Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Мөслим муниципаль районы
9 нчы сыйныф укучысы Ханнанова Миләүшә Насир кызының
“Балалар фольклоры” темасына фәнни – эзләнү эше
( Н. Исәнбәт иҗаты буенча)
Укытучы: Галимҗанова Халидә Әзһәм кызы.
Фәнни-эзләнү эшенең максаты һәм бурычлары:
- күренекле галим, язучы, фольклорчы Н. Исәнбәтнең иҗади мирасын өйрәнү;
- укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру;
- татар халкының мәдәни-тарихи мирасын, милли-төбәк компонентларын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
- укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү.
Татар әдәбияты күренекле исемнәргә гаять бай. Нәкый Исәнбәт исеме татар язучылары арасында иҗатының күптармаклы булуы белән дә, сәнгатьчә казанышларга байлыгы ягыннан да, озак һәм нәтиҗәле яшәве белән дә аерым бер урын били. Драматург һәм шагыйрь, балалар язучысы һәм либреттолар авторы, фольклорчы һәм телче галим, археограф һәм этнограф буларак, ул гаять зур мирас калдырды. Аның Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк бөреләнгән иҗади эшчәнлеге үзенең тамырлары белән гади халыкның өмет-теләкләренә барып тоташа, якты идеалларны раслау өчен көрәш юлына алып чыга:
“ Хәзер мин юлдамын-һичтөрле арганлык ирендермәс,
Хәзер мин юлдамын-һичтөрле көч юлдан чигендермәс!” - дип яза Н. Исәнбәт беренче шигырь юлларында.
Н. Исәнбәт әсәрләрендәге эчтәлек һәм форма бедәмлегенең, камиллегенең нигезе - халыкчанлык. “Уракчы кыз”, “Бормалы су” кебек җырларының чын мәгънәсендә халыкныкы булып китүе, ә күпсанлы баллада, поэмаларының һәм драматик әсәрләренең халык иҗаты җәүһәрләреннән иҗади файдаланып язылуы-әнә шуңа бер дәлил.Аның балаларга атап язылган әсәрләре, шулай ук рус һәм чит ил әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемәләре дә укучыларда даими кызыксыну уятты.
Бала чактан ук әкиятләрдә, җыр – такмазаларда, мәкаль-табышмакларда халык рухының тылсымлы көчен күрергә өйрәнгән Нәкый Исәнбәт озак еллар дәвамында фольклор материаллары җыю һәм аларны гыйльми эшкәртү эшенә зур көч куйды. Татар халык мәкальләрен туплаган һәм шәрехләгән өч томлык хезмәте өчен ул Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Гомумән, тел һәм әдәбият тарихы, аеруча фольклор буенча бу киң колачлы фәнни эшчәнлек халкыбызга, фәнебез үсешенә чын бирелгәнлек үрнәге булып тора. С. Хәким, үз вакытында Н. Исәнбәт иҗатын югары бәяләп, түбәндәгечә язган иде: ”Аның кайсы гына әсәрен укыма, һәрбер юлында фольклор рухы. Ул рух халыкның көнкүреше, гореф - гадәтләре, традицияләре эченә алып керә. Сине үз җиреңә, үз халкыңа якынайта, син кеше буларак кемлегеңне, үз урыныңны әйбәтрәк тоя башлыйсың”.
Халык иҗатына мөнәсәбәтен Н. Исәнбәт үзе болай аңлата: ”Язучы булгач, халыкның рухын белергә кирәк. Халыкның рухи байлыгы нәрсәдән гыйбарәт соң? Аның тормыш һәм гадәтләре, күңел таләпләре, табигате, акылы-фигыле нинди һәм ул аларны нинди чаралар ярдәмендә тәгъбир итә-боларны якыннан һәм чыннан белми торып, мин шул халыкның язучысы булуымның мәгънәсен аңламыйм Шуның өчен дә мин аның тел байлыгы, авыз иҗаты белән танышырга, шулар аша халкымның рухи байлыгын, дөньяга карашын, ышануларын, эчке дөньясын белергә материал эзләү өстендә эшләдем”.
Озак вакытлар фольклор җыю һәм өйрәнү язучының иҗатында киң чагылыш таба. Аның “Пескәем”, “Ябалак”, “Куянкай” циклларына караган шигырьләре, “Мырауҗан батыр”, “Елан патша”, “Һәркемнең үз эше” әкиятләре, “Тычканнар җыелышы” мәсәле һәм башка әсәрләре халык рухы белән сугарылган, аларда фольклордан килгән матур шигъри бизәкләр, алымнар һәм образлар мул кулланылган. Балалар фантазиясенә җавап бирердәй күренешләр, маҗаралы сюжет, шаян рух, традицион башлам һәм бетем – болар барысы да, шулай ук, әдип иҗатын халык әсәрләренә якын итә. “Ни өчен ни булган, яки утыз ялган”, “Куянкай”, “Мырауҗан агай хәйләсе”, “Куян маҗаралары” җыентыкларында да халык иҗаты материаллары төп урынны алып тора. Әмма аларны фольклор әсәрләре дип кенә атау объектив бәя булмас. Чөнки Н. Исәнбәт әкиятләрне, мәсәлләрне һәм шигырьләрне турыдан-туры күчереп кенә бирми, үз фантазиясе аша үткәреп, геройларны үзенчәлекле аерым сыйфатлар белән баета, шомарта. Гомумән, балаларның күп сорауларына җавап табардай җирлек булдыра.
Н. Исәнбәт – татар балалар фольклорын ныклап өйрәнгән беренче галим. Балалар фольклоры дип без, башлыча, балалар арасында киң таралган үз традицион иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен атыйбыз.
Татар халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры” төшенчәсе безнең гасырның 20 еллар ахырында гына фәнни кулланылышка кертелсә дә, халык иҗаты әсәрләренең нәниләр телендә борын-борыннан яшәп килүендә шик юк. Балалар телендәге фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслек, җыентыкларга кертү, тәрбия эшендә файдалану 19 нчы йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри, Т. Яхин, Х. Фәезхановларның уку китапларын күрсәтергә мөмкин. Фольклор әсәрләрен махсус җыю һәм бастырып чыгару эшчәнлеге XX гасыр башында колач җәя. Х. Бәдигый, М. Акчура һ.б. тарафыннан җыелган үрнәкләр шул чор матбугат битләрендә дөнья күрә. Революциягә кадәрге чорда балалар иҗатын өйрәнүне юлга салуда Г. Тукайның роле зур була. Ул балалар фольклорын үз иҗатында киң файдалануы белән нәниләр телендәге халык әдәбиятының да зур кыйммәткә ия булуын күрсәтә, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтә.
1940 еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эшенә Н. Исәнбәт ныклап тотына. Бу хакта ул үзе болай дип яза: “Балалар фольклорын җыю, тәртипкә салу бездә махсус өйрәнелмәгән, шуның өстенә, ул кече форма материаллардан торган, авыздан бөртекләп җыелган вак һәм четерекле, озак мәшәкатьле, чүпләмле эш. Шуңа күрәдерме, бу эш арткы планга куеп киленде. Балалар фольклорын җыю, чыгару эшләре буенча бездәге бу сүлпәнлектән ничек тә чыгарга кирәк иде. Педагог һәм әдәбиятчы буларак, мин дә бу хәлгә читтән сәерче булып кала алмадым”. Н. Исәнбәт балалар фольклорын аерым, фәнни юнәлештә өйрәнү эшен башлап җибәрә, беренче тапкыр әлеге фольклорны бергә туплап, төрләргә, жанрларга аерып күрсәтеп, системага салып, бастырып чыгара. Бу юнәлештә беренче хезмәтләре - “Татар халкының балалар фольклоры”, “Табышмаклар” 1941 елда дөнья күрә. Шуннан соң бер-бер артлы “Нәниләр шатлана”(1967), “Балалар дөньясы”(1970), “Отканга мәкаль, тапкырга табышмак”(1973) һ.б. китаплары басыла. Алардагы гаҗәеп дөнья, “Бала һәм табигать”, “Җырлы-сүзле йөз төрле уен” (“Балалар фольклоры”) һәм башка төрле аңарчы өйрәнелмәгән бүлекләр балаларның гына түгел, зурларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. Ул һәр юнәлештәге эшчәнлеген үз фикере һәм белеме белән баета, тормыш тәҗрибәсенә таяна – аның иҗатын тәрбияви һәм гамәли яктан чыгып бәяләгәндә, болар барысы да ачык булып күзгә ташлана. Мәсәлән, 1984 елда нәшер ителгән “Балалар фольклоры” җыентыгының ахырында Н. Исәнбәтнең “Балалар фольклоры нәрсә ул?”, “Татар балалар фольклорын җыю һәм өйрәнү мәсьәләләре”, “Балалар фольклорының тәрбияви роле һәм әһәмияте”, “Мәкальләр, табышмаклар һәм уеннар турында” кебек күләмле фәнни язмалары да урын ала. Гомумән, бу җыентык татар балалар фольклоры буенча моңа кадәр дөнья күргән дүрт җыентыкны берләштереп чыгарыла. Бу китапны кулына алган һәркемнең аның белән бик кызыксынып танышып чыгачагы шиксез, чөнки анда материалның чыганагы, ягъни кайсы төбәктән табылуы күрсәтелгән. Һәркем үз туган җиренең исемен эзли, тапса, сабый баладай шатлана һәм аны кызыксынып укый торгандыр. Шәхсән мин үзем кулыма кергән һәр җыентыктан “Мөслим” сүзен эзләдем. 1967 елда бастырылган “Нәниләр шатлана” китабының кереш сүзендә әдип материалларны кайсы төбәкләрдән җыюын күрсәткән. Бик күп районнар арасында безнең район да аталган. Әмма әсәрләр ахырында “Мөслим районы” атамасы юк. Н. Исәнбәт “...бик күп җирдә таралганнарының урыны күрсәтелмәде...” дигән искәрмә дә биргән, мөгаен, моңа шул сәбәп булгандыр. Ә менә 1984 елгы җыентыкта районыбыздан алынган “Кояшны чакырып әйтү” такмагы бирелгән. Бу балачактан күбебезгә таныш булган “Кояш чык, чык, чык! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка казанда, тәти кашык базарда,”-дип башланучы такмак. Шулкадәр зур һәм иҗатка бай Мөслим районыннан бер бөртек иҗат җимеше генә әдәбият тарихына керү мине бер дә канәгатьләндермәде, һәм мин 1993 елда әдәбият галиме. Р. Ягъфәров тарафыннан төзеп бастырылган “Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры” җыентыгына мөрәҗәгать иттем. Башка районнар белән чагыштырганда бик аз күренсә дә, 8 фольклор үрнәге урын алган бу җыентыкта. Яңа Усы, Әндереш, Ташъелга, Вәрәшбаш, Бәкәбез, Иске Сәет авылларыннан язып алынган санамыш, алдавыч, юаткыч, такмак һәм такмаза үрнәкләре белән бик кызыксынып таныштым. Арада танышлары да, шушы районда туып үссәм дә, моңа кадәр бер тапкыр да ишетелмәгәннәре дә булды. Мәсәлән, күләмнәре зур булмаган берничәсен сезгә дә җиткерәм:
“Биек тауның башларында сабан сөрә бер карга,
Агыйделдән су апкайттым бастырыклап бер арба”. (Яңа Усы)
“Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,
Үтеп барган бер кешегә сәлам биреп китәр бу”. (Әндереш)
“Әттин, пәттин, Пәтмәлетдин, ансык,тансык, там пошел”. (Әндереш)
“Аладан, боладан, песи йөри елгадан, ах, нех, каләм каш.
Каләм кашка тун тектердем, песи белән тоз гынам.
Син чыгып тор, кыз гынам”. (Бәкәбез)
“-Мин бер нәрсә сөйлим, син һәр сүзгә “мин дә” дип бар. –Ярар. –Бардым урманга. -Мин дә. -Җыйдым чикләвек. -Мин дә .-Салдым улакка. -Мин дә. -Дуңгызлар ашый калды. -Мин дә”. (Иске Сәет)
Болар белән танышкач, мин үзебезнең авылда яшәп килүче балалар фольклоры белән кызыксынып карарга булдым. Моның өчен әби-бабайларга да, кечкенәләргә дә мөрәҗәгать иттем. Ә мине иң сөендергәне өлкәннәрнең генә түгел, бәлки балаларның да байтак кына санамышлар, такмак-такмазалар белүе булды. Авылыбызда аеруча киң таралган санамышлар:
“-Зәйни, Зәйни, Зәйнәбем, атны кая бәйләдең?
- Алмагачка бәйләдем.
Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп”.
“Әке-пәке, кыек сәке, чәүкә, чыпчык, син кал, бу-чык”.
“Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,
Байлар кия төлке тун.
Төлке тунның бәясе-йөз дә кырык ике сум”.
“Әлчи, бәлчи, әни күлмәк үлчи.
Чәүкә, чыпчык, син кал, бу-чык”.
“Аладан, боладан, песи йөри колгадан.
Алдат, болдат, здоровый солдат.”
Балалар такмакларның “Иртән торып тышка чыксам..”, “Әнә килә автомобиль...”, “Әби, әби, әбәнәк...” дип башланучыларының күп төрле вариантларын беләләр. Шулай ук балалар арасында “Кызым, кая барасың?”, “Әби, кая барасың?” башламы белән бик күп әйтешләр таралган.
Балаларның шактый гына халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныш булулары бик тә сөенечле, әлбәттә. Моның никадәр зур әһәмияткә ия булуын Н. Исәнбәт сүзләре белән дәлиллисем килә: “Минем мәктәпләрдә укыткан чагым, яшь чагым,-дип искә ала ул. -Балаларга җырлар, табышмаклар, мәкальләр җыеп алып килергә кушам. Бу алар өчен ифрат кызык. Гаҗәп рәвештә ярата бит алар андый эшләрне. Туган тел әнә шуннан башлана”. Әйе, туган телебезгә игътибар кимеп, аның бетүгә таба баруы турында сүз куерткан бүгенге көндә олуг әдибебезнең бу сүзләре бик тә әһәмиятле. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар буе тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Күренекле язучы һәм тел галиме М. Мәһдиев әйткәнчә, “...Нәкый ага туплаган балалар иҗаты әсәрләре балаларга гына түгел, өлкән буын кешеләренә дә куаныч китерә...” Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Алар кешене самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Менә шушы киләчәк өчен бай мирасны туплап, Нәкый ага Исәнбәт безгә, бездән соң килер буыннарга тау кадәр хезмәт калдырды. Бүген һәр татар баласы аның язганын белсә генә, үзен чын татар дип саный ала.
Кулланылган әдәбият
Бакиров М. Х. Татар фольклоры. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.
Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.
Исәнбәт Н. Нәниләр шатлана. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1967.
Исәнбәт Н. Әсәрләр. 1 том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
Исәнбәт Н. Өч матур сүз. “Салават күпере” китапханәсе, 2000.
Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1959.
Минһаҗева Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты. Казан, Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003.
Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. (Төзүчесе Р. Ф.Ягъфаров) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993.
“Сөембикә” журналы. 1999, №12
“Ялкын ” журналы. 1994, №12
Балалар фольклоры белән без балачактан таныш булсак та, аның мәгънәсенә һәм әһәмиятенә татар әдәбияты дәресләрендә генә игътибар иттек. Шуңа да укытучым шушы тема буенча материал тупларга кушкач, мин бик теләп бу эшкә алындым. Башта темага кагылышлы материал тупладым, Н. Исәнбәтнең бу өлкәдә искиткеч зур хезмәт куюына инандым. Алда әйткәнемчә, фольклор әсәрләре белән таныша башлагач, үзебезнең җирлектәге материаллар белән кызыксыну туды. Башта районыбыздагы фольклор үрнәкләрен берничә китаптан җыйдым, ә аннан соң инде үзебезнең авылда ниндирәк материаллар бар икән , дигән уй минем үземне дә фольклор җыючы итте. Балалар фольклоры бик тиз истә кала, зиһенне үстерә, тел байлыгын арттыра дип саныйм мин. Шуңа да санамыш, алдавыч, төрле әйтешләрне балаларның күп белүе бик әйбәт күренеш. Мин бу эшне эшләү барышында үзем өчен бик күп яңа белемнәр тупладым, байтак кына мәктәп укучыларының хәтерләрендә балачак уеннарын яңарттым. Мин үземнең язмамны “Бүген һәр татар баласы аның, ягъни Н. Исәнбәтнең, язганын белсә генә, үзен чын татар дип саный ала”, дигән сүзләр белән бетергән идем. Күзәтүләрем буенча нәтиҗә ясап, мин шуны әйтә алам: без үзебезне чын мәгънәсендә татар дип саный һәм татарлыгыбыз белән горурлана алабыз.
infourok.ru
Итоги Республиканского конкурса электронных презентаций «С именем писателя- земляка край родной прославляю»Уважаемые коллеги! Подведены итоги Республиканского конкурса электронных презентаций «С именем писателя- земляка край родной прославляю», который проводился ГБУК РТ «Республиканская детская библиотека» с 1 февраля по 1 ноября 2.
Р.Ягфаров: «Татар балалар фольклоры »Казан:Раннур нэшрияты, Осень: Здравствуйте ребятки (исэнмесез балалар) Я слышала за. 4. Балалар фольклоры. Кеше баласын асраганда, төрле бишек җырлары җырлаган, төрле уеннар чыгарган,такмазалар әйткән.. Балалар фольклоры). 4. Общность в фольклоре. Фольклор и литература/ Фольклорда уртаклык мәсьәләләре. 6. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен.
Цели конкурса: создание копилки методических материалов, посвященных жизни и творчеству писателей- земляков, которые будут включены в общую электронную базу «Литературная карта Татарстана», а также выявление инновационного опыта библиотек республики в работе по созданию электронных презентаций. Всего в конкурсе приняло участие 1.
Әдип тарафыннан әзерләнгән илле меңнән артык берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле “Татар халык табышмаклары” һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең.
Архив рубрики «ФОЛЬКЛОР». Җырлы-биюле уеннар җыентыгы. 11.05.2016 | Автор: Ләйсән Сираева. КҮЧЕРҮ- Татар халык уеннары (Презентация). Максатлар. Һҽлҽтле балалар менҽн осрашып, улар менҽн фҽһемле ҽңгҽмҽ ойоштора алыуығыҙ ҙа. Презентация «Берегите хлеб». Межпредметные. 1965 йылдан ҽҙҽбиҽт һҽм фольклор менҽн етҽкселек итҽ. 1970 йылдың. Ягафаров Рашит Файзрахманович. Балалар фольклоры (Детский фольклор). Казань Магариф, 2000. Уникальная в своем роде книга. Аның «Балалар фольклоры». китабында балалар уеннары да тупланган. 1. Н.Исәнбәт «Балалар фольклоры» 2. Р. Ягъфәров “Уен – күңел бәйрәме” 3. Интернет- ресурслар. Балалар фольклоры. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы. 7 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы. “Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте”..
При оценке конкурсных работ учитывалось содержание, читательская направленность, а также оригинальность и качество выполнения презентации. Умение логично выстроить и интересно подать материал, использовать кино - фото материалы, применять спецэффекты программы Power Point – все эти навыки были продемонстрированы участниками конкурса.
Победителями конкурса объявлены: Лауреаты конкурса: Биккулова Галия Насихуловна – заведующая сектором краеведческого отдела в филиале № 6 МБУ «Централизованная библиотечная система» г. Набережные Челны. Презентация «И всем дарю улыбки и тепло» по творчеству В. Хамидуллиной; Вафина Луиза Рузалевна – заведующая Кубянской сельской библиотекой МБУ «Атнинская централизованная библиотечная система». Презентация «Күәмнәрдә минем туган җирем» по творчеству С. Шакира. Лебедева Ольга Алексеевна – заведующая Центральной детской библиотеки, Равилова Дания Зуфаровна – заведующая сектором музейно- выставочной деятельности Центральной детской библиотеки МБУК «Централизованная библиотечная система г. Казани». Презентация «Рустем Кутуй».
Дипломанты конкурса: Диплом 1 степени: Дунаева Анна Петровна – заведующая Центральной детской библиотекой им. Ю. Гагарина МБУ «Централизованная библиотечная система» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» РТ. Презентация «Невероятные и необыкновенные приключения с любимым писателем» по творчеству Паркаева В.
М. Зайнутдинова М. Г. – заведующая Штырьской сельской библиотеки МБУ «Арская централизованная библиотечная система» Арского муниципального района Республики Татарстан. Презентация «Сабый күңелле шагыйрә» по творчеству М.
Файзуллиной. Ибрагимова Гульнара Рашидовна – заведующая Кшкарской сельской библиотеки МБУ «Арская централизованная библиотечная система» Арского муниципального района Республики Татарстан. Презентация «Наласаның гипнозчы малае» по творчеству Р. Галиуллина. Дулкарнаева М. Г. – заведующая городской библиотеки семейного чтения МБУ «Централизованная библиотечная система» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан. Презентация «Минем матурлыгым очышта» по творченству Ф. Яруллина. Сиразиева Светлана Исмагиловна – заведующая Янга - Аулской сельской библиотеки МБУ «Высокогорская централизованная библиотечная система».
Презентация «Мин бүген дә балачак илендә яшим» по творчеству Л. Сабировой – Гимадиевой. Сахбетдинова Хана Гуссамовна – заведующая Центральной детской библиотеки МБУК «Централизованная библиотека» Муслюмовского муниципального района РТ. Презентация «Мөҗәһит Әхмәтҗанов – балалар шагыйре» по творчеству М.
Ахметзянова. Чураева Зоя Николаевна – ведущий библиотекарь Центральной детской библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района». Презентация «Творил для всех, но больше – для детей» по творчеству С.
Т. Романовского. Диплом 2 степени. Марготнова Ирина Александровна – гл. МБУ «Централизованная библиотечная система Менделеевского муниципального района Республики Татарстан». Презентация «Сердце отдаю детям» по творчеству М. Куликовой. Гусева Наталья Владимировна - ведущий библиотекарь городской библиотеки- филиала №6 МБУ «Централизованная библиотечная система. Елабужского муниципального района». Презентация «Женщина, столь необыкновенная» по творчеству Н.
Дуровой. Харитонова А. А. – библиотекарь детской библиотеки МБУ «Тетюшская межпоселенческая библиотека» Тетюшского муниципального района. Перезентация «Прсветитель чувашского народа И. Я. Яковлев». Соколова Наталья Анатольевна – заведующая библиотекой – филиалом № 1. МБУК «Централизованная библиотечная система г.
Казани». Презентация «Роберт Миннуллин». Гараева Азия Мухаматшовна – заведующая Центральной детской библиотеки МБУ «Актанышская межпоселенческая центральная библиотека». Презентация «Сезне мин яраттым көчлерәк» по творчеству Ф. Зиятдинова. Хамидуллина Л. Ф. – Ведущий библиотекарь Центральной детской библиотеки МБУ «Актанышская межпоселенческая центральная библиотека». Презентация «Салават күперенә менгән малай» по творчеству Л.
Лерона. Минашаева Рамзия Рахимзяновна- заведующая Староайваньской детской библиотеки МБУ «Арская централизованная библиотечная система» Арского муниципального района Республики Татарстан. Презентация «Якташым, талантлы язучым» по творчеству Р.
Фаизова. Назмиева Надия Котдусовна – заведующая Новошашиноской сельской библиотеки МБУ «Атнинская централизованная библиотечная система». Презентация «Бала җанлы шагыйрь» по творчеству Х. Халикова. Хадиева Рафиля Авхадиевна – заведующая Арборской сельской библиотеки РМУК «Балтасинская межпоселенческая центральная библиотека». Презентация «Коеп яуган ләйсән яңгыр, минем гомерем рәсеме» по творчеству Г. Мухамметшина. Загретдинова Светлана Владимировна – заведующая Шугуровской сельской библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система» муниципального образования « Лениногорский муниципальный район» РТ. Презентация «Шөгер төбәге талант иясе» по творчеству Т. Шамсуарова. Тайменева Тамара Яковлевна – заведующая ЦДБ, Ерышева Галина Михаиловна – ведущий библиотекарь.
Центральной детской библиотеки МБУ «Межпоселенческая центральная библиотека» Нурлатского муниципального района РТ. Презентация «Туган туфрак – илһам чыганагы…» по творчеству И. Диндарова. Зайнуллина Г. А. – ведущий методист Центральной детской библиотеки МБУК «Чистопольская межпоселенческая центральная библиотека» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан. Презентация «Шаян күңелле шагыйрь» по творчеству Р. Маннана. Диплом 3 степени. Вотякова Любовь Павловна – ведущий библиотекарь Центральной детской библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система» Рыбно- Слободского муниципального района РТ.
Презентация «Всеми любимый поэт» по творчеству Р. Файзуллина. Ларионова В. Н. – заведующая Русско- Акташской сельской детской библиотекой МБУ «Централизованная библиотечная система Альметьевского муниципального района РТ». Презентация «Все мы в детстве чудаки, об этом пишут земляки» по творчеству Тютюгиной Г. В. Нагорнова Елена Анатольевна – библиотекарь Биляр- Озерской сельской библиотеки МБУ «Межпоселенческая центральная библиотека» Нурлатского муниципального района РТ. Презентация «В стране счастливого детства» по творчеству Е.
Рябининой. Гимаева Миляуша Фаизовна – заведующая Чубар- Абдуловской сельской библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система» Азнакаевского муниципального района РТ. Презентация «Үз җиремдә – үз җырым!» по творчеству Р. Шариповой. Залялиева Галия Тимергалиевна – заведующая Болшекокузской библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система» Апастовского муниципального района.
Презентация «Халык җәүһәрләрен онытмыйк!» по творчеству Ш. Галиева. Аминова Г. М. – заведующая Кузембетьевской сельской библиотеки, Хаматшина А.
А. – заведующая Верхнетакерменской сельской библиотеки МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека» Мензелинского муниципального района республики Татарстан. Презентация «Гомерем буе матурлыкка табындым» по творчеству Г. Сабитова. Галимуллина Г. В. – заведующая Яныльской селькой библиотеки МБУ «Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района». Презентация «Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр – балалар әдәбиятының классигы» по творчеству Р. Башара. Исхакова Гузель Мансуровна – заведующая Новочелнинской сельской библиотеки МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека».
Презентация по творчеству А. Гали. Поощрительный диплом. Галлямова З. М. – заведующая Аккузовской сельской библиотеки МБУ «Актанышская межпоселенческая центральная библиотека» и члены клуба «Книголюбы». Презентация по творчеству Л. Шаеха. Федотова Наталья - ученица 1. МБОУ «СОШ с Нырья Балдыкнинская сельская библиотека МБУ «Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района».
Презентация «Петр Михайлович Захаров». Бикбова Илсина – ученица 3 класса Нижнеурясьбашская СОШ МБУ «Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района». Презентация «Минем яраткан язучым» по творчеству Р.
Шарипова. Камалов Самат – ученик 3 класса МБОУ «Татарско - Мушугинская СОШ им. К. А. Смирновой» Мензелинского муниципального района. Презентация «Гөлшат апа – гел шат апа» по творчеству Г. Зайнашевой. Галятдинова Гульфия Салимулловна заведующая Черемшанской сельской библиотеки МБУ «Центализованная библиотечная система» Апастовского муниципального района, Валиева Гулия – ученица 9 класса Черемшанской СОШ Апастовского муниципального района. Презентация «Балалар шагыйре – Шәүкәт Галиев». Награждение участников конкурса состоится на совещании заместителей директоров по работе с детьми. Благодарим всех участников конкурса за отзывчивость, за проделанную работу.
Все работы, представленные на конкурс разнообразны, но объединяет их патриотическая направленность, повышенный интерес авторов презентаций к истории своей малой Родины. Гл. библиотекарь Шлячкова Е.
alfaek.weebly.com
Разработка урока по теме "Детский фольклор" Авторской программы "У истоков слова"Разделы: Начальная школа, Внеклассная работа. Цели. Обучающие: – обобщение знаний учащихся о малых жанрах. Развивающие: – развитие коммуникативной компетентности. Воспитательные: – воспитание уважения к истокам культуры.
Оборудование: медиапроектор, презентация. Два веселых гуся”; куклы, костюмы для. Ход урока. СЛАЙД 1. Орг. момент. Все сумели мы собраться,За работу дружно взяться. Будем думать рассуждать,Можем мы урок начать. Постановка цели. Актуализация знаний.– С каким настроением вы пришли сегодня на.
А можете ли вы предположить, о чём мы сегодня. Ответы детей.)– Как вы думаете, какие цели мы поставим перед. СЛАЙДУ – Что такое “фольклор”? Устное народное. творчество, в переводе с английского обозначает.
Архив рубрики «ФОЛЬКЛОР». Җырлы-биюле уеннар җыентыгы. 11.05.2016 | Автор: Ләйсән Сираева. КҮЧЕРҮ- Татар халык уеннары (Презентация). Максатлар. Балалар фольклоры. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы. 7 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы. “Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте”..
Как вы понимаете эти три ключевых слова: УСТНОЕ НАРОДНОЕ ТВОРЧЕСУстное – передавалось из уст в уста, не. Народное – сочинял не один человек, автора. Творчество – от слова “творить”, то есть. Какие жанры фольклора вы знаете? Дети. перечисляют.)(Вывешиваются таблички с названиями жанров.)СЛАЙД - Наш разговор сегодня пойдет только о малых. Вывешиваются карточки,учащиеся записывают названия жанров в тетради)СЛАЙД *колыбельные песни,*пестушки, потешки, небылицы; *загадки,*пословицы,*считалки, *скороговорки,*частушки.(Постепенно под карточку с названием жанра.
ПРИГЛАШЕНИЕ НА ПРЕЗЕНТАЦИЮ СОЦИАЛЬНОГО ПРОЕКТА «ЛЮБОВЬ». 04.06.2012 Послушать джаз и народный фольклор, хоровые русские. Презентация «Мөҗәһит Әхмәтҗанов – балалар шагыйре» по творчеству М. Ахметзянова. Презентация «Балалар шагыйре – Шәүкәт Галиев». Презентация. Вәлиева Илзида.pptx. Презентация Microsoft Power Point 1.3 MB. Скачать · Скачать.. Ғәләүтдинов И. Ғ. Балалар фольклоры. 1-се китап. Аның «Балалар фольклоры». китабында балалар уеннары да тупланган. 1. Н.Исәнбәт «Балалар фольклоры» 2. Р. Ягъфәров “Уен – күңел бәйрәме” 3. Интернет- ресурслар. . КҮЧЕРҮ- Татар халык уеннары (Презентация). Максатлар. Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 3. 30.01.2014 .
Колыбельные песни”СЛАЙД – Первые фольклорные произведения мы слышим от. Из. поколения в поколение передаются в народе. Кто из вас хочет спеть колыбельную песню?(Исполняется колыбельная песня, укачивая. Баю – баюшки – баю,Не ложися на краю.
Придет серенький волчок. И утащит во лесок. Под ракитовый кусток. К нам, волчок, не ходи. Нашу Машу не буди.*** Баю – баю – баиньки,Купим сыну валенки,Наденем на ноженьки,Пустим по дороженьке,Будет наш сынок ходит,Новы валенки носить.*** Баю – бай, Баю – бай,Поскорее засыпай!
Прилетели гуленьки,Сели возле люленьки,Они стали ворковать,Нашу деточку качать.– Почему колыбельная песня исполняется. Слово “колыбельная”. СЛАЙД 2 страница “ПЕСТУШКИ”, “ПОТЕШКИ” (или. ПРИБАУТКИ”)– От какого слова произошло слово “пестушки”?
Пестовать – нянчить, носить, вынашивать на. Очень короткие. Если ребенок.
У сороки боли,У вороны боли,У Феденьки заживи!– Когда купают малыша, то какие слова могут. С гуся вода,С Пети худоба.– Чем пестушки отличаются от потешек? Потешки (прибаутки) – это особая забава. Приведите примеры. Физминутка. Идет коза рогатая,Идет коза бодатая,Ножками топ- топ,Глазками хлоп- хлоп.
Кто каши не ест, Молока не пьет, - Забодает, забодает, забодает. Потешки собственного сочинения. Наша Поленька в дому,Что оладушек в меду,Что оладушек в меду. Сладка ягодка в саду.***Эй, вы, глазки, эй, вы, ушки. Вас положим на подушки.
Полежите, полежите, Отдохните и поспите. Скачет зайчик по дорожке,Скок, скок.
Правой ножкой, левой ножкой,Скок, скок. Прыгай, прыгай, вместе ножки,Скок, скок. И похлопаем в ладошки,Скок, скок.– Небылица весело учит различать. Рисует необычные, небывалые. Инсценирование. Федул, что губы надул? Кафтан прожег. Можно зашить. Да иглы нет. А велика ли дыра?
Один ворот остался.***Фома, что из леса не идешь? Да медведя поймал!
Так веди сюда! Да он не идет! Так сам иди! Да он меня не пускает!***Что ваши девчата делают? Шьют да поют. А матушки? Порют да плачут.*** Фома, у тебя в избе тепло?
Тепло. На печи в шубе согреться можно! 3 страница “ЗАГАДКА” СЛАЙД – В русском фольклоре загадки – веселое. Загадки собственного сочинения)Загадки. Кто скрывался под кустом? Маленький трусишка,Он боится очень сильно. Волка и лисицу. (Заяц.)Кто сидит в конуре? А потом она во дворе на траве. Прыгает и скачет,Лает и играет.
Собака.)***Любит он играть, мяукать,Любит кушать и лакать. Он пушистый, как игрушка,Серый маленький зверюшка. Котенок.)Кто кусает,Громко лает,К дому она не подпускает? (Собака.)4 страница “ПОСЛОВИЦЫ”СЛАЙД – У кого есть ответ на все случаи жизни, когда у. Молод ты, стар, болен. ПОСЛОВИЦА.– Я сейчас прочитаю вам стихотворение, а ваша.
Ну, кто из вас не согласится,Что без труда мечта мертва; Что дело мастера боится,Что жизнь дана нам для добра; Что друг не тот, кто медом мажет,А то тот, кто правду прямо скажет. Что долог день до вечера,Коли делать нечего,Что сам себя лишь тот погубит, Кто других совсем не любит.
И, конечно, без труда. Не вытащишь и рыбку из пруда.
Помни! Тот, кто хочет много знать,Тот не должен долго спать. Согласитесь: лень и плут.
До добра не доведут.– Какие пословицы услышали? Ответы детей.)– Предлагаю 2 пословицы записать. Русский язык богат яркими, образными. Крылатые. слова и, конечно же, фразеологизмы (устойчивые. Конкурс: Фразеологические загадки. Правило. в игре такое, я читаю первое высказывание, если вы. У вас три–. четыре попытки.
И так начнем. (Приложение. Домашнее задание: найдите как можно больше. СЧИТАЛКИ”СЛАЙД – Что же это за жанр?(Считалки – короткие рифмованные стихи.
Раз, два, три, четыре, пять. Начинаем мы играть: В кошки- мышки, салочки,Прятки, догонялочки.
Книжки будем мы читать,Будем очень много знать. ИГРА “Шире круг”Дети становятся в круг, держась за руки. Водящий. стоит в центре, глаза закрыты, правая рука. Дети идут по кругу со словами: Шире, шире, шире круг.
У .. (имя ребёнка) сто подруг. Эта, эта, эта, эта,А любимая вот эта. По окончании слов хоровод останавливается. Ребёнок, на которого указал водящий, выходит в. Все хором. считают до трёх.
На счёт “три” водящий и. Если повернулись. Если в разные. стороны — кланяются друг другу.
В любом случае. после выполнения действия ведущий встаёт в. Игра. повторяется снова, а в песне меняется имя. СКОРОГОВОРКИ” СЛАЙД – С какой целью сочиняли и сочиняют.
Поиграем в скороговорки. Для этой игры нам. Скороговорки в исполнении детей.)7 страница “ЧАСТУШКИ”СЛАЙД – Частушка – один из самых популярных и. Частушку. можно услышать повсюду.(Исполнение частушек.)Эй, девчушки- хохотушки,Начинаем петь частушки,Начинаем веселей,Чтоб порадовать гостей. ***Не хотела я плясать. Стояла и стеснялася,А гармошка заиграла.
Я не удержалася. ***А у нас во дворе. Квакали лягушки,А я с печки босиком,Думала – подружки. ***По деревне я шла. И Ванюшку видела –Под кустом сидел и плакал: Курица обидела. ***Я плясала в три ноги,Потеряла сапоги. Оглянулася назад; Сапоги мои лежат. ***Если б не было воды,Не было б и кружки,Если б не было девчат,Кто бы пел частушки? Итог урока. Рефлексия.– Вот и подходит к концу наш устный журнал.– Все ли поставленные цели вы осуществили?
Закончи предложение..– Я положительно оцениваю…– Мне нужно обратить внимание…– Я хочу поблагодарить…– Мне было интересно…– Каковы основные трудности встретились вам и. СЛАЙД Благодарность за урок! Показ книжек- самоделок учащимися.
moysklad.weebly.com
Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган
I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары
Фәнни-тикшеренү эше
Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле.
Башкарды: Лениногорск шәһәре
2 нче уртагомуми мәктәбе
9нчы “А” сыйныфы укучысы
Галимова Диана
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гыйләҗева Ф.Х.
2009 нчы ел.
Эчтәлек.
I.Кереш................................................................................................................3
Фольклор..............................................................................................................3
Хезмәтемнең максаты һәм актуальлеге ......................................................... .3
Әдәби күзәтү........................................................................................................ 3
II.Төп өлеш
Фольклор. Жанрлар системасы...........................................................................4
Мифлар..................................................................................................................7
Ырымнар .............................................................................................................8
Мәкаль һәм әйтемнәр...........................................................................................8
Табышмаклар........................................................................................................9
Әкиятләр .......................................................................................................10
Риваять һәм легендалар......................................................................................11
Мәзәкләр..............................................................................................................11
Бәетләр.................................................................................................................11
Бала фольклоры..................................................................................................12
Йола фольклоры.................................................................................................13
III.Йомгаклау.....................................................................................................13
IV.Әдәбият исемлеге..............................................................................................................15
Кереш.
Фольклор – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Аның милли табигате сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык чагыла. Гасырлар дәвамында татарларда төрле фольклор жанрлары формалашкан. Бу система халыкның яшәешен һәм күпкырлы рухи тормышын, шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясын иңләп алырга һәм күптөрле формаларда гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта да халык бу гүзәл хәзинәләрдән файдалана.
Эшнең актуальлеге.
Мин үземнең фәнни-тикшеренү эшенә татар халык иҗаты турындагы теманы алдым. Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки татар халкының тарихы фольклорда ачык чагылыш тапкан.
Кечкенәдән мин әбием авызыннан татар халык авызы иҗатыннан үрнәкләр ишетеп үстем. Әнием балалар бакчасында эшләгәнлектән , мин хәзер еш кына балалар бакчасында булам. Шөгыльләрдә, музыка залында еш кына балаларның табышмаклар әйтешүен, төрле әкиятләр тыңлауларын, татар халык уеннары уйнауларын, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр өйрәнүен күрәм. Фольклорның милли-этник үзенчәлекләрен, милли йөзен һәм байлыгын өйрәнәсе килү теләге туды миндә
Татар фольклорында, жанрлар белән үрелеп, халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары, авыз-тел һәм музыка иҗаты, бию-хореографиясе һәм драма-театр башлангычы, шулай ук сурәтле-образлы фикерләве бирелгән.
Халкыбызның бай иҗатын тиешенчә җыйнау һәм фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.
Шуңа күрә мин үземнең эшемдә һәрбер фольклор төре, аның формасы һәм хәзерге елларда кулланышы турында сөйләргә булдым.
Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
-фольклор, аның жанрлары турында кыскача бәян итү;
-жанрларның килеп чыгышы, хәзерге көндәге роле;
-жанрларның милли характерда булуына тукталу;
Эшемне язганда, “Энҗе чәчтем –энҗе җыям” китаплары сериясеннән, М.Х. Бакиров, Хәмит Ярми хезмәтләреннән, мәктәп әдәбият дәреслекләреннән файдаландым.
Төп өлеш.
Фольклор сүзе ( инглизчәдән folk+lore – халык хикмәте, халык акылы ) – ХIX ахырында барлыкка килеп, төрле илләрдә киң кулланышка кергән халыкара атама.
Русларда ул, башлыча, халыкның сүз сәнгатен, ягъни авыз-тел иҗатын белдерүче термин буларак кулланыла.
Татар фән дөньясында да бу терминнарның мәгънәсе һәм кулланылышы руслардагы шикелле.
Сүз сәнгате буларак фольклор халыкның электән чыгарылып килгән традицион һәм хәзерге авыз-тел иҗатын иңләп ала, димәк, чәчмә-прозаик әсәрләрне дә, шулай ук шигъри текстларны да үз эченә берләштерә. Аның язма әдәбияттан аермалы, үзенә хас үзенчәлекләре, асыл сыйфатлары бар:
1) Телдән-телгә күчеп яшәве белән аерылып тора һәм телдән сөйләнә яки телдән башкарыла торган иҗат.
2) Коллектив-күмәк иҗат та, ягъни аны тудыруда һәм эшкәртүдә күп кенә халык вәкилләре катнаша. Тыңлаучыларның күңеленә хуш килгәндә, ул телдән-телгә күчеп китә, шомара, камилләшә.
3) Күп вариантылылык. Телдән-телгә кәчеп йөргәндә яки төрле кешеләр авызыннан сөйләгәндә, әсәрнең ниндидер бер тотрыклы вариантта гына яшәве мөмкин түгел. Ул төрле үзгәрешләргә дучар була. Моңа мисал итеп
« Сак-Сок » яки « Беренче бөтендөнья сугышы » бәетләренең, « Хан кызы » яки « Җизнекәй » дигән җырларның, « Алмапша » яки « Идегәй » дастаннарының төрле вариантлары һәм версияләре булганлыгын күрсәтергә мөмкин.
4) Фольклорда сүз төп рольне уйнаса да, ул сүздән генә торган иҗат түгел, бәлки аерым жанрларда сүзне, музыканы, биюне, театраль тамашаны бергә берләштерә торган синтетик иҗат та.
5) Традиционлык һәм дәвамлылык-күчемлелек. Фольклор традиция рәвешендә буыннан-буынга күчеп килә.
6) Милли характерда булуы. Бу үзенчәлек аның эчтәлегендә дә, шулай ук формасында бердәй дәрәҗәдә гәүдәләнә. Татар фольклорында үзәнчәлекле милли жанрлар да бар. Бәет белән мөнәҗәт менә шундый жанрлардан.
Фольклорның милли табигате бигрәк тә халыкның сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык күренә. Чөнки фольклор әсәрләрендә кулланыла торган образ-сурәтләр һәр халыкның мифологик традициясенә, яшәеш - мохитенә, көнкүреш үзенчәлекләренә һәм эстетик зәвыгына туры килеп тора. Моңа ышану өчен борынгыдан килгән традицион символларның кайсы халыкта нәрсә белдергәнлегенә игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, сары төс безнең фольклорда сагышны, мариларда мәхәббәтне, кытайларда бөеклек-затлылыкны белдерә; кара төс исә бездә кайгыны яки күңелсез-тискәре нәрсәне, ә японнарда шатлык-куанычны аңлата. Яки агачлардан каенны алып карыйк. Русларда сылу гәүдәле кызны, мариларда угылны, мордваларда һәм чувашларда кәләшне, удмуртларда яшь егетне символлаштыручы бу образ татар фольклорында еш кына кайгы-хәсрәт сагышны белдерү өчен хезмәт итә.
Каен сиртмәләрдә үстем,
Шуңа кайгылы башым.
Монда традицион эпитетларның да гаҗәеп дәрәҗәдә милли характерда булуын күрсәтеп булыр иде. Мәсәлән, русларда: «белая березонька», «ясный месяц», «добрый молодец», «буйная головушка»; татарда исә: «бер бите ай, бер бите кояш», «сөлек кебек егет», «ир-ат», «кашыкка салып йотарлык кыз», «сөйгән яр», «типсә тимер өзәрлек егет», «елан телле кайнана».
Халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде «кан алмашып» яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ-эстетик тәэсир көчен бермә-бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе», М.Фәйзинең «Галиябану», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», М.Җәлилнең «Ана бәйрәме», Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.
Татар фольклорның жанрлар системасы
Татарларда төрле фольклор жанрлары системасы формалашкан. Әлеге жанрларның күпчелеге универсаль характерда, ягъни башка халыклар иҗатындагы шундый ук жанрлар белән уртак (мәсәлән, мәкальләр һәм әйтемнәр, әкиятләр, риваятьләр, җырлар һ.б.). Шул ук вакытта теге яки бу халыкта үзләренең этник тарихына һәм рухи тормыш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә туган аерым жанрлар да бар. Мәсәлән, русларда былиналар һәм частушкалар, украиннарда думалар һәм коломыйкалар, татарларда бәетләр һәм мөнәҗәтләр.
Фольклорда, язма әдәбияттагы кебек үк, халык иҗаты әсәрләрен тормыш-чынбарлыкны чагылдыру үзенчәлегенә карап, өч төркемгә бүлү, ягъни, фәнни термин белән әйтсәк, өч төргә (русча «род») берләштерү кабул ителгән: эпоска, лирикага һәм драмага.
Татар халык иҗатының һәм традицион классик жанрларының төрләргә мөнәсәбәттә төркемләнүе түбәндәгечә:
1) Эпик жанрлар: әкиятләр, риваятьләр, легендалар, героик эпос-дастаннар, мәзәкләр.
2)Лирик жанрлар: Йола җырлары, лирик җырлар, уен-бию җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр.
3)Лиро-эпик жанрлар: бәетләр, тарихи җырлар, мәхәббәт яки көнкүреш дастаннары.
4)Драма башлангычы белән үрелгән иҗат төрләре: йола поэзиясе, халык уеннары һәм уен-бию җырлары, балалар фольклоры.
Фольклорны өйрәнүдә Н.Исәнбәт, Г.Ибраһимов, Г.Рәхим, Г.Толымбай, Ф.Туйкин, Х.Бәдигый кебекләр зур хезмәт куйган.
Мифлар.
Мифлар (грекча mythos – сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифология дигән төшенчә исә мифлар җыелмасын белдерә. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип йөртәләр. Бүгенге әдәбият та мифлар белән арасын өзми, яңа мәгънә салып, аларда эшләнгән сюжетлардан һәм мотивлардан шактый файдалана.
Ырымнар.
Ырымнар (өлешчә синонимнары- әфсеннәр, арбаулар. Имтоннар) – халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм хәрәкәт йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итеп ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формулалары яки калыплашкан магик гыйбарәләр. Ырымнарның иҗтимагый функциясе кешенең практик – утилитар ихтыяҗларына хезмәт итүгә кайтып калса да, алар сүз сәнгате әсәре булып исәпләнәләр һәм шигъри ритмга, аһәңлеккә, образлы янәшәлеккә һәм ассоциатив образларга корылуллары белән аерылып торалар.
Практик ихтыяҗ таләбеннән чыгып, ырымнар ак һәм кара ырымнарга бүленәләр.
Ырымнар тематикалары, функциональ табигатьләре ягыннан да аерылалар. Бу яктан, ягъни нинди максатта башкарылуларыннан чыгып, алар өч төркемгә бүленәләр:
-Дәвалау ырымнары яки им-томнар. Кешеләрне һәм мал-туарны төрле авырулардан дәвалауга хезмәт иткәннәр. Арпа, чуан, тиф, бүсер, эт имчәге, бизгәк, сары кебек авыруларны, йөрәк, эч һәм баш авыртуын, шулай ук төрле имгәнүләрне һәм күз тиюне дәвалуга юнәлтелгән им-тор ырымнары шушы төркемгә карый.
- Хуҗалык ырымнары. Болары игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балыкчылык белән бәйләнгәннәр.Мәсәлән, чәчүгә, урып – җыюга, корылыкка, мал үләтенә, терлекне көтүгә чыгаруга, бозауна яки сарык бәтиләрен имидән аеруга, тилгән кууга, сунарчылыкка, балык тотуга караган ырым – текстлар.
Иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки бозуга юнәлтелгән ырымнар. Бу төркемгә солдат һәм йомышлы хезмәткә бәйләнешле ырым – текстлар, мәхәббәт ырымнары – сөйдергечләр, бозым ясау яки бозым кайтару теле керә. Баланы беренче башлап мунча кертү, елаудан туктату, үсүен теләүгә бәйләнешле ырым – арбаулар да әлеге төр үрнәкләре буларак карала ала. Хәзер дә кешеләр бу ырымнарга ышанып яшиләр.
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
“Мәкаль» һәм «әйтем» дигән төшенчәләр яки жанр атамалары гадәттә бергә, янәшә кулланып йөртелә.Чөнки алар арасында охшашлык, уртаклык шактый зур. Алар икесе дә афоризмга (грекчадан – кыска һәм җор, тапкыр әйтелмә) нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы, иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәрләре. Мәкаль һәм әйтемнәрнең яшәү рәвешләре дә охшаш.
student.zoomru.ru
саны
Белем күнекмәләрен тикшерү ,укыту эшчәнлегенең төрләре
Дәресне җиһазлау
Үткәрү вакыты
План
буенча
фактта
I.Кереш.(1сәг.)
1.
Нәрсә ул фольклор?
Багу поэзиясе.
Фольклор төшенчәсе һәм багу поэзиясе белән таныштыру. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.
1
төркемләп
Фольклорга карата китаплар күргәзмәсе. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре
II.Бишек җырлары(2сәг.)
2.
Бишек җырлары белән танышу.
Бишек җырларын тыңлау, характерын билгеләргә өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Дискта бишек җырлары.Китап “Татар балалар фольлоры”
3.
Бишек җырларын җырлау
Бишек җырын җырлап бала йоклату(практик шөгыль)
1
Җыр һәм көй язылган дисклар.(Курчак,уенчыклар)
III.Юаткычлар (11сәг.)
4.
Баланы йокыдан уятканда
Халык аваз иҗаты буларак юаткычларның бала тәрбияләүдә роле.Сөйләм телен камилләштерү
1
Индивидуаль, төркемләп
Баланы йокыдан уяту юаткычлары .Китап “Татар балалар фольлоры”.
5.
Баланы мунча чапканда әйтелә торган юаткычлар
Юаткычның сүзләрен дөрес әйтергә өйрәтү.Сөйләм телен камилләштерү
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
6.
Баланы коендырганда әйтелә торган юаткычлар
Юаткычларның сүзләре хәрәкәт ритмына тәңгәл килергә тиешлеген аңлату.Сүзләрне дөрес әйтеп сөйләргә өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
7.
“Үс-үс ”иттергәндә әйтелә торган юаткычлар
Хәрәкәт белән юаткычларның сүзләрен туры китереп сөйләргә өйрәтү.Тел байлыгын арттыру өстендә эшләүне дәвам итү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
8.
“Үчи-үчти” иттергәндә әйтелә торган юаткычлар
Хәрәкәт белән юаткычларның сүзләрен туры китереп сөйләргә өйрәтү.Сөйләм телен камилләштерү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
9.
Тез өстендә сикерткәндә әйтелә торган юаткычлар
Юаткычлар белән таныштыру.Сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләү
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
10.
Бала биеткәндә әйтелә торган юаткычлар
Бала биеткәндә уйнап көлеп биетү кирәклеген ассызыклап күрсәтү.Сүзләрне дөрес интонация белән әйтеп сөйләргә өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
11.
Баланы тәпи йөрергә өйрәткәндә әйтелә торган юаткычлар
Юаткычлар белән таныштыру.Балаларны уен аркылы тел байлыкларын арттыру.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
12.
Кыз баланың чәчен тараганда әйтелә торган юаткычлар
Хәрәкәт белән юаткычларның сүзләрен туры китереп сөйләргә өйрәтү.Юаткыларның сүзләрен өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”.Чәч тараганда кирәкле әйберләр.
13.
Баланың телен ачтырганда әйтелә торган юаткычлар
Юаткычларның сүзләре хәрәкәт ритмына тәңгәл килергә тиешлеген аңлату.Тел шомарту күнегүләре эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
Тел шомарткыч кунегүләр тупланмасы.
14.
Баланың туган көнендә әйтелә торган теләкләр,юаткычлар
Баланы туган көне белән котлау һәм теләкләр белән таныштыру.Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольлоры”
Туган көн котлаулары һәм туган көндә тели торган теләкләр тупланмасы.
IV.Мавыктыргычлар (7сәг.)
15.
Мавыктыргычлар.
Бармак уеннары.
Бармак уеннары күнегүләрен өйрәтү. Уеннар ярдәмендә баланы мавыктыру ысулларын өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Бармак уеннары.Китап “Татар балалар фольклоры”
16.
Баланың бармак исемнәрен атау, һәр бармакка роль биреп уйнау
Бармак уеннары ның балаларның сөйләм телен,сүз байлыкларын арттыруда роле. Балаларның логик фикерләү сәләтен,зиһен арттыру өстендә эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Бармак уеннары.Китап “Татар балалар фольклоры”
17.
Бармак санашу уеннары
Бармак санашу уеннары белән таныштыру.Баланы уен вакытында бер-берсенә хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”
18.
“Күк-кү,чыпчык”уены
Бу уенның сүзләре белән танышу. Сөйләм телен үстерү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
19.
“Песием,песием...”уены
Балаларда уенга кызыксыну уяту.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
20.
Йомгаклау .Бишек җырларын,юаткычларны ,мавыктыргычларны,уеннарны кабатлау.
Тәрбияви чара буларак ,балалар үзләре иптәшләрен бу әсәрләр белән таныштыруны дәвам итү
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.,Музыка(дисклар)
21.
“Балам,балам,багалмам”
(балалар алдында чыгыш)
Өйрәнгән халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштерү
1
Төркемләп
Музыка,сәхнәләштерүдә мөһим булган әйберләр
V. Күңел ачу фольклоры(12 сәг.)
22.
Нәүрүз әйтү.
Татар халык күңел ачу фольклоры белән таныштырып, аларга карата кызыксыну хисе тәрбияләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Җыр һәм көй язылган дисклар.Китап “Татар балалар фольклоры”
23.
Сөрән салу. “Карга боткасы”
Сурән салу йоласы белән танышу,сүзләрне дөрес итеп әйтеп сөйләргә өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
“Карга боткасы”
24.
Эндәшләр
Эндәшләр белән танышу.Сөйләм телен баету өстендә эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Эндәшләрнең эчтәлеген тасвирлаган рәсемнәр
25.
Әйтенүләр .( Төрле бөҗәкләр белән уйнаганда)
Әйтенүләрнең сүзләрен өйрәнү,сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итәргә.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”
26.
Иярмешләр
Балаларның татар халкының иҗатының бер төре булган иярмешләрне белүләренә ирешү. Сөйләм телен үстерү өстендә эшләүне дәвам итү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”
27.
Үртәвечләр
Үртәвечләрнең сүзләрен өйрәнү һәм аларның дусларча шаяру ,көлү икәнен аңлату. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
28.
Такмаклар .(бию такмаклары)
Татар халкының бию такмакларын белүләренә ирешү
1
Индивидуаль, төркемләп
Җыр һәм көй язылган дисклар
29.
Такмазалар
Авазларны дөрес, ачык итеп өйтеп сөйләүләренә ирешү. Ялгышмыйча тиз сөйләргә өйрәтү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
30.
Тел көрмәкләндергечләр.
Сөйләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Тел байлыгын арттыру.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
31
Алдавыч әкиятләр. Әкиятләр.
Алдавыч әкиятләрне сөйләргә өйрәнү,сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү .Сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”. Әкиятләр китабы
32.
Мәзәкләр
Татар халык иҗаты булган мәзәкләр белән таныштыру.Сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләү.
1
Индивидуаль, төркемләп
Китап “Татар балалар фольклоры”.
33.
Өйрәнгән татар халык авыз иҗаты әсәрләре буенча йомгаклау кичәсе үткәрү.
Өйрәнгәннәрне кабатлау. (Иҗади концерт)
1
Индивидуаль, төркемләп
Җыр һәм көй язылган дисклар.
infourok.ru