Г. Исхакый турында уйланулар. Гаяз исхакый реферат на татарском


Әдипләр: Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый
(1878—1954)
Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) 1878 елның 22 февралендә (искечә 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. "И" хәрефенә язмалар

«Иң саф бер фидакарь»

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе — Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый — Гаяз Исхакый. XX гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Ул халкыбызны «өсте-башы бөтен, аш-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе-җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше- барышы тугъры иттереп» («Ил» газетасы.— 1913.— 22 октябрь) күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәгең сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Г. Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

1878 елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында бер малай дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин мулла һәм әнисе Камәрия абыстай малайга Мөхәммәтгаяз исеме бирергә уйлап куйган булалар. Моның белән алар улларының киләчәктә нинди кеше булып үсәсен билгеләгәндәй итәләр. Мөхәммәт тә (мактаулы, данлыклы), Гаяз да (ярсулы, ялкынлы) — аларның теләк-өметләренә туры килә торган гарәп сүзләре. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, Мөхәммәтгаяз бик хәрәкәтчән, үзеннән көч ташып тора торган, фикерләре белән башкаларны да яндыра алу сәләтенә ия кеше була, гаять күп һәм нәтиҗәле эшләве белән мактау һәм дан ала.

Гаиләдә бердәнбер бала булганга, әти-әнисе малайга зур өмет баглыйлар. Гаяз башта әбисе Мәхфузә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсенә бирәләр. Ләкин биредә укыту тиешле дәрәҗәдә булмый. Өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә (мөдәррисе — Галләм хәзрәт). Аны биредә күренекле мәгърифәтче Нади Максуди укыта. Малай бик тырышып укый, хәлфәсен «дәресне күбрәк бир» дип йөдәтә. Ниһаять, 1897 елда, унтугыз яшендә, мәдрәсәдә укуын тәмам итә, инде аның үзен Казандагы Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар. Н. Максуди исә шушы уку йортына мөдәррис булып күчә. Гаяз хәлфә биредә, үзенең остазы Н. Максудидан аермалы буларак, иҗек методы белән түгел, ә җәдитчә (ягъни яңача) аваз ысулы белән укыта башлый. Бу исә балаларның укырга-язарга өйрәнүен күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә ул укыткан балалар, язуны тиз танып, күпләрне гаҗәпкә калдыралар. Туган теле өстенә төрек, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белүе аңа укыту эшендә зур ярдәм итә.

Шулай да Гаяз үзенә дөньяви белемнең җитмәвен, рус телен, әдәбиятын өйрәнергә кирәклеген аңлый. 1898 елда Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә һәм аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мәдрәсәдә мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе яшьләрне рус теле һәм әдәбияты укытучылары итеп әзерли. Алар яшь буынны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә тиеш булалар. Дөресен әйткәндә, әлеге мәктәп татарларны руслаштыруга хезмәт итүчеләрне ишәйтүгә дә өлеш кертә. Әмма Г. Исхакый үз милләтенә тугрылыклы булып кала — 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли башлый. Ләкин бу мәдрәсәдәге искелеккә каршы кыю фикерләр әйткән яшь мөгаллим биредә озак кала алмый. Шушы кыска гына вакытта да ул үзенең шәкертләре, шулай ук яшь хәлфә Сәгыйть Рәмиев күңелендә якты эз калдыра, аларда фикер хөрлегенә омтылыш тудыра.

Г. Исхакый белемен тагын да камилләштерергә тели. Университетка керергә әзерләнә, шуның өчен яңадан Казанга кайта. Ләкин әтисенең указы алыну сәбәпле, ата-анасының сүзен тыңлап, үзе теләмәсә дә, туган авылына кайтып мулла булып хезмәт итәргә керешә. Әлбәттә, бу эшчәнлек аны канәгатьләндерми. Егерме биш яшьлек егет киңлеккә омтыла. 1904 елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, «Таң йолдызы» газетасын оештыра. (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан башлап аның мөхәррире шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була.) Бу газета татар социаль-революционерлар (эсерлар) органы була, халык мәнфәгатьләрен яклый. Мондый юнәлештәге газета, билгеле инде, патша хакимиятенә ошамый, аны ябалар. 30 октябрьдә Г. Исхакый кулга алына, тик берничә көннән аны чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын тоткынлык, бу юлы Чистай төрмәсенә ябып куялар. Ул шунда «Зиндан» исемле повесть-көндәлеген яза, атаклы «Зөләйха» әсәрен иҗат итә башлый. Думага сайлаулар узгач, аны 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул ук татар эсерлары тарафыннан нәшер ителгән «Тавыш» газетасында ул самодержавиегә каршы кискен мәкаләләр бастыра, инкыйлабый эшчәнлеген киңрәк җәелдерә бара. Шуның өчен 1907 елның октябрь аенда аны өченче тапкыр ирегеннән мәхрүм итәләр, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Бераз вакыт шуннан 15—16 чакрым ераклыктагы Пилягоры исемле авылда тоталар. Ләкин ул биредә озак калмый, кача. 1908 елның июлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә үк китеп бара. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны Россиянең башкаласында, җәйне Финляндиядә уздыра, көз көне (1910 елда) Төркиягә кире әйләнеп килә. 1911 елда Хәбибназар Сатлыков исеменә алынган паспорт белән тагын Петербургка кайта. 1912 елның 26 гыйнварында полиция аның эзенә төшә, бу юлы аны тагын да төньяккарак озаталар. Ул Архангельск губернасының Мезень шәһәрендә яшәргә мәҗбүр ителә. «Бертуктамыйча Боз диңгезеннән җил исеп тора. Әллә нинди бер җәһәннәм авызы!»— дип яза ул моннан бер дустына. 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителсә дә, аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми. Ул яшертен рәвештә Казанга керә, «Шәрекъ» клубында Камил Мотыйгый катнашындагы концертны тыңлый, иҗат зыялылары белән очраша. Туган авылы Яуширмәгә кереп чыккач, Петербургка юнәлә.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: Г. Исхакый кая гына бармасын, шунда иҗтимагый тормыш җанланып китә. Бу юлы да шулай була. 1913 елның 22 октябреннән ул инде Россиянең башкаласында «Ил» газетасын чыгара башлый. Әлеге вакытлы матбугат органы тиз арада абруй казана. Анда Йосыф Акчура, Муса Бигиев, Сәгыить Рәмиев, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Фуат Туктаров һәм башкалар язышалар. Соңыннан бу газета Мәскәүдә чыга башлый. Патша цензоры аны сәяси яктан зарарлы дип таба һәм 1915 елның 27 мартында ябып куя. Тик Г. Исхакый бервакытта да аптырап калмый. Мәскәүдә 1915—1916 елларда «Сүз» газетасын, ул ябылгач, 1916—1917 елларда «Безнең ил» исемле газета чыгара. Боларның өчесе дә инкыйлабый-демократик рухлы газеталар була. Милли мәсьәләләргә нык игътибар итәләр. Г. Исхакый 1913 елга кадәр көрәшне сыйнфый нигездә алып баруны якласа, шуннан соң әкренләп көрәш гомуммилли юнәлештә булырга тиеш дигән карашны алга сөрә. Беренче мөмкинлек булу белән, 1917 елның 23 мартыннан Мәскәүдә «Ил» газетасын яңадан чыгара башлый.

Г. Исхакыйның эшчәнлеге туган телдә вакытлы матбугат оештыру белән генә чикләнми. Татар милләте мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәрдәй бер генә мөмкинлекне дә ул кулдан ычкындырмый. Мәсәлән, 1916 елның башында Мәскәүдә милли театрлар эшлеклеләренең съезды үткәрелә. Биредә ун еллык эш тәҗрибәсе булган татар театры вәкилләренең булмавы Г. Исхакыйны борчуга сала. Татарча куелган беренче рәсми спектакльнең пьесасы авторы буларак, тиз генә әзерләнеп, ул үзе татар театрының хәле һәм бурычлары турында доклад ясый. Бу — татар сәнгате турында зурлап әйтелгән беренче чыгыш була.

Мәскәүдә яшәсә дә, ул Казан белән элемтәне өзми. 1916 елның көзендә тагын яшертен рәвештә бирегә килеп китә, кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр хакында зыялылар белән сөйләшүләрдә катнаша. 1917 елгы Февраль инкыйлабы вакытында Мәскәүдә була, моңа шатлануын белдерә. Апрель аенда Г. Исхакый Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

«Сәйяр» театр труппасы 1917 елның 17 (30) мартында Г. Кариев бенефисына Казанның Зур драма театры бинасында (хәзер В. Качалов исемендәге рус театры) Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча куелган спектакль күрсәтә. 27 мартта исә (иске стиль белән) Г. Исхакый ачык рәвештә Казанга кайта, әлеге әсәр яңадан куела. Ф. Әмирхан сүзләре белән әйткәндә: «Иске хөкүмәт вакытында Казанда ачыктан йөри дә алмый торган «куркыныч» мөхәррирен бүген ачыктан җыелышып сәламли вә алкышлый алудан халыкның зур шатлык хис иткәнлеге аермачык күренә иде» («Кояш», 1917, 11 апрель).

1917 елның 1 —11 маенда Мәскәүдә Беренче мөселман корылтаенда Г. Исхакый төп доклад белән чыга. Ул «Милли Шура» төзү мәсьәләсен нигезләп аңлата. Утыз миллионлы Россия мөселманнары бер платформа тирәсенә берләшергә тиешләр. Аларны дини, рухи, мәдәни яклар гына түгел, дөньяви мәнфәгатьләр дә якынайтырга тиеш. «Милли Шура» әлеге берлекнең үзәген тәшкил итәргә бурычлы. Шул ук елның июлендә Казанда Икенче мөселман корылтаенда Г. Исхакый Милли Мәҗлес үткәрүне оештыру бюросына сайлана. Ләкин 1917 елның октябрендә большевикларның хакимияткә килүе милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Мәсәлән, 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 февраленә кадәр Уфада уздырылган Милли Мәҗлес утырышында Идел-Урал штаты төзү турында карар кылына. Гәрчә ул Россия Федерациясе эчендә булырга тиеш дип каралса да, большевиклар мондый дәүләт берләшмәсе төзүгә юл куймыйлар. Бу мәсьәләдә В. Ленин да эзлексезлек һәм, әйтергә кирәк, карарсызлык күрсәтә. Г. Исхакыйга үз алдына куйган омтылышларына ирешү юлы ябыла, 1919 елда аңа чит илгә китүдән башка чара калмый. Шул китүдән инде ул туган иленә кайта алмый. Чөнки 1917 елның октябрендәге хакимият алмашынудан соң безнең илнең дөнья белән элемтәләре чикләнә. Г. Исхакый кебек үз халкы мәнфәгатьләре белән яшәгән шәхесләр «милләтче», «халык дошманы» дип игълан ителәләр.

Шуннан соң Г. Исхакый берара Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче бөтендөнья сугышы колач җәя башлагач, аңа Варшавадан Төркиягә күчәргә туры килә. Чит илләрдә яшәгән утыз биш ел гомерендә ул әдәби, сәяси эшчәнлеген дәвам иттерә. «Милли юл» (1928— 1930), «Яңа милли юл» (1930—1939) дигән журнал чыгара. Бу журнал (барлыгы 136 сан) Берлинда, кайбер саннары гына Варшавада басыла. Мукденда (Кытай) «Милли байрак» (1935—1945) газетасын да ул нигезли. Европага киткәндә, татарча типографиясе шунда кала. Шуңа күрә Төркиядә үз хезмәтләрен төрек телендә бастыра.

Чит илдә ул «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд» кебек пьесалар яза. «Өйгә таба», «Көз», «Локман Хәким», «Олугъ бәйрәм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителгәннәр.

Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була. Кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Төркиягә барган милләттәшләребез аның каберенә чәчәк бәйләме салуны гадәт иттеләр. Халык бәхете өчен көрәшеп, шушы юлда гаять күп кыенлыклар күреп яшәгән олы әдибен, күренекле җәмәгать эшлеклесен милләт онытмый. Аның замандашы, күренекле галим Йосыф Акчураның менә бу сүзләре Г. Исхакыйны шактый тулы бәяли: «Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде» («Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.) Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр: «Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк... Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!»

Фоат Галимуллин. Материал Татар вертуаль гимназиясеннән алынды.

Аның турында
Флүн Мусин. МИЛЛӘТ САГЫНДАШакир МӨХӘММӘТЪЯРОВ. Гаяз әфәнде

adiplar.belem.ru

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый

Родился в деревне Яуширма (ныне село Кутлушкино Чистопольского района Татарстана). Происходил из мишар. Учился в медресе города Чистополя и Казани. В 1899 поступил в русскую учительскую школу г. Казани. Гаяз Исхаки начал свою литературную деятельность в конце 19го века. Его первое произведение «Радости познания» вышло в свет в1896 году и имело огромный успех среди читателей. В последующие годы он написал такие произведения, как «Девушка из шапочной мастерской», «Дочь нищего», «Сын богача», «Две любви» и другие романы и драмы. После революции 1905 года, то есть после получения свободы печати и слова его литературная деятельность особенно усилилась. Он написал большинство своих произведений именно в этот период - с 1905 до 1917 года. За эти годы он написал около 30 романов, драм и рассказов. Наиболее известными его произведениями этого периода являются «Ад», «Жизнь ли это?», «Мулла бабай», «Солдат», «Бредни», «Зулейха», «Учительница» и другие. Классические драмы «Зулейха» и «Учительница» ставились на сценах татарских театров вплоть до 1923 года, когда советское руководство узнало о его эмиграции и антибольшевистской деятельности. Впоследствии издание его произведений было запрещено. В своих произведениях досоветского и советского периодов он описывал быт, нравы и обычаи татарского народа и борьбу против национального угнетения со стороны царского правительства. Он призывал народ к культуре, свободе, к борьбе против притеснений и несправедливости. Во время одного из своих арестов и последовавшей за этим ссылки в Архангельскую губернию, Гаязу Исхаки пришлось провести некоторое время в той же тюремной камере, в которой содержался Юзеф Пилсудский - будущий премьер-министр Польши. Подружившись, Исхаки и Пилсудский бурно обсуждали свою политическую борьбу против царизма. Есть некоторые основания полагать, что Исхаки оказал определённое влияние на окончательное формирование политических воззрений Пилсудского. В России В мае 1917 года в Москве состоялся первый Всероссийский Съезд мусульман. Гаяз Исхаки принимал активное участие в подготовке и проведении этого съезда. На этом конгрессе была принята резолюция азербайджанского деятеля Расул-Заде о территориальной автономии для тюрко-мусульманских народов в составе федеративной демократической России. По предложению Гаяза Исхаки на конгрессе был учреждён Центральный Национальный Совет. Этому Совету было поручено разрешение культурных, национальных, религиозных и политических задач тюрко-мусульманских народов бывшей империи. С 21 до 31 июля 1917 года в Казани проходили заседания одновременно трёх конгрессов: Военного Совета мусульман России, конгресса духовенства и Второго общемусульманского конгресса. На совместном курултае этих трёх конгрессов, в организации и проведении которого большую роль сыграли Садри Максуди и Гаяз Исхаки, 23 июля 1917 года было объявлено создание национально-культурной автономии татар Поволжья и Урала. 20 ноября 1917 года в городе Уфе собралось национальное собрание для окончательного учреждения национальной государственности татар. Здесь было создано национальное управление, которое состояло из шести комиссий. Гаязу Исхаки было поручено руководство внешне-политической комиссией. После занятия большевистскими войсками в апреле 1918 года городов и сёл Татаро-Башкирии, Национальное Управление было ликвидировано. Типографию и редакционное имущество газеты Гаяза Исхаки «Ил» (Страна) большевики конфисковали. Исхаки был вынужден уйти в подполье. В период гражданской войны Летом 1918 года части чехословацкого корпуса выгнали большевиков из Поволжья и Урала. Национальное Управление, при активном участии в его руководстве Гаяза Исхаки, возобновило свою работу в Уфе. В Казани в августе 1918 года была организована татарская народная армия. Однако, татаро-башкиры, занявшие позицию против большевиков, оказались в трагическом положении из-за враждебного отношения к ним со стороны адмирала Колчака. Колчак запретил деятельность членов Национального Управления. После вторичного занятия Поволжья и Урала большевиками, деятельность Национального Управления переносится под руководством Исхаки в Сибирь, в городПетропавловск, где татары составляли значительную часть населения. В Петропавловске Гаяз Исхаки начинает издавать газету «Маяк». В 1920 году, после окончательного установления власти большевиков в Поволжье и на Урале, Гаяз Исхаки был вынужден покинуть свою страну. В эмиграции В эмиграции Гаяз Исхаки занимался в основном политической работой, но и не прекращал свою литературную деятельность. Наиболее известными произведениями, написанными в эмиграции, являются драмы «Между двух огней» и «На волнах», романы и рассказы «По дороге домой», «Осень», «Великий праздник» и комедия «Жан Байвич». В этих произведениях основным лейтмотивом является притеснение татарского народа царским правительством, угнетённое состояние татар и их трагическая судьба в России. Большевики скрывали общественно-политическую и литературную деятельность Гаяза Исхаки и в советское время его имя не было известно подавляющему большинству татар. В 1928 году он начал издавать в Берлине журнал «Милли юл» (Национальный путь). Этот журнал, на основе очень богатых материалов, анализировал политику большевиков в Татарской и Башкирской республиках. В 1934-1938 годах Гаяз Исхаки совершил поездку по Маньчжурии, Корее, Японии, Арабскому полуострову и Финляндии. В этих странах он проводил работу по организации татарских эмигрантов. Во время своего пребывания на Дальнем Востоке, где тогда проживала значительная часть эмигрантов-татар, Исхаки организовал издание газеты «Милли байрак» (Национальное знамя). Созванный в это время на Дальнем Востоке Национальный Курултай избрал Гаяза Исхаки председателем Национального Совета. В городе Мукдене в феврале 1935 года по его инициативе был созван Мукденский конгресс. Во время поездки в Польшу Гаяз Исхаки активно участвовал в деятельности Варшавской организации «Прометей», чьим девизом был знаменитый лозунг «За вашу и нашу свободу!». До начала Второй мировой войны «Прометей» являлся координационным центром антибольшевистского освободительного движения ряда народов. Советско-германский пакт о взаимном ненападении, а также последовавшее за этим расчленение Польши временно приостановили политическую деятельность Исхаки. Участники организации «Прометей» были вынуждены покинуть Варшаву. Журнал «Милли юл» в Берлине был закрыт в сентябре 1939 года распоряжением германского правительства. В Турции Позже Гаяз Исхаки переселился в Турцию, где продолжил свою политическую и литературную деятельность. В течение пятидесятилетней политической, публицистической и литературной деятельности Гаяз Исхаки стал инициатором издания свыше десяти татарских газет и журналов и написал около пятидесяти литературных и публицистических произведений, которые до сих пор не теряют своего значения. Гаяз Исхаки скончался в Анкаре, а похоронен был на кладбище Эдернекапы (Стамбул, Турция). Память Трагедия Гаяза Исхаки «Зулейха» после длительного перерыва была вновь поставлена Татарским академическим театром имени Г.Камала в 1992 году с музыкой Султана Габяши по частично сохранившемуся клавиру (партитура утеряна). В 2005 году на казанской киностудии «Рамай» по мотивам трагедии снят фильм «Зулейха» (режиссёр Равиль Тухватуллин). Именем Г. Исхаки названы улицы в Азнакаево, Сарманово и Казани.

Биографиясе татар телендә

Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) 1878 елның 22 февралендә (искечә 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаилә­сендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була. Бу гаиләнен балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә тор­ганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган, кадерле бала була. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Тумыштан сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыган­нан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, Күлбуе мәдрәсәсенә урнаша. Күлбуе мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында бәхәсләр оештыру киң таралган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашы формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешү­ендә аеруча өч факторны билгеләп үтәргә кирәк. Беренчесе - табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый сәләт белән милли тәрбиянең органик кушылуы. Икенчесе - XIX гасырның соңгы чирегендә татар дөньясын каплап алган җәдитчелек хәрәкәтенең тәэсире, аның җитәкчесе һәм идеологы, Россия мөселманнарының, төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе һәм сәясәтчесе, педагог И.Гаспринский идеяләренең йогынтысы. Булачак язу­чы аның идеяләре һәм ул чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән шушы мәдрәсәдә укыганда, үзенең хәлфәсе - XX гасырда Россиядә, төрки дөнья­да танылачак мәшһүр хокук галиме һәм сәясәтче Садри Максудиның бер­туган абыйсы Һади Максуди аркылы таныша. Өченче фактор - Казандагы укытучылар мәктәбе. Мөхәммәтгаяз татар мәдрәсәләре өчен укытучылар әзерли торган бу мәктәптә 1898 елның көзеннән 1902 елга кадәр укый. Анда кабул ителү өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул бирегә кергәнче башта бер хәлфәдән шәхси дәресләр ала. Бу уку йорты яшь Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный. Табигать һәм гуманитар фәннәрне ныклап үзләштерүдән тыш ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый. Булачак язучыда Н.Гоголь, И.Тургенев, Л.Толстой иҗаты, Ги де Мопассан, Кнут Гамоун, Оскар Уйальд әсәрләре аеруча көчле тәэсир калдыралар. Үзенең автобиографи­ясендә ул, нәкъ менә шушы мәктәптә укыган елларны күздә тотып, «Иң зур йогынтыны миңа Тургенев ясады, ә соңгы елларда Толстой» дип яза. Булачак әдип М.Горький әсәрләрен даими укып бара. Нәкъ шунда укы­ганда ул русчадан татарчага әдәби тәрҗемә иҗатын башлап җибәрә. Аның тәрҗемәсендә А.Пушкинның «Капитан кызы», Н.Гогольнең «Борынгы ал­павытлар» повестьлары гасыр башында басылып чыга. Гаяз Исхакый XX гасырны шушы уку йортында каршылый. Биредә аның белән бер сыйныфта Х.Ямашев, Г.Коләхмәтевләр укый. Казан татар укытучылар мәктәбендә шулай ук Ф.Туктаров, Ш.Мөхәммәдьяров, М.Солтангалиев һ.б. белем ала. Бу уку йорты татар мәгарифе һәм мәдәнияте, милли-азатлык хәрәкәте тарихында зур урын тота. 1902 елны Учительская школаны тәмамлаганнан соң Г.Исхакый Орен­бургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып урнаша. Монда Исхакый табигать фәннәре, рус теле укыта. Анда эшләү бер генә ел дәвам итсә дә, мәдрәсә әдипнең тормыш юлында сизелерлек эз калдыра, дөньяга карашларына көчле йогынты ясый. Татар мәдрәсәсе белән ул хәзер шәкерт сыйфатында түгел, укытучы буларак очраша, аны эчтән торып өйрәнә, милли мәгарифнең казанында кайный. Шулай ук XX гасыр башында Казан, Уфа шәһәрләреннән соң татарларның өченче мәдәни- мөгърифәт учагы булган Оренбург каласындагы тормыш, рухи-мәдәни, сәяси вазгыять белән дә якыннан таныша, күренекле шәхесләр белән ара­лаша. Г.Исхакый биредә дәресләр бирү белән генә чикләнми, аның катна­шында әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни очрашулар һ.б. чаралар үткәрелә. Яшь укытучы бу мәдрәсәнең укыту-тәрбия тәртипләренә, шәкертләрнең тормыш-көнкүреш шартларына үзгәрешләр кертә, уку йортындагы гому­ми хәлгә сизелерлек йогынты ясый. һәм, әйтергә кирәк, «Хөсәения» мәдрәсәсенең 1917 елга кадәрге татар мәгарифе тарихында дәрәҗәле, күре­некле урын тотуында (Совет хөкүмәте аның статусын укытучылар инсти- тутыныкына тиңли) аның оештыручылары һәм хуҗалары - бертуган Хөсәеновлар белән бергә анда эшләгән педагог, галимнәрнең, шул исәптән Г.Исхакыйның да өлеше бар. Бер елдан соң Г.Исхакыйга «Хөсәения» мәдрәсәсен ташлап китәргә туры килә. 1903 елның җәендә ул Казанга кайта һәм университетка ке­рергә әзерләнә башлый. Ләкин әтисе авырып китү сәбәпле аны туган авы­лына чакыртып кайтаралар һәм халыктан җыйган приговор нигезендә мул­ла итеп куялар. Әмма ул анда озакка калмый, бер елдан соң муллалыгын ташлап, яңадан Казанга китә, сәясәт, иҗтимагый көрәш дәрьясына таш­лана. 1905 ел революциясе ташкыннары Казанга да килеп җитә. Аның ва­кыйгаларында актив катнашкан Г.Исхакый жандармерия күзәтүе астына эләгә. Кулга алыну куркынычы туа, һәм ул яшерен яшәү хәленә күчәргә мәҗбүр була. Шул чакта Г.Исхакыйның журналистлык эшчәнлеге башлана. 1905 ел­ның көзендә аны күренекле сәясәтче Й.Акчура мөхәррирлегендә чыга башлаган «Казан мөхбире»нә эшкә чакыралар. Бу бик мәртәбәле, кызыклы тәкъдим булса да, Г.Исхакый үз газетасын булдыруны кирәк саный. «Тан йолдызы» 1906 елның 18 маеннан чыга башлый. Г.Исхакый аның фактик мөхәррире, идеологы, юнәлеш бирүчесенә әверелә. Бу газета милли матбугат һәм сәясәт тарихына татар социалист-революционерлар органы булып кереп калган. Шуңа күрә совет чорында аңа һәрчак тискәре бәя биреп киленә. Хәлбуки аның милли мәдәни үсеш, революцион-азатлык хәрәкәте тарихында үз урыны бар. Биредә Г.Исхакыйның журналист-публицистлык талантына юл ачы­ла. Аның сәясәт, иҗтимагый үсеш, әдәбият, мәдәният һ.б. мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре басыла. Аларда ул татарларның колониаль изелүдә яшәвен күрсәтә, милли һәм социаль азатлык мәсьәләләрен күтәреп чыга, татар, рус һәм башка халыкларны патша самодержавиесенә каршы бергәләп көрәшергә чакыра. «Таң йолдызы» ябылганнан соң, Г.Исхакый журналистлык эшчәнлеген «Тавыш» газетасында дәвам иттерә. Ул - шулай ук татар эсерлары органы. Бу газета 1907 елның апреленнән августына кадәр чыгып килә. Г.Исхакыйның сәяси эшчәнлеге көннән-көн активлаша, елдан-ел тирә­нәя, катлаулана бара. Аны бернәрсә дә: полициянең даими эзәрлекләүлә­ре дә, төрмә-сөргеннәр дә тыя, туктата алмыйлар. Ул Казанда яшерен рәвештә яши. Революцион эшчәнлеге белән бергә әдәби иҗатын, журна­листлыгын дәвам иттерә. Татар зыялыларының милли җыелышларында, «Мөселман иттифакы» партиясенең өч съездында, төрле корылтайларда, мәҗлесләрдә катнаша. Петербургта Г.Исхакый тормыш юлы һәм эшчәнлегенең яңа этабы башлана. Россия империясенең төньяк мәркәзендә ул «Ил» исемле газета чыгара башлый. Аның беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Г.Исхакыйның сәяси карашларындагы, революцион эшчәнлегендәге принципиаль үзгәреш «Ил»дә басылган мәкаләләрендә калку чагыла. Әдип­нең баш мәкаләләреннән һәм газетаның башка материалларыннан күренгәнчә, ул хәзер сыйнфый көрәшне бер якка куеп, киләчәккә калды­рып, алгы планга милли-азатлык көрәшен чыгара, социаль аерымлыклар­ны ташлап торып, «Милләтне саклау» байрагы астында берләшергә, шул юлда «бер иман белән хәрәкәт итәргә» чакыра. «Ил» газетасында Й.Акчура, М.Бигиев, З.Вәлиди, М.Гафури, Н.Гасрый, Ш.Мөхәммәдьяров, С.Рөмиев, Ф.Туктаров шикелле язучылар, сәясәт­челәр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре актив катнашалар. «Ил» башлаган эшне Мәскөүдәге «Сүз» (1915-1916), «Безнең юл» (1916-1917) газеталары дәвам иттерәләр. Аларның фактик мөхәррире шу­лай ук Г.Исхакый була. Бу газеталар да революцион-демократик рухта бу­лалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр. Әдип 1917 ел февраль революциясен - Россия империясендә яшәүче халыклар язмышындагы бу тарихи вакыйганы - табигый, алкышлап кар­шы ала, аңа зур өметләр баглый, ул алып килгән иҗтимагый-сәяси үзгә­решләрдән файдаланып калырга, милли-азатлык хәрәкәтен ахырына кадәр җиткерергә тырыша. Моннан соң татарлар тормышына шактый зур йогынты ясаган сәяси вакыйгаларның берсе - Бөтенроссия мөселманнары съезды. Г.Исхакый аны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Съезд 1917 елның 1-11 маен­да Мәскәүдә уздырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән меңгә якын делегат катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен Г.Исхакый ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип атала һәм соңыннан басылып та чыга. Съезд Исхакый докладларында куелган төп положениеләрне кабул итә. Аерым алганда анда федератив-демократик Россия составында милпи-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар та­рафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән икенче мөселман корылтаенда да яклау таба. Анда С.Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул корылтайга Кавказ, Кырым, Төркестаннан делегатлар килә алмаганлыктан, милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе гамәлдә Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләүгә кайтып кала. Моны тормышка ашыруның конкрет чараларын күрү өчен мах­сус Милли Мәҗлес үткәрү кирәк дип табыла һәм аны әзерләү өчен вакыт­лы бюро сайлап куела. Аңа Г.Исхакый да керә. Милли Мәҗлес Уфа шәһәрендә 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Аны оештыру һәм үткәрүдә Милли Шура бик актив эшли. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы яса­лып, илдә хакимият большевиклар кулына күчкән була. Татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсендә Милли Мәҗлестә катнашучылар икегә бүленәләр. Бер як (аларны «төркичеләр» дип атый­лар, тарихка алар шушы исем белән кергән, Г.Исхакый да шулар ягында була) милли-мәдөни мохтариятне алга сөрә, икенче як исә (болары «феде­ралистлар», «туфракчылар») Идел-Урал штаты идеясен яклый. Милли Мәҗлес соңгыларан кабул итә. Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә бу ике караш арасында принципи­аль аерма булуын әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесенең - Г.Исхакый яклага­нының - таяну өчен материаль җирлеге юк, ул билгеле бер территориягә нигезләнмәгән, гомуми Россия дәүләте составында милли, дини җәһәттән берләшүне күздә тотып төзелгән мохтариятне тәшкил итәргә тиеш була. Ә икенчесе - Россиянең киләчәктә унитар дәүләт түгел, федератив республика булырга тиешлеген күздә тотып (тарафдарлары юкка гына «фе­дералистлар» дип аталмаган), аның составында территориаль мохтарият, аерым алганда Идел-Урал штаты төзүне яклый. Милли Мәҗлес Казан, Уфа һәм Оренбург губерналары җирлегендә Идел-Урал штатын игълан итә. Аның 6 департаменттан торган Милли Идарәсе сайлана. Г.Исхакый тыш­кы эшләр Департаменты башлыгы итеп билгеләнә. Әгәр Россия, февраль революциясе юл ачканча, алга таба демократик юлдан киткән булса, аның составындагы халыклар, шул исәптән татарлар өчен милли дәүләтчелекнең югарыда әйтелгән проектның һәр икесенә дә юл ачылган һәм, бәлки, анарның тегесе дә, бусы да тормышка ашырылган булыр иде. Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә Россия империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә итсәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Алар С.Максуди, Г.Исхакый шикелле татар лидерларына Идел-Урал штатын гамәлгә куярга ирек бирмиләр. Хәрби Шура җитәкчеләрен кулга алалар, милли оешмаларны, татар полкларын тараталар, газета-типографияләрне яптыралар. Нәтиҗәдә Патша Россиясе империясе СССР империясе белән ал­маштырыла. Күпмилләтле дәүләттә милли мәсьәләне «хәл итү» әнә шулай тәмамлана. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Әмма ул иманын үзгәртә дә, аңа хыянәт итеп, Совет властена, большевизм системасына хезмәткә күчә алмый. Шуңа күрә аңа үз илендә калып иҗат итү, иҗтимагый-сәяси эшчән­лек белән шөгыльләнү өчен юл ябыла, гомумән, исән-сау яшәү мөмкинлеге калмый. Ул, Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була. 1918 елның җәендо, Казанда чехословаклар фетнәсе вакытында, ул Ф.Туктаров, Г.Терегулов, Г.Баттал белән бергә башта Самарада, сентябрь айларында Уфа шәһәрендә була, аннан алар Ерак Көнчыгыш аша Кытайга китеп баралар. Г.Исхакый Уфадан Милли Мәҗлес тарафыннан Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайланган була. Чит илгә киткәндә ул шушы таныклыктан файдалана. Бусы Г.Исхакыйның туган иленнән бөтенләйгә китүе була. Ватанына ул яңадан әйләнеп кайтмый. Аның тор­мышында мөһаҗирлек чоры башлана. Г.Исхакый әдәбият мәйданына XIX гасыр тәмамланган чакта, татар дөньясында, милли әдәбиятта җитди үзгәрешләр көтелгән бер заманда килеп керә. Г.Исхакыйның беренче әдәби әсәре - «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәя­се - 1897 елда языла һәм 1898 елда Казанда басылып чыга. Бу әсәреннән соң яшь язучының гасыр ахырына кадәр бер-бер артлы «Кәләпүшче кыз» исемле кечкенә повесте (1897), «Бай угълы» (1899) ро­маны, «Өч хатын берлән тормыш» пьесасы дөнья күрә. Аның язучылык талантының чын-чынлап ачылуы 1905 ел революция­се чорына туры килә. Беренче рус революциясен ул үзенең мәшһүр әсәре, заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан «Ике йөз елдан соң инкыйраз» белән каршы­лый. Әсәр 1902 елда язылып бетә һәм 1904 елда басылып чыга. Ул - XX гасыр башы татар әдәбияты, иҗтимагый фикер үсешенең күренекле ядкәре. Анда милли җәмәгатьчелек, гомумән татар халкы алдына, тарих каршына татар милләтенең киләчәге, язмышы мәсьәләсе куела. Исхакый үзенең әсәрендә татар милләтенең бетү, башка көчлерәк милләтләр тарафыннан йотылу, юкка чыгу куркынычын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, аны булдырмау чараларын да тәкъдим итә. Бу әсәр татарны гасырлар буе дәвам иткән колониаль йокыдан уятуда, инкыйраз авыруына каршы иммунитет булдыруда, актив иҗтимагый эш- чәнлеккә, сәясәт дөньясына алып керүдә, аның зыялыларын 1905 ел рево­люциясе шигаре астында милли һәм социаль азатлык өчен көрәшкә туп­лауда гаять зур роль уйный. Аны XX гасыр башы татар ренессансының кыңгыравы дип атарга мөмкин. «...инкыйраз» Г.Исхакыйны фикер иясе, публицист, татарның сәясәт­чесе - кыңгырау сугучысы буларак танытса, аны чын мәгънәсендә язучы итеп таныткан әсәре «Теләнче кызы» романы була. Г.Исхакыйның милли әдәбият үсешенең магистраль юлы - реализм һәм халыкчанлык принциплары нигезендә ирешелгән әдәби эстетик каза­нышлары рәтендә «Теләнче кызы»ннан соң «Тормышмы бу?» (1911), «Мулла бабай» (1913), «Бер тоткарның саташуы» (1912) романнарын, «Сөннәтче бабай», «Шәкерт абый», «Кәҗүл читек», «Остазбикә» хикәяләрен, «Фамилия сәгадәте» циклына кергән хикәяләрне һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» повестен атап китәргә кирәк. Г.Исхакыйның Истанбулда язылып беткән «Сөннәтче бабай» һәм «Кияү» повестьлары, «Шәкерт абый» хикәясе, элегрәк Финляндиядә языл­ган «Фамилия сәгадәте» исеме белән басылган дүрт хикәясе һ.б. әсәрләре дә иске татар тормышының төрле якларын ачып бирәләр. Аларда туры- дан-туры зур социаль проблемалар куелмаса да, бу әсәрләр шулай ук бер тегермән куласасына «су коялар» - татар дөньясын нигездән үзгәртеп кору кирәклеген исбатлауга юнәлдерелгәннәр. Аларда татарның төрле социаль катлауларын гәүдәләндергән каһарманнар - әдәби типлар би­релә, аларны иҗат итүгә язучының таланты, бай тормыш тәҗрибәсе, реа­лизм куәте, әдәби-эстетик осталыгы җигелә. Автор әдәби каһарманнар­ның эчке дөньясын ачуга, эш-хәрәкәтлөрен психологик дәлилләүгә аеру­ча зур игътибар бирә. Аларда чын-чынлап өлгереп җиткән реалист язучы- психологны, каләм остасын күрәсең. Әдипнең сурәтләү чаралары бай, күпкырлы, эмоциональ җегәрле. Шуның нәтиҗәсе буларак, әсәрләренең әдәби эшләнеше камил, укучыга идея-эстетик тәэсир көче югары. Ә «Сөннәтче бабай», «Кәҗүл читек», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» хикәяләрен, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестен татар реалистик прозасының классик әсәрләре рәтенә кертергә мөмкин. Г.Исхакый - XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның мәшһүре, күренеклесе. Г.Исхакый әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Аның каләме белән дистәдән артык сәхнә әсәре языла. Ул милли драматургиянең формалашуына, үсешенә зур өлеш кертә. Г.Камал, Г.Кариев, М.Фәйзи, К.Тинчуриннар белән бергә, татар театрының нигезләрен салыша, аның бинасын коручылардан була. Аның «Алдым-бирдем», «Тар­тышу», «Җәмгыять», «Мөгаллимә», «Зөләйха», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммөд», «Хәят юлында» пьесалары татар драматургиясе һәм театр­ның алтын фондын тәшкил итәләр. Туган илен ташлап киткәндә әдипкә әле 40 яшь кенә була. Иҗат ке­шесе, сәясәтче өчен бу - өлгергәнлек вакыты. Әле күп эшләр башкарыр­га, Ватаныңа һәм халкыңа, аның рухи-мәдәни үсешенә күп файда ките­рергә мөмкин. Әмма әдип, үз иленнән, туган туфрагыннан, милли мохиттөн аерылып, чит җирләрдә гомер итәргә мәҗбүр. Аның кебек үк, сәяси мөһаҗирлекнең ачы язмышын, 1917 ел Октябрьинкыйлабын, Совет властен кабул итмәгән башка татар шәхесләре - Й.Акчура, С.Максуди, Г.Бат- тап-Таймас, Г.Терегулов һ.б. әдип-галимнәр, сәясәтчеләр башларыннан кичерәләр. Г.Исхакый башта Кытайда (Харбин), аннары Франциядә (Париж), Гер­мания (Берлин) һәм Польшада (Варшау) яши. 1939 елның җәендә Гитлер Германиясе Польшага басып кергәч, Польша хөкүмәте киңәше буенча ул Төркиягә күчеп китә һәм гомеренең ахырына кадәр башта Истанбулда, соңыннан Анкарада яши. Г.Исхакый чит җирдә мөһаҗирлектә чакта да әдәби иҗатын да, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген дә туктатмый. Ул төрле илләргә таралган мил­ләттәшләре, татар эмигрантлары белән даими элемтәдә яши, нәшриятэшләре белән шөгыльләнә, татарның чит илдә дәвам иткән милли-азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итә, рухи юлбашчы ролен үти. Әдипнең «Идел-Урал» исемле мәшһүр тарихи-сәяси әсәре үз вакытында ук дөньякүләм яңгыраш ала, күп телләргә тәрҗемә ителә. 1933 елда Бер­линда - татар, Парижда - рус һәм француз телләрендә, 1934 елда Токио­да - япон, Варшауда (1938) - поляк, ә инде 1988 елда Лондонда яңадан рус телләрендә басылып чыга. Бу хезмәт Г.Исхакый талантының тагын бер кырын ача, аның мәшһүр сәясәтче генә түгел, тарихчы-галим булуын да күрсәтә. 1940 елның башында Г.Исхакый янына Анкарага кызы Сәгадәт (1905-1989) белән кияве Таһир Шакир (Чагатай) күчеп киләләр. Әдипнең соңгы еллары, алар карау-хәстәрлегендә үтә. Ул 1954 елның 22 июлендә Анкара шәһәрендә 76 яшендә вафат була. Үзенең васыяте буенча Истанбулда Әдер-нәкапы зиратына җирләнә. 1978 елда, әле кызы Сәгадәт һәм кияве исән чакта, Төркиядә киң җәмәгатьчелек тарафыннан, татар сәяси эмигрантлары, галимнәр, язучы­лар катнашында әдипнең тууына 100 ел тулуга багышланган кичә үткәрелә. Шул уңай белән аның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында төрек телендә зур җыентык басылып чыга. Китапта Г.Исхакыйның биография­се, аның хакында 40 тан артык галим, язучы һәм сәясәтченең мәкаләләре урнаштырыла. Бу - хәзергә кадәр аның турында басылып чыккан фәнни хезмәтләрнең иң зурысы. Г.Исхакый татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдә­биятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагыла. Ул-татар дөньясында Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, Гаспринскийлар эстафетасын дәвам иттереп, яңа гасырда, яңа шарт­ларда, Г.Тукай һәм Ф.Әмирханнар, И.Акчура һәм С.Максудилар, М.Вахитов һәм Г.Ибраһимовлар белән бергә, татар халкын, аның милли-мәдәни рухиятен яңа баскычка күтәргән, ерак тамырлары көнчыгыш традициялә­ренә барып тоташкан, борынгы ислам мәдәнияте белән сугарылган татар әдәбиятын Европа халыкларының рухи казанышлары белән баетып, дөнья цивилизациясенең магистраль үсеш юлына алып чыккан олы талант.

Источник материала:

Биография: Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахманин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751б. 

Фотография:https://tt.m.wikipedia.org /URL: https://tt.m.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7_%D0%98%D1%81%D1%85%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D0%B9(дата обращения: 15.01.2016)

Биография:Википедия — свободная энциклопедия / Гаяз Исхакый [Электронный ресурс] (последнее изменение этой страницы: 00:52, 6 декабря 2015). URL:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D1%81%D1%85%D0%B0%D0%BA%D0%B8,_%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7(дата обращения: 15.01.2016)

tataredebiyate.ru

Реферат Исхаки Гаяз

скачать

Реферат на тему:

План:

>

Введение

Гая́з Исхаки́ (Иделле, тат. Ğayaz İsxaqıy, Гаяз Исхакый) (23 февраля 1878 в дер. Яуширма — 22 июля 1954) — выдающийся деятель татарского национального движения, писатель, публицист, издатель и политик.

>

1. Биография

Родился вблизи Казани, в ауле Яуширма (ныне село Кутлушкино Чистопольского района Татарстана). Происходил из мишар. Учился в медресах города Чистополя и Казани. В 1899 поступил в русскую учительскую школу г. Казани. Гаяз Исхаки начал свою литературную деятельность в конце 19го века. Его первое произведение «Радости познания» вышло в свет в 1896 году и имело огромный успех среди читателей. В последующие годы он написал такие произведения, как «Девушка из шапочной мастерской», «Дочь нищего», «Сын богача», «Две любви» и другие романы и драмы.

После революции 1905 года, то есть после получения свободы печати и слова его литературная деятельность особенно усилилась. Он написал большинство своих произведений именно в этот период — с 1905 до 1917 года. За эти годы он написал около 30 романов, драм и рассказов. Наиболее известными его произведениями этого периода являются «Ад», «Жизнь ли это?», «Мулла бабай», «Солдат», «Бредни», «Зулейха», «Учительница» и другие. Классические драмы «Зулейха» и «Учительница» ставились на сценах татарских театров вплоть до 1923 года, когда советское руководство узнало о его эмиграции и антибольшевистской деятельности. Впоследствии издание его произведений было запрещено. В своих произведениях досоветского и советского периодов он описывал быт, нравы и обычаи татарского народа и борьбу против национального угнетения со стороны царского правительства. Он призывал народ к культуре, свободе, к борьбе против притеснений и несправедливости.

Во время одного из своих арестов и последовавшей за этим ссылки в Архангельскую губернию, Гаязу Исхаки пришлось провести некоторое время в той же тюремной камере, в которой содержался Юзеф Пилсудский — будущий премьер-министр Польши. Подружившись, Исхаки и Пилсудский бурно обсуждали свою политическую борьбу против царизма. Есть некоторые основания полагать, что Исхаки оказал определенное влияние на окончательное формирование политических воззрений Пилсудского.

1.1. В России, легальная деятельность

В мае 1917 года в Москве состоялся первый Всероссийский Съезд мусульман. Гаяз Исхаки принимал активное участие в подготовке и проведении этого съезда. На этом конгрессе была принята резолюция азербайджанского деятеля Расул-Заде о территориальной автономии для тюрко-мусульманских народов в составе федеративной демократической России. По предложению Гаяза Исхаки на конгрессе был учрежден Центральный Национальный Совет. Этому Совету было поручено разрешение культурных, национальных, религиозных и политических задач тюрко-мусульманских народов бывшей империи.

С 21 до 31 июля 1917 года в Казани проходили заседания одновременно трёх конгрессов: Военного Совета мусульман России, конгресса духовенства и Второго общемусульманского конгресса. На совместном курултае этих трёх конгрессов, в организации и проведении которого большую роль сыграли Садри Максуди и Гаяз Исхаки, 23 июля 1917 года было объявлено создание национально-культурной автономии татар Поволжья и Урала.

20 ноября 1917 года в городе Уфе собралось национальное собрание для окончательного учреждения национальной государственности татар. Здесь было создано национальное управление, которое состояло из шести комиссий. Гаязу Исхаки было поручено руководство внешне-политической комиссией. После занятия большевистскими войсками в апреле 1918 года городов и сёл Татар, Национальное Управление было ликвидировано. Типографию и редакционное имущество газеты Гаяза Исхаки «Ил» (Страна) большевики конфисковали. Исхаки был вынужден уйти в подполье.

1.2. В период гражданской войны

Летом 1918 года части чехословацкого корпуса выгнали большевиков из Поволжья и Урала. Национальное Управление, при активном участии в его руководстве Гаяза Исхаки, возобновило свою работу в Уфе. В Казани в августе 1918 года была организована татарская народная армия. Однако, татаро, занявшие позицию против большевиков, оказались в трагическом положении из-за враждебного отношения к ним со стороны адмирала Колчака. Колчак запретил деятельность членов Национального Управления.

После вторичного занятия Поволжья и Урала большевиками, деятельность Национального Управления переносится под руководством Исхаки в Сибирь, в город Петропавловск, где татары составляли значительную часть населения. В Петропавловске Гаяз Исхаки начинает издавать газету «Маяк». В 1920 году, после окончательного установления власти большевиков в Поволжье и на Урале, Гаяз Исхаки был вынужден покинуть свою страну.

1.3. В эмиграции

В эмиграции Гаяз Исхаки занимался в основном политической работой, но и не прекращал свою литературную деятельность. Наиболее известными произведениями, написанными в эмиграции, являются драмы «Между двух огней» и «На волнах», романы и рассказы «По дороге домой», «Осень», «Великий праздник» и комедия «Жан Байвич». В этих произведениях основным лейтмотивом является притеснение татарского народа царским правительством, угнетённое состояние татар и их трагическая судьба в России. Большевики скрывали общественно-политическую и литературную деятельность Гаяза Исхаки и в советское время его имя не было известно подавляющему большинству татар.

В 1928 году он начал издавать в Берлине журнал «Милли юл» (Национальный путь). Этот журнал, на основе очень богатых материалов, анализировал политику большевиков в Татарской и Башкирской республиках.

В 1934—1938 годах Гаяз Исхаки совершил поездку по Маньчжурии, Корее, Японии, Арабскому полуострову и Финляндии. В этих странах он проводил работу по организации татарских эмигрантов. Во время своего пребывания на Дальнем Востоке, где тогда проживала значительная часть эмигрантов-татар, Исхаки организовал издание газеты «Милли байрак» (Национальное знамя). Созванный в это время на Дальнем Востоке Национальный Курултай избрал Гаяза Исхаки председателем Национального Совета.

В городе Мукдене в феврале 1935 года по его инициативе был созван Мукденский конгресс.

Во время поездки в Польшу Гаяз Исхаки активно участвовал в деятельности Варшавской организации «Прометей», чьим девизом был знаменитый лозунг «За вашу и нашу свободу!». До начала Второй мировой войны «Прометей» являлся координационным центром антибольшевистского освободительного движения ряда народов. Советско-германский пакт о взаимном ненападении, а также последовавшее за этим расчленение Польши временно приостановили политическую деятельность Исхаки. Участники организации «Прометей» были вынуждены покинуть Варшаву. Журнал «Милли юл» в Берлине был закрыт в сентябре 1939 года распоряжением германского правительства.

1.4. В Турции

Позже Гаяз Исхаки переселился в Турцию, где продолжил свою политическую и литературную деятельность. В течение пятидесятилетней политической, публицистической и литературной деятельности Гаяз Исхаки стал инициатором издания свыше десяти татарских газет и журналов и написал около пятидесяти литературных и публицистических произведений, которые до сих пор не теряют своего значения.

Гаяз Исхаки скончался в Анкаре, а похоронен был на кладбище Эдернекапы (Стамбул, Турция).

1.5. Память

Трагедия Гаяза Исхаки «Зулейха» после длительного перерыва была вновь поставлена Татарским академическим театром имени Г.Камала в 1992 году с музыкой Султана Габяши по частично сохранившемуся клавиру (партитура утеряна).

wreferat.baza-referat.ru

Неназванный 1

Г. Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы

Гаяз Исхакый – тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр.

Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.

Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган мили традиия һәм гөреф-гадәтләрне, проблемаларны уңышлы чагылдырган "Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләре әдәбиятебезнең гүзәл үрнәкләре булп тора.

Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гөреф-гатәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган "Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.

"Сөннәтче бабай” хикәясендәге Корбанколый карт образы аша үзәк планга, алгы сызыкка чыгара. Авылда "Сөннәтче бабай” исемле белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Картның төп шөгеле – балаларны сөннәткә утырту. Шул шөгыле аша ул тормышта үз урынын тота. Г. Исхакый "Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета. Хикәядә милли, фәлсәфи проблематикалар чагылыш таба. Әсәрдә мөһим проблема булып Сөннәтче бабай образы аша ачылган милли характерның асылы тора. Хикәягә Сөннәтче бабай персонаңы үзенең формалашкан характеры белән килеп керә. Анда шул характерның тик бер ягы, бер сыйфаты гына күренеп кала, әмма шуңа нигезләнеп, без мәгълүм бер халык иясен чамалый алабыз. Милли характер,милли менталитет проблемалары тыныч тормыш шартларында барлыкка килә һәм чишелә.

Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар

сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея - әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу Һәр "кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә.Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан "Кәләпүшче кыз”, "Теләнче кызы”, "Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея - әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора.Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы "Ул икеләнә иде”, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә.Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла.Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла.

I бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында гореф – гадәтләр, миллитрадицияләрнең бирелеше

Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф – гадәтләребез, традицияләребез инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.

Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер "Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.

Авылда "Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк.Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр.Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – "Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән "Сәлман Фарси пәкесе”.Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота.Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухияктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана.Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган, матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли.

Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Берара бу югалтудан бик хәсрәтләнеп йөргәч, картның башына өйләнергә кирәк дигән уй килә. Ул аның хәстәренә керешә. Бу юлда карт һәрвакытта уңышсызлыкка ирешә һәм ахыр чиктә бер ялкау затсыз карчыкка тап була.Карчык Сөннәтче бабайның тигез генә бер җайга салынган тормышын тәмам җимереп ташлый.Көннәрдән бер көнне Сөннәтче бабай яңа хатынының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күрә.Моны күргәч, ул шашып кала,телдән язып һушсыз кала.Берничә көннән Сөннәтче бабайны үзе казып куйган каберенә илтеп җирлиләр. Беренче карашка бик гади генә эчтәлек.Әмма чынлыкта исә, әсәрдә тормышның вак – төякләреннән туган шәхес трагедиясе ачыла. Сөннәтче бабайның бар юанычы, бар мактанычы – Сәлман Фарси пәкесе булып, ул аның бу дөньяда тереклек итүенең символына әверелгән.

Гап – гади вакыйгада шәхес фаҗигасе күрә алган һәм аның көчле сурәтләнешен биргән Г. Исхакый "Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета.Әсәрдә татар халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф – гадәтләренә киң урын бирелгән.

Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр Г. Исхакыйның "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.Әсәрдә татар хатын – кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Башка бик күпләрнеке кебек, Сәгыйдәнең иң зур хыялы – кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә.Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә.

II бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында хатын – кыз язмышының бирелеше

Г.Исхакый әсәрләрен халыкның милли үзаңын уяту һәм шул юл белән аның азатлыгына ирешү максатында яза.Шушындый мәсьәләләр хакында нык уйланып, борчылып һәм шуларны хәл итү идеясе белән язылган булулары сәбәпле, Г. Исхакый әсәрләре үзе яшәгән вакытта ук популярлык казаналар һәм, табигый, алар милләтнең уянуына, милли хисләр үсешенә зур йогынты ясыйлар.

Халык, милләт язмышы турында уйланганда Г. Исхакый еш кына хатын – кыз мәсьәләсенә игътибар итә.Әдип, татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән.Гаиләне, җәмгыятьне хатын – кыздан башка күз алдына китереп булмый. Хатын–кызның уңай роленнән башка үсеш–үзгәреш, прогресс була алмас иде.Татар мәгърифәтчеләре, җәдитчеләре моның асылын дөрес тоеп алалар.Шуңа күрә алар иҗатында хатын-кызның ир–ат мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүче курчак ролен башкаруына каршы чыгалар.Г. Исхакый хатын-кызның ир-ат белән тигез хокуклы булмавын инкыйразга алып баручы җитди сәбәпләрнең берсе итеп таный.Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес булуын, милләтнең киләчәген – балаларны тәрбияләүче булуын танымаган милләтнең киләчәге өметсез булуын искәртә.

Иҗатының башлангыч чорында язылган һәм татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүен сурәтләгән "Кәләпүшче кыз” повесте Г. Исхакыйның иң беренче танылган иҗади казанышларыннан исәпләнә.

"Кәләпүшче кыз” әсәре шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Ул XX гасыр башы татар тормышындагы күптөрле проблемаларга укучыларның күзен ача. "Кәләпүшче кыз”да башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Аның язмышы мәгърифәтчеләрчә аңлатыла, ягъни балачакта дөрес тәрбия ала алмавы аркасында, героиня алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Г. Исхакый чынбарлыкны кискен, реаль рәвештә тасвирлый, ләкин "мәгърифәтчелек” чоры әсәрләрендә әле ул үгет-нәсихәт бирүдән узмый. Туган проблемаларны мәгърифәт, аң-белем, гаиләдәге дөрес тәрбия ярдәме белән хәл итеп була дип саный.

Әлеге әсәрдә психологик тасвирламаларның тәүге яралгысы күзәтелә.Әдип кешенең психологик үсеш-үзгәреш этапларын оста күрсәтә. Геройларын акыл-хис көрәше, вөҗдан газабы аша үткәрә.Җәмгыятьтә кешеләрнең әхлаклык ягыннан түбән төшү-төшмәвен дин күзәтеп тора. Г. Исхакый дини моментларны үз әсәре тукымасына кертеп, аның аша укучы акылына тәэсир итәргә тырыша. Дини кануннар кеше тормышына нигез итеп алына. Әдип, беренче чиратта, гади кебек күренгән, ләкин асылында зур мәгънә яткан, әхлаклылыкка өндәгән дини күзәтүләргә битараф булуның нәтиҗәсен күрсәтә. "Авыруын яшергән үлгән” диләр халыкта. Г. Исхакый үз милләтенең "авырулар”ын ачыктан-ачык күрсәтеп, милләттәшләрен шул "авырулар”дан арынырга чакыра. Г. Исхакый гыйбрәтле мисал ярдәмендә халыкның үзаңына тәэсир итеп, анда милләт язмышы өчен борчылу уятырга тели. Милләтнең башка кызларын шундый аяныч хәлләрдән саклау өчен кисәтү рәвешендә язылган "Кәләпүшче кыз” әсәре белән автор һәр мөселманны, бөтен татар дөньясын ямьсезли торган, милләтебезгә зур зыян китерә торган шул яман "авырулар”ны булдырмас өчен кулыннан килгән кадәр тырышырга өнди.Г. Исхакыйның "Кәләпүшче кыз” повесте идеясе ягыннан бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.Г. Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәре – "Теләнче кызы” романы. Романда әсәр идеясе башкачарак яссылыкта ачыла. Г. Исхакый фәкыйрьлекнең иң каты, ачы газапларына дучар ителгән татар хатын-кыз образында югары әхлак, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек тойгыларының һичбер вакыт сүнмәвен, пычранмавын гаять тормышчан конкрет сурәтләрдә тасвирлый.

Г. Исхакый бу әсәрендә хатын-кыз иреге проблемасын күтәрә һәм аны гади татар кызының гыйбрәтле язмышында яктырта. Шул ук вакытта ул хатын-кыз язмышын җәмгыятьтәге иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булган милләт язмышы белән бәйли. Романның нигезен әдипнең фәлсәфи, мәгърифәтчелек карашлары тәшкил итә.

"Теләнче кызы” романы өч кисәктән һәм бер кисәге берничә бүлектән тора.Романның беренче кисәгендә Г. Исхакый күп төрле психологик алымнар кулланып төп героиня- Сәгадәтнең бай эчке күңел дөньясын, аң-белемле, инсафлы, ата-анасын зурлый торган кыз икәнлеген тасвирлый. Төп героиняның тышкы һәм эчке матурлыгы гармоник рәвештә җылы буяулар белән бирелә.

Алга таба әсәрнең төп сюжетын Сәгадәткә кагылышлы драматик вакыйгалар һәм кызның рухи дөньясындагы кискен көрәш билгели. Г. Исхакый үзенең игътибарын крестьян кызына, аның эчке дөньясын ачуга, рухи эволюциясен күзәтүгә юнәлтә. Бу образның характеры ачылуда күренә. Героиня яңа сыйфатларга ия була, үсә. Характер процесста, вакыйгалар тезмәсе аша ачыла. Тормыш төбенә төшкән Сәгадәт үз-үзен җиңеп, кешелек сыйфатларын саклап кала ала.

Г. Исхакый милләтнең киләчәген укымышлы хатын-кызда, ә хатын-кызның бәхетен аң-белем алуда саный. "Теләнче кызы” романында бу фикернең эволюциясен күрергә мөмкин. Ул хатын-кыз бәхетен мәгърифәтле булу гына түгел, милли хисләр белән дә бәйләп аңлата.

Бу, әлбәттә, авторның үзенең дә дөньяга карашлары үсү-үзгәрү турында сөйли. Шул рәвешле ул, героинясын тормыш баскычлары буенча һаман югарыга күтәреп, аннан үзенең идеалын – халыкка хезмәт итәрлек татар хатын-кызы образы тудыра.

"Теләнче кызы” романы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын, башка әсәрләрдән аермалы буларак, романтизм һәм реализм чаралары синтезында, оптимистик планда яктыртуы белән үзенчәлекле урын ала.

1915 елда язылган һәм басылып чыккан "Остазбикә” повестенда Г. Исхакый инсафлы, итагатьле, киң күңелле, олы җанлы хатын-кыз образын тудыра. ”Остазбикә” повесте шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылган булуы белән элегрәк язылган әсәрләдән аерылып тора.

Нечкә психологизмга корылган конфликтның чишелеш табып тасвирлануы игътибарны җәлеп итә. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу әсәр "кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача.

Г. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла.

Татар хатын-кызының азатлыгы, бәхете өчен көрәш идеясе язучының тулаем иҗаты өчен хас. Г. Исхакыйның прозасында хатын-кыз образы иң калку булып сурәтләнгәне – "Остазбикә” повесте булса, сәхнә әсәрләре арасында беренчелекне, һичшиксез, "Зөләйха” ала.

"Зөләйха” драмасында Г. Исхакый әлегә кадәр күренмәгән көчләп чукындыруны фаш итү темасын күтәрә. Әсәрдә килешмәс капма-каршы көчләр бәрелеше. Татар халкының гасырлар буена формалашкан яшәү рәвеше, традицияләре, иреге, вөҗданы, җаны, дине – бер якта. Икенче якта – патша Россиясенең колониаль-милли сәясәте, шуны гамәлгә ашыручы рәхимсез ялчылары: руханилар, чиновниклар, полиция.Әсәр нигезендә шушы ике як арасында чишелә алмаслык көчле трагик конфликт ята. Беренче як хаклык, азатлык, вөҗдан иреге өчен көрәшә. Икенче як шуны тыя, басарга, изәргә, таптарга бөтен көчен куя. Бу көч татар халкы өчен иң газиз нәрсәләрне – аның вөҗданын, динен, җанын сатуга буйсындырылган. Зөләйха халык язмышын кичергән милләт анасы рәвешендә бирелә.Аның милли вазыйфасы – милли рух һәм әхлакның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклау.Г. Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсен чишүдә заманның иң әһәмиятле якларын күздә тотуын билгеләп үтәргә кирәк.

III бүлек. Гаяз Исхакый әсәрләрендә катнаш никах мәсьәләсе.

Гаяз Исхакый – беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип. Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп караган Г. Исхакый бу өлкәдә эзләнә, уйлана.Ул татарның рухи бишеге булган традицион авыл җирлегенә дә, шәһәр тормышына да мөрәҗәгать итә. Шәһәр, билгеле булганча, иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше милли мохиттә генә кала алмый, башка төрле әшәеш күренешләре белән дә очраша, заман цивилизациясенең йогынтысын ныграк сизә. Мондый шартларда кешегә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләрне кайчак авылдагыдан аермалы рәвештә хәл итәргә туры килә. Шәһәр татарлары яшәешен төрле өлкәләрендә рус йогынтасын нык тойдылар. Бу хәл гаилә кору өлкәсендә дә үзен шактый сиздерә. Шунлыктан татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил була. Бу мәсьәлә милләтчел рухлы әдип-галимнәрнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Г. Исхакый да бу мәсьәләгә битараф булып кала алмый. Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы "Ул икеләнә иде” (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбыз дәлилли.Повестьләрда татар егетләрен рус хатыннары куенына этәрүче сәбәпләрнең берсе – татарның тәхет әсирлегендә булуы сәбәпле мәдәният, сәнгать һәм көнкүреш яшәешендә рус һәм башка Европа халыкларыннан артта калганлыгы. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй-тойгыларын һәм фикер көрәшен, аларның шәхси драмаларын милләт фаҗигасы дәрәҗәсенә күтәрә."Ул икеләнә иде” повестеның төп герое Хәмит утыз ике яшькә җитеүнә карамастан, һаман әле өйләнмәгән. Аның өчен яшьли өйләнү ул – үзенең хөррияте шәхсияңне бетерү. Өйләнер өчен ул хезмәтенең алгарак китүен, банкта берәр дәрәҗәгә үрләвен,ңалованиесенең ике йөзгә җитүен көтә.

Гакыл белән өйләнер өчен Хәмит үзенә тиң татар кызын таба алмый. Өйләнергә булгач, өйләнергә. Хәмит дусларына мөрәҗәгать итә, үзенә кыз димләүләрен үтенә. Хәмиткә яңа татар кызы, татар әдәбиятын укыган,татар матбугаты артыннан бара торган кыз кирәк. Танышы Сәгыйтнең киңәше буенча Хәмит бер шәһәргә бай кызын сорарга бара.Ләкин Нәфисә белән танышу, аралашу Хәмитне бу уеннан кайтара. Татар кызы Нәфисә Хәмиттә бернинди мәхәббәт хисе уята алмый. Бу кызда Хәмит үзенең киләчәк иптәшен,юлдашын күрми. Аның белән үзен бик уңайсыз хис итә. Татар кызына өйләнә алмагач, әсәр ахырында Хәмит элекке якын танышы Мария Ивановна белән кабат очрашу һәм гаилә кору уена якынлаша башлый. Әгәр Хәмит катнаш гаилә кору мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның герое Шәмсетдин иртә тол калган рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Әсәр дөнья күргән чор әле татарның татар рухлы, үзен тулы мәгънәдә милләте белән татар икәнен тоеп яшәгән вакыт. Приказчик Шәмсетдиннең күңел газаплары менә шушы хискә бәйле. Ул татар кешесе, шуңа күрә аның хатыны да, балалары да ислам диненә булырга тиешләр. Шәмсетдин үзенең гаилә тормышын башкача күз алдына китерә дә башлый.Г. Исхакый кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп Шәмсетдиннең ихтыярсыздан марҗа белән яшвен, чукындырган балалар үстерүен, шул ук вакытта, бу хәлләрне йөрәге кабул итә алмыйча, газап чигеп,балаларын Истанбулда укытып,чын мөселман кешесе итеп тәрбияләү хыялы белән өметләнеп яшәвен тасвирлый.Гади бер приказчик Шәмсетдиннең яшәеше, уй-фкерләре, күңел кичерешләре аша Г.Исхакый үзен борчыган проблеманы үтемле тел белән тасвирлый. Шәмсетдин ХХ йөз башнда татар тормышында яңача яшәргә, рухи офыгын киңәйтүгә, баетуга омтылган яшьләрнең бер вәкиле. Авылдан шәһәргә мәдрәсәдә укырга килү Шәмси тормышында һәм дөньяга карашларын да тора-бара шактый үзгәрешләр кертә, аның яшәешен, рухи дөньясын катлауландырып җибәрә.Чөнки хәзер геройның күңелендә авылдан

килә торган милли-дини рух шәһәре цивилизациясе тудырган уй-хисләр очраша. Шәхәр гомумән, кичәге авыл егетен ничектер рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Шәмсетдинне үз милләтенең бүгенге яшәеше канәгатьләндерми. Ләкин шул ук вакытта ул үз милләтенә кендеге белән ябышкан бәндә. Татарлык аңа ана сөте, тәрбия белән нык сенгән. Менә шушы ике сыйфат берберсе белән килешә алмау сәбәпле, Шәмсетдиннең күңелендә таркаулык урын ала. Шәмси өчен яңача яшәү көндәлек тормышта марҗа белән яшәү дигән сүз. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна Всильевна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсен бермә-бер катлауландырып җибәрә. Чөнки хәзер ул кәләшенең татар кызы булуын,әммә Аннага охшаган булуын тели башлый.

Анна Васильевна тормышы баряктан да Шәмсетдиннең әти-әнисе, абыйсы белән җиңгәсе яшәгән тормыштан өстен. Ә инде Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте, тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә.

Гадәттә, Г. Исхакый иҗат иткән хатын-кызлар ирләргә караган да активрак, кыюрак. Анна Васильевна да танышуның беренче адымыннан ук инициативаны үз кулына ала. Шул ук вакытта ул, хатын-кызга хас булган. Шәмсинең ирегенә киртә куймый. Хәттә аның татар кызына өйләнү теләгенә дә каршы килми. Ана Васильевна Шәмсетдинне үзенә өйләндерүне максат итеп куймый. Бары тик ул аны ярата һәм аның һәр адымы, кылган эше шушы хискә бәйле. Анна Васильевнаның уңганлыгына, булгнлыгына, кешелек сыйфатларына соклану тора-бара Шәмсетдиндә мәхәббәт хисе уята. Тормышта бер-бер артлы килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдә Анна Василҗевнаның үз-үзен тотышы ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыта нына бара. Ләкин татар гаиләсе корып яшәү теләге дә Шәмситдиннең күңеленнән китми. Ничек кенә ул ул бу тормышын кабул итмәсен, Анна Васильевна тарафыннан бирелгән тормыш никадәр рәхәт һәм ләззәтле булмасын, Шәмси эчке мөхите белән татар булып кала. Ул татарлыгыннан котыла алмый һәм котылырга теләми дә. Шуңа күрә аның тормышы рәхәт белән михнәткә әверелә. Анна да, Шәмси дә бәхет төшенчәсен һәрберсе үзенчә аңлыйлар. Анна өчен баштарак бәхет-яраткан кешең белән бергә вакыт үткәрү булса, тора бара, ихтыярсыздан уртак балалар үстереп яши башлагач, чын гаилә тормышы белән никахлашып яшәүгә кайтып кала. Шушы бәхеткә ирешә алмау сәбәпле, аның күңеле китек. Күңеленә Шәмсине югалту куркынычы кереп оялый. Анна шул сәбәпле чиркәүгә йөри башлый, балаларын чукындыра. Шәмсинең бар гомере эштә үтү сәбәпле, балаларны тәрбияләү Аннага кала. Үзе марҗа булгач балаларын да рус мохитендә тәрбияли.

Хатынының балаларны чиркәүгә алып барып чукындырганнын белгәч, Шәмси, кызып китеп, аның белән араны өзә. Ниһаять, татар кызына өйләнергә ниятләп авылына кайтып китә. Ләкин янәдән марҗасы янына кайта. Әлбәттә, бу процесс Анна "ярдәменнән” башка узмый.Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый.

"Ул икеләнә иде” повестендә язучы Хәмитнең уй-ниятләрен, эчке кичерешләрен бәйнә-бәйнә сүрәтләп, үзенчәлекле образ иҗат итә. Психологизмга корылган бу әсәрдә, нигездә, җиткән егетнең күҗел дөньясын, кршылыклы хис-кичерешләрен җентекле тасвирлау бара. Геройның күңел дөньясында барган көрәшләр, каршылыклар сюжет киеренкелегенә сизерерлек йогынты ясый. Әсәрдә уй-хисләр, кичерешләр агымы даими бәрелешләр арылы бара. Г. Исхакый рухи хәятне табигый байлыгында күрсәтергә омтыла. Хәмит аңында дөрес фикер, карар шул әзер хәлендә генә килеп чыкмый, бәлки үтә кискен көрәш нәтиҗәсе буларак туа. Бик тиз арада Хәмит күңеленә капма-каршы дәлилләр килеп китә. Аларның берсе-бер якны, ягъни татар кызына өйләнү, икенчесе башка тарафны – Мария Ивановна белән калуны куәтли. Берсе икенчесен кысрыклый, төртеп чыгара, өстенлек ала. Герой шуларны гүя янәшә куеп, үлчәп карый, иң урынлы дигәнен кабул итәргә тырыша. Аның бу хәтле әсәрнең исеменнән үк күренеп тора. Ул икеләнәиде... Әдип фикер белән фикер, хис белән хис, акыл белән тойгы арасында психологик бәрелешләрне яктырта.Әсәрнең буеннан буена төп герой Хәмитнең уйлануын,икәләнүен күрәбез. Өйләнү мәсьәләсенә караган очсыз-кырыйсыз уйлар, каршылыклы фикерләр Хәмитнең бәгырен бораулый, тынычлыгын ала. Ул татар кызына өйләнү хыялыннан арынырга теләми, шул ук вакыта Мария Ивановна кебек татар кызын таба алмый. Ул үзенә бу рус кызыннан да яхшырак кәләш булмаячагына ышана. Шул фикерне үз күңелендә урнаштыра, шул ниятне үстерә.

Г. Исхакыйның икенче әсәре "Ул әле өйләнмәгән иде” повестена килсәк, шулай ук психологизм белән очрашабыз. Автор әсәрнең төп герое Шәмсинең эшлексезлеген, икеләнүчән табигатен, фәлсәфәсен психологик анализ чаралары аша хөкем итә кебек. "Ул икеләнә иде” әсәрендәге Хәмиттән аермалы буларак Шәмсинең күңелендә барган каршылыклар ул кадәр кискен дип әйтеп булмый. Әгәр Хәмит рус кызына өйләнү мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, Шәмси рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васильевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселман итәргә, мйселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсенең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.

Ике әсәр дә милли реализм методы белән иҗат ителгән. Реализм кешеләрне тирәлек, мохит белән бәйләнештә күрсәтә, иҗтимагый шартларның кеше язмышына, әхлагына, рухи дөньясына йогынты ясавын чагылдыра. Тирәлекнең эш-гамәлләргә тәэсирен, яшәештәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен детерминизм термины белән атап йөртәләр. Реализм өчен аеруча социаль-психологик детерминизм характерлы, ягъни биредә типның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, яшәеш шартлары тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнә. Монда психологик нигезләүгә шактый зур урын бирелә.Төрле омтылышлар, эчке дәлил белән аклана, персонажларның холкы, карашлары, кичерешләре белән аңлатыла, капма-каршы хисләр көрәшендә теге якибу якның җиңүе, өстенлек алуы нәтиҗәсе итеп бирелә. Рухи дөньяда туган карар кайчак тормыш логикасына да геройның үзенең характер, омтылышына да каршы килә, хәтта үзе өчен үкенечле дә була, ләкин укучы аны барыбер кабул итә, күңелендә ризасызлык калса да, бәхәкә керми.

Психологик аргумент укучы аңына көчле тәэсир итә, аның ярдәмендә әдип безне үз ихтыярына буйсындыра, төрле борылышларга алып кереп китә. Бу ноктада, ягъни күңелдәге процесслар белән нигезләү өлкәсендә реализм белән романтизм позицияләре якынаеп та ала. Әмма романтизмда башлыча эчке халәткә өстенлек бирелә, реализмда тышкы факторлар белән эчке дәлил берлектә яши, ике мөмкинлек бергә кушыла.Шушы хәл әсәрнең мавыктыру, инандыру куәтен, укучының ышанычын арттыра. Чөнки ул тормыш дөреслегенә, реализм юнәлешенә хезмәт итә.

Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә.

Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була.

Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр.

Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.

pedsovet.su

Реферат Гаяз Исхаки

скачать

Реферат на тему:

План:

>

Введение

Гая́з Исхаки́ (Иделле, тат. Ğayaz İsxaqıy, Гаяз Исхакый) (23 февраля 1878 в дер. Яуширма — 22 июля 1954) — выдающийся деятель татарского национального движения, писатель, публицист, издатель и политик.

>

1. Биография

Родился вблизи Казани, в ауле Яуширма (ныне село Кутлушкино Чистопольского района Татарстана). Происходил из мишар. Учился в медресах города Чистополя и Казани. В 1899 поступил в русскую учительскую школу г. Казани. Гаяз Исхаки начал свою литературную деятельность в конце 19го века. Его первое произведение «Радости познания» вышло в свет в 1896 году и имело огромный успех среди читателей. В последующие годы он написал такие произведения, как «Девушка из шапочной мастерской», «Дочь нищего», «Сын богача», «Две любви» и другие романы и драмы.

После революции 1905 года, то есть после получения свободы печати и слова его литературная деятельность особенно усилилась. Он написал большинство своих произведений именно в этот период — с 1905 до 1917 года. За эти годы он написал около 30 романов, драм и рассказов. Наиболее известными его произведениями этого периода являются «Ад», «Жизнь ли это?», «Мулла бабай», «Солдат», «Бредни», «Зулейха», «Учительница» и другие. Классические драмы «Зулейха» и «Учительница» ставились на сценах татарских театров вплоть до 1923 года, когда советское руководство узнало о его эмиграции и антибольшевистской деятельности. Впоследствии издание его произведений было запрещено. В своих произведениях досоветского и советского периодов он описывал быт, нравы и обычаи татарского народа и борьбу против национального угнетения со стороны царского правительства. Он призывал народ к культуре, свободе, к борьбе против притеснений и несправедливости.

Во время одного из своих арестов и последовавшей за этим ссылки в Архангельскую губернию, Гаязу Исхаки пришлось провести некоторое время в той же тюремной камере, в которой содержался Юзеф Пилсудский — будущий премьер-министр Польши. Подружившись, Исхаки и Пилсудский бурно обсуждали свою политическую борьбу против царизма. Есть некоторые основания полагать, что Исхаки оказал определенное влияние на окончательное формирование политических воззрений Пилсудского.

1.1. В России, легальная деятельность

В мае 1917 года в Москве состоялся первый Всероссийский Съезд мусульман. Гаяз Исхаки принимал активное участие в подготовке и проведении этого съезда. На этом конгрессе была принята резолюция азербайджанского деятеля Расул-Заде о территориальной автономии для тюрко-мусульманских народов в составе федеративной демократической России. По предложению Гаяза Исхаки на конгрессе был учрежден Центральный Национальный Совет. Этому Совету было поручено разрешение культурных, национальных, религиозных и политических задач тюрко-мусульманских народов бывшей империи.

С 21 до 31 июля 1917 года в Казани проходили заседания одновременно трёх конгрессов: Военного Совета мусульман России, конгресса духовенства и Второго общемусульманского конгресса. На совместном курултае этих трёх конгрессов, в организации и проведении которого большую роль сыграли Садри Максуди и Гаяз Исхаки, 23 июля 1917 года было объявлено создание национально-культурной автономии татар Поволжья и Урала.

20 ноября 1917 года в городе Уфе собралось национальное собрание для окончательного учреждения национальной государственности татар. Здесь было создано национальное управление, которое состояло из шести комиссий. Гаязу Исхаки было поручено руководство внешне-политической комиссией. После занятия большевистскими войсками в апреле 1918 года городов и сёл Татар, Национальное Управление было ликвидировано. Типографию и редакционное имущество газеты Гаяза Исхаки «Ил» (Страна) большевики конфисковали. Исхаки был вынужден уйти в подполье.

1.2. В период гражданской войны

Летом 1918 года части чехословацкого корпуса выгнали большевиков из Поволжья и Урала. Национальное Управление, при активном участии в его руководстве Гаяза Исхаки, возобновило свою работу в Уфе. В Казани в августе 1918 года была организована татарская народная армия. Однако, татаро, занявшие позицию против большевиков, оказались в трагическом положении из-за враждебного отношения к ним со стороны адмирала Колчака. Колчак запретил деятельность членов Национального Управления.

После вторичного занятия Поволжья и Урала большевиками, деятельность Национального Управления переносится под руководством Исхаки в Сибирь, в город Петропавловск, где татары составляли значительную часть населения. В Петропавловске Гаяз Исхаки начинает издавать газету «Маяк». В 1920 году, после окончательного установления власти большевиков в Поволжье и на Урале, Гаяз Исхаки был вынужден покинуть свою страну.

1.3. В эмиграции

В эмиграции Гаяз Исхаки занимался в основном политической работой, но и не прекращал свою литературную деятельность. Наиболее известными произведениями, написанными в эмиграции, являются драмы «Между двух огней» и «На волнах», романы и рассказы «По дороге домой», «Осень», «Великий праздник» и комедия «Жан Байвич». В этих произведениях основным лейтмотивом является притеснение татарского народа царским правительством, угнетённое состояние татар и их трагическая судьба в России. Большевики скрывали общественно-политическую и литературную деятельность Гаяза Исхаки и в советское время его имя не было известно подавляющему большинству татар.

В 1928 году он начал издавать в Берлине журнал «Милли юл» (Национальный путь). Этот журнал, на основе очень богатых материалов, анализировал политику большевиков в Татарской и Башкирской республиках.

В 1934—1938 годах Гаяз Исхаки совершил поездку по Маньчжурии, Корее, Японии, Арабскому полуострову и Финляндии. В этих странах он проводил работу по организации татарских эмигрантов. Во время своего пребывания на Дальнем Востоке, где тогда проживала значительная часть эмигрантов-татар, Исхаки организовал издание газеты «Милли байрак» (Национальное знамя). Созванный в это время на Дальнем Востоке Национальный Курултай избрал Гаяза Исхаки председателем Национального Совета.

В городе Мукдене в феврале 1935 года по его инициативе был созван Мукденский конгресс.

Во время поездки в Польшу Гаяз Исхаки активно участвовал в деятельности Варшавской организации «Прометей», чьим девизом был знаменитый лозунг «За вашу и нашу свободу!». До начала Второй мировой войны «Прометей» являлся координационным центром антибольшевистского освободительного движения ряда народов. Советско-германский пакт о взаимном ненападении, а также последовавшее за этим расчленение Польши временно приостановили политическую деятельность Исхаки. Участники организации «Прометей» были вынуждены покинуть Варшаву. Журнал «Милли юл» в Берлине был закрыт в сентябре 1939 года распоряжением германского правительства.

1.4. В Турции

Позже Гаяз Исхаки переселился в Турцию, где продолжил свою политическую и литературную деятельность. В течение пятидесятилетней политической, публицистической и литературной деятельности Гаяз Исхаки стал инициатором издания свыше десяти татарских газет и журналов и написал около пятидесяти литературных и публицистических произведений, которые до сих пор не теряют своего значения.

Гаяз Исхаки скончался в Анкаре, а похоронен был на кладбище Эдернекапы (Стамбул, Турция).

1.5. Память

Трагедия Гаяза Исхаки «Зулейха» после длительного перерыва была вновь поставлена Татарским академическим театром имени Г.Камала в 1992 году с музыкой Султана Габяши по частично сохранившемуся клавиру (партитура утеряна).

wreferat.baza-referat.ru

ИСХАКЫЙ ГАЯЗ | Матбугат.ру

(1878–1954)

Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) 1878 елның 22 февралендә (искечә 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.

Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган, кадерле бала була. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр.

Тумыштан сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, Күлбуе мәдрәсәсенә урнаша.

Күлбуе мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында бәхәсләр оештыру киң таралган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашы формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә аеруча өч факторны билгеләп үтәргә кирәк.

Беренчесе – табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый сәләт белән милли тәрбиянең органик кушылуы.

Икенчесе – XIX гасырның соңгы чирегендә татар дөньясын каплап алган җәдитчелек хәрәкәтенең тәэсире, аның җитәкчесе һәм идеологы, Россия мөселманнарының, төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе һәм сәясәтчесе, педагог И.Гаспринский идеяләренең йогынтысы. Булачак язучы аның идеяләре һәм ул чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән шушы мәдрәсәдә укыганда, үзенең хәлфәсе – XX гасырда Россиядә, төрки дөньяда танылачак мәшһүр хокук галиме һәм сәясәтче Садри Максудиның бертуган абыйсы Һади Максуди аркылы таныша.

Өченче фактор – Казандагы укытучылар мәктәбе. Мөхәммәтгаяз татар мәдрәсәләре өчен укытучылар әзерли торган бу мәктәптә 1898 елның көзеннән 1902 елга кадәр укый. Анда кабул ителү өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул бирегә кергәнче башта бер хәлфәдән шәхси дәресләр ала.

Бу уку йорты яшь Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный. Табигать һәм гуманитар фәннәрне ныклап үзләштерүдән тыш ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый. Булачак язучыда Н.Гоголь, И.Тургенев, Л.Толстой иҗаты, Ги де Мопассан, Кнут Гамоун, Оскар Уйальд әсәрләре аеруча көчле тәэсир калдыралар. Үзенең автобиографиясендә ул, нәкъ менә шушы мәктәптә укыган елларны күздә тотып, «Иң зур йогынтыны миңа Тургенев ясады, ә соңгы елларда Толстой» дип яза.

Булачак әдип М.Горький әсәрләрен даими укып бара. Нәкъ шунда укыганда ул русчадан татарчага әдәби тәрҗемә иҗатын башлап җибәрә. Аның тәрҗемәсендә А.Пушкинның «Капитан кызы», Н.Гогольнең «Борынгы алпавытлар» повестьлары гасыр башында басылып чыга.

Гаяз Исхакый XX гасырны шушы уку йортында каршылый. Биредә аның белән бер сыйныфта Х.Ямашев, Г.Коләхмәтевләр укый. Казан татар укытучылар мәктәбендә шулай ук Ф.Туктаров, Ш.Мөхәммәдьяров, М.Солтангалиев һ.б. белем ала. Бу уку йорты татар мәгарифе һәм мәдәнияте, милли-азатлык хәрәкәте тарихында зур урын тота.

1902 елны Учительская школаны тәмамлаганнан соң Г.Исхакый Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып урнаша.

Монда Исхакый табигать фәннәре, рус теле укыта. Анда эшләү бер генә ел дәвам итсә дә, мәдрәсә әдипнең тормыш юлында сизелерлек эз калдыра, дөньяга карашларына көчле йогынты ясый. Татар мәдрәсәсе белән ул хәзер шәкерт сыйфатында түгел, укытучы буларак очраша, аны эчтән торып өйрәнә, милли мәгарифнең казанында кайный. Шулай ук XX гасыр башында Казан, Уфа шәһәрләреннән соң татарларның өченче мәдәни-мәгърифәт учагы булган Оренбург каласындагы тормыш, рухи-мәдәни, сәяси вазгыять белән дә якыннан таныша, күренекле шәхесләр белән аралаша.

Г.Исхакый биредә дәресләр бирү белән генә чикләнми, аның катнашында әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни очрашулар һ.б. чаралар үткәрелә. Яшь укытучы бу мәдрәсәнең укыту-тәрбия тәртипләренә, шәкертләрнең тормыш-көнкүреш шартларына үзгәрешләр кертә, уку йортындагы гомуми хәлгә сизелерлек йогынты ясый. Һәм, әйтергә кирәк, «Хөсәения» мәдрәсәсенең 1917 елга кадәрге татар мәгарифе тарихында дәрәҗәле, күренекле урын тотуында (Совет хөкүмәте аның статусын укытучылар институтыныкына тиңли) аның оештыручылары һәм хуҗалары – бертуган Хөсәеновлар белән бергә анда эшләгән педагог, галимнәрнең, шул исәптән Г.Исхакыйның да өлеше бар.

Бер елдан соң Г.Исхакыйга «Хөсәения» мәдрәсәсен ташлап китәргә туры килә. 1903 елның җәендә ул Казанга кайта һәм университетка керергә әзерләнә башлый. Ләкин әтисе авырып китү сәбәпле аны туган авылына чакыртып кайтаралар һәм халыктан җыйган приговор нигезендә мулла итеп куялар. Әмма ул анда озакка калмый, бер елдан соң муллалыгын ташлап, яңадан Казанга китә, сәясәт, иҗтимагый көрәш дәрьясына ташлана.

1905 ел революциясе ташкыннары Казанга да килеп җитә. Аның вакыйгаларында актив катнашкан Г.Исхакый жандармерия күзәтүе астына эләгә. Кулга алыну куркынычы туа, һәм ул яшерен яшәү хәленә күчәргә мәҗбүр була.

Шул чакта Г.Исхакыйның журналистлык эшчәнлеге башлана. 1905 елның көзендә аны күренекле сәясәтче Й.Акчура мөхәррирлегендә чыга башлаган «Казан мөхбире»нә эшкә чакыралар. Бу бик мәртәбәле, кызыклы тәкъдим булса да, Г.Исхакый үз газетасын булдыруны кирәк саный.

«Таң йолдызы» 1906 елның 18 маеннан чыга башлый. Г.Исхакый аның фактик мөхәррире, идеологы, юнәлеш бирүчесенә әверелә.

Бу газета милли матбугат һәм сәясәт тарихына татар социалист-революционерлар органы булып кереп калган. Шуңа күрә совет чорында аңа һәрчак тискәре бәя биреп киленә. Хәлбуки аның милли мәдәни үсеш, революцион-азатлык хәрәкәте тарихында үз урыны бар.

Биредә Г.Исхакыйның журналист-публицистлык талантына юл ачыла. Аның сәясәт, иҗтимагый үсеш, әдәбият, мәдәният һ.б. мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре басыла. Аларда ул татарларның колониаль изелүдә яшәвен күрсәтә, милли һәм социаль азатлык мәсьәләләрен күтәреп чыга, татар, рус һәм башка халыкларны патша самодержавиесенә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.

«Таң йолдызы» ябылганнан соң, Г.Исхакый журналистлык эшчәнлеген «Тавыш» газетасында дәвам иттерә. Ул – шулай ук татар эсерлары органы. Бу газета 1907 елның апреленнән августына кадәр чыгып килә.

Г.Исхакыйның сәяси эшчәнлеге көннән-көн активлаша, елдан-ел тирәнәя, катлаулана бара. Аны бернәрсә дә: полициянең даими эзәрлекләүләре дә, төрмә-сөргеннәр дә тыя, туктата алмыйлар. Ул Казанда яшерен рәвештә яши. Революцион эшчәнлеге белән бергә әдәби иҗатын, журналистлыгын дәвам иттерә. Татар зыялыларының милли җыелышларында, «Мөселман иттифакы» партиясенең өч съездында, төрле корылтайларда, мәҗлесләрдә катнаша.

Петербургта Г.Исхакый тормыш юлы һәм эшчәнлегенең яңа этабы башлана. Россия империясенең төньяк мәркәзендә ул «Ил» исемле газета чыгара башлый. Аның беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга.

Г.Исхакыйның сәяси карашларындагы, революцион эшчәнлегендәге принципиаль үзгәреш «Ил»дә басылган мәкаләләрендә калку чагыла. Әдипнең баш мәкаләләреннән һәм газетаның башка материалларыннан күренгәнчә, ул хәзер сыйнфый көрәшне бер якка куеп, киләчәккә калдырып, алгы планга милли-азатлык көрәшен чыгара, социаль аерымлыкларны ташлап торып, «Милләтне саклау» байрагы астында берләшергә, шул юлда «бер иман белән хәрәкәт итәргә» чакыра.

«Ил» газетасында Й.Акчура, М.Бигиев, З.Вәлиди, М.Гафури, Н.Гасрый, Ш.Мөхәммәдьяров, С.Рәмиев, Ф.Туктаров шикелле язучылар, сәясәтчеләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре актив катнашалар.

«Ил» башлаган эшне Мәскәүдәге «Сүз» (1915–1916), «Безнең юл» (1916–1917) газеталары дәвам иттерәләр. Аларның фактик мөхәррире шулай ук Г.Исхакый була. Бу газеталар да революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.

Әдип 1917 ел февраль революциясен – Россия империясендә яшәүче халыклар язмышындагы бу тарихи вакыйганы – табигый, алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, ул алып килгән иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрдән файдаланып калырга, милли-азатлык хәрәкәтен ахырына кадәр җиткерергә тырыша.

Моннан соң татарлар тормышына шактый зур йогынты ясаган сәяси вакыйгаларның берсе – Бөтенроссия мөселманнары съезды. Г.Исхакый аны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Съезд 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән меңгә якын делегат катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен Г.Исхакый ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип атала һәм соңыннан басылып та чыга.

Съезд Исхакый докладларында куелган төп положениеләрне кабул итә. Аерым алганда анда федератив-демократик Россия составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана.

Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән икенче мөселман корылтаенда да яклау таба. Анда С.Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул корылтайга Кавказ, Кырым, Төркестаннан делегатлар килә алмаганлыктан, милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе гамәлдә Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләүгә кайтып кала. Моны тормышка ашыруның конкрет чараларын күрү өчен махсус Милли Мәҗлес үткәрү кирәк дип табыла һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г.Исхакый да керә.

Милли Мәҗлес Уфа шәһәрендә 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Аны оештыру һәм үткәрүдә Милли Шура бик актив эшли. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы ясалып, илдә хакимият большевиклар кулына күчкән була.

Татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсендә Милли Мәҗлестә катнашучылар икегә бүленәләр. Бер як (аларны «төркичеләр» дип атыйлар, тарихка алар шушы исем белән кергән, Г.Исхакый да шулар ягында була) милли-мәдәни мохтариятне алга сөрә, икенче як исә (болары «федералистлар», «туфракчылар») Идел-Урал штаты идеясен яклый. Милли Мәҗлес соңгыларан кабул итә.

Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә бу ике караш арасында принципиаль аерма булуын әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесенең – Г.Исхакый яклаганының – таяну өчен материаль җирлеге юк, ул билгеле бер территориягә нигезләнмәгән, гомуми Россия дәүләте составында милли, дини җәһәттән берләшүне күздә тотып төзелгән мохтариятне тәшкил итәргә тиеш була. Ә икенчесе – Россиянең киләчәктә унитар дәүләт түгел, федератив республика булырга тиешлеген күздә тотып (тарафдарлары юкка гына «федералистлар» дип аталмаган), аның составында территориаль мохтарият, аерым алганда Идел-Урал штаты төзүне яклый. Милли Мәҗлес Казан, Уфа һәм Оренбург губерналары җирлегендә Идел-Урал штатын игълан итә. Аның 6 департаменттан торган Милли Идарәсе сайлана. Г.Исхакый тышкы эшләр Департаменты башлыгы итеп билгеләнә.

Әгәр Россия, февраль революциясе юл ачканча, алга таба демократик юлдан киткән булса, аның составындагы халыклар, шул исәптән татарлар өчен милли дәүләтчелекнең югарыда әйтелгән проектның һәр икесенә дә юл ачылган һәм, бәлки, аларның тегесе дә, бусы да тормышка ашырылган булыр иде. Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә Россия империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә итсәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Алар С.Максуди, Г.Исхакый шикелле татар лидерларына Идел-Урал штатын гамәлгә куярга ирек бирмиләр. Хәрби Шура җитәкчеләрен кулга алалар, милли оешмаларны, татар полкларын тараталар, газета-типографияләрне яптыралар. Нәтиҗәдә Патша Россиясе империясе СССР империясе белән алмаштырыла. Күпмилләтле дәүләттә милли мәсьәләне «хәл итү» әнә шулай тәмамлана. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Әмма ул иманын үзгәртә дә, аңа хыянәт итеп, Совет властена, большевизм системасына хезмәткә күчә алмый. Шуңа күрә аңа үз илендә калып иҗат итү, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юл ябыла, гомумән, исән-сау яшәү мөмкинлеге калмый. Ул, Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

1918 елның җәендә, Казанда чехословаклар фетнәсе вакытында, ул Ф.Туктаров, Г.Терегулов, Г.Баттал белән бергә башта Самарада, сентябрь айларында Уфа шәһәрендә була, аннан алар Ерак Көнчыгыш аша Кытайга китеп баралар. Г.Исхакый Уфадан Милли Мәҗлес тарафыннан Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайланган була. Чит илгә киткәндә ул шушы таныклыктан файдалана. Бусы Г.Исхакыйның туган иленнән бөтенләйгә китүе була. Ватанына ул яңадан әйләнеп кайтмый. Аның тормышында мөһаҗирлек чоры башлана.

Г.Исхакый әдәбият мәйданына XIX гасыр тәмамланган чакта, татар дөньясында, милли әдәбиятта җитди үзгәрешләр көтелгән бер заманда килеп керә.

Г.Исхакыйның беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясе – 1897 елда языла һәм 1898 елда Казанда басылып чыга.

Бу әсәреннән соң яшь язучының гасыр ахырына кадәр бер-бер артлы «Кәләпүшче кыз» исемле кечкенә повесте (1897), «Бай угълы» (1899) романы, «Өч хатын берлән тормыш» пьесасы дөнья күрә.

Аның язучылык талантының чын-чынлап ачылуы 1905 ел революциясе чорына туры килә.

Беренче рус революциясен ул үзенең мәшһүр әсәре, заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан «Ике йөз елдан соң инкыйраз» белән каршылый. Әсәр 1902 елда язылып бетә һәм 1904 елда басылып чыга. Ул – XX гасыр башы татар әдәбияты, иҗтимагый фикер үсешенең күренекле ядкәре. Анда милли җәмәгатьчелек, гомумән татар халкы алдына, тарих каршына татар милләтенең киләчәге, язмышы мәсьәләсе куела.

Исхакый үзенең әсәрендә татар милләтенең бетү, башка көчлерәк милләтләр тарафыннан йотылу, юкка чыгу куркынычын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, аны булдырмау чараларын да тәкъдим итә.

Бу әсәр татарны гасырлар буе дәвам иткән колониаль йокыдан уятуда, инкыйраз авыруына каршы иммунитет булдыруда, актив иҗтимагый эшчәнлеккә, сәясәт дөньясына алып керүдә, аның зыялыларын 1905 ел революциясе шигаре астында милли һәм социаль азатлык өчен көрәшкә туплауда гаять зур роль уйный. Аны XX гасыр башы татар ренессансының кыңгыравы дип атарга мөмкин.

«...инкыйраз» Г.Исхакыйны фикер иясе, публицист, татарның сәясәтчесе – кыңгырау сугучысы буларак танытса, аны чын мәгънәсендә язучы итеп таныткан әсәре «Теләнче кызы» романы була.

Г.Исхакыйның милли әдәбият үсешенең магистраль юлы – реализм һәм халыкчанлык принциплары нигезендә ирешелгән әдәби эстетик казанышлары рәтендә «Теләнче кызы»ннан соң «Тормышмы бу?» (1911), «Мулла бабай» (1913), «Бер тоткарның саташуы» (1912) романнарын, «Сөннәтче бабай», «Шәкерт абый», «Кәҗүл читек», «Остазбикә» хикәяләрен, «Фамилия сәгадәте» циклына кергән хикәяләрне һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» повестен атап китәргә кирәк.

Г.Исхакыйның Истанбулда язылып беткән «Сөннәтче бабай» һәм «Кияү» повестьлары, «Шәкерт абый» хикәясе, элегрәк Финляндиядә язылган «Фамилия сәгадәте» исеме белән басылган дүрт хикәясе һ.б. әсәрләре дә иске татар тормышының төрле якларын ачып бирәләр. Аларда турыдан-туры зур социаль проблемалар куелмаса да, бу әсәрләр шулай ук бер тегермән куласасына «су коялар» – татар дөньясын нигездән үзгәртеп кору кирәклеген исбатлауга юнәлдерелгәннәр. Аларда татарның төрле социаль катлауларын гәүдәләндергән каһарманнар – әдәби типлар бирелә, аларны иҗат итүгә язучының таланты, бай тормыш тәҗрибәсе, реализм куәте, әдәби-эстетик осталыгы җигелә. Автор әдәби каһарманнарның эчке дөньясын ачуга, эш-хәрәкәтләрен психологик дәлилләүгә аеруча зур игътибар бирә. Аларда чын-чынлап өлгереп җиткән реалист язучы-психологны, каләм остасын күрәсең.

Әдипнең сурәтләү чаралары бай, күпкырлы, эмоциональ җегәрле. Шуның нәтиҗәсе буларак, әсәрләренең әдәби эшләнеше камил, укучыга идея-эстетик тәэсир көче югары. Ә «Сөннәтче бабай», «Кәҗүл читек», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» хикәяләрен, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестен татар реалистик прозасының классик әсәрләре рәтенә кертергә мөмкин.

Г.Исхакый – ХХ гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның мәшһүре, күренеклесе.

Г.Исхакый әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Аның каләме белән дистәдән артык сәхнә әсәре языла. Ул милли драматургиянең формалашуына, үсешенә зур өлеш кертә. Г.Камал, Г.Кариев, М.Фәйзи, К.Тинчуриннар белән бергә, татар театрының нигезләрен салыша, аның бинасын коручылардан була. Аның «Алдым-бирдем», «Тартышу», «Җәмгыять», «Мөгаллимә», «Зөләйха», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд», «Хәят юлында» пьесалары татар драматургиясе һәм театрның алтын фондын тәшкил итәләр.

Туган илен ташлап киткәндә әдипкә әле 40 яшь кенә була. Иҗат кешесе, сәясәтче өчен бу – өлгергәнлек вакыты. Әле күп эшләр башкарырга, Ватаныңа һәм халкыңа, аның рухи-мәдәни үсешенә күп файда китерергә мөмкин. Әмма әдип, үз иленнән, туган туфрагыннан, милли мохиттән аерылып, чит җирләрдә гомер итәргә мәҗбүр. Аның кебек үк, сәяси мөһаҗирлекнең ачы язмышын, 1917 ел Октябрь инкыйлабын, Совет властен кабул итмәгән башка татар шәхесләре – Й.Акчура, С.Максуди, Г.Баттал-Таймас, Г.Терегулов һ.б. әдип-галимнәр, сәясәтчеләр башларыннан кичерәләр.

Г.Исхакый башта Кытайда (Харбин), аннары Франциядә (Париж), Германия (Берлин) һәм Польшада (Варшау) яши. 1939 елның җәендә Гитлер Германиясе Польшага басып кергәч, Польша хөкүмәте киңәше буенча ул Төркиягә күчеп китә һәм гомеренең ахырына кадәр башта Истанбулда, соңыннан Анкарада яши.

Г.Исхакый чит җирдә мөһаҗирлектә чакта да әдәби иҗатын да, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген дә туктатмый. Ул төрле илләргә таралган милләттәшләре, татар эмигрантлары белән даими элемтәдә яши, нәшрият эшләре белән шөгыльләнә, татарның чит илдә дәвам иткән милли-азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итә, рухи юлбашчы ролен үти.

Әдипнең «Идел-Урал» исемле мәшһүр тарихи-сәяси әсәре үз вакытында ук дөньякүләм яңгыраш ала, күп телләргә тәрҗемә ителә. 1933 елда Берлинда – татар, Парижда – рус һәм француз телләрендә, 1934 елда Токиода – япон, Варшауда (1938) – поляк, ә инде 1988 елда Лондонда яңадан рус телләрендә басылып чыга.

Бу хезмәт Г.Исхакый талантының тагын бер кырын ача, аның мәшһүр сәясәтче генә түгел, тарихчы-галим булуын да күрсәтә.

1940 елның башында Г.Исхакый янына Анкарага кызы Сәгадәт (1905–1989) белән кияве Таһир Шакир (Чагатай) күчеп киләләр. Әдипнең соңгы еллары, алар карау-хәстәрлегендә үтә. Ул 1954 елның 22 июлендә Анкара шәһәрендә 76 яшендә вафат була. Үзенең васыяте буенча Истанбулда Әдернәкапы зиратына җирләнә.

1978 елда, әле кызы Сәгадәт һәм кияве исән чакта, Төркиядә киң җәмәгатьчелек тарафыннан, татар сәяси эмигрантлары, галимнәр, язучылар катнашында әдипнең тууына 100 ел тулуга багышланган кичә үткәрелә. Шул уңай белән аның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында төрек телендә зур җыентык басылып чыга. Китапта Г.Исхакыйның биографиясе, аның хакында 40 тан артык галим, язучы һәм сәясәтченең мәкаләләре урнаштырыла. Бу – хәзергә кадәр аның турында басылып чыккан фәнни хезмәтләрнең иң зурысы.

Г.Исхакый – татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагыла. Ул – татар дөньясында Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, Гаспринскийлар эстафетасын дәвам иттереп, яңа гасырда, яңа шартларда, Г.Тукай һәм Ф.Әмирханнар, Й.Акчура һәм С.Максудилар, М.Вахитов һәм Г.Ибраһимовлар белән бергә, татар халкын, аның милли-мәдәни рухиятен яңа баскычка күтәргән, ерак тамырлары көнчыгыш традицияләренә барып тоташкан, борынгы ислам мәдәнияте белән сугарылган татар әдәбиятын Европа халыкларының рухи казанышлары белән баетып, дөнья цивилизациясенең магистраль үсеш юлына алып чыккан олы талант.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫЗиндан / кереш сүз авт. И.Нуруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 671 б. – 15000 д.Әсәрләр: 15 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998–2008.1 т.: повестьлар, хикәяләр (1899–1908) / төз. Л.Гайнанова; кереш сүз авт. М.Хәсәнов. – 399 б. – 5000 д.2 т.: повестьлар, хикәяләр (1909–1918) / төз. Л.Гайнанова. – 464 б. – 5000 д.3 т.: романнар / төз. Л.Гайнанова. – 448 б. – 5000 д.4 т.: пьесалар / төз. Л.Гайнанова. – 496 б. – 5000 д.6 т.: публицистика, әдәби тәнкыйть мәкаләләре (1902–1914) / төз. З.Рәмиев, Ф.Ибраһимова. – 447 б. – 5000 д.7 т.: публицистика (1915–1916) / төз. Ф.Ибраһимова, З.Рәмиев, Ә.Галимҗанова. – 366 б. – 3000 д.8 т.: Г.Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында замандашлары (1898–1917) / төз. һәм кереш сүз авт. Ф.Ибраһимова. – 447 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДАЕники Ә. Көтелмәгән хат // Казан утлары. – 1989. – № 1. – 188–189 б.Нуруллин И. Кайту // Казан утлары. – 1990. – № 1. – 85–88 б.Мәхмүтов Һ., Гайнанова Л. Зарыгып көткән мирас // Г.Исхакый. Зиндан: сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 636–660 б.Акчура Й. Гаяз әфәнде // Мирас. – 1992. – № 6. – 26–27 б.Әмирхан Р. Гаяз Исхакый – журналист һәм публицист // Татарстан. – 1992. – № 7–8. – 147–159 б.Гобәйдуллин Г. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» // Мирас. – 1993. – № 9. – 20–32 б.Вәлиди Ш. Гаяз әфәнде // Мирас. – 1996. – № 7–8. – 69–76 б.Сәхапов Ә. Милләтне инкыйраздан коткару программасы // Мирас. – 1997. – № 10. – 35–44 б.Сәхапов Ә. Тәвәккәл кеше // Мирас. – 1997. – № 12. – 48–60 б.Мусин Ф. Гаяз Исхакый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 191 б. Миңнегулов Х. Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 368 б. – 2000 д.Сәхапов Ә. Бердәм агым. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 399 б.

* * *Нуруллин И. Возвращение Гаяза Исхаки // Веч. Казань. – 1988. – 17 окт.Сахапов М. Исхаки и татарская литература ХХ века. – Казань, 2003. 

matbugat.ru

Г. Исхакый турында уйланулар / Татарские рефераты / Образование в Татарстане

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Шул вакыт эчендә 55 әсәрен китап итеп бастырып, 500 ләп мәкаләсен язып өлгергән, һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан. Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә. Тормыш искиткеч катлаулы нәрсә. Аның арбасыннан төшеп калмас өчен, күпме ихтыяр көче, күпме тырышлык кирәк. Хәтта сине тормыш арбасыннан тибеп төшерсәләр дә (безнең илдә андый язмышка хөкем ителгәннәр бик күп), кабат сикереп торып, аякка баса алу бары тик көчле шәхесләргә генә хас түгелмени? Гаяз Исхакыйны да татар халкының тарихыннан сызып ташларга теләгәннәр. Исемен дә әйтергә ярамаган заманнар булган, ләкин чиста намуска кер кунмый, диләр бит. Г. Исхакый милләтебезнең акылы, намусы булып калган һәм ул бер дә тапланмаган. 60-70 елларда татар мәктәпләрендә укыган әти-әниләребез сөйләвенчә, ул елларда әдәбият дәресләрендә Г. Исхакый турында бернинди дә мәгълүмат бирелмәгән, әсәрләрен уку түгел, исемен дә белмәгәннәр. Әнә шундый юллар белән халык хәтерен юк итәргә тырышсалар да, халыкның укымышлы катлавы үзенең Исхакый кебек бөек затларын онытмады. Тыелган китапларны төрле юллар белән табып, кулдан-кулга йөртеп, Г. Исхакый әсәрләре белән таныша тордылар алар. (Лена Гайнанова. Сикәлтәләр аша. “Шәһри Казан”. 1991 ел, 30 гыйнвар саны.) 90 елларда, ниһаять, Исхакый исеме халыкка кайтты. Аның исемен, әдәби мирасын кире кайтару, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Бу өлкәдә армый-талмый эшләгән Л. Гайнанова, И. Нуруллин, Һ. Мәхмүтов һ.б. галимнәребезгә зур рәхмәтлебез. Хәзерге чор балалары Г. Исхакый әсәрләрен укый алулары белән бик бәхетле. Әдәбиятыбызның тулы бер чоры торгызылу татар халкы өчен дә, тугандаш төрки халыклар өчен дә бәяләп бетергесез олы бүләк булды. Шуннан башка әдәбиятыбыз тарихы бик тә ярлы булыр иде. “Г. Исхакыйның мирасын күзаллагач, күп дистә еллар буена әдәби дөньябызның ятим, ничә буын укучының зур рухи байлыктан мәхрүм торуына күңелне үкенү, әрнү хисе били,” – дип яза Л Гайнанова алда әйтеп үтелгән “Сикәлтәләр аша” мәкаләсендә. Г. Исхакыйның тормышын, иҗади эшчәнлеген күбрәк аңлау өчен, аны якыннан белгән һәм аның идеяләре белән таныш булган көрәштәш дусларының истәлекләре белән танышу да әһәмиятле. Шулар арасында С.Рәмиев, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Җ. Вәлиди һ.б. исемнәр белән бәйле булганнарын әйтеп китәргә була. Истәлекләр бу бөек шәхеснең характерын, милли җанлылыгын, җиңелмәс көчен, төп максатларын аңларга ярдәм итәләр. Ф. Әмирхан халык бәхете өчен көрәшүче Г. Исхакыйда милләтнең бөек шәхесен күрә һәм аның турында иң җылы фикерләрен әйтә: “Гаяз үзенең әдиплегендә,… бөтен мәгънәви хәятында сүнә белми торган бер ялкыннан… гыйбәрәт бер мөхәррир… Гаяз табигатендәге вә Гаяз рухлы кешеләр, мәгыйшәтләре (яшәешләре) тәэмин ителгән кешеләрдән көнләшүдән бигрәк, аларны кызгану белән мөбтәля (мәшгуль) булалар.” Әйе, Г. Исхакый беркайчан да байлыкка омтылмаган, бай яшәүчеләрдән көнләшмәгән. Югыйсә, төрле илләрдә газеталар чыгара алган бөек мөхәррир, чит илләрнең хөкүмәтләре тарафыннан да ихтирам ителгән акыллы сәясәтче һәм оста язучы әллә нинди байлыкларга да ия була алыр иде. Тик милләтенең азатлыгы мәсьәләсен, шуның өчен янып-көрәшеп яшәүне бернинди байлыкка да алыштырмаган ул. Гомеренең ахыргы елларын ярлылыкта үткәрсә дә, ул соңгы сулышын алганда да милләте турында уйлаган. Милләт! Аның өчен күпме кан-яшь түгелгән. Милләт өчен яу чапканнар, милләт өчен сөлектәй ир-егетләр башларын салганнар. Г. Исхакый да милләте өчен яшәгән, аның бер генә проблемасын да игътибарсыз калдырмаган. Кайсы гына әсәрен алып карама, аның алдан күрүчәнлегенә шаккатасың. Киләчәктә милләт анасы булачак хатын-кызларыбызның, замана шаукымы йогынтысына эләгеп, фәхишәлек юлына басулары да (“Кәләпүшче кыз”, “Теләнче кыз”), катнаш никах мәсьәләләре дә (“Ул әле өйләнмәгән иде”), илебез тарихының моңарчы беркем тарафыннан сурәтләнмәгән чоры да (“Олуг Мөхәммәд”), үзе турында уйлаудан бигрәк, милләтебезнең киләчәк яшәешен кайгырткан олы йөрәкле, матур холыклы хатын-кызларыбыз да (“Остазбикә”), урыс колониализмының татар милләтенә китергән афәте дә (“Зөләйха”), милли тәрбиянең генә, мәхәббәтне саклап, чын гаилә төзергә мөмкинлек бирәчәге (“Көз”) һәм башка бик күп проблемалар аны битараф калдырмаган. Мин Г.Исхакыйны милләтебезне һәртөрле афәттән саклап калырга теләгән калкан сыман хис итәм. Ул безне кисәтергә теләп, милләтебезнең юкка чыгу куркынычы алдында торуы турында да язып чыккан. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре үз вакытында милләтебезнең акыллы затларын уйланырга мәҗбүр иткән. Исхакыйны хөрмәт иткәннәр, аны күпләр үрнәк шәхес дип санаганнар. “Сүнә белми торган ялкын” дигән исем нәкъ аңа туры килә. Ялкынын сүндерми сакларга аңа халкын ярату, аны бәхетле итәргә теләү ярдәм иткән, көч биргән. Аның көрәштәшләре дә, язган әсәрләре дә, яшәү рәвеше дә шул турыда сөйли. Г. Исхакый үз максатына, хыялларына беркайчан да хыянәт итмәүче, ничек кенә эзәрлекләсәләр дә, үз юлыннан чигенмәүче нык ихтыярлы көрәшче булган. Шундый мисал китерү дә җитә. Башта Петербургта, ә 1914 елдан Мәскәүдә яшәгән чакта ул “Ил” газетасын чыгара. Бер җирдә газетаны ябулары була, Исхакый аны икенче урында чыгара башлый. Әле кайда диген, патша хөкүмәтенең борын төбендә үк бит. Бүген кайсы язучыбыз, курыкмыйча, Россиянең үзәк шәһәрләрендә газеталар чыгарып (сүз “Кәеф ничек?” кебек газеталар турында бармый), милләте өчен әнә шулай эшләп йөри ала. Димәк, Исхакый курку белмәс чын көрәшче булган. Үзе чыгарган газетада Рус хөкүмәтенең колониаль планнары турында фаш итеп язудан да курыкмый ул. 1915 елда патша хөкүмәте әзербайҗаннарга каршы әрмәннәрне котыртып, аларның милли азатлык хәрәкәтен бастырмакчы була. Г.Исхакый моны газетасында фаш итә, хөкүмәтнең планнары да өзелә. Дөрес, нәтиҗәсе Исхакый өчен дә әйбәт булмый: “Ил” газетасы ябыла. Ул шул урында туктап калса, Исхакый да булмас иде. 1916 елда Мәскәүдә “Сүз” дигән яңа газета чыгара башлый. Аның беренче саннарында ук Төркестан мөселманнарын бастырырга җыенган генерал Куропаткин фаш ителә. Исхакый тагын җиңеп чыга, әлбәттә, “Сүз” ябыла, әмма ул көрәшүдән туктарга җыенмый. 1917 ел. Барлык мөселманнарны берләштереп, үз дәүләтләрен – “Идел-Урал”ны төзү хыяллары белән рухланып яши ул. С.Максуди, И.Алкин, З.Вәлиди һ.б. белән бергә төркиләрнең бәйсез дәүләтен төзү өчен көрәш башлана. Уфада Милли мәҗлес эшли, иреклеләрдән милли армия төзелергә әзер. Ләкин татарлар арасында бердәмлек булмау барын да харап итә. М.Вахитов һәм большевиклар ягына чыккан башка татар революционерлары Ленин сәясәтен хуплыйлар, Исхакый тарафдарлары исә аларга ышанмыйлар. Икегә бүленү аркасында ирекле дәүләт төзү хыяллары тормышка ашмый кала. Исхакыйны эзәрлекләү башлана. Шул елларда (1917) ул туган авылы Яүширмәгә кайта, тик бу аның соңгы кайтуы икәнен ул үзе дә белмәгәндер, мөгаен. Сүз остасы булып танылган артист Фәйзи Йосыпов ул вакыйганы хәтерендә калдырган булган. Г. Исхакый мәктәпкә килә һәм балалар белән танышып йөри. Ул кечкенә Фәйзигә, аның иптәшләренә Г. Тукай, Ф. Әмирхан китапларын бүләк итә, ә аннан соң балаларга Тукай турында сөйли. Исхакыйның авылдан китүе турында Ф. Йосыпов болай дип искә ала: “Гаяз абзый борылып, авылны бик озак карап торды. Бик нечкә күңелле кеше булгандыр, күзенә яшьләр тулды, тагын ак яулыгын алып, күз яшьләрен сөртте… “Белер хәл юк. Йә кайтырмын, йә кайтмамын, хушыгыз,” – диде дә Гаяз абзый китте.” (Ф. Йосыпов. Г. Исхакый турындагы истәлекләр, “Ялкын” журналы, 1998 ел). Исхакый шул минутларда да милләте, аның киләчәге – балалары турында уйлаган: аның үтенүе буенча туганнан туган энесе Хәсән Исхакый (1922 елда Югары Советта эшли, 1937 елда репрессиягә эләгә һәм атыла) Фәйзине Казанга алып килә һәм укырга урнаштыра. 1919 елда туган иленнән чыгып киткән Исхакый бүтән әйләнеп кайтмый. Бүген без моңа сөенәбез дә әле, чөнки илдә калган булса, аның Сталин режимыннан котыла алуы икеле. Чит илләрдә яшәгәндә ул һаман да милләте өчен борчыла, мөһаҗирлектә берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләрен иҗат итә. Милли оешмаларны бергә туплап, Сталин режимына каршы көрәшү өчен, ул “Прометей клубы” оешмасын төзи (1920-1930). 1933 елда ул читкә таралган татарларны берләштерү эшен башлап җибәрә. Бертуктаусыз милләтен уйлап яшәгән Г. Исхакыйны татарның таркау булуы, үз арасындагы каршылыклар, тартышлар бик борчыган.”Нинди бәхетсез милләт без,” – ди торган иде ул,” – дип язган аның турында төрек язучысы Мирхуҗа Әрәле – Салихов “Мюнхенга сәяхәт” исемле язмасында. Бу таркаулык аны шулкадәр борчыган ки, хәтта көчле авыру вакытында да ул эмигрантлар белән очрашып, аларны дөрес юлга өндәп йөргән. Төрек язучысы М. Ә. Рәсүлзадә “Аркадашым Гаяз” истәлегендә Исхакыйны борчыган тагын бер нәрсә турында искә ала. Татарларның урыслашуы һәм моның бик тә аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуы турында ачынып сөйли торган булган ул. Татар милләтен саклап калу мәсьәләсе аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Күп мәртәбәләр ул татарларның “уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур милләт” булуы һәм аның “тигез хокуклы булып дөньяга килүе, шул хокуклар нигезендә яшәргә тиешлеге” турында язган. Нинди зур ышаныч белдергән ул үз халкына. Безгә бу ышанычны акларга кирәк һәм милләтебезнең киләчәге турында уйлаудан һич тә туктарга ярамый. Халкын Г. Исхакый кадәр яраткан, милләтенең киләчәге өчен аның кадәр борчылган, көрәшкән тагын кем бар? Кайсы милләттә бар шундый бөек зат? Исхакый кебек изге шәхесе, яклаучысы булган милләт мескен була алмый. Без, яшьләр, моны онытмаска тиешбез. 35 ел гомерен читтә уздырса да, Г.Исхакый төрекләшмәгән, үз телендә сөйләшүне алга куйган. Туган иленә кайта алмаячагын да бик яхшы аңлаган ул. ”Үз мәмләкәтемдә булсам, тагын да әйбәтрәк әсәрләр биргән булыр идем,” – ди ул үләренә өч көн кала кызы Сәгадәткә. Әйе, туган илен өзелеп сагынган Исхакый. Чит илдә басылып чыккан китабының беренче битенә юкка гына ул халык җырын язып куймагандыр. Һавадагы ак болыттан: – Син кайдан? – дип сорадым. Ак болыттан тамчы тамды, Керфекләрем чыланды. Һавадагы аккошларга Эндәшергә кыймадым, – Тамып калган каурыйларын Мин тезләнеп җыйнадым.

Никадәр тирән сагыш, никадәр үкенеч бар бу юлларда. Бөтен гомере буена татар халкының бәхете өчен көрәшкән Г. Исхакый безнең өчен изге зат булып кала. Аның әсәрләрендәге һәр фикер йөрәкләребезгә уелып калырга тиеш. “Сүнә белми торган ялкын”ны алга таба да сүндермичә саклау безнең бурычыбыз булырга тиеш.

( Г.Исхакыйның туган көнендә өлкән сыйныф укучылары һәр елсаен 8-9 нчы сыйныф укучылары алдында чыгышларясыйлар. Бу чыгышларны туплап, бер гомуми доклад рәвешендәукучыларыбыз игътибарына тәкьдим итәбез. ЧыгышларныңГ.Исхакый биографиясенә караган өлешләре төшерепкалдырылды.)

Г. ИСХАКЫЙНЫҢ тууына 131 ел тулуга багышланаТарихны тормыш яза. Син дә үз өлешеңне яздырырга онытма!Г.Исхакый

Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты

edutatar.ru


Смотрите также