Каюм Насыйриның иҗаты һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Каюм насыри реферат на татарском языке


Каюм Насыйриның иҗаты һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеге.

МУНИЦИПАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Каюм Насыйриның иҗаты һәм                  тел өлкәсендәге эшчәнлеге

                                         

Яр Чаллы, 2013

Эчтәлек

Кереш............................................................................................................................3

I бүлек. Каюм Насыйриның тормыш юлы................................................................5

II бүлек. Каюм Насыйриның иҗаты..........................................................................6                                               

III бүлек. Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге......................................9

Йомгаклау...................................................................................................................12

Кулланылган әдәбият................................................................................................14

Кереш

 Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.

1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.

К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.

Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К.Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык турында әйтелгән гади сүзләре бүген, тагын да тирәнрәк мәгънә алып, яңача яңгырый.  

Мин үземнең эшемдә Каюм Насыйриның тормыш юлын, иҗатын һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Шушы куелган максаттан чыгып, мин беренче чиратта Каюм Насыйриның иҗат җимешләре һәм аның турында башка галимнәр иҗат иткән китаплар, язылган мәкаләләр белән таныштым. Каюм Насыйри белән бик күп галимнәр кызыксынган һәм үзләренең күп төрле хезмәтләрен аңа багышлаганнар. Шундыйлардан: Р.Гыйләҗеваның “Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим Каюм Насыйриның тууына 170 ел” һәм Р.Ганиеваның “Каюм бабабыз” дигән кызыклы мәкаләләре “Мәгариф” журналларында басылганнар, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән хезмәте, Р.Хөснетдинованың “Андыйлар табигатьтә сирәк очрый” дигән мәкаләсе “Казан утлары” дигән журналында басылган һәм башка галимнәрнең күп төрле хезмәтләре белән танышып чыктым. Шуннан соң, Каюм Насыйри эшчәнлек алып барган түбәндәге өлкәләрне билгеләдем: тел өлкәсе, тарих өлкәсе, педагогика һәм тәрбия, музыка, матур әдәбият, медицина, арифметика, география һ.б.

Каюм Насыйри үз алдына куйган максатыннан артка тайпылмыйча, гел алга карап, биеклеккә, яктылыкка омтылган. Үзенең бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыккан, иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда Каюм Насыйри, үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби – мәдәни мирас калдырган.

Шулай итеп, XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучысы, галим – энциклопедист Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларында күпьяклы гыйльми хезмәтләре, татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тарихка кереп калган.

                                                           

I бүлек. Каюм Насыйриның тормыш юлы.

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров – Каюм Насыйри – 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан  авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның укымышлы кешеләре була.

К.Насыйри балалык вакытларын әнә шундый укымышлы кешеләре булган гаиләдә, туган авылы Шырданда уздыра. Башлангыч белемне атасыннан ала. 1841 елда аны Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр шул мәдрәсәдә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, яшерен рәвештә русча укый, шәкертләрнең күпчелегеннән аермалы буларак, җәмгыятькә файдалы, белемле кеше булып җитлегә.

1855 елда К.Насыйрины, христиан руханилары әзерли торган Духовное училищега, татар теле укытучысы итеп чакыралар. Аның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башланып китә. Соңрак ул шул ук училищеның дәвамы булган Духовная семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшли. Анда укытучылар белән нык аралаша, рус телен өйрәнә. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.

1829 елдан башлап К.Насыйри, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, барлык гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни, әдәби хезмәтләре шул вакытларда туа. Әдип барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга, акчасын аларны бастыруга сарыф итә.

Укучы яшьләр, рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар, К.Насыйри хезмәтләрен үз вакытында ук таныйлар. 1885 елда К.Насыйри Казан Университеты каршындагы “Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” әгъзасы итеп сайлана.

II бүлек. Каюм Насыйриның иҗаты.

Каюм Насыйриның эшчәнлеге, крепостной строй яшәгән вакытларда башланып, Россиядә капитализм үскән чакларга туры килә. Аның беренче әсәрләреннән “Мәҗмәгыл-әхбар” (“Хәбәрләр җыентыгы”) 1859 елда языла. Басылып чыккан беренче әсәре – “Кыскача нәхү китабы”. Бу китап, русча өйрәнүче татарларны күздә тотып, рус телендә языла, “Краткая татарская грамматика” исемендә 1860 елда басыла.

Балаларга һәм башлангыч белем алучыларга табигать күренешләре турында кыскача мәгълүмат биргән “Буш вакыт” әсәре дә шул ук елда басыла. Ул татар телендә язылган әдәби-фәнни популяр әсәрләрнең беренчесе. 1868 елда К. Насыйри “Буш вакыт”ның икенче вариантын бастыра. 1860 елгы басма 12 битле генә булса, икенчесе 87 биткә җитә.

К.Насыйри 1871 елда ярым журнал характерында, “Казан календаре” исемендә, еллык өстәл календаре чыгара башлый. Газета вазифасын өлешчә әнә шул календарьлар үти. Аның егерме дүрт ел дәвамында чыгып килгән календарьларында, ел саен кабатлана торган гадәти материалларында фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри татарлардан беренче журналист-энциклопедист та булган.

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәте “Кырык вәзир кыйссасы” исемле мәшһүр әсәрне татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгаруы белән башлана. Эчтәлеге, сәнгатьлелеге ягыннан укучыларны кызыксындырырлык бу әсәр халык арасында тиз тарала, сигез тапкыр басыла. Әсәргә кергән хикәятләрнең күпчелеге гаделлек, намуслылык, батырлык идеяләрен яклауга юнәлдерелгән.

Әсәрнең уңай образлары – тугрылыклы, хыянәтсез кешеләр. Насыйри аларның җиңеп чыгуларын күрсәтә. Ялганчы, башкаларга яла ягарга омтылучы, мәкерле кешеләр үзләре казыган базга төшеп һәлак булалар. Хикәятләр, эчтәлеге белән бер-берсеннән аерылып торса да, “Мең дә бер кичә”дәгечә бер төп идеяне үстерүгә, чишүгә хезмәт итәләр.

1874 елда Насыйри “Әбүгалисина кыйссасы”н татарчалаштыра. Халыкның бай хыялларын гәүдәләндергән, югары художество көченә ия булган, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу әсәр героеның прототибы – Урта Азиядә яшәгән бөек галиме – философ, юрист һәм врач Ибне-Сина (980-1037) була. Легендар сюжетларны К.Насыйри очраклы тәрҗемә итми. Ул аның  мәгърифәтчел теләкләренә, фәнни карашларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое Әбүгалисинаның патшалардан акыллы, белемле булуы аркасында аларны җиңүче итеп бирелүе укучыларның игътибарын тарткан. Әсәр фантастик планда язылган, нечкә иронияле, кыска диалоглар, үткен сүзләр, аерым персонажларның үзенчәлекле сөйләмнәре, хатлары әсәрнең художество көчен үстерәләр, идея эчтәлеген отышлы ачалар.

1879 елда К.Насыйри аеруча зур күләмле “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтен яза башлый. Аның кыскартылган вариантын, “Кырык бакча” исеме белән, 1880 елда бастыра.

Бу әсәрдә өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында сөйләнелә, гыйбрәтле мисаллар китерелә. Аларның бер өлеше заманның социаль җитешсезлекләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. “Кырык бакча” китабында мәңгелек афоризмнар, хикмәтле сүзләр, фикерләр байтак. Мәсәлән: “Кеше үзен-үзе таныса, камил, акыллы икәне шуннан беленер”. “Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт”.

1884 елда К.Насыйриның “Фәвәкиһел-җөләса фил-әдәбият” исемле, 609 битле әсәре Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Тел белеме хезмәтләрендәге кебек, монда да искедән яңага омтыла, схаластик әдәбияттан арыну, халык аваз иҗатына игътибар итү кирәк дигән принципны үткәрә.

Халык әкиятләре стилендә язылган “Патша белән карт” хикәясендәге патшаны, чиновникларны әдип иң явыз кешеләр итеп сурәтли, халыкны җәберләүләрен фаш итә. Әсәрнең төп идеясе – ерткыч патшаларга һәм шул чордагы җәбер-золымнарына нәфрәт белдерү.

К.Насыйриның балалар әдәбиятына кергән “Тәрбия турында”, “Этика турында”, “Кырык бакча”, “Кабуснамә” һ.б. китаплары дидактик стильдә язылган.

“Әдәбият буенча әңгәмәдәшләргә китап” (1884), хрестоматия рәвешендә өлкәннәргә атап язылса да, аны балалар да уңышлы файдаланган. Халык шагыйре Г.Тукай да 8-9 яшьлек вакытында бу әсәрне авыл кешеләренә укуын искә төшереп язган.

К.Насыйриның “Җәвәһирел хикәят” китабы халык зирәклегенә, тапкырлыгына нигезләнгән, анда күптөрле мәсәлләр һәм хикәяләр тупланган (“Эт һәм сөяк”, “Ана һәм бала”, “Челән һәм чыпчык” һ.б.)

К.Насыйриның халыкка аңлаешлы әсәрләрен яратканнар, кулдан кулга йөртеп укыганнар. Мәдрәсәләрдә рөхсәт ителмәсә дә, шәкертләргә дә әлеге китаплар таныш булган.

Каюм Насыйриның балалар китабына таләпләре, аның үрнәкләре татар балалар әдәбиятын үстерүгә нигез булып тора.

Вакытлар, еллар үткән саен, К. Насыйриның тарихи урыны, хезмәте тагын да ачыла бара.

III бүлек. Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге.

К.Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлек. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкарды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтте.

К.Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкарды. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген (“Ләһҗәи татари”,1895) башлап ул төзи. Русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра.

К.Насыйри рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен кирәк булган уку китапларын булдыру өстендә дә эшләде (“Кыйрәәте рус”,1889). “Рус теленең грамматикасы”н (“Нәмүнә, яки әнмүзәҗ”,1891) төзеп, бастырып таратты. Бу эшләрен үзенең практик укыту процессында сынап, ул бер телне икенче тел белән чагыштыру методын кулланды. Галим рус, татар грамматикаларында булган яңалыкларны, аермалыкларын, үзенчәлекләрен өйрәнде, аларны укучыларына төшендерде. К.Насыйри керткән бу яңалык хәзерге көндә дә уңышлы методларның берсе булып санала.

К.Насыйри, замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. “Инде телебезгә игътибар итеп, яхшы тикшереп карасак, билгеле ки, телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, идиоматик әйтемнәр бик уңышлы рәвештә ритм һәм рифмага салынып төзелгәннәр, гарәп һәм фарсы телләреннән алынган сүзләр ярдәме белән мәгънәне тулы һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел, бәлки кайбер яктан үзенчәлекләре күбрәк булган урыннары да бардыр, бигрәк тә фигыльләрдә. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: телебез, бер дә кузгалмыйча, бер урында утырып калган. Хәзерге заманда яшәүче башка милләт халкының теләге – тел өстендә эшләү, телне төзәтү һәм яхшырту”, - дип, әдип әнә шул эшләнмәгән эшләр мәйданына ташланды, көрәшеп яшәде. (Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 1т., 30б.)

Киң колачлы галим татар халкын төрле фәннәрнең нигезләре белән үз ана телендә таныштыру өчен тырыша. Математика, география дәресләре, ботаникадан үсемлек исемнәре китабын яза. Аның табигать белеменә багышланган “Буш вакыт” исемле китабы татар телендә чыккан беренче фәнни-популяр әсәр булып санала. Ул унбиш ел буе өстәл календарьларында табигать белеме һәм башка фәннәр буенча мәкаләләр урнаштыра, күп кенә файдалы киңәшләр бирә.

К.Насыйри, татар телен тирәннән өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: “Әгәр дә без игътибар белән үзебезнең телебезне өйрәнсәк, аның сүзләр күләме, атамалар, төшенчәләр, гомумән, төзелеше буенча гарәп, фарсы телләреннән ким түгеллеген, кайбер яктан, бигрәк тә фигыльләр өлкәсендә, баерак та булуын күрәбез”.

Татар халкына туган телен өйрәтүдә аның фәнни хезмәтләре зур әһәмияткә ия булды. 1898-1899 елларда К.Насыйри тарафыннан төзелгән ике томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” телебезнең никадәр бай икәнен күрсәтте. Аның бу сүзлеге бүгенге көннәрдә дә зур фәнни хезмәт буларак кулланыла. Анда еш очрый торган гарәп һәм фарсы сүзләренә аңлатма бирелгән, татар теленең бәхәсле мәсьәләләре күтәрелгән, сүзләрнең килеп чыгышы күрсәтелгән.

1894 елда фонетика, сүз төркемнәре һәм берникадәр синтаксистан мәгълүмат кертеп язылган татар грамматикасы “Әнмүзәҗ” басылган. Насыйри бу китабында беренче тапкыр авазларга классификация ясап, аларны 10-сузык, 29-тартык авазга бүлеп күрсәтә.

1892 елда дөрес язу һәм орфография кагыйдәләре китабы “Кавагыйдә китабәт” басылып чыкты. Бу хезмәтендә Насыйри: “Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда – гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел...”, - дип язды.

1894 елда аның “Иҗек һәм әлифба” китабы басылган. Балаларга аваз турында беренче мәгълүмат биргәндә сүзләр сайланышы белән бу әлифба бүгенге көндә дә методик кызыксыну уята әле.

Башка телләрне белү өчен ана телен белү кирәк. “... Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”, - ди К.Насыйри.

Йомгаклау.

Минем күзаллавымча, Каюм Насыйриның тормыш юлының тарихи булуы белән беррәттән, яшь буынны тәрбияләүдә дә үтә гыйбрәтле һәм әһәмиятле булып гәүдәләнә. Аның һәр кылган гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч аваздаш. Россиядә капитализм үсеше дөньяви белемгә, шул исәптән техник белемгә дә ия булган белгечләр, төрле яктан камил зыялылар үстерүне көн кадагына куйган бер чорда, татар халкы үз арасыннан мәгърифәтче галим Каюм Насыйрины тарих мәйданына чыгара ала. Ә Насыйри исә, татар халкын тагын бер ташкын астында калдырмауны максат итеп куя.

Каюм Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте белән башланып китә. Ул барлык гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый, барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә. Халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы улы, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдип була.

К.Насыйри күпкырлы эшчәнлек алып бара һәм иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби-мәдәни мирас калдыра.

К.Насыйриның төрле фәннәр өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу өчен, мин Ә.М.Хуҗиәхмәтовның “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән хезмәтен өйрәнеп чыктым. Шулай итеп, Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлеге дигән нәтиҗә ясадым. Телче буларак, ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр язды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Замандашларыннан берсе булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә, Насыйри тарих язучылары тарафыннан кузгатылмаган, тикшерелмәгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны бурыч итеп куйды. Тәрбия һәм педагогика өлкәсендәге фикерләре дә, гаять әһәмиятле. Ул зур тәҗрибәле укытучы-практик кына түгел, шул бай тәҗрибә нигезендә теоретик хезмәтләр язган педагог та. Насыйри музыка өлкәсен дә читтә калдырмый, музыка файдасына сөйли. Җырның, музыканың күңелгә шатлык, эштә батырлык бирүен әйтә. Халык авыз иҗатын, гадәт-йолаларын гомере буе өйрәнә, җыя. Шуның нәтиҗәсендә тарих, археология өлкәсендә дә күренекле хезмәтләр туа. Шулай ук математика, география, физика, медицина һәм башка күп төрле фәннәр өлкәләрендә эшли. Һәр башлаган эшен юлда калдырмыйча башкарып чыгара һәм шунлыктан уңышка ирешә.

К.Насыйриның иҗаты, эшчәнлеге халыкчанлык белән сугарылган. Бу аның халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүендә, халык мәнфәгатьләрен яклавында һәм китапларында халык иҗатына киң урын бирүендә күренә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, К.Насыйриның гаять күп кырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми-мәгърифәтчелек һәм әдәби-тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйлар.  Мин К.Насыйрины, аның эшчәнлеген хөрмәт итәм.

Кулланылган әдәбият.

  1. Гайнуллин, М. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 2 томда/ М.Гайнуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1974. – 19-23б.
  2. Ганиева, Р. Каюм бабабыз/ Р.Ганиева // Мәгариф.-1996.-№11
  3. Гыйләҗева, Р. Олуг мәгърифәтче, галим, вә мөгаллим К.Насыйриның тууына – 170 ел/ Р.Гыйләҗева // Мәгариф.-1995.-№2
  4. Махмутов, Х.Ш., Алишев, С.Х., Гайнутдинов, М.В. Каюм Насыйри. Избранные произведения. Перевод с татарского языка/ Х.Ш.Махмутов, С.Х.Алишев, М.В.Гайнутдинов. – Казан: Тат.кн.изд-во, 1977. – с.80-83, с.100-114.
  5. Миңнегулов, Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар/ Х.Миңнегулов. – Казан университеты нәшр., 1988. – 3-11б.
  6. Ханзафаров, Н.Г., Гайнуллин, М.Х., Гайнетдинов, М.В., Әхмәтов Р.Ә. Каюм Насыйри. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда/ Н.Г.Ханзафаров, М.Х.Гайнуллин, М.В.Гайнетдинов, Р.Ә.Әхмәтов. – Казан, 1985. – 258-274б.
  7. Хөснетдинова, Р. Андыйлар табигатьтә сирәк очрый/ Р.Хөснетдинова // Казан утлары.-1998.-№4
  8. Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 169-200б.

nsportal.ru

каюм насыйри

НАСЫЙРИ КАЮМ

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри) -1825 елның иcкечә 14 (27) февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Норлат районы), Югары Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән «иҗтиһат заманы монкариз» дигән реакцион карашка каршы булган, «һәркемгә иҗтиһат — кирәк эш», — дип, балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, әнә шундый культуралы семьяда, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый. 1855 елда Насыирины Духовное училище дип аталган рус мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше — укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә. Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыирины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә менгерде. Ул —бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», — дип бәяләп уза. Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елны Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», — ди. Насыйрига бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен урын -— квартира табу, балаларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә. Насыйри үзенең шул ук очеркында түбәндәгечә язып уза: «...Фатир табып булмый. Аена илле тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир бирмәделәр... Ахры, на гыйлаҗ, Мокрый урамында, бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җиде, бәлки, унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар... Чыкса, урамы кабахәт... Хәтта бәгьзы адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр; укый торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре, «русча укыма» дип, һәркайсын яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте... Вә һәм адәм күп иҗтиһат белән янә берничә бала җыйды... Захарьев урамында икенче фатирга күчеп, вывеска кадаклагач, чиркәү вывескасы дип исем чыгардылар. Вә һәм бәгъзылары: «Бу эшне туктатырга мөмкин булмасмы икән», — дип, фартальныйга барып шикәят кылганнар...» Шул рәвешчә, реакцион .көчләрнең каршы килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Насыйри татар балаларына рус теле өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә. 1876 елда Насыйри, мәктәпләр инспекторы Радлов белән икесе арасында чыккан каршылык аркасында, бу русча-татарча башлангыч белем бирү мәктәбендә учительлек итү эшеннән туктый. Насыйри белән Радлов арасында укыту эшләре буенча килеп чыккан каршылык, принципиаль булып, икесенең ике карашта торуыннан килеп чыга. Радлов, Россиянең үз эчендәге уңышларны күрергә теләмичә, укыту методлары буенча Германияне үрнәк итеп алырга омтылса, Каюм Насыйри укыту эшләре Россия җирлегендә һәм бөек рус халкының алдынгы педагогик фикерләре нигезендә үсәргә тиеш дип таба. К. Насыйрының учительлек хезмәте моның белән генә чикләнми. Ул тагын ике-өч ел Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә учительлек итә. 1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә генә багышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы вакытларда языла. Ул барлык көчен китап һәм дәреслекләр язуга бирә, кулына төшкән акчасын аларны бастыруга тота. Аның бу вакытлардагы килере хосусый рәвештә балалар укытудан, аерым кешеләргә заявлениеләр язып бирүдән, татарча документларны русчага тәрҗемә итүдән һәм басылган китапларын сатудан тора. Билгеле, Насыйрига ул вакытларда бик авыр булган. Аның кыю эшчәнлеге, гыйльми-популяр һәм әдәби әсәрләренең басылып чыга башлавы ул чордагы байларның, руханиларның һәм алар йогынтысында булган Казан мещаннарының дошманлыкларын кө-чәйткәннән-көчәйтә барган. Аны төрлечә мәсхәрәләп көлгәннәр, урамнарда туктатып тиргәгәннәр, исемсез хатлар язып хурлаганнар, ничек булса да эшеннән туктатмакчы булганнар. Шулай да ул туктамаган, шул ук вакытта аның фәнни хезмәтләрен танучылар да булган. Укучы яшьләрнең алдынгы өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар, Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя биргәннәр, аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлаганнар. Шуның белән ул рәсми яктан да фән эшчесе булып танылган. Каюм Насыйри үзенең мәгърифәтчелек хезмәтләрен үтәүдә бер ялгызы гына булмый. Аның иҗатына дәрт бирүче кешеләр, беренче чиратта, рус галимнәре булалар. Сакланган документларның күрсәтүенә караганда, ул Петербург университеты галимнәре белән 1860 елларда ук бәйләнеш тота, халык иҗаты буенча җыйган материалларын җибәреп, алардан киңәшләр сорый. К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйльми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжский вестник» газетасы 1895 ел, 21 февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйльми хезмәтләре турында «Казан татарларының халык әдәбияты памятниклары» исеме белән бер мәкалә урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары һәм мәкальләре җыентыгы куелды. Татар халык әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә төзелгәне булып тора. Дәрес, анда кимчелекләр дә бар, кайсылары, һичшиксез, бу тырыш җыючы тарафыннан тутырылачак...» Газетада, укучыларны кызыксындырырлык дип, татар халык әдәбиятыннан берничә үрнәк тә китерелә. Димәк, К. Насыйриның иҗат эшчәнлегенә шул чордагы вакытлы матбугатта тәнкыйтьчеләр дә игътибар иткәннәр. К- Насыйри фән эшлеклеләре белән генә түгел, бәлки типография эшчеләре белән дә якын бәйләнештә булган. Моны университет типографиясе наборщикл арының язган хатлары ачык күрсәтә». К. Насыйриның китаплары басылып чыгу реакцион көчләрне аңарга каршы куйса, икенче яктан, ул заманының алдынгы кешеләре тарафыннан теләктәшлек тә таба. Аның китапларын сорап, Казан губерниясеннән генә түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан бер-бер артлы хатлар килеп тора. 24 ел буенча чыгарып килгән календаре туктатылгач, ерактан килгән бер хатта: «1898 нче елгы календарегызга рөхсәт бирмәгәнлекләрен ишетеп, бик хафа булдык, һәрбер китабыгыз йөз сумлык сезнең», — диелә. Шулай итеп, К. Насыйриның күпьяклы әдәби хезмәте, халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәнлеге көннән-көн үсә барган. Каюм Насыйри гомерен, бөтенләй дип әйтерлек, Казанда яшәп, иҗат өстендә уздыра. Берничә мәртәбә агасы Габделхәй янына Москвага барып килә, соңрак Уфада һәм Оренбургта (хәзерге Чкалов) була. Каюм Насыйри шул вакытларда, үзенең күргәннәренә багышлап, истәлекләр дә язган. 1894 елда чыккан календареның 33—37 битләрендә «Сәфәр» исеме белән бер истәлек бирелә. Каюм Насыйри бу истәлектә Оренбургка бару юлында күргәннәрен һәм Оренбургта аның килүенә беркем дә игътибар бирмәвен сөйләп килә дә шундый игътибарсызлыкның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Шулай итеп, Оренбург шәһәрендә тугыз кичә-кәндез җыясы ризыгым бар имеш, барып ашап кайттым. Ләкин нә мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү танышты. Чөнки миндә юктыр кырык-илле мең тәңкә акча, таки байлары белән танышкан булыр идем. Яки юк иде минем башымда зур чалма, таки голамасы белән танышкан булыр идем,.» Шул рәвешчә, Каюм Насыйрига, Казанда татар буржуазиясе читләтеп караган шикелле, Оренбургта да игътибар итүче булмый. Насыйри бу хәлнең ул кешеләр белән үзенең уртак нәрсәсе булмаганнан килгәнен ачык төшенә, игътибар бирмәүләренә сәбәбен дөрес аңлата. Каюм Насыйри бу сәяхәтләреннән тыш, һәр язны дип әйтерлек, туган авылы Югары Шырданга кайта торган булган. Шунда Зөяһәм гомумән Тау ягындагы авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне - памятникларны тикшереп-карап йөрергә яраткан. Ул бик күп иске кабер ташларындагы язмаларны җентекләп укыган, халыкның үз авызыннан җырлар һәм гомумән фольклор материалларын җыйган. Каюм Насыйри бөтен тормышын иҗат эшенә, гыйльми эшкә буйсындырган. Күп вакытта, утырып эшләүнең, көннәр-төннәр буена язу өстендә утыруның кешене ялыктыруын искә алып, К. Насыйри ял вакытларында физик хезмәт белән дә шөгыльләнә торган булган. Кул һөнәрләре, физик эш куллануы аңа тормышындагы бертөрлелектән котылырга да ярдәм иткән. Аның кул эшләре белән шөгыльләнүе күп төрле һөнәрләр белү характерында була. Ул китап төпләү, көзге ясау, крахмал, суыргыч, лак, кара хәзерләү, электричество ярдәмендә әйберләр көмешләү һәм слесарьлык эшләрен дә яхшы белгән. Төрле ашлар хәзерләүдә дә осталыгы булган. Ул бу һөнәрләрнең теориясен китаплардан укып һәм үзенең тәҗрибәсендә сынап карап өйрәнә. Башкаларга да өйрәтү теләге белән, шул темаларга карата китаплар да яза. Ул бу һөнәрләрен үзенең практик кирәкләренә файдалана: китапларын үзе төпли, үзе өчен кирәк булган нәрсәләрнең барысын да үзе ясый. Аның физик эшләрдән иң яратканы агач эше булып, ул бу эшне ахыр гомеренә кадәр һәрвакыт һәм системалы рәвештә алып бара. Ул: «һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин, һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм», — дип әйтә торган булган. Каюм Насыйри катлаулы һәм нечкәрәк һөнәрләрдән карта сызу, рәсем төшерү кебек эшләргә дә сәләтле була. Ул үз гомерендә төрле карталар сызып, аларны үзе чыгарып килгән календарьларында урнаштыра бара: 1878 ел өчен чыккан календаренда җир шарының көнчыгыш яртысының картасын, 1879 елда Россиянең Европа өлеше картасын һәм 1881 ел календаренда Казан губерниясенең бөтен авылларын күрсәткән картасын эшләп бастырган. Каюм Насыйриның рәсем төшерүе, төрле чәчәк һәм бизәкләр ясавы, бигрәк тә сызып ясаган кайбер эшләре аеруча игътибарга лаек булып торалар. Гомумән, Насыйри сәнгать эшендә булдыклы, аның һәр өлкәсе белән азмы-күпме таныш була. Ул музыка тыңларга ярата. Үзенең дә берничә музыка коралында уйный белүен, стенасында балалайка һәм скрипка эленеп торганын сөйлиләр. Насыйри бу коралларда уйнаганмы-юкмы — билгесез, әмма гадирәк музыка коралларыннан кубыз һәм курайда яхшы һәм матур итеп уйный торган булган. Оптимист табигатьле Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшләрен, киң колачлы иҗат хезмәтен дәвам иттергән. Ул 1902 елның 20 августында (2 сентябрьдә) 77 яшендә Казанда үлгән. Тормышы һәм иҗат юлы Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать һ. б.) өлкәсендә 40 тан артык әсәр биргән галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри бөтен тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады, татар халкының аң-белемен күтәрү, агарту юлында гаять әһәмиятле эшләр башкарды. Каюм Насыйри яшәгән заман — XIX йөз рус фәненең, классик әдәбиятының аеруча чәчәк атуы, философик, әдәби-критик, педагогик фикерләрнең үсүе белән аерылып тора. Рус әдәбиятының нигезен салучы даһи А. С. Пушкин, зур сүз художнигы Н. В. Гоголь, бөек демократ-революционер язучылардан В. Г. Белинский, А. И. Герңен, Т. Г. Шевченко, Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов һ. б. бик күпләр азатлык һәм ирек өчен көрәш трибунасының талантлы вәкилләре иде. Л. Н. Толстой, К. Д. Ушинский кебек гүзәл кешеләрнең эшчәнлекләре аркасында рус педагогикасы гаять зур адымнар белән алга китте. Рус әдәбияты һәм культурасы дөньяның иң алдынгы әдәбияты һәм культурасы булып үсеп җитте, кешелек җәмгыятенең фикри һәм художество үсешендә гаять зур алга китеш һәм кыйммәтле хәзинә булып урын алдылар. Чөнки алар самодержавие шартларында халыклар бәхете өчен, Ватаныбызның якты киләчәге өчен һәркайсы үзенчә, армас-талмас көрәш алып бардылар. Бөек рус халкының алдынгы уллары җитәкчелегендә Россиядә политика, әдәбият-культура һәм фән өлкәсендә барган бу зур үсеш Россия халыкларының, шулар арасында татар халкының да, уяна башлауларына зур этәргеч булды. Дөрес, феодализм калдыкларының авыр басымы, патша самодержавиесенең колонизаторлык һәм руссификаторлык политикасы, татар буржуазиясенең изүе, ислам дине идеологиясенең реакцион йогынтысы һәм агулап килүе астында татар демократик җәмәгатьчелек фикере тиз генә күтәрелеп китә алмаган. Ул XIX йөздә чагыштырмаслык тиз үсеп килгән алдынгы рус культурасыннан, прогрессив җәмәгатьчелек фикереннән шактый артта калып барган. Ләкин XIX йөзнең икенче яртысында ук инде татарлар арасында да хезмәт халкы интересларын яклап, прогрессив фикерләр нигезендә культура эше башлаучыларны күрсәтә алабыз. Башында К. Насыйри торган һәм татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте дип исемләнергә хаклы булган хәрәкәт, халык интереслары белән нык бәйләнеп, үзенә үрнәкне рус мәгърифәтчеләреннән алды.

М.Гайнуллин.

studfiles.net

Каюм Насыри — писатель, ученый, просветитель татарского народа — Игелек.ру

Габделькаюм Габденнасырович Насыров (Каюм Насыйри) родился 2 (14) февраля 1825 года в деревне Верхние Ширданы Свияжского уезда Казанской губернии (ныне Зеленодольского района Республики Татарстан).

Детские годы Каюма Насыри прошли в родной деревне. Первоначальное образование он получил в мектебе своего отца. В 1841 году Каюма Насыри привезли в Казань и отдали в медресе пятого прихода, где он учился до 1855 года. Здесь он изучал турецкий, арабский и персидский языки. В совершенстве усвоил родной язык и тайно от других изучал русский.

В 1855 году Каюм Насыри получил предложение занять должность преподавателя татарского языка в Казанском духовном училище. Таким образом, педагогическая деятельность Каюма Насыри началась в русском учебном заведении. В последуюшие годы он стал преподавать татарский язык в Казанской духовной семинарии.

Желая еще более пополнить и усовершенствовать свои знания, он поступил в Казанский университет на правах вольнослушателя. Это было редким явлением среди татар того времени. В 1855 году Каюма Насыри избрали действительным членом Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Это было официальным признанием его научных заслуг.

Всю свою жизнь Каюм Насыри посвятил литературной и научной деятельности. Вообще он был богато одаренным, всесторонне развитым человеком своего времени.

Являясь горячим поборником дружбы русского и татарского народов, Каюм Насыри одним из первых познакомил татарский народ на родном языке с русской историей.

С 1871 года К. Насыри начал издавать настольный ежегодный календарь, мечтал и об издании татарской ежедневной газеты. Но царское правительство не разрешило издание газеты. В календаре, выходившем систематически в течение 24 лет, наряду с чисто календарным, помещалось много научного и литературного материала. Поэтому Каюма Насыри справедливо можно назвать первым татарским энциклопедистом.

К. Насыри ставил задачу создания и распространения художественных произведений, написанных на доступном широким народным массам языке. Он кропотливо отбирал лучшие повести, рассказы, изданные на турецком, арабском, персидском языках, и переводил их на татарский.

В 1872 году К. Насыри заканчивает переработку знаменитой «Повести об Абу-Али-Сине». Прототипом героя этой повести, воплотившей в себе богатую фантазию народа и переведенной почти на все языки мира, является известный ученый Ибн-Сина (Авиценна) — философ, юрист и медик, живший в конце X — начале XI столетия в Средней Азии. К. Насыри верил в прекрасное будущее своего народа.

Читайте также

Как жили татары до революцииТатары исповедовали ислам суннитского толка. Каждое дело, включая трапезу, начинали со слов «Бисмилляхи ррахмани ррахим» — «во имя Аллаха ми...

Муса Бигиев биография Муса Джаруллах Бигиев, по сообщению его дочери Фатимы Тагирджановой, родился 6 января 1873 г. в Ростове-на-Дону. Но в своем письме Фатиху...

Габдулла Тукай биография и творчествоБиография Тукая — одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни — от весны 1886 года до весны 1913 года...

Биография поэта Мусы Джалиля, героя Советского СоюзаМуса Джалиль родился в 1906 году в деревне Мустафино Оренбургской области в семье Мустафы сына Габдельджамиля. Летом 1913 года многодетна...

Муса Акджигитов (1864—1923)Муса Акджигитов (1864—1923) вошел в историю татарской литературы как автор первого романа, написанного на материале современной жизни татарс...

Мифтахутдин Акмулла (1831— 1895)Мифтахутдин Акмулла (1831— 1895) прожил жизнь, полную лишений и трудов. Раннее сиротство, нужда, несправедливость, с которой он сталкивается...

Закир Бигиев (1870—1902)Закир Бигиев (1870—1902) прожил короткую жизнь, но созданные им произведения стали важным этапом в развитии жанра романа и путевых заметок в...

Жизнь и деятельность Шигабутдина МарджаниДеятельность Шигабутдина Марджани (1818—1889), выдающегося ученого и мыслителя, можно разделить на два этапа. Первый начинается в 1850-е год...

www.igelek.ru


Смотрите также