ил. 15 000. Хаят: Повести и рассказы/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1968.—285 с, 7 л. илл. с портр. 100 000. Рассказы/Пер. Л. Гайнановой.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—31 с. 150 000. Рец.: Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке.—Волга. 1976, № 10, с. 177—178. На перепутье: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—336 с. 200 000.—(Б-ка татар, романа). Ф. Әмирхан әсәрләренең әдәбият күрсәткече аерым китап булып басылып чыгу сәбәпле [Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе... 1906—1972. Казан, 1972], биредә китаплар исемлеге һәм язучы турындагы әдәбият кыскартып алынды. Аның турындаХисмәтуллин X. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—59 б. 2 портр. 2000. Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты.—Кит.: Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз. II кис. Казан, 1954, 454—479 б. Бурнаш Ф. Фатих Әмирхан.—Кит.: Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында. Казан, 1978, 99—103 б. Гайнуллин М. Әдип —гражданин.—Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан, 1978, 217—229 б. Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе һәм язучы турында фәнни әдәбият. (1906—1972).—Казан, 1972.—21 б. (Казан пед. ин-ты). 300. Фатих Әмирхан хатлары.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 105—110 б. А и т о в И. Ә хәтердә һаман менә бүгенге көн кебек.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 111—112 б. Бөдәйли М. Барысы да хәтердә.— Казан утлары, 1966, № 1, 123— 125 б. Гайнетдинов М. Мин аны күтәреп йөрттем.— Казан утлары, 1966, № 8, 137 б. Шамов А. Бер кичәдә. (Истәлек).— Казан утлары, 1966, № 1, 3—14 б. Хангилдин В. Көтелмәгән бер очрашу.— Казан утлары, 1968, № 3, 146—147 б. Климович Л. Фатих Әмирхан иҗаты.— Казан утлары, 1976, № 1, 105—110 б. М ә һ д и е в М. Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында.— Казан утлары, 1976, № 1, 110—115 б. Н ә ф и к о в Р. Фатих Әмирхан — публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.— ;Казан утлары, 1976, № 8, 144—153 б. Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә.— Казан утлары, 1976, № 8, 169—174 б. Хаков В. Әмирхан — сатирик тел остасы.— Сов. мәктәбе, 1976, № 3, 23—25 б. Хантимерова Г. Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызлар азатлыгы -темасы.—Казан утлары, 1977, № 8, 155—158 б. Вәлиев Н. Юллар чатында.—Казан утлары, 1981, № 2, 165—167 б. Нуруллин И. Әдипнең ике пьесасы: («Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»).— Казан утлары, 1965, № 8, 138—145 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Татар кызы» әсәрендә хатын-кыз азатлыгы темасы.—Сов. мәктәбе, 1981, № 4, 25—26 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Хәят» повесте турында берничә сүз.— Сов. мәктәбе, 1981, № 6, 28—30 б. Газизова Ф. ф. Әмирханның балалар өчен язган хикәяләренең тасвирлау стиле.— Сов. мәктәбе, 1983, № 3, 22—23 б. Хәбибуллин М. Комедия ничек язылган? («Фәтхулла хәзрәт»).— Соц. Татарстан, 1983, 4 март. Сайганов А. У истоков эстетики реализма: Эстетика Фатиха Амирхана и ее место в развитии татарской реалистической литературы.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.—168 с. 4400. Сайганов А. Из истории татарской эстетической мысли: Эстетика Фатиха Амирхана и эстетические идеи в татарской реалистической литера-туре конца 19 — нач. 20 века.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 4. Казань, 1971, с. 5—45. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та, вып. 94). Сайганов А. Творчество Фатиха Амирхана в татарской литературной жритике и литературоведении.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 5. Казань, 1972, с. 33—52. (Учек. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 106). Ханбиков Я- Просветительская деятельность и педагогические идеи Фатиха Амирхана.— В кн.: Из истории педагогики Татарии. Сб. 2. Казань, 1972, с. 19—33. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 105). Климович Л. Рассказы и повести Фатиха Амирхана.— В кн.: Климович Л. Наследство и современность: Очерки о национальных литературах. Изд. 2-е., доп. М, 1975, с. 304—320. В а л е е в Н. «Духовное испытание» героя в прозе Ф. Амирхана.— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания. ч. II. Казань, 1982, с. 56—62. Валеев Н. К соотношению «автор-повествователь» в рассказе Ф. Амирхана «Зиали бы — не знакомились».— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с. 63—68. Измайлов Н. Художественное время и пространство в повести «Преосвященный Фатхулла» и творческий метод Ф. Амирхана. (К постановке проблемы).— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с, 26—31. ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. Язучы турында өстәмә материаллар: tatarfantast.moy.su Әдипләр: Фатих Әмирхан(1886—1926)Татар әдәбияты классигы — күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 январенда яңа стиль белән — 1 январьда) Казанның Яна Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, аның җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы схоластик тәртипләрне тәнкыйтьләгән «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук РСДРПның Казан комитеты члены С. Н. Гассар (1877—1918), беренче татар большевигы X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек революционерлар белән якыннан аралашуы һәм аларның яшерен эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф. Әмирханның иҗтимагый-политик карашлары формалашуына көчле йогынты ясый. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905—1907 елларда, Ф. Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга торган «Әл-гасрел җәдит» журналында (№ 6) яшь каләмнең беренче басма әсәре —Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багышланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның январенда ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә секретарь булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр характердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ. б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.-Х. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра. Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф. Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф. Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әльислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп, ачык төстә чыга башлый. Ф. Әмирхан бу газетаның секретаре саналса да, чынлыкта аның фактик редакторы була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 санында «Дамелла» имзасы белән Ф. Әмирханның беренче оригиналь әдәби әсәре—«Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла. «Әльислах» чоры (1907—1909) Ф. Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әльислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф. Әмирханны шул чор татар революцион-демократик әдәбиятның алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әльислах»та эшләгәндә Ф. Әмирхан чорның күренекле шәхесләре — Г. Тукай, Г. Камал белән якынлаша. Г. Тукайның Казанга килгәч, 1907—1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әльислах» газетасында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче дөрес билгеләүче дә Ф. Әмирхан була. 1909 елның җәендә «Әльислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф. Әмирхан фикердәшләре Г. Тукай, Г. Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми редакторы — Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912—1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1910—1917 еллар арасында Ф. Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, заман тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр яки рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Сәлихҗан кари» (1916) кебек, буржуа-мещан дөньясының тискәре күренешләрен тәнкыйтьләгән көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күп санлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы» исемле хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, революциягә кадәр Ф. Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга. Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан үзенең бөтен көчен, язучылык талантын революция казанышларын яклауга, Совет властена чын күңелдән хезмәт итүгә, социалистик эчтәлекле татар культурасын үстерүгә багышлый. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарын чыгарышуда актив катнаша, көндәлек матбугатта социалистик төзелеш, милли культура, интернационализм, Кызыл Армияне ныгыту, әдәбият-сәнгать, уку-укыту мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары белән чыгышлар ясый. Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: 1923—1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты1 укыта, беренче баскыч эш мәктәпләре өчен, карт педагог Г. Рәфыйков белән берлектә, «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссиясендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү Һәм рецензияләүдә якыннан катнаша. Ф. Әмирханның совет чорындагы әдәби әсәрләреннән гражданнар сугышында дошманны җиңеп кайтучы кызылармияче батырларны данлаган «Чәчәкләр китерегез миңа!» (1921) исемле шигъри хикәясен (нәсерен) һәм «Фәтхулла хәзрәт» повестеның сәхнә вариантын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Соңгысы 1922 елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан Казанда спектакль итеп тә куела. 1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф. Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә туры килми: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф. Әмирхан вафат була. 1985—1986 елларда Татарстан китап нәшрияты әдипнең дүрт томлык. әсәрләр җыелмасын бастырып чыгарды. БИБЛИОГРАФИЯСайланма әсәрләр. X. Хәйри кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1941, 381 б., портр. 10 070. Сайланма әсәрләр. 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1957.—1958. Т. 1. Повестьлар, хикәяләр. [X. Хисмәтуллин кереш сүзе]. 1957. 600 б портр. 14 000. Т. 2. Сәхнә әсәрләре һәм публицистика. 1958. 615 б., портр. 10 000. Сайланма әсәрләр: Хикәяләр һәм пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1969 — 140 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 17 000. Урталыкта: Татар яшьләре тормышыннан роман. Беренче басма.— Казан: Мәгариф, [елы юк. Сайганов китабында: 1912].— 64 б. Көлке вә һөҗүи хикәяләре: 1-мәҗмуга.— Уфа; Шәрык, 1918.— 68 б.— Кит. авт.: Ташмөхәммәд. Балалар атавы: Хикәя.—Казан: Мәгариф. 1919.—19 б. Шул ук.—Казан: Мәгариф, 1921. 20 000. Шул ук: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 57 б.— (Мәкт. к-ханәсе) 7000. Ул үксез бала шул: Хикәя.—Казан: Мәгариф, 1921.—15 б. 20 000. Тигезсезләр. Татар кызы. Халык кызлары: Пьеса, хикәяләр.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.— 92 б. (Татар әдәбияты к-ханәсе .№ 17). 3000. Фәтхулла хәзрәт: Хикәя.—Казан: Яңалиф, 1928. [Тышл. 1929].—110 б. Тышл. авт.: Ташмөхәммәт. Нәҗип: Хикәя.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 20 б. (Мәкт. к-ханәсе). 10 000. Избранное: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой. [Вступ. статья Л. Климовича].—М.: Худож. лит., 1975.—320 с, ил. 50 000. Первый цветок: (Назип): Рассказ/Пер. Ю. Карева.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—20 с, ил. 23 000. Татарка: Избр. произведения. [Послесл. М. Гайнуллина].— М.: Гослитиздат, 1959.-270 с, ил. 15 000. Хаят: Повести и рассказы/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1968.—285 с, 7 л. илл. с портр. 100 000. Рассказы/Пер. Л. Гайнановой.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—31 с. 150 000. Рец.: Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке.—Волга. 1976, № 10, с. 177—178. На перепутье: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—336 с. 200 000.—(Б-ка татар, романа). Ф. Әмирхан әсәрләренең әдәбият күрсәткече аерым китап булып басылып чыгу сәбәпле [Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе... 1906—1972. Казан, 1972], биредә китаплар исемлеге һәм язучы турындагы әдәбият кыскартып алынды. Аның турындаИ.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.Хисмәтуллин X. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—59 б. 2 портр. 2000. Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты.—Кит.: Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз. II кис. Казан, 1954, 454—479 б. Бурнаш Ф. Фатих Әмирхан.—Кит.: Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында. Казан, 1978, 99—103 б. Гайнуллин М. Әдип —гражданин.—Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан, 1978, 217—229 б. Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе һәм язучы турында фәнни әдәбият. (1906—1972).—Казан, 1972.—21 б. (Казан пед. ин-ты). 300. Фатих Әмирхан хатлары.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 105—110 б. А и т о в И. Ә хәтердә һаман менә бүгенге көн кебек.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 111—112 б. Бөдәйли М. Барысы да хәтердә.— Казан утлары, 1966, № 1, 123— 125 б. Гайнетдинов М. Мин аны күтәреп йөрттем.— Казан утлары, 1966, № 8, 137 б. Шамов А. Бер кичәдә. (Истәлек).— Казан утлары, 1966, № 1, 3—14 б. Хангилдин В. Көтелмәгән бер очрашу.— Казан утлары, 1968, № 3, 146—147 б. Климович Л. Фатих Әмирхан иҗаты.— Казан утлары, 1976, № 1, 105—110 б. М ә һ д и е в М. Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында.— Казан утлары, 1976, № 1, 110—115 б. Н ә ф и к о в Р. Фатих Әмирхан — публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.— ;Казан утлары, 1976, № 8, 144—153 б. Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә.— Казан утлары, 1976, № 8, 169—174 б. Хаков В. Әмирхан — сатирик тел остасы.— Сов. мәктәбе, 1976, № 3, 23—25 б. Хантимерова Г. Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызлар азатлыгы -темасы.—Казан утлары, 1977, № 8, 155—158 б. Вәлиев Н. Юллар чатында.—Казан утлары, 1981, № 2, 165—167 б. Нуруллин И. Әдипнең ике пьесасы: («Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»).— Казан утлары, 1965, № 8, 138—145 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Татар кызы» әсәрендә хатын-кыз азатлыгы темасы.—Сов. мәктәбе, 1981, № 4, 25—26 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Хәят» повесте турында берничә сүз.— Сов. мәктәбе, 1981, № 6, 28—30 б. Газизова Ф. ф. Әмирханның балалар өчен язган хикәяләренең тасвирлау стиле.— Сов. мәктәбе, 1983, № 3, 22—23 б. Хәбибуллин М. Комедия ничек язылган? («Фәтхулла хәзрәт»).— Соц. Татарстан, 1983, 4 март. Сайганов А. У истоков эстетики реализма: Эстетика Фатиха Амирхана и ее место в развитии татарской реалистической литературы.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.—168 с. 4400. Сайганов А. Из истории татарской эстетической мысли: Эстетика Фатиха Амирхана и эстетические идеи в татарской реалистической литера-туре конца 19 — нач. 20 века.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 4. Казань, 1971, с. 5—45. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та, вып. 94). Сайганов А. Творчество Фатиха Амирхана в татарской литературной жритике и литературоведении.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 5. Казань, 1972, с. 33—52. (Учек. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 106). Ханбиков Я- Просветительская деятельность и педагогические идеи Фатиха Амирхана.— В кн.: Из истории педагогики Татарии. Сб. 2. Казань, 1972, с. 19—33. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 105). Климович Л. Рассказы и повести Фатиха Амирхана.— В кн.: Климович Л. Наследство и современность: Очерки о национальных литературах. Изд. 2-е., доп. М, 1975, с. 304—320. В а л е е в Н. «Духовное испытание» героя в прозе Ф. Амирхана.— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания. ч. II. Казань, 1982, с. 56—62. Валеев Н. К соотношению «автор-повествователь» в рассказе Ф. Амирхана «Зиали бы — не знакомились».— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с. 63—68. Измайлов Н. Художественное время и пространство в повести «Преосвященный Фатхулла» и творческий метод Ф. Амирхана. (К постановке проблемы).— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с, 26—31. ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)fajdali.narod.ru “Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы: үткәне һәм бүгенгесе.”Фатих Әмирхан исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе Секция: “Хәзерге җәмгыятьне үстерүдә милли-мәдәни аспектлар”. Эзләнү эше: “Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы: үткәне һәм бүгенгесе.” Эзләнү эшенең авторы: Чистай муниципаль районы Исләй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шигапова Энҗе Рашат кызы Фәнни җитәкчесе: Чистай муниципаль районы Исләй топ гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шигапова Роза Габдулловна Казан, 2012 нче ел ЭЧТӘЛЕК.
1. Беренче бүлек. Хәят образынының прототиплары. 1. Мөлаем , белемле һәм акыллы бер яшь кыз.........................................................4 2. Хәятның чын исеме Үлмәс ................................................................................5 3. Бу – Сара Әхмәрова................................................................................................5 2. Икенче бүлек. “Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы. 1. Әсәрнең проблематикасы...................................................................................6 2. Равил Сабырның “Хәят” мелодрамасы............................................................ 7 3. Өченче бүлек.
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................11. Ф.Әмирхан... 20 йөз башы татар әдәбиятында төрле юнәлеш- ләрдәге эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган, лә- кин әдәби иҗат таҗында бриллиант булырлык әсәрләр язган әдип, чибәр һәм зыялы, акыллы һәм талант иясе – шәхес, го- мерен милләткә багышлаган кеше... Заһидуллина Д.Ф., филология фәннәре докторы Милләт язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Бигрәк тә, XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Бигрәк тә, Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев кебек шәхесләрне атап әйтәсем килә. Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып таныла. Ф.Әмирхан, шәкерт чагында ук, үзен милләткә, халыкка хезмәт итү эшенә багышларга карар итә. Ул татарлар тормышындагы урта гасырчылык калдыкларын фаш итүгә зур игътибар бирә, аның иҗатында хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота. Әлбәттә, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин күпме генә хезмәтләр булса да, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә. Ф.Әмирхан әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчен дә кызыклы, образлары хәзерге көн укучысы өчен дә якын. Ф.Әмирханның “Хәят” повестен укып чыкканнан соң, әлеге әсәрнең язылу тарихы, аның дәвамы булу-булмавы турында кызыксына башладым. Язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. “Фатих Әмирхан турында истәлекләр” җыентыгы - шуларның берсе. Бу иҗади эшемдә мин “Хәят” әсәренә тукталып китәм. Теманың актуальлеге: иҗади эшемдә әдипнең “Хәят” әсәрендәге вакыйгаларның бүгенге көндә дә чагылыш табуы, аның дәвамлы булуы. 1909—1911 елларда Ф. Әмирхан татар әдәбиятының энҗе-таҗыннан булган «Хәят» повестен яза. Әсәр берничә кисәктән торырга тиеш була. Автор аның беренче кисәген 1911 елда тәмамлый һәм бастырып чыгара. Икенче кисәгенең дә төгәлләнү алдында торганы билгеле, ләкин ул язма дөнья күрми, вакыйганың ни белән тәмамлануы да билгеле түгел. Беренче бүлек. Хәят образынының прототиплары. Шундый бер легенда бар: бер скульптор үзе ясаган мәрмәр сынга — үсмер кызга гашыйк булган һәм шуның белән илһамланып яшәгән, башка бер хатын-кызны да ярата алмаган. «Хәят» повестен укып чыккач, шундый уй туа: Хәят образы уйлап чыгарылмагандыр, ул чыннан да булган һәм яшәгәндер. Әсәрнең героинясы илаһи образ буларак гәүдәләнә. Ул күз явын алырлык дәрәҗәдә гүзәл, горур, саф, тыйнак. Әйләнә- тирәдәгеләрнең барысы да аның матурлыгына соклана. М.Мәһдиев язганча, Ф. Әмирхан Хәяткә “яза башлаганчы ук гашыйк булган һәм бу гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән, гел дөрләгән...“ Клиникада ятканда, Ф. Әмирхан янына кызлар күп килә. «Кичләрдә иптәшләр вә хосусән татарка вә марҗа белешләрем һәркөнне тулып яталар, конфет белән бик сыйлыйлар», — дип яза Фатих Әмирхан. Хәят исемле кыз, яки шуның прототибы булырлык кыяфәтле, язучы сурәтләгәнчә, мөлаем, белемле һәм акыллы бер яшь кыз клиникага килеп, Ф. Әмирхан белән сөйләшеп утырмагандыр дип кем әйтә ала? Язучының хыялын, иҗат фантазиясен кузгатырлык шундый кыз булганмы? «Хәят» басылып чыкканнан бирле бу турыда укучылар арасында төрле фикер яшәп килә. Хәят образының ничек тууы, повестьның нинди материалга нигезләнеп язылуы турында X. Хисмәтуллин һәм Афзал Шамов шактый кызыклы фикер йөртәләр. А. Шамов «Хәят» ның икенче кисәге язылган булуын әйтә. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан 28 юллык бер өлеше дә табылган. Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Ләкин икенче кисәген бастырмаган. «Хәят»ның дәвамы, шулай итеп, әдәбият тарихы өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең (булачак кисәк) кыскача эчтәлеге безгә билгеле. 1909 елда ук инде Ф. Әмирханның «Танымаганлыктан таныштык» исемле китабының тышлык битендә басылып чыккан язмадан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә чыга, бераздан аның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире кайта. Бәхетсез, фаҗигале язмыш... Чыннан да, бу гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы? Шулай, хатларга, истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Журналист Сәхи Рәхмәти үләренә берничә ел кала Афзал Шамовка шундый мәгълүматлар биреп калдырган (1961 елгы хат): Хәятның чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр бай улы Г. га тормышка чыкты. Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда Үлмәс ханымның кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә баргач булган маҗаралары «Хәят»ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят»ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул: 1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып, бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәят Г. ның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтми, Г. «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндырта һәм «Хәят»ның икенче кисәгенең кулъязмасын бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан унбиш мең сумга сатып алды, дигән хәбәр тарала. Халык, вәгъдә ителгәнчә, «Хәят»ның икенче бүлеген күпме генә көтсә дә, ул күренми... Моңа өстәмә тагын нинди дәлилләр бар? «Идел» газетасы Ф. Әмирханга багышлап шундый шигырь бастырган (1913ел,23.IV): Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын; Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ нинди төсләр алганын. Бу елның 6 нчы февралендә «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында Рабит Батулла: “Хәят дигәннән, Хәяткә ошаган бер рәсем күрсәтим әле. Менә бу чибәр гүзәл ханым ике университет бетергән Германиядә, белмәгән теле булмаган. Бу – Сара Әхмәрова. Заманында Фатих Әмирхан бу кызга гашыйк булган, бу турыда миңа Заһира Тинчурина сөйләде. Гаяз Исхаки да ухаживайт иткән аның артыннан. Нәкъ менә Хәятнең язмышы кебек... Безнең Сарабыз урыс кешесенә кияүгә чыккан һәм католик динен кабул иткән. Бу котчыккыч фаҗига була, бик зур шау-шу куба...” Бәлки, “Хәят” әсәрен нәкъ менә шушы Сара Әхмәровага багышлап язарга һәм шул юнәлештә тәмамларга теләгәндер автор. Кем белә... Димәк, Хәят образының прототиплары дип түбәндәгеләрне атап булыр иде :
“Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы. Хәят образы татар әдәбиятында гел игътибар үзәгендә булып килә. Хәзер инде Ф. Әмирхан дөньяда юк. Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән. Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар, кызганычка каршы, язылып калынмаган. Әмма Хәят — Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның. Хәзер Әмирханның «Хәят» повестен карап үтик. Әсәрнең алгы планында хатын-кыз мәсьәләсе тора. Аның турында болай дип әйтә алабыз:. әсәрнең героинясы беренче карашка татар кызына охшамаган. Ул вакытларда рус телен үз ана теле кебек үк яхшы белү, рус егетләре һәм кызлары белән аралашу, театр һәм танцыларга йөрү кызларның аз гына өлешенә тия. Шул ук вакытта ул сәгатьләр буе догалыклар укый, татар ирләрен күрсә, йөзен яшерә. Белеме зур булмаса да, йөрәк акылы белән акыллы.. Повестьның сюжетын нәрсә тәшкил итә соң? Хәят рус егете студент Михаилны ярата. Ләкин элекке тәртипләр буенча, ул аңа кияүгә чыга алмый. Чөнки Михаил — «кяфер». Хәятка бер генә юл — үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән Салих Фатихов исемле яшь байга кияүгә чыгарга кала. Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу — бер көч. Әлеге көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да, таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да шул көч гаепле. Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Гыймадовларның гаилә тормышы да абыстай сабагын ныгыта килгән. Биредә «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш».Шулай итеп, Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала. Равил Сабырның “Хәят” мелодрамасы. «Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе. ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән җәмәгать эшлеклеләренең берсе. Татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург». Бу сүзләр барысы да 6 февраль көнне «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында яңгырадылар. Сүз Фатих Әмирхан турында... Таһир Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты түбәндәге сүзләрне әйтте:” Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый. Иҗатның да таҗы була, шуңа күрә бүгенге көн күзлегеннән караганда мин аның өч әсәрен атар идем: «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» һәм иң матур әсәрләренең берсе, аны укыган саен яңадан танышкан кебек укыйсың – «Кадерле минутлар». Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау галимнәрне элек тә кызыксындырган, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми.” Театрларда яңа сезон ачыла. Чаллы драмтеатры премьера – «Хәят» мелодрамасын – күрсәтте. Дөрес эләктереп алдың, хөрмәтле тыңлаучым! «Бар иде бит инде ул», – дип уйласаң, хаклы булырсың. Ләкин ашыкмыйк. Бу яңа пьеса. Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренә нигезләнеп, Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» хикәясен кулланып язылган. Кыюмы?! Бу кыюлыкның авторы - Равил Сабыр. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер - Булат Бәдриев. Әсәрдә Хәят ике бертуган, кадимче яшь мулла белән заманча юридик белем алучы егет арасында, аларның кайсын сайларга белми телгәләнә. Пьеса авторы Равил Сабыр әйтүенчә, бу мәхәббәткә нигезләнгән тәэсирле мелодрама гына түгел, Хәятнең хәле бүгенге татар халкы алдында торган төп сорауларның берсен хәтерләтә. Узган гасыр башында милләт алдында торган сорауга җавап әле бүген дә табылмаган, ди ул. Билгеле булганча, Фатих Әмирхан әсәре Хәят кулына Салихның фотосы килеп кергәч тәмамлана. Хәят: «Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, мәхәббәт бир инде!» – ди. Спектакль исә шушы урында башлана гына әле дисәк тә була. Хикмәт шунда ки, кияүгә чыгарга ризалыгын биргәндә Хәят фотода күңеленнән генә яратып йөргән «мөселман егете», Мәскәү университеты студенты, җәдидчелек тарафдары Гали түгел, ә аның абыйсы, кадими нигездә әз-мәз белем эстәгән мулла, «авыру чебешкә охшаган» Салих икәнен белми әле. Бер Хәят кенә түгел, барлык геройлар да диярлек без алдарак әйтеп үткән сайлау каршында тора. Кызның әтисе белән әнисе, мәсәлән, балаларына мәхәббәт һәм җәмәгатьчелек фикереннән курку арасында кала. Газизә кызының аңлатуларын тыңлап та тормый: «Илгә өндәү таратылган, как-төшләр пешерелгән, ә аның кияүгә барасы килми башлаган, имеш!» – ди. Салих белән Хәяткә никях укыйлар. Тик яшь хатын үз фазифаларын үтәүдән баш тарта, бөтен шәһәр бу турыда чыш-пыш килә башлый. Ә инде дус кызлары Хәятне сәүдәгәрләр клубында Гали белән очраштыргач һәм алар анда вальс биегәч, (1911 елда!) коточкыч җәнҗал чыга. Кызның алдынгы карашлы әтисе Борһан аңа үз киләчәген үзенә сайларга ирек куя. Нишләр Хәят? Бер уйлап карасаң, Амирхан, Исхакый һәм… Сабыр? Бу исемнәр арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Күрәбез, Равил Сабыр классикларыбызның әсәрләрен тирәнтен өйрәнеп, алар моннан 100 ел элек күтәргән проблемаларга бүгенге яңгыраш биргән. Татар бүген дә узган гасыр башында торган сорауларга җавап эзли, барыр юлын сайлый. Безнең киләчәк тормышыбыз, хәятебез шул сайлауга бәйле. Спектакльнең финалында Хәят тагын Аллаһу Тәгаләгә мөрәҗәгать итә: «Илаһым, сабырлык бир! Илаһым, сабырлык бир миңа!» – ди. Нигә Фатих Амирханның Хәяте – мәхәббәт, ә Равил Сабырныкы сабырлык сорый? Бу турыда автор үзе менә нәрсә диде: “Минем укытучым, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, философ мәрхүм Фәиз абый Зөлкарнәйнең язып калдырган сүзләре бар: «Безнең татар, урыс империясендә гасырлар буе изелеп яши-яши, «сабырлык» төшенчәсен фәлсәфи категория дәрәҗәсенә күтәргән. Сабырлык – ул, кемдер уйлаганча, түземлек тә, чыдамлык та һәм, әлбәттә инде, күндәмлек тә түгел, ә бәлки көчләреңне кирәкле вакытка кадәр җуймыйча саклау». Бүгенге тормыш дөньяны үзләренчә күрергә теләгән яшьләр алдына күп төрле сораулар куя. Пьеса шул сорауларга җавап эзләүнең бер формасы сыман кабул ителә. Инде интрига килеп чыгуга сәбәпче Салихка килик. Тамашачы аны бер күрүдә үк Хәяткә тиң булмавын чамалый. Әмирхан тасвирлаган укымышлы Салих фотосына карап фикер йөртсәк, бик матур булырга тиеш иде ул. Ә Р. Сабыр Салих образына Г. Исхакый тасвир кылган мәхдүмгә хас сыйфатларны «япсарган». Аның наданлыгыннан, кыланмышыннан тамашачы рәхәтләнеп көлә, билгеле. Тукайның кем икәнен дә белмәгән булачак мулла, үзенең энесе, ягъни «яңа тормыш», «җәдит», «патшаны бәреп төшерү» кебек сүзләрне атып кына торучы, көрәшче рухлы Гали алдында күпкә кайтыш хәлдә. Һәм менә шушы нәрсә бәхәс тә уята. ”Хәят” әсәренең төп нөхсәсе өйрәнелеп бетмәгән әле. Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина: “Безнең музейда Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең 22 дәфтәрдәге төп нөсхәсе саклана. Без аларны үзебез үткәргән чараларда күрсәтеп киләбез. Ә әсәрнең башымы бу, әллә ахырымы икәнен әле бер белгечнең дә махсус өйрәнгәне юк. Икенче бүлеге булырга да бик мөмкин, чөнки әйткәнемчә ул 22 дәфтәрдән тора,” – дип әйтте. Димәк, әсәрнең тарихы бүгенге көнгә кадәр җентекләп өйрәнелмәгән. Бәлки, “Хәят” әсәренең дәвамын нәкъ Ф.Әмирхан язганча укырбыз әле. Йомгаклау. Минемчә, һәр кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә тиеш. Әдәбият тарихы күрсәткәнчә, һәр яңа чор милләтем алдына яңа бурычлар куйган, аны төрлечә сынаган. Ул сынмаган, сыгылмаган, үзен саклап калган. Милләтебез алдында бүген дә каршылыклар күп. Дин һәм милләт язмышы - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татар милләтенең киләчәге бармы? Телебез югалмасмы? Бу мәсьәләләр һәркайсыбызны борчый. Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек. Статистикага ышансак, һәр елны 40% тан артык катнаш гаилә корыла икән. Мин бүген катнаш гаилә проблемаларыннан куркып калдым. Димәк, күпме кеше гаилә корыр алдыннан сайлау юлына баса. Ләкин һәр кешегә дә туры килгән төгәл җавап юк. Һәркем булдыра алганча бу проблеманы үзе чишәргә тырыша. Чишә алмаганнары тормыш арбасыннан төшеп кала, балаларына, әти-әниләренә ─ якыннарының йөрәгенә тирән җәрәхәт сала. Минем уйлавымча, бүгенге татар яшьләренә Хәяткә бирелгән тәрбия җитешми: ул Михаилны яратса да, үз милләтендәге кешегә кияүгә чыга. Катнаш гаилә, ни гаҗәптер, телне, милләтне бетерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Рус белән татар өйләнешкән вакытта, татар үз телендә сөйләшми, рустан башка икенче милләт белән кавышкан вакытта ике милләт теле дә читкә этәрелә, гаиләдә уртак тел булып рус теле кала. Бу да уңай күренеш түгел. Фатих Әмирхан татар халкының язмышы өчен, киләчәк буын өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль. Без ─ татарлар. Безнең туган телебез гасырлардан гасырларга, буыннардан-буыннарга тапшырылып камилләшкән газиз тел. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү ─ милләтебезне саклауның зур бер шарт. Татар милләтенең өмете безгә ─ киләчәк яшь буынга төбәлгән. Милләтсез халык та, тел дә булмый, диләр. Сезгә: ”Син кем?”— диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: ”Мин — татармын!”— дия белергә кирәк. Әйдәгез, укучылар, милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганны барысын да эшләргә тырышыйк. Кулланылган әдәбият.
nsportal.ru |
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
|